Республикакүләм проект мәктәбе

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

22-24 нче июль көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү комплексында  “Регионнар өчен киләчәк кадрлары” федераль инициатива проект мәктәбе эшләде. Анда Казан, Яр Чаллы, Норлат, Бөгелмә, Әлмәт, Югары Осланнан 100 дән артык укучы катнашты.
Татарстанда бу проект әле пилот режимында.

Проект офисы итеп Талантлар университеты, ә куратор итеп Мәгариф Министрлыгы сайланып куелды. Аның төп максаты – яшьләрдә проект культурасы үстерү.

Укучылар 2 көн буе проект иҗатына өйрәнде, үз проетларын яклады. Бу эш алга таба Татарстанны тагын да көчлерәк һәм матуррак якка үзгәртәчәк.

Югары Осланнан бу чарада Юлия Черменская МБОУ «Верхнеуслонская СОШ» һәм Виолетта Крайнова  МБОУ «Шеланговская СОШ» мәктәбе укучылары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International