Соңгы елларда республика халыкны су белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә бу – ТР ның архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы җавплылыгы астында эшләнә.
Ә менә Патрикеево авылында бу программаны көтеп ятмыйча “Авылның социаль үсеше” дигән программа буенча суүткәргеч челтәр ясарга булдылар. Инде проект систеасы һәм каптаж реконструкциясе эшләнгән.
Макыл авылында волейбол – баскетбол мәйданчыгы, яңа газ үткәрү җайланмалары, авыл җирлеге бинасы төзелә.
Яр Морквашында 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы аякка басты.