Бүген Югары Ослан оешмалары - культура, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре Профсоюзлар аллеясы утыртты.
Әлеге исемле аллея ясау инде күптәнге идея иде.. Йөзләгән каен үсентесен утырту Бөтенроссия Профсоюзларына 100 ел тулуга һәм Республиканың профсоюзлар көненә багышланды.
Бу инициативаны район башлыгы Марат Зиатдинов та күтәреп алды.
Эшлекле документация белән утыручы белгечләр дә физик хезмәтне бик яхшы башкарды.
Чыннан да еллар үтү белән бу аллея барлык кешеләрнең күзләрен ямьләндереп торыр!