2 нче октябрьдә районның Үзәк балалар китапханәсендә Петр Чайковскийның “Ел фасыллары. Октябрь” мелодиясе астында Югары Ослан гимназиясене 2 нче сыйныф укучылары өчен Әби – безнең иң якын дустыбыз” кичәсе уздырылды.
Бу әдәби – музыкаль кичә Халыкара мәрхәмәтлек һәм Музыка көненә багышланган иде.
Халыкта тик кенә әйтмиләр “Картлык – ул гомернең көзе” дип.чыннан да кеше картая барган саен аңа балалары һәм оныклары ягыннан игътибар арта. Олы кешенең сәламәтлеге дә какшый башлый.
Балалар белән әбиләргә ничек булышырга, аларның ничек күңелләрен күрергә дигән темаларга сөйләшү булды. Алар турындагы әкиятләр, шигырьләр укылды, җырлар җырланды.