13 нче октябрьдә “Казан агропромышленность паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып үтте. Безнең районнан анда 11 мәктәп һәм балалар бакчасы катнашты.
Югары Осланга бүленеп бирелгән урын бик оригиналь бизәлгәнлеге белән аерылып торды. Безнекеләр бәрәңге, кәбестә, борыч, кабак, җиләк-җимешләр, һ.б. яшелчәләр белән куандырды. Аларны сату бик актив барды. Мунчаладан алып, үлән чәйләренә кадәр сатылып бетте.
Бу эш бәясез калмады: ТР Мәгариф Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.