Гаилә юбилярларын котлау

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

7 нче ноябрьдә Печище авыл җирлегеннән Миннезөһрә Гариповна һәм Мәхмүт Борханович Гаязовларның Зөбәрҗәт туйлары.
Бу бәхетле гаилә инде 60 ел бергә кулны кулга тотышып тормыш сукмагын бергә атлаган.
Аларның гаиләсендәге балалар һәм оныклар да ата-анасыннан тик яхшы сыйфатларны гына үзенә туплаган.

Бу юбилей көнендә аларның исемнәре “Районның почетлы юбилярлары” кенәгәсенә кертелде.
ЗАГС башлыгы Н.Кадырова бик җылы теләкләр белән бергә район башлыгы М.Зиатдиновның бүләген тапшырды.
Балалары, туганнары матур теләкләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International