Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә Район Советының 39 нчы сессиясе булып узды.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде.
1. Югары Ослан районының 2019, 2020-2021 нче планлы чорына бюджеты;
2. Югары Ослан районында публика алдында тыңлаулар турындагы Нигезнамәгә үзгәрешләр кертү;
3. Югары Ослан районының муниципаль хезмәт турындагы Нигезнамәсенә үзгәрешләр кертү;
4. Югары Ослан районы муниципаль учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнарының волонтер оешмаларының бердәм эшчәнлеген тәэмин итү;
5. Югары Ослан районы территориясендәге җирләрне һәм мөлкәтне эффектлы һәм рациональ куллану;
6. 2019 нчы елда федераль һәм республикакүләм программаларның тормышка ашырылуы.
Һәр сорау буенча карар кабул ителде.