Мәдәният һәм ял паркында юл хәрәкәте иминлеге буенча чара булып узды, анда Югары Ослан укучылары һәм гимназистлар катнашты.
Балаларны мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касыймов һәм ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов сәламләде. Икесе дә безнең районда булган балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең күңелсез статистикасын җиткерделәр.