"Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан гимназиясе биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
Бүгенге көндә түбә өлешчә җылытылган, түбә бетон белән капланган. Биналарда бүлмәләрне бизәү эшләре алып барыла. Уку елы башланганчы барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш.