Идел ярына курсантлар чыкты

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның Югары Ослан районында Түбән Ослан авылында Идел ярында өмә узды, дип хәбәр итә "Татарстан яңалыклары"телеканалы.
Чарада  Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе курсантлары, шулай ук җирле халык катнашты.
«Халык ял итәргә килә, ашыйлар, эчәләр, пакетлар калдыралар, үзләре китә. Хәтта машиналарга утырып, коймага пакетлар куялар да. Бу, гомумән, чик түгел. Моның артыннан күзәтеп булмый, моны кешеләр үзләре генә күзәтеп торырга тиеш», - диде аларда яшәүче бер хатын-кыз.
Бу инде өченче өмә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International