«Югары Осланда - әдәби көз»

2019 елның 4 октябре, җомга

3 октябрь көнне Югары Ослан районы үзәк китапханәсе скверында «Югары Осланда Әдәби көз» дип исемләнгән район фестивале булып узды.

Китапханә мәйданчыгында фестиваль кунакларын, Югары Ослан гимназиясе һәм Югары Ослан урта мәктәбе укучыларын әдәби геройлар каршы алды, аларга балалар бик шатландылар һәм рәхәтләнеп биеделәр һәм күңел ачтылар.

Фестивальдә катнашучылар алдында Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина чыгыш ясады.

Бәйрәм атмосферасы шатлык һәм күңел ачу белән баетылган иде. Әдәби фестиваль-ул үзенчәлекле, якты, әкияти һәм танып белүчән галәм! Безнең фестиваль матур традициягә әверелер дип ышанабыз, чөнки китаптан да кызыграк һәм мөһимрәк берни дә юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International