Бүген район Башкарма комитетында хезмәт урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды. Анда муниципаль хезмәткәрләрнең язма хәбәрнамәләре каралды: - муниципаль хезмәттәге төп эшчәнлектән тыш бүтән түләүле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, -муниципаль хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлегендә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималы турында, мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча кызыксынган затларны чакырып, комиссия тиешле карарлар кабул итте.