Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән быел беренче киңәшмәсе булып узды.
Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
- Рәшит Фәсхетдинов – Югары Ослан районы хәрби комиссары "Үз героең турында сөйлә" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы Герое турында сөйләде»;
- Рәшит Гобәйдуллин- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы 2019 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу нәтиҗәләре турында.
- Рәшит Монасыйпов-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары, Яңа ел бәйрәмнәре чорында торак-коммуналь хуҗалык, газ хезмәте, электр челтәрләре, элемтә хезмәтләре эше турында хисап белән;
- Гөлия Камалетдинова-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү нәтиҗәләре турында;
- биналар һәм корылмаларның Яңа ел бизәлеше буенча конкурска йомгак ясау;
- Яңа ел бәйрәмнәре чорында күп балалы гаиләләр, имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча патронаж турында;
- Сергей Осянин-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары гражданнар җыеннарын үткәрү турында игълан белән. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.