Маэстро Ульянов үзенең юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

26 мартта Югары Ослан малайларының капелла җитәкчесе Владимир Ульяновка 80 яшь тулды.

Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Владимир Павлович Ульяновны юбилее белән котлады:

-    "Сезнең юбилеегыз көнендә иң җылы,  ихлас котлауларны кабул итегез! Сезнең тормыш һәм хезмәт юлы һөнәри бурычыгызга тугрылык, Сезнең белән янәшә яшәүче кешеләр мәнфәгатьләренә чиксез хезмәт итү үрнәге булып тора. Сезгә безнең районда иҗади эшчәнлегебезне активлаштыру, үсеп килүче буында сәнгати зәвык, рухилык һәм патриотизм хисе формалаштыру һәм тәрбияләвегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Юбилей көнендә сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге телим! Сезнең тормыш һәрвакыт туганнарыгыз һәм якыннарыгызның җылылыгы һәм мәхәббәте белән тулып торсын!.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International