Югары Ослан районында «Игелекле эш" акциясе старт алды

2020 елның 4 апреле, шимбә

"Игелекле эш" нең инициаторы-район башлыгы Марат Зиатдинов.

Бүген, 4 апрельдә, районның төрле торак пунктларындагы волонтерлар ялгыз пенсионерларга, инвалидларга, тулы булмаган күп балалы гаиләләргә, районның беренче заты исеменнән игелек һәм сәламәтлек теләп, сигез азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

«Без барыбыз да илдә килеп туган хәлгә аңлап карыйбыз. Район халкына үз йортларын ташлап китмәскә киңәш ителде. Бигрәк тә өлкәннәргә авыр туры килә. Район башлыгы «Игелекле эш» акциясен башлап җибәрү турында Карар кабул итте һәм шул рәвешле бер-береңә кайгырту, игътибар, игелеклелек мөнәсәбәтенең һәрвакыт актуаль булуын аңларга кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International