Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының кече залында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия аттестацияләнүчеләрнең турыдан-туры җитәкчеләре белән әңгәмә үткәрде, алар муниципаль хезмәткәрләргә шәхси сыйфатлары буенча да, аларның һөнәри эшчәнлеге буенча да яхшы бәя бирде. Характеристика объектив һәм уңай иде. Аттестация нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан аттестацияләнүчеләр муниципаль хезмәтнең биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү турында Карар кабул ителде.

Комиссиянең барлык әгъзалары муниципаль хезмәткәрләргә алга таба эшләрендә уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International