Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан муниципаль районында никах теркәү тантанасы

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген, 2020 нче елның 29 нчы маенда, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гатятов Артур Гадел улы һәм Голубина Алеся Сергеевна тантаналы рәвештә никах теркәделәр.

Голубина Алеся Сергеевна-Татарстан Республикасының күп тапкырлар җиңүчесе, берничә тапкыр Россия призеры, авыр атлетика буенча Россия чемпионы. Европа беренчелегендә катнашучы, шулай ук «авыр атлетика буенча Россиянең спорт мастеры»исеменә ия.

Яшь парларны чын күңелдән котлыйбыз һәм бәхетле гаилә тормышы телибез. Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез һәм бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International