Рәссәй көне алдыннан Куралово балалар бакчасында бу вакыйгага багышланган чаралар узды. Кече төркем тәрбияләнүчеләре президент портретын һәм Рәссәй флагын карадылар. Аннары тәрбияче ярдәме белән Рәссәй флагын ясадылар. Урта һәм өлкән төркем балалары белән педагоглар спорт уеннары үткәрделәр.
Балалар бакчасында узган барлык чараларның максаты-балаларда Рәссәй турында, туган ил турында күзаллаулар формалаштыру,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.