Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс чаралары тәмамланды.
Конкурс үткәрү турында хәбәр идарәче кадрларның федераль порталында, районның рәсми сайтында урнаштырылган иде. Конкурс комиссиясенә барлыгы 1 гариза керде. Конкурс комиссиясе утырышында комиссиянең 6 әгъзасы катнашты. Конкурс үтмәде дип танылды.