Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән!

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобильчеләр, Югары Ослан муниципаль районының автотранспорт тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Автомобильче көненең үз тарихы бар һәм бүген ул автомобиль йөртүче–профессионаллар гына түгел, ә машина йөртүчеләр, механиклар, инженер–техник хезмәткәрләр, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, үз һөнәри бурычларын уңышлы башкаручылар, югары җаваплылык, игътибарлылык, түземлек һәм чын осталык таләп итә торган эшен чын күңелдән яратучылар бәйрәме.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тигез юллар, аварияләрсез һәм тотрыклы эш телибез!

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International