Яшьләр парламенты рәисе итеп 29 яшьлек Николай Бурдин сайланды. Рәис урынбасары итеп Сергей Егоров, Яшьләр парламентының җаваплы секретаре – Екатерина Пронина билгеләнде.
Беренче утырышта шулай ук комиссия рәисләре дә сайланды.
Хокук мәсьәләләре, контроль, регламент һәм гражданлык җәмгыятен үстерү комиссиясен Алексей Сакин җитәкләде.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссияне – Бармутина Алинә җитәкли.
Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр эшкуарлыгы комиссиясен Руслан Гайнетдинов җитәкләде.
Экология, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру комиссиясен Павел Карпухин җитәкләде.