"ПроеКТОрия" Бөтенроссия форумында Җиңү

2020 елның 30 октябре, җомга

"ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү форумы РФ Президенты боерыгы буенча 2013 елдан башлап Россиянең эре компанияләре һәм югары уку йортлары экспертлары, илнең иң яхшы педагоглары һәм заманча дөнья таләпләренә җавап бирү өчен берләшәләр.

Быел форум кысаларында Иннополис лицееннан ике команда чыгыш ясады. 

Унберенче сыйныф укучылары командасы цифрлаштыру «юнәлешендә (җитәкчесе Елисеева Ольга, география укытучысы) җиңүче булды, әлеге лицейның тугызынчы сыйныф укучылары командасы «Киләчәк белеме» номинациясендә (җитәкчесе Костанян Арман, математика укытучысы) икенче урынны яулады.

Бу форумда җиңгән өчен 11 нче сыйныф укучылары ил компанияләреннән кыйммәтле призлар белән генә чикләнмичә, аларга әлеге юнәлеш буенча ил югары уку йортларына максатчан уку өчен сертификатлар да тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International