Спорт-сәламәтләндерү төркеме укучылары арасында беренчелек

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе


25 ноябрь көнне Жемчужина ябык йөзү бассейнында спорт-сәламәтләндерү төркемнәрендә укучылар арасында Беренчелек үтте. Үз яшь категориясендә иң яхшы кызлар һәм егетләр ачыкланды. Балалар өчен бу мондый масштабтагы беренче ярышлар булды, укучылар саны 51 кеше тәшкил итте.

Ярышларда бассейн мөдире Башкова В. С., спорт мәктәбе директоры Лукоянов А. А., шулай ук Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Федотов А. Н. һәм бүлекнең баш белгече Афанасьев В. А. катнаштылар.

Беренчелек призерлары медальләр, мактау грамоталары, шулай ук зур булмаган сувенирлар белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International