10 гыйнварда «Чемпион» С/К базасында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. Турнирда 3 команда катнашты: Октябрьский авыл җирлеге, Түбән Ослан авыл җирлеге һәм Югары Ослан яшьләр-яшүсмерләр клубы командасы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны Октябрь авыл җирлеге командасы яулады, 2 нче урынны Түбән Ослан волейболчылары яулады һәм турнирда Югары Ослан МПК командасы уенчылары җиңде. Командалар кубок, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.