Терлекчелектә практик ярдәм күрсәтү

2021 елның 15 гыйнвары, җомга


Бер төркем белгечләр: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыгы Солтан Латыйпов һәм РВЛ директоры урынбасары Рөстәм Хашимов, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Марат Зыятдинов озатуында, терлекчелектә практик ярдәм күрсәтү максатыннан, "Заря" авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

Белгечләр ике көтүне ашату рационын өйрәнделәр, аннан соң анализ өчен азык үрнәкләрен алдылар. Лаборатор шартларда терлек азыгының сыйфатын һәм туклыклылыгын билгеләгәннән соң, һәр төркем сыерларга балансланган ашату рационы төзеләчәк. Белгечләр шулай ук терлекләрнең, бигрәк тә эре мөгезле яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләрендә үз киңәшләрен бирделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International