2021 елда һөнәри конкурслар

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу дата Туган тел укытучылары эшенә аерым якын килүне таләп итә: үз эшенә яңача карарга, һөнәри конкурсларда актив катнашырга, укучыларның үз фәне буенча казанышларына ирешергә.

15 гыйнварда Татарстан Республикасында 2020-2021 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы старт алды.

26 гыйнвардан муниципаль этап башлана.

Конкурсның девизы хәзерге заман мәгарифенең өстенлекле бурычларын чагылдыра - укытучының өзлексез һөнәри һәм шәхси үсеше, педагогик практиканың иң яхшы үрнәкләрен трансляцияләү, инновацион идеяләрне һәм казанышларны пропагандалау.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының муниципаль этабына районның һәр белем бирү оешмасыннан 1 кеше чакырыла.

Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының конкурс сынаулары:

- «Дәрес" (укучыларның укыту-тәрбия процессын һәм уку эшчәнлеген оештыруның төп формасы буларак дәресне үткәрү һәм анализлау өлкәсендә һөнәри компетенцияләр конкурсанты тарафыннан күрсәтү).

- "Мастер-класс" (һөнәри хезмәттәшлек шартларында инновацион педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү һәм трансляцияләү өлкәсендә һөнәри осталыкны күрсәтү).

- «Интернет-ресурс" (шәхси сайт, блог, шул исәптән социаль челтәр битендә дә, конкурста катнашучының электрон белем бирү һәм мәгълүмати ресурслардан файдалану тәҗрибәсе, шулай ук Интернет челтәрендә аның коммуникацияләре рәвешләре белән танышырга мөмкин булган мәгариф оешмасы сайтында да).

Муниципаль этап җиңүчесе зона этабында район данын яклаячак, ул 2021 елның 12 февраленнән 2021 елның 6 мартына кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының аерым графигы буенча узачак).

Конкурсның муниципаль этабы призерлары һәм лауреатлары оештыру комитеты дипломнары белән бүләкләнә. Өстәмә кызыксындыру чаралары оештыру комитеты, җирле үзидарә органнары һәм иганәчеләр тарафыннан билгеләнә.

Укытучылар иҗади эзләнүдә. Катнашучыларга уңышлар телибез!

 

Дәүләтшина Г. И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International