Иртәнге бүләк

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 апрелендә, Гомумроссия белем бирү профсоюзы инициативасы белән, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Бөтенроссия сәламәтлек эстафетасы» уздырылды. Бөтен ил буенча барлык белем бирү оешмаларында сәгать 9да бер гомуми федераль чара – «иртәнге бүләк»флешмобы узды.
Безнең район мәктәпләре укучылары эстафетага бик теләп кушылдылар, чөнки иртәнге зарядка күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алырга ярдәм итә. Уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән зарядка ясап, балалар яңа белемнәр үзләштерүгә керештеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International