"Созвездие-Йолдызлык"

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

"Максат бар икән, энергия дә, акча да, илһам да булачак" (Тони Роббинс).
Югары Ослан районы "балалар сәнгать мәктәбе" укытучысы Нина Антонова җитәкчелегендә "Конфетти" хореография коллективының максатына ирешелде!
Бүген безнең тәрбияләнүчеләр "Пирамида"мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә бөтен республикадан килгән тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. Беренче тапкыр безнең район вәкилләре "Созвездие-Йолдызлык"XXI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау Гала-концертында чыгыш ясадылар. Залдан яшь артистлар чыгышын әти-әниләр һәм район башлыгы Марат Зиатдинов күтәреп алды.
"Балалар матурлык, уеннар, әкиятләр, музыка, рәсем, фантазияләр, иҗат дөньясында яшәргә тиеш", - дип язган
В.А. Сухомлинский.
Иҗат дөньясы безнең Йолдызлар алдында яңа юллар ачсын, аларга яңа үрләр яуласын һәм һәр җиңү, ирешелгән максат онытылмас тәэсирләр калдырсын.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International