Социаль хезмәткәр көне

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген яшүсмерләр клубы базасында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Социаль өлкә хезмәткәрләрен бәйрәм белән Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова котлады.

Тантаналы шартларда учреждение белгечләренә һәм җитәкчеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары Ослан районы мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен концерт номерлары оештырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International