Бердәм ГТО декадасы

2015 елның 22 мае, җомга
“Бердәм Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы ГТО” кысаларында 21 нче майда Шеланга мәктәбендә ГТО нормаларын тапшыру буенча тест булып узды. Бу  чарада  Матюшино, Шеланга, Вахит, Октябрь мәктәпләре катнашты.

ГТО нормаларын: ату, 60 метрга һәм 2 километрга йөгерү, турникта күтәрелү, туп ыргыту, урыннан сикерү-төрләреннән тапшырдылар.Тест үтүгә бер көн калгач, укучылар ГТОның официаль порталында теркәлделәр. Бу чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, илебезнең сәламәт гражданинын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International