Районның картлар һәм инвалидлар интернатына балалар сәгатҗ йортыннан кунаклар килде. Алар монда беренче генә килми, шуңа күрә артистларны интернатта яшәүчеләр гел көтеп ала. Балалар инструментларда да уйнады, җырладылар, шигырь сөйләделәр.
Күп кенә республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган укучылар картлар алдына килергә бик җаваплы хәзерләнгәннәр. Олылар бик канәгать булып калды.