“Бу иске Яңа ел” әдәби-музыкаль кичәсе

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Районның Үзәк китапханәсендә 13 нче январьда китап укучылар һәм китапханә дуслары  өчен “Бу иске Яңа ел” әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.

Иске Яңа ел – ул уникаль бәйрәм. Аның белән бик күп борынгы традицияләр һәм ырымнар бәйләнгән.

Бу кичәдә җыелган халык төрле иске уеннар, халык әйтемнәрен искә төшерделәр, иске Маймыл елын озатып, Әтәч елын каршы алдылар, конкурсларда катнаштылар.

Барысы да күтәренке күңел белән таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International