Районның яшьләр клубы Ватанны саклаучылар көненә багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар уздырды. Аның максаты бу төр спортны балалар арасында популярлаштыру һәм балаларны спортка тарту иде.
Мәктәпләр арасында узган бу ярышта 1 нче урынны Шеланга мәктәбе уучысы Емельянов Владислав, 2 нче урынны Югары Ослан гимназиясе укучысы Сапунов Кирилл, 3 нче урынны Югары Ослан гимназиясе укучысы Ещенко Артем яулады.
Барлык җиңүчеләр грамота һәм бүләкләр алды.