Бүген ТР Президенты Р.Миннеханов Иннополис шәһәрендә яшь укытучылар белән очрашты.
Ул “Хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек кадрлар әзерләү” дигән форум кысаларында узды.
Анда ТР Мәгариф министры Э.Фаттахов та катнашты.
Президент, яшьләрне профессияне сайлаганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга бик зур өметләр баглавын әйтте.
Бүгенге көндә бигрәк тә инновацион Иннополис шәһәренә яшь көчләр бик кирәклеген азсызыклады.