Бүген район культура йортында “Мәктәпкә барырга булыш!” дигән хәйрия акциясесе булып узды.
Анда район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, хәйриячеләр А.Черемнов, А.Мугинов һәм А.Хасановлар катнашты.
146 беренче класска баручы балалар өчен мавыктыргыч программа хәзерләнгән иде.
Тагын һәр балага уку әсбаплары тулы портфельләр бүләк иттеләр.
Алар арасында ярдәмгә мохтаҗ гаилә балалары да бар иде.