Тарихи справка

Югары Ослан авыл җирлеге

Район үзәгенең барлыкка килүе 1594 нче елга туры килә. Бу җирдә элек шәһәр һәм авыллардан килүчеләр кунарга туктый торган булганнар һәм ул “Яңа Займище” дип аталган.  1594 нче елда авыл Зур Ослан дип, ә вакытлар узу белән Югары Ослан дип атала башлый.

 

1594 нче елда чыккан язма китапларда Югары Ослан турында бик күп истәлекләр сакланган.

 

1784 нче елга кадәр ул Троице-Сергиевский җирлегенә караган. Аннан соң авыл икътисад Коллегиясенә, ә аннан Дәүләт милке министрлыгына бирелә. 19 нчы гасыр ахырларыннан волость үзәгенә әверелә.

 

Гражданнар сугышы елларында Иделнең Югары Ослан турысында Советлар власте өчен көрәш бара. 1918 нче елның сентябрендә Кызыл Армия сафлары флотилия корабыннан ут ачып, Югары Осланны азат итәләр.

 

Бу сугышта атаклы язучы һәм драматург В.В.Вишневский да катнаша.

 

1728 нче елның маенда гаиләсе белән ссылкага барганда князь А.Д.Меньшиков туктала.. Шул ссылка вакытында аның хатыны Дарья Меньшикова каты авырып китә һәм үлә.. Бу Вязовые тирәсендә була. Пароходны Югары Осланда туктатып, аны җирлиләр.

 

20 нче йөз башында Югары Осланда тагын күренекле рус язучысы В.И.Немирович-Данченко да туктый һәм үзенең очерклар китабында бу якларның искиткеч матурлыгын, Идел ярларының, Ослан тауларының хозурлыгын күп итеп тасвирлап бирә.

 

Ослан таулары һәм тирә-як табигать белән тагын белорусс шагыйре Янка Купала бик якын таныш була. Ул сугыш вакытында Печище якларына сөрелгән була  һәм соңгы көннәрен дә шул авылда үткәрә. 2000 нче елда Янка Купала музееның яңа экспозиөиясе эшли башлый.

 

1831 нче елда Югары Осланда чиркәүгә йөрүчеләр акчасынаНиколай Чудотвореө исемендәге яңа таш храм төзелә башлый. Төзелеш 1833 нче елда тәмамлана һәм яктыртыла.

 

Дарья Михайловна Меньшикова кабере өстендә часовня булган. Ул 1815 нче елда яна.
1863 нче елда гына А.С.Меньшиков үз акчасына яңа кирпеч часовня төзетә һәм ул хәзергә чаклы тора. Кабер һәм часовня священник Павел Альбинский йорты янында урнашкан була.

 

Тора-бара Югары Осланда чиркәү торгызыла һәм хезмәт итә башлый.

 
Татар мәчете төзелә.

 
Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә 4 һәйкәл бар: гражданнар сугышы батырларына, В.И.Ленинга, Бөек Ватан сугышы геройларына һәм көрәшче-интернационалистларга.

 

Соңгы яңарту: 2012 елның 12 октябре, 16:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International