12.11.2013
Мәктәп китапханәләренең халыкара айлыгы тәмамланды. Айлык план буенча төзелгән барлык класстан тыш чара эшләре үткәрелде. Китапханә айлыгында күргәзмәләр, массакүләм чаралар, китапханә дәресләре үткәрелде. Иң актив катнашкан укучыларга мәктәп администрациясе грамота тапшырды. 3-нче сыйныф укучылары иң яхшы катнашкан укучыларның берсе булды. Федоров Эмиль, Талалова Аннага грамота бирделәр. Китапханәче Прохорова Эльмира хәзер дә шул темпта укучылар белән эшен дәвам иттерә.
09.11.2013
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкыннан мөрәҗәгатьләр һәм тәгъдимнәр кабул итү өчен махсус тартма куелды. Бу хатлар көн саен алыначак, алкогольле ялган эчемлекләр, наркотиклар турындагы хәбәрләр кичекмәстән полициянең район бүлегенә җибәреләчәк.
08.11.2013
8 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы урта мәктәбендә педсовет утырышы булды.Бүгенге педсоветта бик мөһим һәм яңача укыту ысуллары каралды.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды.
1.2013-2014нче елның 1нче чирек йомгаклары.
2.Район мәктәпләре арасындагы рейтинг.
3.Россия Федерациясенең белем өлкәсендәге үзгәрешләре.
4.2нче чирек өчен мәктәп планы кабул ителде.
Укытучылар коллективы бу җыелыштан күп кенә үзләренә киләчәктә эшләү өчен кирәкле магълүмәтләр алдылар.
30.09.2013
Өлкәннәр көне белән
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
13.09.2013
“Белем җәүһәрләре 2013”
“Белем җәүһәрләре 2013” 4 Бөтендөнья интернет проектлар бәйгесендә Яр буе Моркваш мәктәбе татар теле укытучылары Салимов И.Р. һәм Гильмиева Г.Р. катнашырга теләк белдерделәр. Алар үзләренең интернет проектларын яклаячаклар.
01.09.2013
Котлау
Менә Беренче сентябрь да килеп җитте. Көзнең һәм көз белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Бу чың мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап, каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята, сөендерә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Сабыйларына белем бирәчәк укытучыларга кочак-кочак чәчәкләр алып киләләр.
Әйе, күзләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул 1 нче сентябрь. Әнә шундый уңай хисләр белән башланып киткән яңа уку елы укучыларга, укытучыларга уңышлар гына алып килсен иде.
29.08.2013
Республика көне
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлый!
Хөрмәтле авылдашлар! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез!
Республика көне - hәр татарстанлы өчен үзенчәлекле вакыйга. Бу - Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларациясе кабул ителгән. Ул – халыклар бердәмлеге символы. Республикабызның киләчәге якты, аны яңа үрләр һәм өметле перспективалар көтә.
22.08.2013
Агач җәнлекләр
Яр буе Моркваш авылының Гоголь исемендәге урамында чәчәкләр арасында агачтан ясалган җәнлекләр яши. Анда мәчеләр, бакалар, аюлар, хәтта жираф та бар. Валентина Мамченко гаиләсе иҗат иткән шушы гади һәм кызыклы композицияләр урамга ямь өстәп торалар.
07.08.2013
Ураза бәйрәме
Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйбыз! Мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәренең берсе буларак Ураза бәйрәме изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр аркылы без рухи чисталыкка һәм яңарышка омтылабыз, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.Ураза бәйрәме күңелләребезгә иман нуры иңдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен. Барыбызга да шатлыклы һәм бәхетле тормыш насыйп итсен. Сезгә чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм муллык телибез!
05.08.2013
Аюлар
Яр буе Морквашы авылының үзәк урамыннан барганда Золиннар өе янында басып торган аюлар күп кешенең игътибарын җәлеп итә. Иске машина көпчәкләреннән һәм линолеумнан ясалган аюларның берсе бал тәпәне, икенчесе кәрҗин тулы чәчәк күтәреп , узган кешеләргә елмаеп торалар.
Наталья Золинага үзенең иҗади эшләнмәләре белән кешеләргә, бигрәк тә балаларга шатлык өләшкәне өчен бик зур рәхмәт, аңа иҗади уңышлар телибез, яңа эшләнмәләрен көтеп калабыз.
31.07.2013
Комлык "Салават күпере"
Яр буе Моркваш авылы Красавин урамында гади булмаган комлык барлыкка килде. Әлеге комлыкны Золина Наталья ясаган. Өч бала әнисе булуга карамастан, Наталья, кул астында булган әйберләрдән кызыклы, матур композицияләр ясый. Узган елны ул автомобиль шиналарыннан аккошлар, "Смешарики" мультфильмы каһарманнары: Крош, Бараш, Лосяш, Нюша, Кар-Карыч, һ.б. ясаган иде. Ә комлыкны Наталья иске тимер су кисмәкләреннән ясаган.
Сез дә ясап карагыз!
28.06.2013
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә 2013нче елның алты аенда 6 сабый дөньяга туган, шуларның өчесе малай, өчесе кыз. Алты кеше үлгән, бер гаилә аерылышкан. Июнь аенда өч пар гаилә корып җибәргән.
28.06.2013
Кабул итү көне
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гыйбадуллин һәр сишәмбе көнне сәгать сигездән унбергә кадәр төрле сораулар белән килүчеләрне кабул итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе шәһәрдән килүчеләр, алар җир биләмәләрен хосусыйлаштыру,өйләренә су һәм газ үткәрү турында сораулар буенча киләләр.
Авыл җирлеге башлыгы һәр мөрәҗәгать итүчегә тулы һәм тирәнтен җавап бирергә тырыша.
07.05.2013
Җиңү бәйрәме.
1941-нче ел.Җәй башы...Һәр кешенең тормышын үзгәртте.Күз яше һәм кан белән тулган балачак тормышы.Күпме балаларның гөмерләрен кыскартты,аларның хыялларын җимерде.
Баданина Алевтина Василий кызы башлангыч сыйныф укучылары арасында Бөек Ватан сугышына багышланган энгәмә үткәрде.Балалар да бу энгәмәдә актив катнаштылар.Алар пионер-геройлар:Леня Голиков,Зина Портнова,Марат Казей,Павлик Морозов турында сөйләделәр.Бу геройлар яшь булуларына карамастан сугышның ачысын да-төчесен дә татоганнар.
Без аларга мәңге бурычлы!
02.05.2013
Тукай дәресләре һәм дәрестән тыш чаралар.
Укыту һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлеген күтәрүдә мастер-класс, яки дәрестән тыш чараларның әһәмияте гаять зур. Апрел ае-Тукай ае. Шуның өчен , без татар теле укытучылары, Тукай атналыгын үткәрүдә зур өлеш керттек. Һәр класста татар әдәбиятыннан Тукай иҗатына багышланган ачык дәрәсләр үткәрелде. Мәсьәлән: “Тукайның биографиясе”, хикәясе буенча мастер-класс, “Тукай-безнең йөрәкләрдә”, “Тукай эзләре буйлап”, дигән дәрестән тыш чаралар үткәрелде. Укучыларыбыз бу чараларга бик теләп актив катнаштылар.
29.04.2013
Планетабызны бергә саклыйк!
2013 ел экологик ел булуы уңаеннан бүген 1нче һәм 2 нче сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Гарифулла кызы Венера һәм Василий кызы Алевтина белән балалар бакчасына кунакка төштеләр.Алар балаларга “Планетабызны бергә саклыйк”дигән экологик әкият күрсәттеләр.Балалар бик зур игътибар белән тыңладылар.Сорауларга матур итеп җавап бирделәр,уеннар уйнадылар.Бу тамашадан барлык балалар һәм тәрбиячеләр канәгать калдылар.
22.04.2013
Казаннан курчак театры
Бүген 19 нчы апрель көнне Яр буе Моркваш мәктәбенә Казаннан курчак театры килде.Җәйге каникуллар алдынна юл кагыйдәләре буенча куелган курчак театры балаларга бик файдалы һәм күңелле булды. Балалар бер дә онытмаслык булып игътибар белән тыңладылар,карадылар. Артисларга зур рәхмәт әйтеп күтәренке кәеф белән дәресләргә таралыштылар.
16.04.2013
Яр Чаллы социаль- педагогик институтындагы республикакүләм фәнни-практик конференциясе.
Яр Чаллы педагогия институты һәр елны “Малые Давыдовкские чтения” дигән фәнни-практик конференциясен үткәрә.Бу конференциягә республиканың төрле төбәкләреннән иң сәләтле укучылары җыела. Конференция үз эшен 12 апрель көнне 14 сәгатьтә башлап җибәрде.
Залга институтның күренекле галимнәре,пофессорлары,төрле өлкәдәге кандидатлар,укытучылар һәм Татарстаннан иң сәләтле укучылары җыелган иде.Югары Ослан районыннан бары тик Яр Морквашы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы
Аглемудинова Зухра узенең фәнни җитекчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыкова
Фанзия Мавлетовна белән бу фәнни- конфереренциядә катнашып сертификат белән бүләкләнделәр.
12.04.2013
«Азбука»-бәйрәме.
Бүген 1 нче сыйныфта зур бәйрәм булды.Балалар үзләренең иң беренче китапларын “Азбука”ны укып бетерделәр.Хәзер алар укый беләләр,бу аларның беренче уңышлары.Барлык укучыларны да бу бәйрәмнәре белән котлыйм!
04.04.2013
Каюм Насыйри исемендәге төбәк ара яшүсмерләренең фәнни укулар
Насыйри исемендәге төбәк ара яшүсмерләренең фәнни укулары ел саен Казан шәһәренең 81 нче номерлы татар-рус гимназиясендә үткәрелә.
Бу укуларга күп кенә республиканың сәләтле укучылары җыела.Быел бу конференциягә Саратов өлкәсеннән, Уфа шәһәреннән, Ульяновск өлкәсеннән, Мари-Эл, Ижевск һәм башка шәһәрләрдән яшь сәләтле укучылар килгәннәр иде. Һәрбер укучы үзенең ныклы белемнәрен ачып салдылар Безнең мәктәптән рус теле укытучысы Гиниятова Наталья Аркадьевна үзенең укучысы Чинарева Валентина белән чыгыш ясап 2 нче урынны яулап алды, ә татар теле укытучысы Садыйкова Фәнзия Мавлитовна 11 сыйныф укучысы Аглямутдинова Зөһрә белән чыгыш ясап Грамота белән бүләкләнде.
29.03.2013
Яр буе Морквашы мәдәният йорты һәм китапханә бинасы түбәсеннән хезмәткәрләр көче белән кыш буе яуган кар һәм боз чистартылды. Шуның нәтиҗәсендә кешеләргә хәзер куркыныч янамый.
20.03.2013
Эстрада –тамашадан бик канәгать калдылар.
20 март көнне безнең мәктәпкә үзләренең программасы белән МКЦ “МАЭСТРО”дан артистлар килде.
Алар балаларга төрле-төрле конкурслар,фокуслар,биюләр күрсәттеләр.Укучылар Эстрада –тамашадан бик канәгать калдылар.
19.03.2013
Республикакүләм семинары
Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренә барлык район төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Республикакүләм семинарына җыелдылар.Бу семинарга Казан Федераль университеты галимнәре,Министерствоныңмилли-төбәк эшмәкәрләре,Милли мәгарифне үстерү институтыннан галимнәр катнаштылар.Яшел Үзәндәге 15 нче номерлы татар гимназиясендә югары категорияле укытучыларның ачык дәресләрен карадык.Семинарда катнашучы укытучылар үткәрелгән дәресләргә югары бәя бирделәр.Икенче һәм өченче баскыч яңа ФГОС стандартларына күчү ысулларын бик эзлекле итеп өйрәнеп кайттык.Киләчәктә өйрәнгән материалларыбызны үзебезнең эш тәҗрибәбездә кулланачакбыз.Бу Республикакүләм семинарында Яр буе Морквашы гомуми урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыкова Фәнзия Мәүлит кызы катнашты һәм анда үз коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
05.03.2013
9нчы сыйныф укучылары өчен бик тә җаваплы вакытлар башланды.
Безнең алда бик зур бурычлар йөкләтелгән,чөнки татар теленнән яңача формада имтиханнар тапшыру тора.Укучылар,укытучыларһәм ата-аналар белән берлектә бик күп кенә эшләр эшләнелә.
Мәктәп администрациясе тарафыннан төзелгән график буенча консультацияләр үткәрелә.Укучылар дәрестә үзләштереп бетерә алмаган сорауларын бирәләр,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзия Мавлитовна алара тулы итеп җавап бирә.Шул темпта эш барса барлык укчыларыбыз да имтиханнарны тапшырырлар дип ышанасы килә.
21.02.2013
21 февраль-халыкара туган тел көне уңаеннан 13 февраль көнне беренче сыйныф укучылары башлангыч сыйныфташларына Татарстанда яшәүче халыкларның уеннарын тәкъдим иттеләр
Алар рус халкының “Кыр казлары”, чуваш халкының“Ерткычлар һәм балыклар”, татар халкының“Яулык салыш “уеннарын уйнап күрсәттеләр.Уеннар барлык укучыларга ошады.
20.02.2013
20 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән Гильмиева Гүзәлия Ринатовна, Сидорова Надежда Владимировна туган тел атналыгында Фронтавик шагырь Ф.Кәрим иҗатына багышланган кичә үткәрде.Анда Ф.Кәримнең шигырьләрен укыдык. Тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадык.
Башлангыч сыйныф укучылары Ф.Кәримнең иҗатына багышланган күп кенә мәгълүмәтләр алдылар.
28.01.2013
Риштау укулары.
Казанның 75 нче номерлы гимназиясендә Республиканың 11нче фәнни – Практик конференциясе булып узды.
Татар теле һәм әдәбияты секциясендә 11нче сыйныф укучысы Фатхетдинова Гөлшат һәм аның Фәнни җитәкчесе Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы катнашты.Эзләнү эшен яклаганнан соң Фатхетдинова Гөлшатка сертификат тапшырылды.
22.01.2013
Кышкы каникулны күңелле үткәрәбез.Без Яр буе Морквашы укучылары белән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына барып”Белоснежка и семь гномов» дигән балет карап кайттык.Анда безне Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды.Бу экскурсияне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыкова Фәнзия Мавлитовна оештырды.Анда барган укучылар һәм ата-аналар да бик канәгать булып кайттылар.Моны оештырган өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:43