16.12.2013
16 нчы декабрьдә Соболевское авыл җирлеге башкарма комитетыннан Майорова О.Н.,Семина Е.Н., Самойлова Л.А., Якимова Л.А., Тихвинский храмының иерее Савельев В.А. Макыл авылында Татарстан Республикасында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш сораулары буенча уздырылган гражданнар җыенында катнаштылар. Бу чарада район прокуроры А.Р.Галимов, полиция башлыгы М.Данилов һәм иерей В.А.Савельев чыгыш ясап, барлык службаларны һәм халыкны уяу булырга, әгәр терроризм очракларына охшаш хәлләр сизелсә, тиз арада тиешле органнарга хәбәр итәргә чакырдылар.
16.12.2013
16 нчы декабрьдә Соболевское авылы китапханәсенең җитәкчесе Самойлова Л.А. рус язучысы А.Н. Островскийның 90 еллыгына багышланган “Корыч ничек чыныкты” әсәре буенча күргәзмә ясады.
16.12.2013
16 нчы декабрьдә Соболевское авыл җирлегенең Соболевское, Карамышиха, Чулпаниха авыллары эчендәге карны МТЗ – 82 тракторы белән чистарттылар.
16.12.2013
14-16 декабрь көннәрендә “АК БАРС” чикләтелгән җаваплылык җәмгыяте юл хезмәте эшчеләре Соболевское авылының Яр ягы урамы буйлап юл билгеләре урнаштырдылар.