Яналыклар 2013

18.12.2013

18енче декабрь көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нина Федор кызы Артемьева һәм 9-10ынчы сыйныф җитәкчесе Венера Тәлгать кызы Нәҗемединова аерым фәннәрне тирәнтен укыту буенча Курал урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Профилле укытуны оештыруны хәзерге чор таләпләренә тәңгәлләштерү” исемле республикакүләм семинарында актив катнаштылар. Укытучылар төркемнәргә бүленеп сыйныф сәгатьләре, электив курс, дәресләр, “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” исемле сыйныфтан тыш чара карадылар. 

Семинарның кунагы ТИСБИ проректоры С.А.Рыбаков проектлы уку-укыту, конкурс эшләре тәртибе буенча аңлатмалар бирде.   

 

 

18.12.2013

Халык җыены

18енче октябрь көнне Октябрь мәдәният сараенда, Октябрь урта мәктәбе укытучылары һәм 9-11енче сыйныф укучылары катнашында, халык җыены үткәрелде. Халык алдында Югары Ослан муниципаль районы прокуроры А.Р.Галимов, Россиянең эчке эшләр министырлыгының бүлек җитәкчесе М.М.Данилов чыгыш ясадылар.

Көн тәртибендә биш мөхим сорау куелды:

1. Экстремизм һәм терроризмның төп аңлатмасы;

2. Татарстан Республикасында экстремизм һәм терроризмның торышы;

3. Төп сәбәпләре һәм тенденцияләре;

4. Мондый күренешләр белән көрәш ысуллары;

5. Чит ил кешеләрен регесрацияләү тәртибе.

Чыгыштан соң сораулар бирелде. Ахырда килгән кунакларыбыз безгә якынлашып килүче бәйрәм көннәрендә игътибарлы булуыбызны теләп калдылар. 

 

 

13.12.2013

Инглиз атналыгы кысасында Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5-8енче сыйныф укучылары арасында «Инглиз телендә сөйләшүче илләрнең үткәне һәм хәзергесе» исемле уен-викторина үткәрелде. Инглиз теле укытучылары Ахмадиева Әлфия Джонрид кызы һәм Азизова Гүзәл Раил кызы укучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч презентация күрсәттеләр, укучылар сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр.

 

 

03.12.2013
“Мойдодыр” операциясе
3 енче декабрь көнне Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбендә профилактик чаралар үткәрү максаты белән башлангыч сыйныф укучылары янына вожатыйлар килделәр. Салаватова Наилә һәм Загидуллина Наилә “Грипп белән авырмау өчен кул юу кагыйдәләре”, “Масканы ничек кулланырга?” исемле тренинглар үткәрделәр.
Укучылар практик эшкә рәхәләнеп катнаштылар: кулларын дөрес юарга тырыштылар, маскаларын киделәр. 

 
 
03.12.2013
Сак булыгыз: ГРИПП!
3 енче декабрь көнне Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбендә “Сак булыгыз: ГРИПП!” исемле тематик линейка узды. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Артемьева Нина Федор кызы укучыларга грипп турында, авырмас өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеге һәм инде авырый башлагач нишләргә икәнлеген призентация ярдәмендә кызыклы, барысына да аңлаешлы итеп сөйләде.
 
02.12.2013
Безнең куллар – уңган куллар
2енче декабрь көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең "Мукасолька" түгәрәгендә укучылар үзләренең "Чәй эчү" исемле күмәк эшләрен тәмамладылар.
Тозлы камыр белән эшләү кызыктыргыч шөгыль. Сыгылмалы камыр белән эшләү бернинди аерым чыгымнар да сорамый. Бүген түгәрәктә укучылар тозлы камырны дөрес һәм үзле итеп басарга өйрәнделәр. Дәрестә самовар, чынаяклар, чәйгә татлы ризыклар кебек вак әйберләрне дөрес һәм матур итеп урнаштыра алдылар. Тозлы камырдан төрле вак әйберләр эшләү кызык кына түгел, ә бик файдалы да әле, куллар өчен вак әйберләр эшләү моторикасы сөйләм теле үсешенә, фикерләүгә, игътибарлылыкка, күрү һәм хәрәкәт итү хәтеренә зур йогынты ясый. Күмәк эш бер-береңне якынайта да.
Тәмамланган эшләрен түгәрәкчеләр мәктәп ашханәсенә элделәр һәм барысының да күңеленә хуш килер дип ошанып калалар.  

 

 
 
28.11.2013
28 енче ноябрь. Атналык  дәвам итә. Бүген тарихтан 7-8 енче сыйныф укучылары өчен “Өч чор” исемле уен үткәрелде. Уен компьютер технологияләре ярдәмендә узды. Укучылар үзләренә кирәкле дәрәҗәдәге сорауларны сайлап үз белемнәрен исбатлый ала алдылар.
Барысының да белемнәре яхшы булуга карамастан, уенда 7 нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты.

 

 
 
27.11.2013
Октябрь авыл китапханәсендә Гадел Кутуйның (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 110-еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Биредә укучылар Гадель Кутуйның тормышы һәм әсәрләре белән таныша алалар.
Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 нояберенда Саратов өлкәсендә туа.
Элек электән “Тапшырылмаган хатлар”(1935) әсәрен безнең китапханәдә бик яратып укыйлар. Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен,серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди.
Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. “Тапшырылмаган хатлар” операсының музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган.
“Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).
"Мин "Тапшырылмаган хатлар"да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем",-ди Г.Кутуй.

 

  
 
26.11.2013
25енче ноябрь көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә тарих атналыгы башланып китте. Тарих укытучысы Гүзәлия Габделбәр кызы Шәмсетдинова җитәкчелегендә 8енче сыйныф укучылары башлангычлар өчен “Мин Россия гражданины. Дәүләт символлары” исемле кызыклы уен үткәрделәр. Укучылар чарада бик теләп катнаштылар.

 

 

 

06.11.2013
Кызыклы очрашу
6нчы ноябрь көнне Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбенең “Буратино” лагеренда  танылган рәссам Алена Полыскалова белән кызыклы очрашу булды. Балалар очрашуга авыл Мәдәният Сараена чакырылды, чөнки анда рәссамның күргәзмәсе оештырылган иде.
Алена укучылар белән уңышлы итеп “Тылсымлы каурый” исемле мастер-класс уздырды, үзенең уңышлары турында сөйләде, рәсем ясау хәйләләре белән дә таныштырды. Балалар сораулар бирделәр, ә аннары күргәзмә карарга чакырылдылар.
Очрашу ахырында рәссам үз җитәкчелегендә көзге урман ясарга тәгъдим итте. Очрашу бик күңелле узды.

 

05.11.2013
Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбенең “Буратино” лагеренда көннең һәр минуты исәптә. 5енче ноябрь көнне иртән “Көзнең куркыныч мизгелләре” темасына сөйләшү, ә инде иртәнге аштан соң авыл китапханәсенә “Без – сәламәтлекнең дуслары” исемле лекция тыңладылар, соңында балалар “Здоровье”сүзенең һәр хәрефенә сәламәтлекне ныгытуга юнәлгән сүзләр уйлап таптылар. Мәдәният Сарае мөдире дә балаларга “Көйне кем тизрәк әйтә” исемле уен һәм кызыклы “Эрудит” исемле дискотека әзерләгән иде. 
Төшке тәмле аштан соң бергәләп юл кагыйдәләрен кабатладылар, үзләре юлчылар һәм машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр уйлап таптылар, “Кызыл, яшел, сары” исемле викторина сорауларына да җавап бирделәр. Ахырда “Оранжевое солнце” исемле бию дә өйрәнә башладылар.
Көн сизелмичә узып та китте, чөнки күңелсезләнеп утырырга вакыт юк иде.

 

 

09.10.2013
9 октябрь көнне унберенче сыйныф укучылары физика дәресендә иркен рәвештә төшүнең тизләнешен маятник ярдәмендә ачыкладылар. Бу закон Җирнең төрле урыннарында кулланыла. Үлчәүнең нәтиҗәсендә төрле районнарда тимер рудасы, нефть, газ кебек файдалы казылмалар табарга мөмкин. Барыннан да төгәлрәк итеп Лаптева Марина һәм Назаров Андрей үлчәделәр, ә инде Шамсутдинова Гөлия белән Гибадуллина Алина мәктәп бинасы астында ташкүмер бар дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

 

21.09.2013
Көзге кросс.
21.09 көнне 1-11 сыйныф укучылары арасында көзге кросс оештырылды.
Барлык укучылар да һәм укытучыларда актив катнаштылар.

 

 
 
21.09.2013
Дәрестән тыш эшчәнлек.
Көн саен беренче сыйныф укучылары өчен Октябрь урта мәктәбендә дәрестән тыш эшләр оештырыла. Занятиеләрне яшь укытучы – оештыручы Алена Баева алып бара. Дәрестән тыш эшчәнлекнең тармаклары төрле-төрле: “Театр сәнгате”, “Онтозчык сәнгате”, “Спорт уеннары”, “Ни өчен, нигә?ләр” һ.б.
Һава торышына карамастан, өч дәрес бетү белән, беренче сыйныф укучылары Алена Баева белән бик теләп урамга саф һава суларга, күңел ачарга чыгалар. Анда алар төрле уеннар уйныйлар, юл кагыйдәләре белән танышалар, авыл китапханәсенә баралар. Тәнәфес вакытларында балалар белән өлкән сыйныфлардан вожатыйлар да килә.  “Онтозчык” укучыларга тозлы камырдан үз куллары белән төрле вак әйберләр ясата, ә тәҗрибәле ябалак укучыларның барлык сорауларына да җавап бирә. Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә өйрәнүе уңышлы үтәр дип ышанып кала мәктәп директоры, Зегрә Гомәр кызы Айзатвафина.

 

 

21.09.2013
Бүген  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Экстремизмга – ЮК!”  исемле айлык  кысасында, экстремизмга  һәм терроризмга каршы төзелгән   8-11сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш “Экстремизм һәм патриотизм” исемле чара үткәрелде. Сак яшәү рәвеше укытучысы Рүзәл Раиль улы Фазлыев һәм Октябрь авыл җирлеге китапханәчесе Гүзәл Раиль кызы Азизова укучыларга экстремизм турында һәм аның патриотизмнан нәрсә белән аерылуы турында аңлатма бирделәр. 2004енче елның 1енче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигалы хәлләргә аерым ихтибар бирелде. Укучылар “Беслан фаҗигасы корбаннарына” исемле стенд белән таныштылар, толерантлылык һәм патриотизм – яшәү рәвешенең һәм киләчәкнең төп ачкычы булуын расладылар.

 

09.09.2013
Урманчылык эше.
7нче сентябрь көнне Октябрьский мәктәбенең 9ынчы сыйныф укучылары “Урманчылык эше”нең беренче электив курсында эшләрен башлап җибәрделәр.  Курсны югары техник белем алган белгеч-инженер  Рөстәм Ибрагим улы Исмагилов алып барды. Укучылар кызыксынып тыңладылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, белгән белемнәрен күрсәттеләр. Дәрестә мәктәп директоры Зегря Гомәр кызы Айзатвафина, белем бирү буенча директор урынбасары Марина Владимир кызы Гизатуллина катнаштылар.

 

09.09.2013
Финанс грамоталылык көне.
9ынчы сентябрь көнне Октябрьский мәктәбендә 8-11енче сыйныф укучылары һәм Югары Ослан “ОАО Ак Барс Банк”ының өстәмә офис җитәкчесе урынбасары Наталья Владимир кызы Кириллина белән очрашу узды.
Банк вәкиле укучыларны  Россиянең хөкүмәт бюджеты, керем чыганагы, салым, финанс системасы кебек төшенчәләр белән таныштырды.
Очрашуда укучылар белән берлектә сыйныф җитәкчеләре һәм тарих укытучысы Гүзәлия Габдельбар кызы Шамсетдинова катнаштылар.

 

02.09.2013
2 сентябрь көнне мәктәптә 8-11 сыйныф укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган ачык дәрес узды. Дәресне тарих укытучысы Гүзәлия Габделбәр кызы Шәмсетдинова уздырды. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре, Октябрь авыл җирлеге рәисе Шамил Рамис улы Азизов, белем бирү бүлегенең әйдәп баручы җитәкчесе Аида Зөфәр кызы Халикова катнаштылар. Укучылар Россия Конституциясенең тарихы һәм эчтәлеге белән таныштылар.

 

02.09.2013
Белем көне.
2 енче сентябрь көнне Октябрь мәктәбендә яңа уку елы башлануны хәбәр итеп беренче кыңгырау шалтырады. Бәхетле 9 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керделәр. Монда аларны төрле мультгеройлар үзләренең уеннары, җырлары һәм киләчәккә киңәшләре белән каршы алдылар. Укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлап белем бирү бүлегенең әйдәп баручы җитәкчесе Аида  Зөфәр кызы Халикова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Тауфикович, Октябрь авыл җирлеге рәисе Шамил Рамис улы Азизов чыгыш ясадылар. Бәйрәм тәмамлану белән иң нәни укучылар ашханәгә ашыктылар. Анда аларны традицион булган карбыз көтә иде.

 

 

31.07.2013
Яңа Болгар мәдәният йортында "Әбиемнең көмеш сондыгы" исемле балалар өчен кызыклы әнгәмә-кичә уздырылды. Ул  мәдәният йорты музее бүлмәсендә алып барылды.
Аның максаты. Туган як тарихына, анын гореф-гадәтләренә, мәдәниятенэ мәхәббәт, кызыксыну һәм горурлык хисләре тәрбияләу иде.
Алып баручы роленда Нуриева.А.Ф балаларны көн-күреш җиһазлары, кайда һәм нинди максатларда файдаланды турында сөйлэп узды. Балалар, узләрен кызыксындырган сорауларга бай һәм әчтәлекле җаваплар алдылар.
Кичә шыгырь юллары белән тәмамланды:
Авылымның матурлыгын
Җырлап тугел, сөйлэп бирәм.
Чөнки туган авылымны
Чын куңелдән өзелеп сөям...
--
С уважением,
Нуриева Айгуль Фаритовна. 

 

 

 

 
30.07.2013
Яңа Болгар мәдәният йортында "Әкият сөйлим сезгә исемле" тамаша узды.
Анын максаты халык ижаты аша телебезнен байлыгын, зурлау, ана соклану хислэре тэрбиялэу иде.
Башта балалар белән Рамазан ае турында сөйлэшу уткәрелде. Бәйрәм өчен алдан кучтәнәчләр әзерләнде.
Алып баручы Нуриева.А.Ф сузне шигырь юлларыннан башлады:
-Зур бәйрәм белән котлап,
Әбекәйгэ буләккә
Әкият алып килдек без,
Шатландырып уткәнгә...
Кичәне балалар халык ижаты белән дәвам иттеләр.
-Матурлыкка, дөреслеккә
Өйрәтә ул әкият
Усаллыкны, явызлыкны
Фаш итә ул әкият.
-Изге эшләргә соклана
Әкият тынлаучылар
Явызлыкка нәфрәтләнә
Хаклык яратучылар.
Тамаша килгән кунакларнын кул чабулары белән тәмамланды.
--
С уважением,
Нуриева Айгуль Фаритовна.

 

27.04.2013
Безнең йөрәкләрдә СИН, ТУКАЙ!
Бүген мәктәбебездә “Тукай иҗаты сәхнәдә” девизы астында зур бәйрәм узды. Һәр сыйныф үз осталыгын сәхнәдә сынады.  Монда бөтен дөньяга танылган “Бала белән күбәләк”(1,4енче сыйныфлар), “Кызыклы шәкерт”(2,3енче сыйныфлар), “Эш беткәч уйнарга ярый” (5енче сыйныф), “Су анасы”(6нчы сыйныф), “Кәҗә белән сарык әкияте”(7нче сыйныф), “Шүрәле”(8,9ынчы сыйныф), “Ике кыз”(10ынчы сыйныф) сәхнәгә куелды. Сәнгатьле уку осталары шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм йөрәкләрдә матур истәлек булып калды.

 

23.04.2013
Татар теле атналыгы дәвам итә. Татар халык ашларының байлыгына, муллыгына исең китәрлек. Ул гөбәдия, вак бәлеш, зур итле бәлеш, өчпочмак, казан кабартмасы, кош телләре, урамасы... – санап китсәң санап бетерерлек түгел, күзеңне йомсаң, телең йотарлык. Укучыларыбыз нигъмәтләрне бик тырышып әзерләгәннәр. Һәр сыйныф үзе әзерләгән ризыгын презентацияләде. Ахырдан барысы бергә тәмле итеп чәй эчтеләр.

 

22.04.2013
Бүген мәктәбебездә тантаналы рәвештә татар теле атналыгы башланды.  Атналыкны әдәби-музыкаль композиция ачып җибәрде. Һәр сыйныф үзләре әзерләгән җыр, бию һәм шигырьләре белән чыгыш ясадылар.

 

03.03.2013
1 енче март көнне мәктәптә “БДИ – көнүзәк мәсәлә” исеме астында ата-аналар җыелышы  булып узды. Монда 9, 11  сыйныф укучыларының  ата-аналары чакырылган иде. Җыелыш  укучылар һәм  ата-аналар белән  берлектә  үткәрелде. Көн тәртибендә  БДИ таләпләре,  аның  тәртибе турында  сораулар булды. Җыелыш ахырында барыбыз  бергә, бөрләшеп  эшләгәндә генә кирәк максатка ирешербез  дигән уртак фикергә  килдек. 



03.03.2013
И туган тел, и матур тел...
21енче февраль – халыкара туган тел көне. Бәйрәм иртәдән линейка, гимннар һәм “Туган тел” җыры белән башланып китте.  Шул уңайдан мәктәбебездә 2-5 сыйныф укучылары арасында “Кызыклы грамматика” бәйгесе, 6-11 сыйныф укучылары арасында “Итуган тел, и матур тел” дип исемләнгән  КВН үтте.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International