23.04.2014
Бергәләшеп эшкә чыгыйк! Менә шундый девиз белән 21 нче апрель көнне “Карахуҗа урта мәктәбе” укучылары һәм укытучылары мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар.
18.04.2014
Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү мәктәпкәчә тәрбия бирүнең мөһим бер өлеше булып тора. Укытучылар һәм ата-аналар балаларның чын кеше булып тәрбияләнүләрен һәм хезмәт яратуларын телиләр. Атаклы педагог В. А. Сухомлинский хезмәт көченә чын күңелдән ышанган.
МБМТБУ “Карахуҗа балалар бакчасы”нда балалар төрле хезмәт башкаралар: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, көнкүреш хезмәт, табигатьтә хезмәт, кул хезмәте һәм балалар бакчасы территориясендә хезмәт.
17.04.2014
17нче апрельдә Карахуҗа авыл китапханәсе китапханәчесе Любовь Грачева 1-6нчы сыйныфлар өчен “Эңгер-меңгердә китапка җан керә” исемле мероприятие уздырды. Әлеге мероприятие барышында китапханәдә рәхимлелек, яхшы кәеф, елмаю өстенлек итте. Сәяхәттән кире китапханәгә әйләнеп кайткач, геройлар балаларга рәхмәтләрен белдерделәр. Мероприятиенең максатларыннан берсе булып, укучыларның балалар әдәбияты буенча алган белемнәрен ныгыту һәм укучыга кызыксынуларын, хәтерләү сәләтләрен үстерү.
Әлеге мероприятиедә барлыгы 13 бала катнашты.
11.04.2014
Ел саен март ахырында – апрель башында җылы яклардан күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” балалары быел сыерчыкларның күп кайтуларына игътибар иттеләр. Балалар бакчасы коллективы ата-аналар арасында “Кошларга булыш” исемле хәйрия акциясе уздырырга карар кылдылар.
11.04.2014
Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Карасев В. В. мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты җитәкчеләре белән авыл җирлекләре арасында декоратив, техник күргәзмә уздырылу максатыннан киңәшмә уздырды.
4.04.2014
Президент ярышлары.
Кичә, 3нче апрельдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7нче сыйныф укучылары район буенча МБГББУ “Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә уздырылган “Президент ярышлары”нда катнаштылар.
Гомуми команда зачеты буенча 13 мәктәп арасында безнең мәктәп укучылары өченче урынны яуладылар.
2.04.2014
2нче апрельдә Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Коткова Мария һәм сәнгатьосталыгы түгәрәге җитәкчесе Плохова Альбина белән 3-8нче сыйныф укучылары өчен "Нәрсә ул дуслык һәм ул нәрсәдән гыйбарәт?" темасы астында әңгәмә уздырдылар.
Мероприятиянең максаты - балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
2.04.2014
«Сак булыгыз, терроризм»
«Терроризм бомбасының һәр шартлавы балаларны үтерә һәм аналарның йөрәкләрен җәфалый”.
Евгений Ханкин.
Егидерево авылы мәдәният йорты мөдире Любовь Бугоркова «Сак булыгыз, терроризм» исемле стенд ясады. Әлеге стендта терроризм шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелгән.
2.04.2014
“Җир сәгате”.
2007нче елдан дөньяда кыргый табигать фонды тарафыннан мартның соңгы шимбәсендә уздырыла торган “Җир сәгате” исемле мероприяиятие уздырыла. Әлеге мероприятиенең максаты – климат проблемалары үзгәрешенә һәм экологик яшәү рәвешенә халыкның игътибарын юнәлтү. Шушы форсаттан Егидерево авылы мәдәният йорты мөдире Любовь Бугоркова “Җир фәрештә түгел” исемле мәгълүмати сәгать уздырды
1.04.2014
Карахуҗа авылы китапханәчес Любовь Грачева башлангыч сыйныф укучылары белән “ Кошлар сайравын дулкынлану белән каршы алабыз” исемле әңгәмә уздырды.
Китапханәче балаларга нинди кошларның туган якларына беренче булып әйләнеп кайтулары турында, кара каргаларны ни өчен яз хәбәрчеләре дип атаулары турында мәгълүмат биреп китте. Мероприятиянең максаты – кошлар белән таныштыру, алар турында кайгыртып яшәү һәм балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү иде.
29.03.2014
Халыкара акция “Җир сәгате”.
29нчы мартта Карахуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Мария Коткова авыл яшьләре өчен “Җир сәгате” исемле акция уздырды.
Җир сәгате – ел саен дөньякүләм кыргый табигать фонды тарафыннан һәм мартның соңгы шимбәсендә уздырыла торган халыкара глобаль акция. Әлеге көнне дөньядагы барча халык бер сәгатькә үзләренең электр приборларын сүндерәләр.
28.03.2014
Гер спорты буенча Татарстан Республикасы шәхси команда беренчелеге.
28нче марттан 30нчы мартка кадәр Зәй шәһәрендә гер спорты буенча 1997-1998нче, 1999нчы елда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы шәхси команда беренчелеге булыр узды.
24.03.2014
Каникуллар – ял һәм иҗат итү өчен вакыт.
Ура! Ура! Ура! Ял итү вакыты җитте! Гөрләвекләр челтерәп ага, сыерчыклар сайрый, һәм йөрәк шат тибә!
Язгы каникуллар килде, әмма Карахуҗа мәктәбе ишекләре һәр көн ачык. Алда чыгарылыш имтиханнары, конференцияләр, олимпиадалар булган малайлар һәм кызлар иртәнге сәгать сигездән җиң сызганып эшкә керештелә. Кадерле укытучылар һәм укучылар! Каникулларны матур һәм файдалы уздыруыгызны телибез!
24.03.2014
Китап бәйрәме.
21нче мартта “Карахуҗа урта мәктәбе”ндә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бәйрәм белән китап!”дип аталган чара үтте. Бу чара Карахуҗа авыл җирлегенең китапханәчесе белән берлектә үтте.
20.03.2014
20нче мартта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы ҖЧҖ АПК "Заволжье" базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм фермерлары белән язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
20.03.2014
Җиңелү – безнеңчә түгел!
Безнең яшь спортчылар Чувашия Республикасының Ядрин шәһәрендә уздырылган гер спорты буенча ярышларда катнаштылар.Тренер И.Осянин тәрбияләнүчеләре бу сезонда бик яхшы нәтиҗәләр белән җиңү яуладылар.
18.03.2014
Линейка.
18нче мартта МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә гомуми мәктәп линейкасы уздырылды.
Беренче сүзне үзләренең отчётлары белән дежур сыйныф укучылары алды. Алар тәртип бозучыларны атап киттеләр.
14.03.2014
9нчы сыйныфта әти-әниләр җыелышы.
14нче мартта 9нчы сыйныфта “Төп Дәүләт имтиханны ничек бирергә”дигән темага әти-әниләр җыелышы үтте.
4.03.2014
Безнең “йолдызчык” район мәдәният йорты сәхнәсендә.
Кышның ахыргы көнендә “Карахуҗа урта мәктәбе”ннән 9нчы сыйныф укучысы Царева Екатерина муниципаль этапта ачык республика телевидениясе яшьләр фестивале “Йолдызлык”дип аталган сайлау турында район сәхнәсендә катнашты.
4.03.2014
Безнең Владислав – иң көчле!
«Карахуҗа урта мәктәбе» ннән 10нчы сыйныф укучысы Владислав Котков гер күтәрү буенча 1нче урынны алды.
18.02.2014
18нче февральдә Татарстан Республикасы Югары Ослан районы МБГББУ “Карахуҗа урта мәктәбе” ндә Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарыннан килгән укыту - тәрбия эшләре буенча укытучылар белән берлектә республика семинары үтте.
17.02.2014
17нче мартта совет журналистына һәм язучыга Борис Полевойга 106 яшь тулды. Карахуҗа авыл җирлегенең китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева 8-11нче сыйныф укучылары өчен «Чын кеше турында хикәя” дип аталган китап буенча әңгәмә үткәрде.
14.02.2014
14нче февральдә Карахуҗа авыл җирлегенең мәдәният йортында сәгать унда Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашында ООО АПК “Заволжье” алдынгы хезмәтчеләр слеты үтте.
04.02.2014
4нче февральдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә тантаналы линейкада дәүләт гимннары астында Патриотик тәрбия бирү айлыгы ачылды.
01.02.2014
Ура! Шугалак ачылды!
Теге атнада безнең мәктәптә шугалак ачылды.
Матур ел фасылы җитте! Әйдәгез бергә “Ура” дип кычкырыйк бу кышкы салкын көнгә! Тимераякларны кулга алыйк та, укудан буш вакытта һәм ял көннәрендә шунда шуыйк. Менә шундый сүзләр белән бу чараны Татьяна Назарова ачып җибәрде. Шулай ук укыту- тәрбия эшләре буенча Людмила Сакина, Карахуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Владимир Карасев, Александр Федотов чыгыш ясадылар.Алар балаларга сәламәтлек, күбрәк саф һавада булырга теләделәр һәм укучыларга 10 пар яңа тимер бүләк иттеләр.
30.01.2014
Педагоглар – сәламәт яшәү рәвеше өчен!
Кичә МБГББУ “Вахитово урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә районның белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре катнашында кышкы Спартакиада уздырылды. Әлеге мероприятиядә шулай ук безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты.
25.01.2014
Россиядә истәлекле герое булмаган гаиләләр, мөгаен, юктыр...
Кичә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү учреждениесе”ндә урта сыйныф укучылары өчен Бөен Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган сбор узды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:41