16.05.2014
Без эшлэргэ яратабыз
Яз ае-бакча эшләре өчен яхшы вакыт.Шулай итеп,15 май көнне Түбән Ослан мәктәбе укучылары да мәктәп яны участогына эшләргә чыктылар.Көн матур иде һәм алар бригадаларга бүленеп эшкә керештеләр.Кемдер түтәл ясады,башкалар суган,кишер,чөгендер утырттылар һәм су сиптеләр.Барысы да тырышып,зур теләк белән әшләделәр.Инде тиздән җәй җитүгә аларның уңышлары күренәчәк.
9.05.2014
Җиңү көненә багышланган чара
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел тулу уңаеннан,9 май көнне Түбән Ослан һәйкәлендә тантаналы митинг узды.Чарада Түбән Ослан мәктәбе укучылары катнашты. “9 май-онытылмаслык көн,бөек халкыбызның җиңүе”,- дип башлап җибәрде оештыручы.Чарада күп кенә кунаклар чыгыш ясады,шул исәптән авыл җирлеге җитәкчесе Айдар Шәйдуллин.Укучылар башкаруындагы сугыш турындагы шигырьләр,җырлар әлеге елларның никадәр дэрэҗәдә куркыныч булганын тагын бер кат искә төшереп үттеләр,әби-бабаларыбызның кыюлыкларын күрсәттеләр.Чара ахырында матур тыныч күккә балалар шарлар җибәрделәр.
6.05.2014
“Мәктәп һәм балалар бакчасы бердәмлеге”
6нчы май көнне Югары Ослан районының “Каенкай” балалар бакчасында һәм гимназия бинасында “ФГОС рамкаларына кертелгән һәзерге заман дәресе”- дип аталган зональ семинар узды. Команда белән эш алып барылды: Мәктәп,балалар бакчасы.
Семинар программасы ике өлештән торды: “Ачык дәресләр” һәм “Түгәрәк өстәл”.
Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Сутулова түгәрәк өстәл өлешендә катнашып, ФГОС рамкаларына кертелгән мәктәп һәм балалар бакчасы бердәмлеге турында сүз алып барды.
Барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре белдерәсе килә, һәм эшләрендә семинар вакытында алган белемләрен кулланып, балаларга тагын да кызыклы, мавыктыргыч, нәтиҗәле белем бирерләр дип ышанып калабыз!
30.04.2014
“Экологик культураны булдыру”
Кешенең табигать белән бердәм атлавы- хәзерге заман тәләпләренә туры килә торган сорауларның берсе булып санала.
Түбән Ослан балалар бакчасында әйләнә-тирә дөнья занятиясе аша э,кологиягә карата тәрбия эше алып барала.
Балалар табигатькә, үзләренең сәләмәтлекләренә башкачарак карый башлыйлар.Алар үзләрен табигатьнең бер өлеше дип хис итә, хөрмәтли башлый.
Балалар бакчасы бинасы янында гөлбакча бар.Шулай ук бүлмәләрдә:
- тәбигать почмагы (балаларга туры килә торган гөлләр үсә).
-тәрзә төбе бакчасы( кыш, яз айларында утыртылган яшелчәләр, балалар аларны карыйлар, ничек үскәннәрен күзәтәләр).
Табигатьне сакларга каралган акцияләр дә уза.
-“Коры ботак”,
-“Агачка булышыйк”,
-“Тамчы”,
-“Кошларга ярдәм итик!”
Акциянең төп максаты: балаларда табигатькә карата мәхәббәт уяту.
Акция кысаларында балалар белән хезмәт десанты уздырыла ( алар табигатькә тагын да якынаялар, бу тәрбия ягыннан йогынты гына ясап калмый, балада сакчыллык, хөрмәт,ихтибарлык хисләрен ныгыта).
Экологик тәрбиянең төп максаты- балаларда үз җиренә, табигатенә карата ихтибарлы, мәрһәмәтле булу!
23.04.2014
«Өмә»
23нче апрель көнне Түбән Ослан балалар бакчасында язгы айлык уңаеннан өмә узды.
Коллектив белән беррәттән җыештырырга балалар да ярдәм итте!
Чүп түгелде,балалар уйный торган мәйданчык чистарынды. Шулай ук балалар бакчасы яны территориясе, юл кырые, җияү йөри торган юллар чүптән арынды.
Язгы кәеф эшкә дәрт өсти, эшләгән эш күзгә күренеп, күңелләрне күтәрә! Яз килә, язга юл бирегез! Барыбыз да өмәгә чыгыйк!
21.04.2014
Без чисталык өчен!
Бүген,21 нче апрель көнне,Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбе укучылары, укыучылар белән бергә мәктәп яны территориясен җыештырдылар.Һава торышы яхшы,укучыларның кәефләре дә күтәренке иде,шуңа күрә эш процессы да сизелми үтеп китте.Мәктәп директоры Ирина Иликова сүзләренчә,мондый чаралар бик кирәк.Чөнки балалар табигатьне сакларга өйрәнәләр,шулай ук үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыталар.Чисталык кешенең күңелендә дә,тирә-юнендә дә булырга тиеш.
19.04.2014
“Оныклар Җиңү көнен ясыйлар”
Бүген, 18 апрель көнне Түбән Ослан мәктәбендә рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.Темасы –“Оныклар Җиңү көнен ясыйлар”.Чарада 1 нче класстан алып 9 нчы сыйныфка кадәр барлык укучылар катнашырга хокуклы иде.Әлеге чара мәктәп күләмендәге тур.Жюри яхшы эшләрне сайлагач,алар Республика күләмендәге этапка җибәреләчәк.
18.04.2014
Ата-аналар җыелышы
18 апрель көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте.Аның темасы -“ Яшүсмерләр хокук бозулары һәм аны булдырмау юллары”.Җыелышка кереш итеп ата-аналар игътибарына балалар һәм олылар мөнәсәбәтләрен чагылдыручы “Телевизор буласым килә” дигэн видеоролик күрсәтелде.Шулай ук Югары Ослан районының балигъ булмаган балалар белән эш итү булеге җитәкчесе Филиппова Р.Р. чыгыш ясады.Үз чыгышында балаларны хокук бозуга этәрүче сәбәпләрне искәртеп узды, гаилә кодексына караган статьяларны ассызыклады.
15.04.2014
Православие дине бәйрәмнэре турында класс сэгате
15 апрель көнне Түбән Ослан мәктәбендә тарих укытучысы Лидия Веренич Православие дине бәйрәмнәренә багышланган бик кызыклы һәм файдалы чара үткәрде. Күбрәк ул “Вербное Воскресенье” көне турында сөйләде,чөнки ул күптән тугел узды.Әлеге көн язгы бәйрәм булып санала,табигать яңара.Оештыручы сүзләренчә,бәйрәм Иисусның Иерусалимга керүен чагылдыра.Шулай итеп,укучылар рус йолалары һәм традицияләре турында күп кызыклы фактлар белделәр.
15.04.2014
“Сыерчык оялары ясыйбыз” акциясе
15 апрель көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә “Сыерчык оялары ясыйбыз” акциясе булып узды.Әлеге чарада укучыларның ата-аналары да бик теләп катнашты.Биология укытучысы балалар өчен класс сәгате үткәрде,анда алар үзләре ясаган сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр.Укытучы сүзләренчә,укучылар әлеге ояларны ясауга барлык көчләрен куйдылар.Аннары соң бергәләшеп ояларны мәктәп янындагы агачларга урнаштырдылар.Балаларга изге эш башкару бик ошады,чөнки алар канатлы дусларына булыштылар!
15.04.2014
15 апрель- Габдулла Тукайны искә алу көне. Түбән Ослан китапһанәсендә Нина Морозёнкова һәм Ольгой Сутулова ярдәме белән “Тукай иленә сәяхәт”әңгәмәсе оештырылды.
Балалар бакчасы балалары татар шагыйренең иллюстрация һәм мультфильмнар аша бай иҗаты белән таныштылар. Туган иленә, табигатькә булган мәхәбәте аның иҗатында гел үрелеп бара.Буыннан буынга Габдулла Тукай китаплары балаларда мәхәбәт, яшәгән өйгә җиргә- сакчыл караш, хезмәткә- мәдхия, түземлелек тәрбияли. Әсәрләр аша балалар татар халкының традицияләре белән таныша. Тырышлык, төгәлелек, кыюлык,өлкәннәргә хөрмәт сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.
Шулай ук, балалар Габдулла Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар, ошаган әсәрләрне өйләренә әниләренә укытырга алып киттеләр.
14.04.2014
“Матур елмаюлар” класс сәгате
14 апрель көнне Түбән Ослан мәктәбендә «Colgate» компаниясе ярдәмендә “Күз явын алырлык елмаюлар” дип аталган класс сәгате булып узды. Чараны башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Иликова үткәрде.Балаларга матур елмаюны ничек булдыру турында фильм күрсәтелде.Шулай ук укучылар муляжда үзләре дә теш чистартып карадылар.Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Балаларга чара бик ошады!
9.04.2014
9нчы апрель.2014нче елТүбән Осланның.Горький урамындагы котейнер мәйданчыгы территориясе чүп –чардан азат ителде.
7.04.2014
6 нчы сыйныфта класс сәгате
7 нче апрель көнне Түбән Ослан мәктәбендә православие диненең иң изге бәйрәмнәренең берсе “Благовещение Пресвятой Богородицы” көненә багышланган класс сэгате булып узды.Чарада тарих укытучысы Лидия Веренич укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләп үтте.Ахырдан алар әлеге көннең символы булган-кулдан эшләнгән кошлар ясадылар.
4.04.2014
Чәчәкләр утыртабыз
4 нче апрель көнне Түбән Ослан мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән бүлмәләрендә чәчәкләр чәчтеләр.Шулай итеп,җылы көннәр булгач һәм җирләр ачылгач алар әлеге үсентеләрне мәктәп клумбасына утыртачаклар.
3.04.2014
Президент ярышлары
Көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбе базасында “Президент ярышлары” дип аталган укучылар арасындагы Бөтенроссия уеннарының район этабы булып үтте.Чарада Югары Ослан районының 13 мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары катнашты.Әлеге чара балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.Иң беренче иҗади конкурста укучылар үзләренең командалары белән таныштырдылар.Түбән Ослан мәктәбенең “Якорники” җыелма командасы да яхшы чыгыш ясады.Һәм мәктәпкә яхшы курсәткечләр белән кайттылар:иҗади конкурста - 3 нче урын, «Наклон вперед из положения сидя» конкурсында Алена Буташнова -1 нче урын һәм Георгий Леухин -3 нче урынны яуладылар.Афәрин!
31.03.2014
Яз бәйрәме- Нәүрүз белән!
Нәүрүз сузе - яңа көн дип тәрҗемә ителә.Бәйрәм 21нче марттан алып тагын 13 көн дәвам итә.Яз көне табигать кышкы йокыдан уяна, яңара, шуңа күрә аны халыклар яңа елның башы дип фаразлый башлаганнар. Нәүрүз- элек- электән килгән гаилә бәйрәме, аны туганнар дуслар белән каршылаганнар, шулай ук бер берсенә кунакка йөрешкәннәр.
26 нчы мартта Түбән Ослан балалар бакчасында музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова балалар белән “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрде.Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, кызыклы уеннарында катнаштылар, сыйландылар. Тәрбияче Ольга Сутулова балаларга татар халкының традициясе турында сөйләде, милли киемнәр, татар халык ашларын, сәнгатен- иллюстрация аша җиткерде.
Бәйрәм бик күңелле узды!
27.03.2014
Балалар язучысы - Ирина Пивоварова
27 нче март көнне Түбән Ослан мәктәбендә балалар язучысы Ирина Пивоваровага багышланган класс сәгате булып узды.Чара барышында Нина Морозенкова башлангыч сыйныф укучыларына әлеге күренекле шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.Аның шигырьләрен,хикәяләрен балалар бик яратып укыйлар.Иң кызыклы хикәяләре -«Тройка с минусом, или Происшествие в 5 „А“», «Рассказы Люси Синицыной, ученицы третьего класса», «Старичок в клетчатых брюках», «Рассказы Павлика Помидорова, брата Люси Синицыной».
25.03.2014
Конкурска әзерләнәбез
Каникул вакытында да Түбән Ослан мәктәбе укучылары мәктәп тормышында актив катнашалар.Шулай итеп,24 март көнне 7 нче сыйныф укучылары Георгий Леухин,Вадим Морозенков, Сара Садыйкова иҗатына багышланган конкурска әзерләнделәр.Алар башкарачак моңлы җыр “Акбүз атым” дип атала.Егетләргә уңышлар гына теләп каласы килә!
25.03.2014
«Чәчәкләр-балаларга»
Безнең клумба бар, бездә балалар бар-искитмәле!
Балалар- тормыш чәчәкле, димәк үсентекләр һәм балалар бердәм!
Балалар бакчасының бизәге - матур чәчәкләрдән торган клумба. Аның тормышка ашыруын балалар белән бергә һәл иткәндә генә нәтиҗәле була, чөнки алар утырту белән генә чикләнеп калмыйча,аннары шушы чәчәкләрне карарлар.
Түбән Ослан балалар бакчасы балалары булачак клумба үсентекләрен сайладылар, тәрбияче апаларына аларны утыртырга ярдәм иттеләр.
22.03.2014
Нәүрүз бәйрәме мйбәрәк булсын!
22 нче март көнне Түбән Ослан мәктәбе укучылары бер-берсен “Нәүрүз мөбәрәкбад” дип сәламләделәр.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхинур Хафизова аларны язның иң борынгы бәйрәменең тарихы,традицияләре белән таныштырды.Табигатьнең һәм кеше күңеленең яңару,чистару символы булган бу бәйрәмнән укучылар күтәренке кәеф белән таралыштылар.
21.03.2014
“Әкият кошы”
Аппликация-рәсем сәнгатенең тагын бер төре, узорлар һәм картиналар аша төрле материаллар (кәгазь, пластилин, тукыма) ярдәме белән кәгазьгә рәсем төшерелә. Төсле кәгазьдән аппликация- балалар өчен бик тә кулай.
Бер яшьтән ук, бала узенең күңел кичерешләрен рәсем аша күрсәтә башлый. Кәгазьләрнең төсле булуы, балага иҗат өчен күп мөмкиннекләр тудыра. Бала күп нәрсәгә өйрәнә:
1.Төсләрне аера.
2.Дөрес итеп буяуларны куллана башлый.
3.Төсләрне комбинацияли башлый.
4. Абстракт уйлануларын үсентерергә ярдәм итә.
Төсле кәгазьләрне кисү, беркетү балаларга ләззәт китерә. Якты төсле кәгазьләр балаларның иһтибарын җәләп итә, дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтергә ярдәм итә. Чәчәкнең матурлыгын балалар төсле буяулар аша тасфирлый башлый.
Табигатьне куззаллап, балалар чирәмнең яшел, кояшның сары, болытларның ак икәнен күреп, белгән белемнәрен апликация вакытында куллана башлый.
Апликация белән эш - балаларның иһтибарын , хәтерен,пөхтәлеген арттыра. Шушы сыйфатлар аларга киләчәктә бик кирәк булачак.
Апликация ярдәме белән балалар үзләренә ошаган төрле әкияти сюжетлар ясый ала. Төсле кәгазьләр белән эш- бик мавыктыргыч һәм файдалы!
21.03.2014
9 нчы класста ата-аналар җыелышы
21 нче март көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә 9 нчы класста ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта төрле сораулар каралды,шуларның иң мөһиме-укучыларның чыгарылыш имтиханнары. Класс җитәкчесе Фәрхинур Хафизова әлеге имтиханнарда әзерләнүдә ата-аналарның роле зур булуыен искәртеп үтте,3 нче чирек уку һәм өлгереш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук җыелышта уку эшләре буенча район урынбасары Фәридә Фазыловна чыгыш ясады.
20.03.2014
«Кенгуру» конкурсы. Нәтиҗәләр көтәбез!
20 нче март көнне Түбән Ослан мәктәбендә “Кенгуру” математика фәне конкурсының мәктәп туры булып узды. Безнең мәктәптән 14 укучы катнашты.Чараның төп максаты – балаларны кызыксындыру, аларда үзләрендә ышаныч уяту.Математика укытучысы Валентина Моисеева сүзләренчә,конкурсның биремнәре укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән,шуңа укучылар бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләрен көтәбез!
11.03.2014
«Зональный этап»
11нче һәм 12нче март көннәрне Питрәч авылында “Каенкай” балалар бакчасында “Тәрбияче-2014” зона республика конкурсы үткәрелде.
18 конкурсант арасыннан Казан, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Биек тау районнары үзләренең креатив педагогик уйлануларын, үз эшләрен теорияләштерә белү, сорауларга җавап бирү, үзенең позицияне яклау алуларын күрсәттеләр.
Конкурс чикләүләре буенча тәрбиячеләр үз эшләрен презентация аша күрсәттеләр, ачык интеграл занятиясенә самоанализ ясадылар, шулай ук “XXI гасыр тәрбияче миссиясе” дип аталган эссе белән таныштырдылар..
Республика муниципаль районнары үзләренең иң яхшы өч тәрбиячесен конкурсның зональ этабына җибәрделәр. Ул 11-29 мартка һәтле Яр Чаллы, Зәй, Чистай, Әлмәт шәһәрләрендә, Уруссу, Балтач, Питрәч авылларында узачак.
Питрәч авылының “Каенкай” балалар бакасында эшләүчеләр төркеменә, кунакларны шул хәтле җылы каршы алулары өчен рәхмәт әйтәсе килә!
8.03.2014
Сәламәтлек көне
Түбән Ослан мәктәбендә спортны барысы да ярата.7 март көнне мәктәптә “Сәламәтлек көне” булып узды.Дәресләрдән сон укучылар да,укытучылар да мәктәп бозында җыйналдылар.Физик тәрбия укытучысы Рәдис Хәмзин чаңгы ярышы һәм спорт уеннары оештырды.Башта чаңгы ярышы узды.7 нче сыйныф укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.Укытучылар да калышмады,ә тарих укытучысы Лидия Веренич “Иң матур чаңгы костюмы” исеменә лаек булды.Ахырдан мәктәп бозында төрле спорт уеннары үтте.Әлеге көн балалар өчен чып-чын спорт бәйрәме булды.Алар сәламәтлекләрен ныгыттылар һәм яхшы кәеф алдылар.
7.03.2014
Педагогик совет
6 нчы март көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә «Современный урок как основа эффективного и качественного образования» темасына педагогик совет булып узды. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Иликова заманча дәрес турында доклад белән чыгыш ясады.Укытучылар 2 төркемгә бүленеп, традицион дәреснең яхшы һәм тискәре якларын билгеләделәр.Шулай ук алар заманча дәреснең моделен төзеп карадылар.Әлеге җыелыш бик файдалы узды,укытучылар узара фикерләре белән уртаклаштылар.
1.03.2014
Ата-аналар җыелышы
1 нче март көнне Түбән Ослан мәктәбенең 5 нче сыйныфында ата-аналар җыелышы булып узды.Чарада ата-аналар һәм укытучылар катнашты.Класс җитәкчесе Раушанья Гафурова гаилә тәрбиясенең узенчәлекләре белән таныштырды,шулай ук төрле педагогик ситуацияләр каралды.Шулай ук укучыларның өлгереше,дәрескә йөреше һәм тәртипләре турында сөйләшенде.
29.02.2014
Беренче тур утелде
28 нче февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә Республика күләмендә үткәрелгән “Ел класс җитәкчесе” конкурсының 1 туры үтте.Башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Захватова 3 нче сыйныф укучылары белән “Дөньяда һөнәрләр күп” дигән темага ачык чара оештырды.Балалар үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр,башка күп кенә һөнәрләр белән таныштылар.Чара бик кызыклы формада узды,һәм шулай итеп Наталья Захватова конкурсның 2 турына үтте.Без аны чын күңелдән котлыйбыз!
22.02.2014
22 февраль көнне “Шоу Планетарий” Түбән Ослан мәктәбе укучыларын сөендерде. Купол астында балалар төрледән-төрле кызыклы видеоматериаллар карадылар,җир шарының барлыкка килүе һәм үзгәрүе турында куп кызыклы мәгълүмат белделәр.Әлеге шоу 3D кулланышлы булгач, балалар узлэрен фантастик доньяда кебек хис иттелэр.
21.02.2014
Туган тел көне
21 февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә, “Туган тел көне” айлыга кысаларында, “Мой верный друг-родной язык” дип аталган чара үтте. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихыннан тыш укучылар җир шарында үлеп баручы телләр турында мәгълүмат алдылар.Туган тел хакында җырлар,шигырьләр тыңлаганнан соң,укучылар туган телне саклау кирәклеге мөһим дигән фикергә килеп таралыштылар.
18.02.2014
Инглиз теле укытучылары семинары
18 февраль көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучылары семинары булып узды.Семинарда Югары Ослан районының мәктәпләреннән 15 укытучы катнашты.Ачык дәресләр үткәрелде.Раушанья Гафурова 3 нче сыйныфта “Адрес в конверте” темасына,ә Анастасия Лысева 8 нче сыйныфта “Печатные и электронные книги” темасына дәресләр күрсәттеләр.Дәресләр яхшы дәрәҗәдә үтте,методик ысуллар байлыгы күренде.
17.02.2014
Чемпионка белән очрашу
17 нче февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә фигуралы шуу буенча спорт мастеры –Наталья Озерова белән очрашу булып узды.Әлеге спорт төре белән ул 1956 нчы елда шөгылләнә башлый.Биш тапкыр Татарстан чемпионатында,ә ике тапкыр Россия беренчелегендә җиңүгә ирешә.Заманында Людмила Пахомова,Людмила Белоусова һәм Олег Протопопов кебек күренекле спортсменнар белән бер бозда шуа.Шулай ук 1976 нчы елга кадәр тренер булып эшли.
Укучыларга ул үзенең спорт өлкәсендә ирешкән унышлары турында сөйләде,яшь спорт сөючеләргә фигуралы шууның серләрен ачты.Ә ахырдан мәктәп бозында мастер-класс күрсәтте.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр,очрашудан канәгәть калдылар.Иң актив балага ул фигуралы шуу конькилары бүләк итте.
14.02.2014
Кышкы Олимпия уеннары турында китап күргәзмәсе
Түбән Ослан мәктәбе китапханәсендә “Из истории белых олимпиад” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Әлеге күргәзмәгә куелган “Мурзилка” журналыннан укучылар төрле илләрдә узган кышкы Олимпия уеннары турында кызыклы фактлар укый алалар.Библиотекарь сүзләре буенча, балалар бик теләп кызыксыналар.Шулай ук әлеге күргәзмәдә Сочи шәһәрендә узучы быелгы кышкы Олимпия уеннары хакында көндәлек алып барыла.
16.02.2014
Әфган сугышын искә алу көне
1989 елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел булды.Шул уңайдан Түбән Ослан мәктәбендә класс сәгате үтте.Чара әлеге сугышта катнашкан Түбән Ослан мәктәбе укучыларына багышланды.Пшенистов Владимир,Лапин Владимир,Кобелев Валерий,Моисеев Михаил,Забеднов Сергей,Носырев Владимир,Белов Владимир - чын мәгънәсендә геройлар.Алар туган яклары өчен көрәшеп, мәңгегә тарих битләренә кереп калдылар.Шулай ук Лидия Веренич ике туган- Белов Владимир һәм Александр Афанасьев исемнәрен искәртеп узды.Алар бер өйдән ике сугышка китәләр:берсе Әфган сугышына,икенчесе –Икенче Бөтендөнья сугышына. Кызганычка каршы,шунда гомерләре өзелә.Класс сәгате бик файдалы булды.
14.02.2014
«Гашыйклар көненә» багышланган уен
14 февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә “Гашыйклар көненә” багышланган “Кызлар һәм малайлар дуслыгы” дип исемләнгән кызыклы уен булып узды.Чараны оештыручы Наталья Захватова укучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте.Ә аннары малайлар һәм кызлар парлаштылар. Күп кенә мавыктыргыч сынаулар аша үтеп,һәр пар узенең ныклыгын дәлилләде.Ә иң ахырдан,Укучылар Берләшмәсе президенты “Мәхәббәт турында иң матур сүзләр” авторын игълан итте.Аңа 7 нче сыйныф укучысы Буташнова Елена лаек булды.
14.02.2014
“Яраткан әтием”
Бүген 14 февраль көнне Түбән Ослан балалар бакчасында чираттагы музыка занятиясе үткәрелде. Музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова Ватанны саклаучылар көне һәм халык ара хатын- кызлар көне уңаеннан балаларны бәйрәмгә әзерли башлады. Беренче этап булып, “Пограничник” җырын тыңладылар, аңа чагыштыргыч характеристика бирделәр, түбәндәге сорауларга җавап бирергә тырыштылар: “ Характеры буенча нинди җыр?, Кем турында җырлана? Башка җырлардан нәрсәсе белән аерыла”. Шуннан соң гына җырны өйрәнә башладылар.
Икенче этап булып, балалар “Яраткан әтием” дип исемләнгән бию башкардылар. Бию барышында хәрәкәтләрнең тәртибе, бердәм булуы күзәтелде.
Өченче этап булып Ландыш Хафизова башкаруында “Әнием” дигән җыр яңгырады. Фикерләрен, җырга кагылышлы тойгыларын әйттеләр.
Занятие эмоциональ тонуста тәмамланды.
11.02.2014
11 февраль көнне Түбән Ослан балалар бакчасында чираттагы татар теле занятиясе узды. Зарипова З.М. программасы буенча, балалар яңа сүзләр белән таныштылар.
Занятие организацион момент белән башланып китте, балалар бер-берсен сәләмләделәр, үткән материалны исләренә төшерделәр. Аннары тәрбияче Ландыш Хафизова балаларны уенчыклар кибетенә чакырды. Һәрбер бала үзенә ошаган уенчыкны “сатып” алды, шундый сүз тезмәләр әйтте: : «Курчак бир, кечкенә туп бир”.
Динамик пауза вакытында “ Оча-оча” уены уздырылды.
Занятие яңа сүзләрне кабатлау белән тәмамланды.
10.02.2014
“Туган якны саклау профессиясе”
10 нчы февраль көнне Түбән Ослан мәктәбенең музеенда “Туган якны саклау профессиясе” дип аталган башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.Экскурсияне 7 нче сыйныф укучысы Вадим Морозенков алып барды.Ул балаларны авылның тарихи үткәне белән таныштырды,сугыш вакыты чорындагы Түбән Ослан кешеләре турында сөйләде. Укучыларга әлеге чара бик ошады, алар үзләренең авылдашлары белән чын күңелдән горурландылар.
7.02.2014
Математика түгәрәге
Түбән Ослан мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен төрле фән түгәрәкләрендә арттыралар.Шундый түгәрәкләрнең берсе –математика түгәрәге.7 нче февраль көнне түгәрәкнең “ачык дәресе” булып узды.6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары Валентина Моисеева белән бергә геометрик мәсьәләләрне чишүнең гадәти булмаган юлларын эзләделәр.Шулай ук Яна Казанцева “Число Пи” дигән доклад белән чыгыш ясады.
5.02.2014
Профилактик эш.
Грипп белән авыру чоры башлануга профилактик эш алып баруы бик мөһим.
Түбән Ослан балалар бакчасында балаларга Ревит витамины бирелә, бүлмәләр җилләнелә, суган белән сарымсак таратыла, С витамины булган җимешләр , көненә ике тапкыр борынга оксолин мазе сөртелә, ата-аналарга гриппка каршы мәгьлүмәт бирелә.
5.02.2014
“Сугыш еллары җырлары”
4 нче февраль көнне Түбән Ослан Төп белем бирү мәктәбендә “Сугыш еллары җырлары” дип исемләнгән класс cәгате булып узды.Чараны оештыручы тарих укытучысы Лидия Веренич балаларны әлеге җырлар белән таныштырды,аларның язылу тарихларын сөйләде . Ә аннары укучылар барысы бергә бу җырларны башкардылар.
1.02.2014
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы
1 нче февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә 9 нчы чыгарылыш сыйныфы өчен ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта укучыларның чыгарылыш имтиханнарын сайлавы,аларның әзерлекләре турында сүз барды.Төп фәннәр буенча укытучылар ата-аналарга киңәшләр бирделәр,имтиханга әзерләнү һәм үткәрү формасы белән таныштырдылар.Шулай ук класс җитәкчесе Фәрхинур Хафизова баларарның көн тәртибен саклавының кирәклеген искәртеп үтте.
29.01.2014
Кышкы спартакиада
29 нчы гыйнвар көнне Вахитово төп белем бирү мәктәбе базасында укытучыларның Кышкы спартакиада уеннары булып узды.Әлеге чарада Түбән Ослан мәктәбе укытучылары да актив катнаштылар.Укытучылар шахмат,турникта күтәрелү,дартс,канат тарту ,отжимание кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар һәм яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр.
28.01.2014
«Ленинград блокадасына» багышланган класс сәгате
28 нче гыйнвар көнне Түбән Ослан мәктәбендә Ленинград блокадасыннан 70 ел үтүгә багышланган класс сәгате булып узды.Тарих укытучысы Лидия Веренич укучыларны 1941-1944 сугыш еллары белән таныштырды.Әлеге вакыйга турында күрсәтелгән видеофильмнан балалар сугыш чоры кешеләренең авыр шартларда яшэүләрен,ризыксыз тилмергәннәрен,үз тормышларын куркыныч астына куеп туган җирләрен саклауларын белделәр.
27.01.2014
Халык җыены
27нче гыйнварь көнне Түбән Ослан Мәдәният йортында халык җыены узды. Җыенда Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов, район прокуроры Айрат Галимов, район оешма җитәкчеләре, авыл халкы, шулай ук Түбән Осланда яшәп, төрле оешмаларда эшләүче кешеләр булды.
Җыен Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы Айдар Шайдуллин белән башланып китте.Узенең чыгышында ул бер ел дәверендәге эшен күрсәтте. Ананнан соң Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәп директоры Алмаз Хафизов дәвам итте. Ул узенең чыгышында мәктәп тормышы, балаларның уңышлары һәм чит кешеләрнең балаларга ярдәм итүләре, укытучыларның төрле конкурсларда катнашып, грамоталар алганнары турында әйтте. Шулай ук участок полиция хезмәткәре Василий Платоничев үз докладын сөйләде.
Авыл халкын торле сораулар борчыды, ләкин күбесе яшәү шартларын яхшырту турында иде. Бер сорау да Марат Зиатдинов ягыннан җавапсыз калмады!
25.01.2014
География фәненнән ачык дәрес
25 нче гыйнвар көнне Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбендә география фәненнән «Географическое расположение Южной Америки. История ее возникновения» темасына ачык дәрес булып узды. Дәресне Анастасия Лысева әзерләде һәм 7 нче сыйныфта үткәрде.Укучылар әлеге илнең географик урнашуының күп кенә узенчәлекләре белән таныштылар,атласлар белән эшләделәр,таблиөа төзеделәр.Шулай ук алдан әзерләнгән укучылар Христофор Колумб һәм Америго Веспуччи турында доклад белән чыгыш ясадылар.Дәрестән соң укытучы дәресенә анализ ясады.
21.01.2014
Биология фәненнән ачык дәрес
21 нче гыйнвар көнне Түбән Ослан төп белем бирү мәктәбендә биология фәненнән ачык дәрес узды. Дәрестә сингапур методлары кулланылды.Укучылар кара-каршы утырып,группалар белән эшләделәр.Сингапур методы структураларын кулланып,алар имезүчеләр классы хайваннарының төп үзенчәлекләрен билгеләделәр,фикерлэр алмаштылар.Шулай ук дәрестә укытучылар төркеме дә эшләде.Дәреснең соңгы этабы – иҗади эш булды.
17.01.2014
Бүген 17 гыйнварь көнне Түбән ослан балалар бакчасында чираттагы музыка дәресе үтте. Музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова “Безнең булачак ил сакчылары” дигән темага дәрес үткәрде. Балалар “Будем в Армии служить» җырын өйрәнделәр. Шушы җырда маршның һәм җырлауның бергә килеше өйрәнелде. “Яраткан әтием” биюе балаларны бик шатландырды.Беренче этапта хәрәкәтләрне бердәм башкаруы күзәтелде. Икенче этап итеп приставной шаг бию элементы өйрәнәчәкбез. Дәрес бик эмоциональ килеп чыкты!
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:49