Яңалыклар 2014 - I

23.12.2014.
Яңа ел чыршысы ачуга әзерлек уңаеннан ООО”ТехЭнергоПром” оешмасы үзәк мәйданны кардан чистарту эшләреалып барды.
Ю.Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы фасады Яңа ел бәйрәменә  яктырткыч гирляндалар, төсле утлар белән бизәлде.

 


19.12.2014

Үзәк мәйданга Яңа ел чыршысы куелды .

26.12.2014 барыгызны да Яңа ел чыршысын ачу тантанасына   16.00 сәгатьтә көтәбез.

17.12.2014
Введенка бистәсе  күп функциональ үзәгендә Ю.Ослан, Введенка Бистәсе, Татар Бурнашы, Яңа һәм Рус  Мәмәтхуҗасы , Куралово, Яр буе Морквашы , Октябрьский авыл җирлекләре арасында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ”Память поколений - достояние будущего “  смотр - фестиваленең 3 нче йомгаклау туры булды.Район  башлыгы  җитәкчесе М.Зиятдинов катнашучыларны  бик җылы сәламләде.Ю.Ослан  авыл җирлегеннән бу чарада В.Раков үз коллективы белән сценарийда  тулы составта   катнашты.Куралово  китапханәсе директоры И.Веселова үзе иҗат иткән  шигырьне сөйләде, Ю.Ослан гимназиясендә укучы Киров  балалары “Морячка “ биюен башкарды.
Приволжский урман хуҗалыгы район үзәгендә Яңа ел гүзәле - чыршы  сатуны башлап җибәрде.

 


13.12.2014

Бүген “Төзелештә янгын куркынычсызлыгы” фирмасы Каһарманнар паркы төзелешендә тәүлек буе әйләнмәле камера күзәтүе урнаштырды.Чехов урамының бер өлеше шулай ук күзәтү астына эләгә. Монитор “Верхнеуслонский” полиция бүлегендә урнашкан; бу үз вакытында хокук бозуларны  туктатырга ярдәм итәчәк.

 



13.12.2014

Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы фойесында  һәм  җитәкченең эш бүлмәсендә ремонт эшләре тәмамланды. Бүлмәләрнең  ишекләре алыштырылды, обойлар ябыштырылды...Хәзер  фойеда уңайлы, якты; гражданнарны кабул итү өчен шартлар тудырылган.

 



12.12.2014
Гимназистлар энергетиклар янында кунакта.
2014 елның 12 декабрендә Югары Ослан гимназисенең 9нче сыйныф укучылары Буа электр челтәре ААҖнең Югары Ослан филиалында булдылар. Баларга диспетчер бүлмәсеннән подстанциягә кадәр бирү процессы күрсәтелде.
Энергетика системасының бөтен район буенча эшен укучыларга күрсәтү – электр энергиясен бирүне контрольдә тотуны. Объектлар буенча экскусияне оешманың җитәкчесе Виктор Караев үзе үткәрде. Тугызынчы сыйныф укучылары әйтүе буенча, экскурсиядә алган мәгълүмат аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда кирәк булачак.

 

12.12.2014
Бу атнада Волжский проезд урамында су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар килеп чыкты. ОАО”Коммунальные сети» хезмәткәрләре  оператив  рәвештә  җимереклекләрне  бетерде. Бүгенге көндә барысы да тәртиптә:су бар!

12.12.2014
Яңгырдан соң”Техэнергопром” оешмасы хезмәткәрләре Чехов урамында тротуарга тоз-ком катнашмасы сиптеләр; шулай ук алдагы көнне яуган кардан чистарту эшләре башкарылды.


12.12.2014
Район үзәгендә Заовражная урамында  күпкатлы йорт төзелеше  дәвам итә.Төзүчеләр бригадасы 2 нче катны тәмамлау алдында.

12.12.2014 Долганова Ольга Елизаровнага  11.12.дә   95!  яшь тулды.Аны котларга район башлыгы урынбасары С.В.Осянин, Югары Ослан авыл җирлеге җитәкчесе Раков В., ветераннар советы рәисе Р.Троицкая килде. Истәлекле бүләкләр тапшырылды,җылы матур теләкләр әйтелде.

10.12.2014
Һәр атнаның  чәршәмбесе район үзәгендә – базар көне. Район һәм башка регион эшмәкәрләре  сатып алучыларны  зур ассортиментта  азык - төлек,көндәлек кирәк-яраклары, төзелеш һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итәләр.

10.12.2014
Мәдәният һәм ял паркында спорт комплексы төзелеше дәвам итә. ООО”Казаньстройконцорциум” оешмасы монтажниклар бригадасы ял көненнән башка барлык көннәрдә дә зур темплар белән эшлиләр.

13.05.2014
Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  яңа зиратта,Меркушин тавында урынсыз  ташландык чүплекләрне чистарттылар.Атна ахырына  кадәр Нагорная, Горький   урамнарындагы шундый чүплекләрне  бетерү  планлаштырыла.
Югары Ослан халкын һәм  килгән кунакларны чисталыкны сакларга,пычратмаска, авыл җирлеге территориясен тәртиптә тотуны үтенеп сорыйбыз
 


13.05.14 
В.Раков ,Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты   җитәкчесе, Олег Малинин, район башлыгы  ярдәмчесе һәм Роза Сагидулловна,ЖКХ,элемтә,энергетика   буенча бүлек башлыгы, составындагы комиссия гражданнардан кергән гаризалар,өндәмәләр  буенча Западный микрорайон урамы 5 нче йорт, Татарстан урамы  9 нчы йорт һәм Восточная урамында урынга барып тикшерү үткәрде.Халыктан кергән  зарлар  буенча  тиешле карарлар кабул ителде.


07.05.2014 
Югары Ослан  авыл җирлеге хезмәткәрләре  Студенец авылы янындагы Идел ярларын җыелган чүп-чардан арындырды. Барлыгы көнкүреш калдыклары полигонына 100 капчык чүп-чар  чыгарылды.

 

07.05.2014
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы  уңаеннан тирә-якны чистарту икеайлыгы  планы буенча Ю.Осланда чәршәмбе өмәсе  үткәрелде.Югары Ослан  авыл җирлеге  башкарма комитеты һәм бухгалтерия хезмәткәрләре территорияне җыештырырга чыктылар. Оешма җитәкчеләре үз коллективлары белән үзләренә беркетелгән  территорияне чүп-чардан чистартты. Шулай ук, оешма хезмәткәрләре  Ю.Осланнанн алып ТБО полигонына кадәр юл буендагы  баганаларны агарттылар.
Җиңү бәйрәме-барлык милләт  халыкларының да уртак бәйрәме. Һәр ветеран ,һәр тыл хезмәтчәне,һәр тол өенә кояш нуры  булып керә.
1941-1945 нче еллардагы Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаенннан һәр ветеранга аерым хөрмәт күрсәтелде.Алар  үзләрен онытмауларын,хөрмәтле  булып яшәүләрен тойсын өчен,аларның өенә барып, шәхси котлау һәм бүләк  тапшырылды.
Бүген  Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.Раков, Ю.Ослан һәм Ветераннар Советы  рәисе Г.Дудкова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм толларга бәйрәм күчтәнәче тапшырдылар. Алар адресына җылы Рәхмәт сүзләре әйтелде, сәламәтлек,озын гомер,туганнары хөрмәте һәм кайгыртучанлыгы, күтәренке күңел  теләделәр.
Ветераннар күзләрен бу юлы да  шатлык һәм кайгы күз яшьләре  белән тулган иде. Әлбәттә, алар батырлыгын без онытырга тиеш түгел, ветераннарга лаеклы хөрмәт, игътибар бирик!

 


17.04.2014
Балаларның иҗат фестивале.
Массакүләм мәгүлъмат битләрендә инде берничә тапкыр республикабызда уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында сөйләгән идек. Бу акциянең максаты – татар телен өйрәнүгә мотивация тудыру, аның кулланылыш сферасын киңәйтү, талантлы балаларны барлау. Югары Ослан мәктәбе бинасына ул көнне үзләренең укытучылары белән 39 бала татарча җырлар, нәфис сүз, биюләр. әсәрләрне сәхнәләштерергә җыелганнар иде.
“Шулкадәр куанып утырдым: район мәктәпләрендәге укучылар арасында талантларның күплегенә дә, җыелган халыкның телебезгә карата мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрүенә дә, җылы караш, яхшы мөгаләмәгә дә”, - ди бу чараны оештыручы Гөлгенә Дәүләтшина.
Ахырдан залдагылар барысы бергә татар теле гимны “Туган тел” җырын башкарып, үз-үзләрен алкышладылар да, көндезге ашны ашарга таралдылар.
Фестивальнең йомгаклау өлеше 26 нчы апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Печищи мәктәбендә узачак. Анда инде һәрбер балага диплом һәм бүләкләр тапшырылачак.

 

15.04.2014 
Югары Осланда традиция буенча  беренче язгы өмә   үткәрелде.Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе В.Раков үзенең коллективы белән район үзәген чистартуда  катнашты.Муниципаль хезмәткәрләр, оешма җитәкчеләре хезмәт коллективлары белән  Чехов  урамында үзләренә беркетелгән территорияне тәртипкә китерделәр.
Күмәк көч белән газоннарны  узган елгы  корыган үләннәрдән,чүп-чардан  арындыруда зур тырышлык куелды..Җыелган чүп-чарны чыгаруда 2 төягеч,КамАЗ  машинасы файдаланылды.
Өмәдән соң Ослан яңа сулыш алгандай булды,әмма  алда  эшләр күп әле. Яз һәм Хезмәт бәйрәмен,Җиңү көнен  әйбәт кәеф белән каршылау өчен урамнарны,юлларны ,районның истәлекле урыннарын тәртиткә китерү өчен бурычлар билгеләнде...
Бүгенге өмәдә катнашучыларга Рәхмәт белдерәбез.

 

10.04.2014
Югары Осланда яшәүче  Цыганова Татьяна Алексеевнага 90 яшь тулды. Югары Ослан  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  В.Раков, Ю.Ослан муниципаль районы  башлыгы М.Зиятдинов , Ю.Ослан муниципаль районы  ветераннар советы рәисе Р.Троицкая  юбилярны котлап, аңа озак еллар тырыш хезмәте  өчен Рәхмәт сүзләрен җиткерделәр,бүләк тапшырдылар.Татьяна Алексеевна 1942-1946 нчы елларда Казанда Калинин исемендәге заводта,аннары совхозда  эшли. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан  ТР  Президентының истәлек билгесе,СССР Югары Совет Президиумы исеменнән "Хезмәт  ветераны" медале белән бүләкләнә.Бөек Җиңүгә зур өлеш кертә.
Татьяна Алексеевна,юбилеегыз белән!!!

 


09.04.2014
Югары Ослан  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.Раков  эш бүлмәсендә авыл җирлекләре эшчәнлеген активлаштырып,  халык традицияләрен ,һөнәрчелекне саклау максатында  "Идеяләрне тормышка!" район фестиваль-күргәзмәсен оештыру  буенча   җыелыш  булды..Анда Югары Ослан  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.Лукоянова, Ю.Ослан муниципаль районы  башлыгы урынбасары С.Осянин, Ю.Ослан муниципаль районы  ветераннар советы рәисе Р.Троицкая,мәктәп,гимназия,РДК, музей директорлары,балалар бакчасы җитәкчеләре  катнашты..Фестивальнең максаты,бурычлары,үткәрү вакыты,урыны  билгеләнде.

 

29.02.2014
29.02.2014.- Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты   Ветераннар советы рәисе Р.Троицкая белән берлектә февраль ае юбилярларын котлады.65,70,75,80,85 яшь тулучыларның өйләренә барып,аларга истәлекле бүләкләр,котлау открыткалары тапшырдылар,район тормышында актив эшчәнлекләре өчен  җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр,сәламәтлек, бәхет,озын гомер теләделәр.

 

26.02.201.
"Татарстан-Яңа гасыр" җәмәгать оешмасы  рәисе Р.К.Ахметшин 2013 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча  отчет бирде. Җыелышта Югары Ослан  авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Лукоянова   катнашты.
  25.02.2014
8.00-12.00 дә Югары Ослан  авыл җирлеге җитәкчесе  гражданнарны кабул итте..Авыл халкы ,гадәттәгечә,көн кадагындагы сораулар белән мөрәҗәгать итте(җир,күршеләр белән бәхәс,хуҗасыз этләр, юлларны чистарту һ.б.)
Югары Ослан  авыл җирлеге җитәкчесе В.Раков һәм ярдәмчесе Олег Малинин Автодоржная урамы 2нче йортта яшәүчеләр белән коммуналь хезмәтләр өчен түләү,чисталык һәм тәртип саклау турында әңгәмә үткәрделәр.Теркәлеп һәм теркәлмичә яшәүчеләр тикшерелде.

 

 24.02.2014
район мәдәният йортында  5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар  сайлауга әзерлек буенча сайлау комиссиясе участковойларын өйрәтү семинары булды.Анда Югары Ослан  авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Лукоянова һәм сайлау комиссиясе
секретарьләре катнашты.Семинарда катнашучыларга методик ярдәмлек таратылды.Территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары В,Постников чыгыш ясады.

18.02.2014
17 нче февральдә район мәдәният  йортында  үткәрелгән гражданнар җыены  көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр:
-Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе отчеты һәм 2014 нче елга бурычлар;
-полиция участковыеның 2013 нче елга отчеты;
Шулай ук  җыенда  Татарстан элемтә һәм информатизация министрлыгыннан С.Бандеров, мунициаль район башлыгы  М.Зиатдинов,мунициаль район башлыгы урынбасары С.Осянин,район прокуроры А.Галимов,оешма җитәкчеләре,авыл халкы катнашты.


20.01.2014
20-21 нче гыйнварда "Техэнергопром" подряд  оешмасы Ю.Ослан авыл җирлеге һәм район үзәге мәйданы  территориясен кардан чистартты.Бу эшне 2 КамАЗ машинасы һәм 2 төягеч башкарды.

20 нче гыйнварда Киров поселогында су бирү туктатылды. .Тәүлек эчендә    бу  җитешсезлек   төзәтелде.Хәзерге вакытта  бу проблема  хәл ителгән.

21 нче гыйнварда иртәнге сәгать   сигездән  көндезге  уникегә чаклы Ю.Ослан  авыл җирлеге башкарма комитетеы җитәкчесе  гражданнарны кабул итү үткәрде.Авыл халкы  күршеләр белән бәхәс, су белән тәэмин итү, хуҗасыз этләр һәм җир турында соарулар белән мөрәҗәгать итте.

 

 

18.01.2014
18 нче гыйнвар көнне Югары Ослан мәктәбенең 3а сыйныф укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре,Кудряшова А.Х. белән, каенлыкка экскурсиягә бардылар.Урманның кышкы матурлыгына сокланып, балалар вакытның узганын сизми дә калдылар. Балалар таудан шудылар,күңел ачтылар. Укучылар мәктәпкә бик яхшы кәеф белән кайтып керделәр .Кыш озын, шундый экскурсияләр тагын бик күп булыр дип ышанырга кала.

 
 
 

 


18.01.2014
Тоташ яуган кар-бураннардан соң җирле үзидарә хезмәткәрләре М.Горький, Пугачев, Совет, Колхоз урамнарында көн  саен баскычларны, ә "Техэнергопром" оешмасының 3 техникасы Киров, Студенец, Ю.Ослан урамнарын көн саен кардан чистарта.
 
17.01.2014


17 нче гыйнварда 17.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан  җирле үзидарә башкарма комитеты җитәкчесе бүлмәсендә  Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан  җирле үзидарәсенең 39 нчы  утырышы  үткәрелде.Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
-20.12.2013 нче елда кабул ителгән" Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан җирле үзидарәсенең 2014 нче елга бюджеты һәм 2015-2015 нчы елларга планлаштыру турында"гы №38-198 нче карарга үзгәрешләр кертү;
- Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан  җирле үзидарә органнары  аппараты штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү.
 


17.01.2014
Бүген,17 нче гыйнвар көнне,Анохин С.Н. "ОБЖ ел укытучысы" һөнәри конкурсына багышланган ачык дәрес бирде.Укучылар укытучы белән әңгәмәдә коткаручы ролен олылар гына түгел, ә алар үзләре дә була ала икәнлегенә төшенделәр. Дәрестә укытучы сингапур методикасын да кулланды. Укучыларны бигрәк тә дәреснең практик өлеше кызыксындырды.Дәреснең ахырында укчылар үзләре нәтиҗә ясадылар. Дәреснең төп максаты үтәлде. Комиссия әгъзалары дәрескә зур бәя бирделәр. Хәзер  Анохин С.Н. конкурсның февральдә үтәчәк зональ этабына әзерләнәчәк.

 

 
16.01.2014
16 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Печищи авылында урнашкан  Янка Купала музеенда булдылар.Музей мөдире Абызова Р.Ю. балаларга экскурсия үткәрде. Янка Купала- беларус халык шагыйре. Эвакуация вакытында 1941 нче елның  13 ноябреннән 1942 нче елның 18 июненә кадәр ул монда хатыны белән бергә яшәгән.Моннан ул Мәскәүгә киткән һәм 1942 елның 28 июнендә һәлак булган. Аңа багышланган экспозицияләр бүлегендә ,шагыйрьнең балачактан алып тормышы күзәтелә.Экспозиция шагыйрьнең мемориаль бүлмәсе белән тәмамлана. Экскурсия ахырында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирергә тиеш иделәр. Укучыларның иң игътибарлылары  бүләкләр алдылар.


 

 


15.01.2014
Югары Ослан мәктәбенең укытучылар коллективы һәм тех.персонал 15 нче гыйнвар көнне үткән "Донорлар көне " акциясендә катнаштылар. Җиде кеше бу акциядә катнашу теләген белдерде. Хастаханәгә барлык килүчеләр дә донор наборына ия булдылар. Кадерле донорлар! Сез бүген бик кирәкле эш башкардыгыз! Сез бүген кемнеңдер гомерен саклап калдыгыз! Бик зур рәхмәт сезгә!


 

 
15.01.2014
Бүген, 15 гыйнвар көнне 6сыйныф укучылары- "Притяжение" түгәрәге әгъзалары Югары Ослан мәктәбе базасында башлангыч сыйныфлар өчен экскурсия үткәрделәр. Долгушева Влада Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында сөйләде.Кайбер фамилияләр укучыларга таныш булды, кайберләре үзләренең туганнарын таныдылар.Данилов Дмитрий укучыларны укытучы-солдатларга багышланган күргәзмә белән таныштырды. Ул элекеге директор ,партизаннар командиры Пронягин П.В.ның 600 кеше белән идарә итеп, катлаулы сугышчан операциябашкаруларын сөйләде. Файрушин Искәндәр Ватан сугышы елларында алынган медальләр һәм орденнар күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрде.Музейга килүчеләр чын пуля һәм гильзаларны, сугыш формасын, гранаталарны, сугыштан килгән хатларны күреп бер генә мизгелгә генә булса да тарих тирәнлегенә чумдылар.Киткәндә башлангыч сыйныф укучылары музей җитәкчесе Хуртина О.К,га һәм экскурсоводларга кызыклы әңгәмәләре өчен рәхмәтләр әйттеләр.


 




 

 
15.01.2014
Тәрбиячеләр дә татар телен өйрәнүләрен дәвам итәләр
Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды.Балалар да олылар да тулысынча уку процессына кереп киттеләр. Тәрбиячеләр дә татар телен өйрәнүләрен дәвам итәләр. Бүген чираттагы дәрес булды. Педагоглар сүз байлыкларын арттыралар, сорау куярга һәм җавап бирергә өйрәнәләр. Татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтер өчен күнегүләр эшлиләр. Уку елы ахырына кирәк булган минимумга өйрәнербез дип өметләнәбез.


 
 

 
14.01.2014
2014 елның 14 нче гыйнварында Казан шәһәрендә "Помоги первокласснику безопасно прийти в школу"  акция -конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бу акция беренче сыйныф укучыларының мәктәп тормышына ияләнүенә һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүләренә бәйле. Инде көз көне үк төшерелгән роликта 1, 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Менә шул ролик конкурска җибәрелгән иде. Авторлар бу нәтиҗәләрне бик көттеләр. "Видеоклип" номинациясендә Югары Ослан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алексеева Виктория (җитәкчесе-Анохин С.Н.) беренче урын яулады. Аңа дипломны һәм кыйммәтле бүләкне Р.Н. Минниханов үзе тапшырды. Без җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!


 

 

 


 

28.01.2014
28 нче гыйварда  иртәнге 8 дән көндезге 12 гә кадәр Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе В.Ю.Раков  эш бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.Авыл халкын  борчыган  сораулар:хуҗасыз этләр,юлларны кардан чистарту, күршеләр белән бәхәс, су белән тәэмин итү һәм җир мәсьәләләре турында иде.

 

 

28.01.2014
Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе В.Ю.Раков  эш бүлмәсендә  район  Ветераннар  советы рәисе Р.С.Троицкая,"Моя газета"корреспонденты Ирина Чудновская һәм Бөек Ватан сугышы ветераны,Берлин өчен барган сугышларда катнашкан ,Варшаваны азат итүдә сугышчан батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән П.Г.Хватков белән очрашты.Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга  әзерлек кысаларында  ветеран  газетада бастыру өчен  сугыш еллары турында интервью бирде.Шулай ук фотографияләр аша да республика халкы безнең якташ турында  беләчәк.
Көчле салкыннар, һава торышының үзгәреп торуына карамастан, ООО "ЭкоавтоТрейд" оешмасы көн саен авыл җирлеге белән килешенгән график буенча ТБОны вакытында чыгара.

 

 

 

 

 

6.02.2014
Гыйнварның соңгы җомгасында район китапханәсенә  бу айда юбилейлары булган кешеләр җыелды. Югары Ослан   авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.Раков тәкъдиме белән юбилярларга чәй өстәле янында истәлекле бүләкләр тапшырылды.Китапханә хезмәткәрләре 1934,1939, 1944,1949 нчы  елда  туган тантана хуҗалары турында  кызыклы һәм эчтәлекле   программа әзерләделәр. Ветераннар нинди кинофильмнар  караулары,нинди китап укулары, нинди җырлар башкарулары турында мавыктыргыч итеп,шул елларны сагынып искә төшерделәр.  Аларга Югары Ослан   авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.Раков район ветераннар советы рәисе Р.Троицкая   район тормышында актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Гыйвардан башлап,мондый очрашулар  ай саен даими үткәреләчәк. Бу-Югары  Ослан муниципаль  район  башлыгы М.Г. Зиатдинов  карары.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International