Яналыклар 2016

26.12.2016
Инструктажлар
Яңа ел. Кызганычка каршы, әлеге бәйрәм күтәренке кәеф белән генә тугел, ә янгын чыгу очраклары арту белән дә берләштерелә. Олы Мәми урта мәктәбендә, кышкы каникуллар алдыннан, әлеге яраткан бәйрәмне  каршы алганда күңелсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, сыйныф җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырдылар.
Сыйныф сәгатьләрендә Яңа ел чыршысын дөрес итеп урнаштыру, бизәү турында сөйләштеләр. Күп кенә балалар бу турыда белүләрен әйттеләр, ләкин күп кенә очракларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуларын белдерделәр. Шулай уку ата-аналар белән дә инструктажлар уздырылды, кышкы каникул вакытында алар балаларының  тормышы һәм иминлеге өчен җаваплы.
Барыгызга да бәхетле Чңа еллар!
  

19.12.2016
Яңа ел уенчыгы.
Олы Мәми урта мәктәбе укучылары районның иң яхшы Яңа ел уенчыгы бәйгесендә катнашалар. Балалар район чыршысы өчен зур күләмле уенчыклар ясыйлар. Мәктәп этабында иң яхшы уенчык – Яңа ел символы Әтәч булды. Аны 8нче сыйныф укучысы Мария Сальцинова бәйләде.
Бәйге укучыларның эстетик мәдәниятен үстерү максатыннан уздырыла.

15.12.2016
Йомгаклау контроль эшләре.
Олы Мәми урта мәктәбендә 13нче декабрьдән 1нче яртыеллыкны төгәлләп, йомгаклау контроль эшләр башланды. Тарих, химия, рус теле фәннәреннән инде контроль эшләр уздырылды. График буенча бу атнада татар теленнән, инглиз теленнән һәм математикадан контроль эшләр уздырылырга тиеш. Алда әле укучыларны, ә башлангыч сыйныф укучыларын рус теленнән һәм математикадан физикадан контроль эшләр көтә. Уңышлар телибез!

12.12.2016
Кыш бабай остаханәсе.
Олы Мәми урта мәктәбендә укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Яңа елга әзерлек эшләре алып баралар. Башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары төрле уенчыклар ясыйлар, биюләр,  яңа ел җырлары,  шигырьләре өйрәнәләр. Укучылар арасында иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе һәм мәктәп ишегалдында кардан әкияти фигуралар бәйгесе игълан ителде. Нәтиҗәләрне бәйрәмдә Кыш бабай һәм Кар кызы ясаячак. Бәйрәм алды күтәренке кәефе укуга комачауламый. Укучылар актив рәвештә тестлаштыруларда катнашалар, беренче яртыеллыкны уңышлы тәмамларга тырышалар.

09.12.2016
Ватан батырлары көне.
Ватан батырлары көне – истәлекле дата. Ул безнең илдә ел саен 9нчы декабрь көнне уздырыла.  Әлеге бәйрәмнең тарихы 18нче гасырдан башлана.
9нчы декабрь көнне сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Анда укучылар һәм авыл халкы катнашты.  Һәйкәлгә, һәлак булган сугышчылар истәлегенә, укучылар венок салдылар.
  

05.12.2016
Янгын чыккан очракларда куркынычсызлык инструктажы
5нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 1-11нче сыйныф укучылары белән тормыш иминлеге куркынычсызлыгы фәне укытучысы Александр Гатилов мәктәп линейкасы уздырды. Ул янгын куркынычын булдырмауга юнәлтелгән иде. Укытучы укучыларны укучыларны янгын чыккан очракларды ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, мәктәпнең эвакуация планы белән таныштырды шулай ук укытучылар һәм техник эшчеләр белән инструктаж уздырылды.

03.12.2016
Биологиядән сынап карау имтиханы
3нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә биологиядән 9нчы сыйныф укучылары белән сынап карау имтиханы уздырылды. Сынап карау имтиханы укучыларның 2017нче елда узачак чыгарылыш  имтиханнарына әзерлекләрен тикшерү йөзеннән үткәрелә. Сынап карау имтиханы чыгарылыш имтиханы таләпләренә туры китереп уздырылды.  Имтиханны 3 укучы тапшырды.
Уку елы башыннан ук мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына әзерлек эшләре алып барыла. Сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән укучылар да, ата-аналар да таныштырыла.  Җибәрелгән хаталар өстендә тулы эш башкарыла.

02.12.2016
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә 6-11нче сыйныф укучылары өчен “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне” дигән темага ачык дәрес узды. Әлеге дәрес 28нче ноябрьдән 4нче декабрьгә кадәр уза торган Бөтенроссия акциясе кысаларында узырылды.  Укучылар видеоролик карадылар, алар белән әңгәмә, тестлаштыру уздырылды.
Әлеге авыруга игътибар юкттан гына түгел: бүгенге көндә дөньяда  әлеге вирус кеше сәламәтлеге өлкәсендә  иң куркынычы булып исәпләнә.

28.11.2016
Йомгаклау иншасын язып карау.
28нче ноябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә рус теленнән йомгаклау иншасын язып карадылар . 7нче декабрь көнне чыгарылыш 11нче сыйныф укучыларына йомгаклау иншасын язырга кирәк булачак. Әлеге инша 3 сәгать 55минут буе язылырга тиеш. Инша белем дәрәҗәсенең киңлеген, уйлый белүне һәм әдәбиятка нигезләнеп, үз уйларыңы дәлилли белүне тикшерү мөмкинлеген булдыра. Сынап карау иншасын язу йомгаклау иншасын язуга әзерлегенә мөмкинлек бирә. 

25.11.2016
Әниләр көне.
24нче ноябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара узды. Укучыларның әниләренә җылы котаулар белән мәктәп директоры О.Г.Сычева мөрәҗәгать итте. Соңыннан  бәйрәм темасына кагылышлы “Могҗизалар кыры” уены уздырылды. Уенда әниләр үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Музыкаль тукталышларда балалар җырлар, шигырьләр белән әниләрен котладылар. Уенның җиңүчесе Г.А.Фомина булды. Чакырылган кунакларның барысына да бүләкләр тапшырылды. 

22.11.2016
Экологик дәрес.
22нче ноябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Бөтенроссия экологик дәресе узды. Дәрес ике өлештән торды – теоретик һәм практик. Беренче өлештә 7-11нче сыйныф укучылары кешелекнең иң мөһим проблемасы – чүп проблемасын тикшерделәр. Балалар чүп, аны аерым җыю һәм эшкәртү, эшкәрткәннән соң яңа әйберләр ясалуы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.  Икенче өлеше эшлекле уен формасында узды. анда укучылар экологик проблемаларны үзләре чиштеләр.

20.11.2016
Хохукый ярдәм көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә Хокукый ярдәм көненә багышланган чаралар узды. 1-6нчы сыйныф укучылары өчен “Хокук һәм бурычлар иленә сәяхәт” дигән темага бердәм сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга  үз хокукларын белүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. 7-11нче сыйныф укучылары өчен тарих укытучысы Светлана Набаткина хокукый турнир уздырды. Моннан тыш мәктәп китапханәсендә “Хокук һәм бурычлар” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.

16.11.2016
Фән атналыклары.
14нче ноябрьдән Олы Мәми урта мәктәбендә фән атналыклары башланды.  Беренче атна – математика атналыгы! Укытучылар әлеге фән буенча  кызыклы, мавктыргыч материаллар әзерләделәр. Балалар төрле викториналарда һәм олимпиадаларда катнашачаклар, ребуслар һәм кроссвордлар чишәчәкләр. Атна ахырында нитиҗә ясалачак.

15.11.2016
Финанс белемлелек дәресе.
Олы Мәми урта мәктәбе укучылары  финанс белемлелек буенча онлайн дәресләрендә актив катнашалар.
Укучыларда “Синең куркынычсыз банк кесәңдә” дигән тема зур кызыксыну уятты. Әлеге программага Россия Банкы тарафыннан катнашуга җәлеп ителгән экспертлар банк карталарын куллануның өстен яклары турында сөйләделәр, әлеге карталарны сак куллану буенча киҗәшләр бирделәр.
Онлайн дәресләрдә эшләү дәвам итәчәк. “Өлкән сыйныфларда  һөнәр сайлау дәресләре” циклы башланачак.

13.11.2016
Хезмәткә һәм саклауга әзер.
Бөтенроссия “Хезмәткә һәм саклауга әзер” физкультура-спорт комплексы фестивале 10нчы ноябрь көнне Югары Осланда “Чемпион” спорт комплекснда узды. Ул уку оешмаларының 11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Олы Мәми урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы да актив катнашты программага төрле ярышлар кертелгән: утыннан сикерү, тартылу, гәүдәне күтәрү. Укучыларны сәламәт яшәүгә өндәү фестивальнең максаты итеп куелган иде.

09.11.2016
Сак булыгыз, юка боз!
Һава торышы салкынаю сәбәпле, Олы Мәми урта мәктәбе укучылары һәм ата-аналары белән сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан төрле чаралар уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән инструктажлар уздырдылар, ата-аналарга китапчыклар тараттылар. Башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары белән “Сак булыгыз, юка боз!” дигән темага рәсем күргәзмәсе оштырылды.  Тормыш иминлеген саклау нигезләре фәнен алып баручы укытучы көзге-кышкы вакытларда елгаларда үзеңне тоту кагыйдәләре турында информацион стенд үзерләде.

08.11.2016
Күңелле старт
Олы Мәми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт” уены уздырылды. Балаларга туп һәм кыршау белән эстафета тәкъдим ителде. “Яшелләр” командасы тизлек, ә “Кызыллар” командасы җитезлек белән җиңделәр. Һәберсе үз командасына ярдәм итәргә, җиңү китерергә теләде.
Әлеге чаралар баланы тәрбияләүгә уңай йогынты ясый, төрле очракларда үзләренең хисләре белән идарә итүгә ярдәм итә.

27.10.2016
Офф-лайн тестлаштыру.
Бүген Олы Мәми урта мәктәбенең 6нчы, 8нче сыйныф укучылары татар теленнән офф-лайн  ярдәмендә бланкалар форматында диагностик тестлаштыру яздылар. Әлеге чара белем бирү сыйфатын бәяләү, үстерү максатыннан уздырыла. Барлык укучылар да регламентта каралган буенча башкардылар.

25.10.2016
Сыйныф сәгатьләре.
25нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Яшәгән районың нинди яхшы, кара әле” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.  сыйныф җитәкчеләре балаларны Югары Ослан районы, Олы Мәми,  Канаш авыллары тарихы белән таныштырдылар. Презентация аша чәчкле бакчалар, туган ягыбызның матурлыгы, тарихи урыннар турында сөйләделәр.

19.10.2016
“Көзге көннәр” викторинасы.
Көзге көннәр сагыш һәм моңлану хисләрен уята. Ләкин без урманның матур төсләргә киенгәнен күрәбез, әлеге матурлык кңелләрдә шктлык хисен тудыра, кәефне күтәрә. Көз – елның матур фасылларының берсе. Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында В.В.Сычева һәм Т.И.Косарева сыйныф сәгатендә викторина уздырдылар. Укучылар анда үзләренең көз турындагы белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Балалар  2 командагабүленделәр. Татьяна Косарева һәр командага исем әзерләргә тәкъдим итте. Бу “Гөмбәләр” һәм “Җиләкләр” командалары булды. Командалар чиратлашып көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Әлеге бәйрәм барысының да кәефен күтәрде.

17.10.2016
Укуларда катнашу.
17нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбе укучысы Колдин Станислав китапханәчеләрнең тарихи укуларында катнашты. Ул Югары Ослан муниципаль районының 85-еллыгына багышланган иде. Әлеге чара районның узәк китапханәсендә үтте.
Стасның эше “Канаш авыл җирлегендә юкка чыккан авыллар” “Авылым тарихы” номинациясендә катнашты һәм Вәлит, Алмат һәм кардон тарихы белән таныштырды. Авылның соңгы яшәүчеләре Стасның карт бабасының гаиләсе - Колдин Михаил Леонтьевичныкылар. Әлеге эше өчен Стаска Мактау кәгазе һәм бүләк тапшырылды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!

15.10.2016
Көзге бал.
14нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 5-11нче сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” узды.  укучылар ике командага бүленделәр: “Көз” һәм “Листопад”. Балалар көзге салат әзерләүдә, табигый материалдан әйберләр, көзге бәйләм  ясауда, викторинада катнаштылар. Көз көннәрендә туган көннәре булган  иптәшләрен котладылар. Иң ахырда “Көзге балның” Королевасын сайладылар, Көз ханым аңа үзенең таҗын кигезде.  Чара чәй табыны артында тәмамланды.

14.10.2016
Зона семинары.
13нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча зона семинары узды. Семинар эшендә Югары Ослан районының укытучылары һәм укучылары, шулай ук Апас, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнашты. Семинарның программасына катнашучыларның чыгышлары, флешмоб, балалар коллективын берләштерү һәм сәламәт яшәү күнекмәләрен формалаштыру буенча тренинг дәрес кертелде.
Практик өлешенә “Туган як” велоэкскурсиясенең тулы маршрутының презентациясе күрсәтү һәм кыскартылган маршурт үтү каралган иде.  Кыскартылган маршрутка шулай ук балалар өчен  “Ябык мәктәп” квест-уен кертелде, Канаш авылының музеен карау, анда мастер-классларда катнашу керде.
ГБУ ДО “РЦВР” директоры Р.А.Идрисов әлеге чарага югары бәя бирде, шулай ук әлеге эшне районда гына түгел, республикада да үстерү мөһимлеген ассызымлады.

10.10.2016
Өлкәннәргә ярдәм итү – намуслы эш.
1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек уза.  Олы Мәми урта мәктәбе укучылары да анда катнашалар. Ункөнлек кысаларынада  укучылар өлкәннәргә ярдәм итәләр. Балалар бакчаларны, ишегалларын, өйләрен җыештырырга булышалар. Кирәк булганда утын яралар, өяләр, тәрәзәләр юалар һәм башка төр эшләрне дә башкаралар. Укучылар өлкәннәргә ел буе кирәк вакытларда ярдәм итәләр.

09.10.2016
Олы Мәми урта мәктәбендә ТРның Милли музееннан кунклар каршыладылар. Этнографик экспедециянең максаты: рус, чуваш һәм татар халыкларының этнографиясен урыннарда тирәнтен өйрәнү, шулай украйонда яшәүче залыкларның  рухи мәдәниятын чагылдырган өстәмә материал җыю. Мәктәпмузеендагы экспонатлар кызыксыну уятты һәм галимнәр тарафыннан югары бәяләнде. Мәктәп музее фондыннан Милли музейга рус һәм чуваш халкының тормышын чагылдырган кайбер экспонатларны бүләк итеп тапшырдылар. Тарих фәннәре кандидаты Халиков Наил Альфредович үзененең китапларын автографы белән мәктәп директоры Ольга Сычевага бүләк итте.

06.10.2016
Укытучылар көне.
5 нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге бәйрәмгә укучылар узган атнадан ук әзерләнә башладылар. Концерт программасын гына тугел, үзидарә көнен  уздыру буенча мәсьәләләрне дә чишәргә кирәк иде. Барысы да уңышлы узды. Җырлар, биюләр, котлау сүзләре – барысы да укытучыларга багышланган иде.

06.10.2016
Бөтендөнья гражданлык оборонасы.
Олы Мәми урта мәктәбендә Бөтендөнья гражданлык оборонасын уздыру буенчачаралар  планы төзелде. Мәктәп линейкасында бу турыда укучыларга, укутучыларга һәм мәктәп эшчәннәренә игълан ителде.
ГОсы буенча стенд яңартылды. Сыйныф сәгатьләрендә  әңгәмәләр уздырылды, кркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде.

06.10.2016
Үстергәнне- саклыйк!
Олы Мәми урта мәктәбендә уңыш җыю эшләре дәвам итә. Быел яшелчәләрдән әйбәт кенә уңыш җыелды: суган, кишер, кәбестә, кыяр һәм помидор. Көз безне үзенең яңгырлары белән кәефне төшерде, ләкин менә инде берничә көн яңгырларсыз булганга, субботник оештырылды. Анда кишер һәм чөгендер уңышын җыеп, түбә астына киптерергә куелды, соңыннан базга куелыр. Мәктәп бакчасы мәктәп ашханәсен ел буена җитәрлек яшелчәләр белән тәэмин итә.

05.10.2016
Бөтенроссия ГОсы буенча уку  
5нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Бөтенроссия ГОсы укуы акциясе кысаларында 1нче номерлы ПЭП җәелде. Әлеге эштә Мәйдан, Карахуҗа, Макыл, Түбән Ослан авыллары ПЭП башлыклары, шулай ук МЧС хезмәткәре катнашты. Барлык эш Камалетдинова Г.Ф. җиәкчелегендә үтте.
Уздырылган чара оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.

01.10.2016
Өлкәннәр көне.
Бөтен дөньяда 1нче октябрь көнне Олкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне әбиләр һәм бабайлар аеруча игътибар үзәгендә. Әлеге бәйрәм алдыннан, 30нчы сентябрь көнне, Олы Мәми урта мәктәбе укучылары авыл мәдәнят йортына бардылар. Алар өлкәннәрне әлеге бәйрәм белән котладылар.
Укучылар әби-бабайларга багышланган  җырлар һәм такмаклар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.  Әлеге концертта кунаклар гына түгел, ә өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясадылар.
Чара азагында әби-бабайлар укучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, рәхмәтләр әйтеп балаларны конфетлар белән сыйладылар.

26.09.2016
Ата-аналар җыелышы.
26нчы сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендз ата-аналар җыелышы узды. Ул сәламәт яшәүне пропогандалауга юнәлтелгән, грипп һәм салкын тию авруларын кисәтүгә багышланган иде.  Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Недоваркова “Бала сәламәтлеге” тигән темага анкета сорауларына җаваплар алды. Ата-аналар алдында Олы Мәми ФАП фельдшеры Татьяна Сальцинова чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналарга грипп һәм салкын тию авыруларын кисәтү турындагы китапчыклар таратылды.

 

24.09.2016
«Милләтләр кроссы-2016»
24нче сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Милләтләр кроссы” узды. Әлеге чарада 2-11нче сыйныф укучылры  һәм укытучылар коллективы катнашты.
Кросс – спорт төре генә түгел. Ул, кросста нәтиҗәләргә ирешеп,  үзеңне спортсмен буларак күрсәтү.
Балалар әлеге чарадан кәнәгать калдылыр, ә абсолют чемпион 9нчы сыйныф укучысы Колдин Михаил  булды.

21.09.2016
Табигатькә экскурсия.
21нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйнф укучылары белән Татьяна Косарева уздырды. Балаларны табигать күренешләре белән таныштыру әлеге чараның максаты иде. Экскурсиягә чыгар алдыннан укучылар биремнәр алдылар. Табигать кочагында биремнәрне кызыксынып үткәрделәр. Биремнәрне үтәгәннән соң, балалар күтәренке кәеф белән мәктәпкә кайттылар. Сыныфта эшләен дәвам иттеләр, тагигатьтә уздырган күзәтүләренә нәтиҗә ясадылар.

21.09.2016
Дәүләт имтиханнарына әзерлек.
Олы Мәми урта мәктәбендә яңа уку елы башыннан  9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарын яңа формада тапшыруга әзерлек эшләре башланды. Сыйныф җитәкчеләре 2017нче елда тапшырылачак имтиханнардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырасы фәннәрне сайладылар. Һәр укутычы көчле һәм риск төркеменә керүче укучылар белән эшләү планын төзеде.
Укучыларга имтиханнарга әзерләнүдә һәм тапшыруда уңышлар телик!

15.09.2016
Гриппка каршы прививка.
Ел саен, көз-кыш вакыты җитү белән, балалар һәм өлкәннәр грипптан прививка ясаталар. Олы Мәми урта мәктәбе дә кырыйда калмады.
Бүген Басмурова Т.М. мәктәп хезмәткәрләренә, ата-аналар ризалыгы белән балаларга прививка ясады.
Мәктәптә прививка Сүламәтлек саклау министрлыгының алдан төзелгән расписаниесе белән башкарыла.

15.09.2016
Толерантлылык көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә “Экстемизмны-Юк!” акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары белән “Дуслык – ул мин һәм син” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Балалар халыкның мәдәни мирасы белән таныштылар. Укучыларга “тынычлык” сүзен республикада булган телләрдә язарга тәкъдим ителде, төрле милләт мәкальләре белән таныштылар. Гражданлык җаваплылыгы дигән аңлатмага  җентекләбрәк тукталдылар.

13.09.2016
Яхшылык атналыгы.
Олы Мәми урта мәктәбендә Яхшылык атналыгы кысаларында чаралар уздырыла. Мәктәпдә “Яхшылык” дәресләре узды. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре видеороликлар күрсәттеләр, яхшылык эшләгән кешеләр турнда сөйләделәр, ситуатцион мәсьәләләрне карадылар. “Мәктәптә 5 яхшы эш” акциясе бик кызыклы булды. Һәр сыйныф игелекле эшләр эшләргә тиеш иде: кемдер иясез этне ашаткан, әбиләргә ярдәм иткән. Балалар техник персонал, пешекче, мәктәп саклаучылар белән исәнләшәләр, мәктәптә гөлләргә сулар сибәләр, сыйныф бүлмәләрен өстәмә җыештыралар. Тәнәфесләрдә өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укытучыларына балалар белән уеннар оештырырга ярдәм итәләр. Нәтиҗәдә бер укучыда кырыйда калмады.

03.09.2016
Витаминлы хәзерлек.
Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп тирәсендә үскән слива, кара миләш һәм сырганак җыйдылар. Балалар җыеп аларны чистарттылар. Әлеге җимешләр мәктәп ашханәсе өчен уку елы барышында куллану өчен витаминлы өстәмә булачак.

01.09.2016
Белем бәйрәме
Бүген, 1нче сентябрь көнне, Олы Мәми урта мәктәбендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейка узды.
Бәйрәм кунаклары, Югары Ослан муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев, Югары Ослан районы МКУ “Мәгариф бүлеге” җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары  Флюра Мусина һәм Олы Мәми авылы җирлегенең башлыгы Галина Фомина укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны, кунакларны Белем көне белән котладылар, беренче сыйныф укучыларын бүләкләр белән шатландырдылар. Мәктәп директоры Ольга Сычева яңа уку елы башлану белән барысын да кайнар котлады.  
Тантаналы линейкадан соң укучылар сыйныф җитәкчеләре белән Югары Ослан районының 85-еллыгына багышланган беренче сыйныф сәгатенә авыл китапханәсе музеена киттеләр. Китапханә җитәкчесе Галина Скарлухина балаларга Олы Мәми авылы һәм халкы турында бик кызык материал белән таныштырды.

24.08.2016
“Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясе
23 нче августта “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясе кысаларында  Олы Мәми урта мәктәбенең  ике булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырылды. Аларны Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Олы Мәми авыл җирлегенең халкы җыенында тапшырды. Ленар Сәетҗан улы балаларны әлеге вакыйга белән котлады, киләчәк укуларында уңышлар теләде.

18.08.2016
Балалар куркынычлызлыгы айлыгы.
15нче августтан  9нчы сентябрьгә кадәр Олы Мәми урта мәктәбендә Балалар куркынычлызлыгы айлыгы уза.
Айлык кысаларында тематик почмаклар әзерләнде: “Светофор” – юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмат, “Янгын куркынычсызлыгы”- янгын булган очракларда узеңне тоту кагыйдәләрен яктырталар. Тормыш иминлеген саклау турында китапчыклар, балалар һәм ата-аналар арасында  тарату өчен листовкалар әзерләнде.
Хезмәт практикасы узучы укучылар белән укытучы Александр Гатилов “Сак бул, юл!” дигән темага әңгәмә уздырды. Айлык кысаларында уздырылырга тиешле чаралар дәвам ителәчәк.

09.08.2016
Суган җыю.
Олы Мәми урта мәтәбенең мәктәп бакчасында укытучылар һәм укучылар суган җыйдылар. Суганны җыйганнан соң, түтәлдә киптерделәр, кыякларын кистеләр, түбә астына куйдылар. Җәй кызу булуга карамастан, суган уңышы бик уңган. Җәйге практика вакытында укучылар, укытучылар һәм мәктәп эшчәннәре сулар сиптеләр, җирне йомшарттылар, чүп үләннәрен утадылар. Җыелган уңыш мәктәп ашханәсе өчен җитәрлек булды. Яхшы уңыш – мәктәп ашханәсе өчен арзан һәм тәмле ашның нигезе.

04.08.2016
Яңа уку елына әзерләнү
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерләү буенча эшләр тәмамланып килә.  Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогын тәртипкә китерү өстендә эшлиләр.Укытучылар кабинетларны әзерлиләр. Бөтен мәктәп коллективы һәм укычылар күтәренке рухта яңа уку елына әзерләнәләр.

29.07.2016
Яшелчәләр консервантлау.
Олы Мәми урта мәктәбендә кышка акив яшелчәләр  һәм җиләк-җимешләр әзерләү эше белән шөгыльләнәләр. Яшелчәләр әзерләү- күңелгә хуш килерлек һәм файдалы эш. Консервантлар әзерләгәндә пешекче фантазиясен җигеп җиләк-җимешләрдән компотлар, яшелчәләрдән искитәрлек тәмле салатлар пешерә. Пешекче Валенитина Галиәкбәрова  төрле рецептлар кулланып  кыяр тозлады. Шулай ук үстергән җиләкләрдән компот һәм кайнатма ясалды.Мәктәп укучылары уку вакытына витаминнар белән тәәмин ителде. Яшелчәләр әзерләү процессы әле төгәлләнмәгән, бакчада яхшы гына кәбестә уңышы әлгереп килә.

29.07.2016
Яңа уку елына әзерлек.
Олы Мәми урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Укытучылар һәм мәктәп эшчәннәре көче белән мәктәптә ремонт эшләре алып барыла. Мәктәп янын да чисталыкта тотуга зур игътибар бирелә.
Җәйге практиканы үтүче укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәтәләр. Укучылар чәчәк түтәлләрен карыйлар, тирә яктагы чүпләрне җыялар, сукмакларны себерәләр. Шулай ук мәктәп янында үскән күпъеллык үләннәрне чабып, җыеп алдылар.

21.07.2016
Бишенче хезмәт чиреге.
Олы Мәми урта мәктәбендә бишенче хезмәт чиреге дәвам итә. Мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә, алдан төзелгән план буенча, бакчада эшлиләр. Инде күп кенә эшләр башкарылган, тутәлләрнең чүпләре уталган, кишер, кыяр, кәбестәләргә сулар сибелгән. Карлыган һәм кура җиләге җыелган. Укучылар көн саен кыяр уңышын җыялар. Кышын мәктәп ашханәсендә ашлар төле-төрле булалар.
Хезмәт тәрбиясе мәктәптә тәрбия эшенең иң мөһим тармагы.

15.07.2016
Карлыган җыю.
Олы Мәми урта мәктәбендә укучылар укытучылар белән берлектә җәйге практиканың иң яраткан шөгыле – карлыган җыюга керештеләр. Ел саен укучылар яхшы гына уңыш җыялар. Берничә яшенле яңгырлардан соң эссе һава бераз ярауланды, карлыган җыярга бик рәхәт. Җыю күңелле булсын өчен, балалар төрле ярышлар уйлап таптылар: “Билгеле бер вакыт эчендә кем ничә чынаяк карлыган җыя”, “Кем чистарак җыя”. Балалар эшләгән эшләреннән кәнәгать калдылар. Кыш буена ашханәдә чәйләр эчәр өчен файдалы кайнатма, компот кайнатыр өчен суыткычта туңдырылган карлыган җитәрлек булды.

13.07.2016
Яңа уку елына әзерлек.
Олы Мәми урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә. Мәктәптә ягулык системасын һәм канализацияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Укытучылар, укучылар, техник эшчәннәр көче белән мәктәп бинасын, мәктәп тирәсен җыештыру эшләре төзекләндерүдән соң уздырылачак.

03.07.2016
Мәктәп тирәсен төзекләндерү.
Мәктәп тирәсен төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә еш игътибар бирелә. Олы Мәми урта мәктәбе укучылары да мәктәп тирәсен чәчәк түтәлләре белән генә түгел, мультфильмнардан әкияти геройлар белән дә бизәделәр.

22.06.2016
Музей.
Олы Мәми урта мәктәбенең филиалы Канаш башлангыч мәктәбендә этнография музее яңартылды һәм эшли башлады. “Туган як” велосипедлы экскурсияне тормышка ашыру кысаларында музей эшен башлады. Әлеге экскурсия вакытында Канаш мәктәбенең музеенда булу да каралган.
Музейның төп идеясе – сугыштан соңгы крестьян өенең җиһазларын торгызу. Этнография музеенда чуваш халкының көнкүрешен чагылдыручы кирәк-яраклар тупланган.
Мәктәп тарихы һәм пионерлар тормышы турында да бай материал тупланган. “Укытучылар газетасының” беренче экземпляры – иң кыйммәтле экспонат. Материаллар туплау буенча эш дәвам итә.
Барыгызны да экскурсиягә чакырабыз!

14.06.2016
Бишенче хезмәт чиреге.
Олы Мәми урта мәктәбендә бишенче хезмәт чиреге башланды.  Практикага беренче булып 9нчы сыйныф укучылары чыкты.  Мәктәпнең яшелчә бакчасында күп кенә эшләр инде башкарылган, кишер, суган, чөгендер түтәлләренең чүпләре уталган, сулар сибелеп тора.
Шулай ук, гадәт буенча,  9нчы сыйныф укучылары үзләренең матемитика кабинетына косметик төзекләндерү эшләре башкарачаклар.

31.05.2016
Балаларны яклау көне.
31нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбенең мәктәпалды төркеме балалары һәм башлангыч һәм 5нче сыйныф укучылары өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара уздырылды. “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры әлеге чараның гимны булды.  Балалар ике командага бүленделәр: “Кояш” һәм “Дөнья”. Алар могҗизалы балачак иленә сәяхәткә киттеләр. Беренче “ЛЯ-ЛЯ-ФА” тукталышы балалар җырларын танып белүгә багышланган иде.  “Музыкаль шкатулка” тукталышында балалар флэш-моб  бию оештырдылар. “Кара тартма” тукталышында җәй турында табышмакларга җаваплар бирүдә ике команда да тапкырлыкларын күрсәттеләр. “Бәхетле балачак” тукталышында спорт ярышлары узды. Асфальтта “Рәссам” конкурсыннан соң матур рәсемнәр калды. Чара “Чыпчык” дискотекасы белән тәмамланды һәм “Тәмлетамак” тукталышында барысы да баллы бүләкләр алдылар.

29.05.2016
Җәйге практика.
Олы Мәми урта мәктәбенең мәктәп бакчасында укуыларның җәйге практикалары башлана. Укучылар өчен эш графигы, дежур укытучылр  төзелгән. Суган, кызл чөгендер, кишер инде утыртылган. Көннәр эссе торганлыктан, кишер, чөгендер, суган орлыклары авырлык белән тишеләләр. Шуңа күрә көн саен аларга су сибәләр. Якын көннәрдә кәбестә, помидор, кыяр, ташкабак  утырту эшләре планлаштырылган.

25.05.2016
Соңгы кыңгырау
25нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тантаналы чарага ата-аналар, укучылар, укытучылар, кунаклар: Олы Мәми авылы җирлеге башлыгы Николай Скарлухин, Югары Ослан миниципаль районының Киңешче аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, “Укучылар йорты” методисты Нәсимә Биктагирова, Олы Мәми авылы җирлеге депутаты Наталья Бузунова, ООО АПК «Заволжье» җитәкчесе урынбасары Александр Строкин чакырылган иде. Укучылар чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар, имтиханнар тапшыруда уңышлар теләделәр. Тантаналы чарадан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә, Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

фоторепортаж

25.05.2016
Балаларны яклау көне.
23нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Укучылар төрле этаплар уздылар: учак ягу, палатка кую, утсүндергечләр белән куллана белү, противогаз кию, яралыны күчерү. Биология укытучысы дару үләннәре белән таныштырды.  Ахырда балалар  әлеге көнгә багышланган җыр башкардылар

23.05.2016
“Көчле куллар” мәктәп турниры.
23нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 5-11нче сыйныф укучылары малайлары арасында “Көчле куллар”  турниры уздырылды. Әлеге ярышның оештыручысы - мәктәп директоры  Сычёва Ольга Геннадьевна.
Ярышты беренче урынны Арискин Роман белән Насыйров Илсур алды. Алар 19 тапкыр турникта тартылдылар. 2нче урынны Шәмсетдинов Булат алды. Ул 17 тапкыр тартылды. 3нче урынны Романихин Денис белән Набаткин Никикта бүлештеләр.
Җиңүчеләр Мактау кәгазеннән кала, акчалата да бүләкләнделәр.

19.05.2016
19нчы май – Пионерия көне.
19нчы май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Пионерия көненә багышланган чара уздырылды.  Чарада 1-11нче сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар укытучылар белән берлектә Зөя елгасы ярына бардылар. Яр кырыенда пионер учагы кабыздылар, балык шулпасы пешерделәр, пионер җырларын җырладылар, таганда атындылар.
“Бик күңелле, кызык булды! Безгә бик ошады!”-диделәр балалар.

17.05.2016
Ышаныч телефоны.
17нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә ышаныч телефоны көнен билгеләп үтелде.  Бу көн белән бәйле, мәктәптә төрле чаралар уздырылды. Сыйныф сәгатьләрендә балалар өчен ышаныч телефоны белән ничек һәм кайсы очракларда куллану мөмкинлеге турында сөйләштеләр, шулай ук кластерлар конкурсы узды. 5-11нче сыйныф укучылары “Ышыныч телефоны” дигән темага кластерлар әзерләделәр. Аларны яклау гомуммәктәп линейкасында булды.  Кластерлар ачык һәм эчтәлекле эшләнгән иде.

16.05.2016
Гаилә көне.
16 май көнне Олы Мәми урта мәктәбенең мәктәпалды төркемендә Гаилә көненә багышланган чара узды. 15 май – Бөтендөнья гаилә көне.  Ул 1993нче елның 20 сентябрендә расланган һәм ел саен билгеләп үтелә. Балалар бәйрәм котлавы әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ата-аналар белән бергә уеннарда, викториналарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Ахырда барысы да бергә “Һәрвакыт булсын кояш!” җырын җырладылар.

14.05.2016
Велоэкскурсия маршруты.
Олы Мәми урта мәктәбе укучылары “Туган як” веломарштутын тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әлеге проект Олы Мәми һәм Канаш авыллары җирлеге тирәсеннән экскурсияне күздә тота. Маршрутның төп пунктлары авыл җирлегенең музейлары, табигый һәм археологик һәйкәлләре, мастер-класслар уздыру. Өлкән сыйныф укучылары экскурсия уздыру өчен материаллар әзерлиләр, маршрут барышындагы кыенлыкларны һәм проблемаларны чишү юлларын эзлиләр. Әлеге эш укучыларда кызыксыну тудыра. 

14.05.2016
Лекция.
13нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Югары Ослан муниципаль районының прокуроры ярдәмчесе Артур Айрат улы Фатыйхов булды. Ул
9-11нче сыйныф укучыларына терроризмга каршы көрәшү турында леуция укыды. Моннан тыш Артур Айратович  терроризм күренеше, терракт вакытында уз-узеңне тоту турында: самолетта, поездда, халык арасында, шартлау вакытында ничек сакланырга кирэклеген әйтеп узды. Балалар куркынычсызлык турында белергә тиешле мәгълүматларның барысы турында да Артур Айратович җентекләп сөйләде, аңлатты.


13.05.2016     
13май көнне  Олы Мәми урта мәктәбендә субботник. Барлык укучылар һәм укытучылар яшелчәләр утыртырга чыктылар.  Мәктәп бакчасында барысы да тырышып эшләделәр. Анда суган, кишер, чөгендер, ташкабаклар утыртылды. Алар мәктәп ашханәсендә укучылар өчен кайнар ашлар әзерләгәндә кулланылачак. Эш беткәч, барысын да тәмле ботка һәм компот белән сыйландылар.

13.05.2016
4нче сыйныфта тест эше.
13нче май көнне башлангыч сыйныфларда Бөнероссия ВПР старт алды. Рус теленнән тест эше уздырылды, ә укучыларны алда әле математика һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән  сынаулар көтә.

09.05.2016
Җиңү бәйрәме.
Олы Мәми урта мәктәбендә 9нчы май көнне Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр. Сугышта катнашучылар истәлегенә багышлнган митинг узды.
“Үлемсез полк” истәлек акциясе үткәрелде. Җиңү бәйрәме бөтен халык бәйрәме, кайда гына яшәүгә карамастан да.
“Үлемсез полк” акциясе сәгать унынчы яртыды башланды. Анда укучылар, мәктәпне тәмамлаган укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты. 

28.04.2016
Мин прививкадан курыкмыйм.
28нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбенең мәктәпалды төркемендә “Мин првививкадан курыкмыйм” дигән чара узды.  Ул Европа иммуналаштыру атналагына багышлынган иде. Балалар биеделәр, җырладылар, зарядка ясадылар һәм спорт белән шөгыльләнү турында шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында  нәниләр “Лунтик” мульфильмын кызыксынып карадылар. Төп герой прививкадан курка һәм табиблардан качып йөри. Моннан тыш балалар яңа җыр да өйрәнделәр, чара ахырында аны башкардылар.

26.04.2016
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.
Олы Мәми урта мәктәбендә  Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь конкурсы узды. Конкурста барлык укучылар да катнашты. Укучылар татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Жюри әгъзалары  Виталий Федоров татар телендә, Мария Сальцинова  рус телендэ, Михаил Колдинн инглиз телендә сөйләгән  шигырьләре н югары бәяләделәр. Конкурс, гадәттәгечә, “И, туган тел!” җыры белән тәмамланды.

25.04.2016
Профилактик прививка.
25нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбенең гомуммәктәп линейкасында  Европа иммуналаштыру атналыгы кысаларында киләсе атнада уздырылачак чаралар планы белән Федорова Т.А. таныштырды. Фельдшер Сальцинова Т.М. вакцинопрофилактиканың куркынычсызлыгы турында әңгәмә уздырды.

23.04.2016
Сыйныф сәгате “Дөньяны ягымлырак ит!”
Олы Мәми урта мәктәбендә 23нче апрель көнне “Яхшылык” ае кысыларында 8 нче сыйныфта сыйныф сәгате узды. Аның темасы “Дөньяны ягымлырак ит!”  дип атала иде. Якыннанрак танышу өчен укучыларга “Әйдәгез, бер-беребезне якыннанрак белик” дигән уен тәкъдим ителде. Чара  презентация белән алып барылды, балалар төрле тормыш ситуацияләрен тишерделәр. Сыйныф сәгате ахырында яхшылык эшләп, кеше тагын да яхшырак, яктырак, чистарак була дигән нәтиҗәгә килделәр.

22.04.2016
Күңелле эшләр сәгате.
22нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары өчен “Күңелле эшләр сәгате” уздырылды. Ул Игелек ае кысаларында үтте. Әлеге чара уен формасында узды. Аның максаты: дуслык тәрбияләү, зирәклекләрен, сиземләүне үстерү, сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү. Балалар табышмакларга җаваплар  бирделәр, төрле викториналарда, ярышларда катнаштылар.  Тиз әзерләнгән театрда бик теләп катнаштылар.  Чара бию тамашасы белән тәмамланды.

20.04.2016
Укытучыбызга ярдәм.
20нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары өлкән яшьтәге укытучы Баймяшкина Ольга Афанасьевнага ярдәмгә бардылар. Укучылар өй тирәсендәге корыган үләннәрне җыйдылар, су алып кайттылар, чүп-чарны җыйдылар. Ольга Афанасьевна бик ягымлы кеше, балаларны күрү аңа тагын да шатлык өсти.
Укучылар өлкән яшьтәге кешеләргә төрле акцияләр барышында гына түгел, ә даими рәвештә ярдәм итәләр. Очрашу вакытында өлкәннәр үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешәләр, үз тормышлары турында сөйлиләр. Без аларның тормышына бәйрәм өстәргә, мөмкинчә аларның яшәү рәвешләрен яхшыртырга тырышабыз.

15.04.2016
Нәниләр өчен субботник.
15нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары укытучылар Валенитина Сычева һәм Марина Егорова белән бергә мәктәп тирәсен җыештырырга чыктылар. Кирәкле эш кораллары белән коралланып, балалар  чүп белән “көрәшүгә” керештеләр. Балалар чәчәк түтәлләрен чистарттылар, коелган ботакларны җыйдылар, коры яфракларны тырмаладылар. Чистартылган урынны күреп, балаларэшләгән эшләреннән  бик канәгать калдылар.

12.04.2016
Комонавтика көне.
12нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 1-8нче сыйныф укучылары өчен “Могҗизалар кыры “ уены уздырылды. Ул космоска очуның 55-еллыгына багышланган иде.  Әлеге уенның максаты космоска беренче очулар, касмонавтиканың булдыруы, рәсәй космонавтикасына үөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, танып-белү активлыгын үстерү. Чара башында Федорова Т.А. әлеге датаның тарихы турында сөйләде, соңыннан уен башланды. Уен барышында укучылар Ю.Гагарин турында күбрәк белделәр. 8нче сыйныф укучысы Сергей Егоров җиңүче булды.  Ахырдан балалар “Трава у дома” җырын җырладылар.

12.04.2016
Конференция.
12нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбе укучысы Колдин Станислав белем бирү йортлары укучыларының II Регионара конференциядә катнашты. Конференциянең максаты: укучыларның иҗади потенциалын үстерү, талантлы, сәләтле укучыларны барлау, иҗади һәм тикшеренү эшләренә кызыксыну уяту.
Безнең укучы “Канаш авыл җирлегендәге чуваш халкының мәдәнияты: чыганагы, гореф-гадәтләре, үзара бәйләнеш” эзләнү эшен тәкъдим итте һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

12.04.2016
Ата-аналар җыелышы.
Олы Мәми урта мәктәбендә бу атнада гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Анда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнү буенча сораулар каралды. Мәктәп директоры  Сычева О.Г. ата-аналарга бердәм мәктәп формасына таләпләрне искәртеп узды, шулай ук балаларның су тирәләрендә тотулары турында инструктаж уткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Федорова Т.А. “Әйдәгез үзебездән башлыйк” дигән темага тренинг-уку уздырды. Җыелыш ахырында ата-аналарның  мәктәп эше турында фикерләрен белү өчен анкета сорауларына җаваплар бирделәр.

11.04.2016
Кыңгырау чыңы.
11нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Кыңгырау чыңы” акциясе узды. 11нче апрельдә бөтен илдә фашист концлагерьлары тоткыннарын коткару көне билгеләнеп үтә. Тарих укытучысы С.П.Набаткина әлеге көнгә кагылышлы вакыйгалар турында сөйләде.
Бу көнне укучылар мәктәпкә кыңгыраулар белән килделәр. Сәгать 11дә тоткыннар истәлегенә кыңгырау чыңлады.

08.04.2016
Г.Тукай юбилеена.
8нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә чакырылдылар. Әлеге чара Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган иде. Китапханэ мөдире Галина Скарлухина укучыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, язычының китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан балаларга “Тукай иҗаты” темасына викторина тәкъдим ителде, балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерделәр, җырлар җырладылар, кроссворд  чиштеләр.  Иң ахырдан Тукай әкиятләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе булды.

06.04.2016
“Синең кулларың җылысы” акциясе.
Беренче апрельдән Олы Мәми урта мәктәбендә “Синең кулларың җылысы” акциясе старт алды.
Язгы каникулда малайлар мәктәп осаханәсендә кошлар өчен оялар ясадылар. Проектлар һәм эшләр 1нче апрельдә Кошлар көнендә уздырылган конкурста катнаштылар. Аны урман хуҗалыгы министрлыгы уздырды. Денис Романихинның проекты беренче урынны алды.
Мәктәп тирәсендә, мәктәп бакчасында күпчелек кошлар яңа өйләргә урнаштылар.
Әлеге чараның максаты: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру, танып-белү активлыгын үстерү, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

01.04.2016
Көлке көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә 1нче апрель көнне 5-8 нче сыйныф укучылары өчен Көлке көненә багышланган чара уздырылды.  Укучылар ике төркемгә бүленделәр. Аларга төрле ярышлар бирелде: сәламләү, капитаннар ярышы, әкиятне яңача сәхнәләштерү. Иң кызыклы ярыш – “Өй эше”. Катнашучыларга Л.Толстойның “Өч аю” әкиятен искә төшерергә һәм спектакль язарга кирәк иде, ләкин гади генә тугел, ә комедия һәм трагедия жанрында.
Чара нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

02.04.2016
Киңәшмә.
Олы Мәми урта мәктәбендә планлаштырылган укытучылар киңәшмәсе узды. Аның темасы: “ФДББС шартларында заманча дәресне пректлаштыру”. Доклад белән мәктәп директоры Сычева О.Г. чыгыш ясады. Моннан тыш директор урынбасарлары 3нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Укытучыларга тәкъдимнәр бирелде. Тарих укытучысы Набаткина С.П. “Минем туган ягым” велоэкскурсиясенең юл картасы белән таныштырды.
                                                 

18.03.2016
Күңелле старт уеннары.
18нче март көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 5-7нче сыйныф укучылары катнашында күңелле старт уеннары уздырылды. Укучылар  “Снежок”  һәм  «Морозко» дип исемләнгән ике командага бүленделәр. Төрле кызыклы эстафета ярышлары, кызыклы конкурслар бар иде бәйгедә. Уен барышында барлык каршылыкларны да җиңеп “Снежок”  командасы беренче урынны яулады! Укучылар үзләренә күпме көч, рухи күтәренкелелек алдылар.

16.03.2016                                     
Язна каршы алабыз!
Олы Мәми урта мәктәбендә бинаны кардан арындыру өмәсе үткәрелде. Өмәдә барлык укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары  актив катнашты.
Керү юллары, сукмаклар,мәктәп тирәсе  кардан чистартылды.


16.03.2016                                  
«Синең куллар җылысы»
Урман хуҗалыгы министрлыгы   «Синең куллар җылысы» дип исемләнгән сыерчык оялары бәйгесе үткәрә.
Бу бәйгенең максаты: кошларга яшәү өчен уңайлыклар булдыру, укучыларда әйләнә-тирә мохиткә, тереклек ияләренә олы хөрмәт хисләре булдыру,кызыксыну уяту.
Әлеге конкурста яшь экологлар, табигатьне сөючеләр, һәм барлык кызыксынучылар катнаша  ала. Язгы каникул көннәрендә безнең мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары да әлеге бәйгедә катнашачак. Аларга уңышлар телибез!

14.03.2016                            
Финанс грамоталылыгы көне.
14нче март көнне Олы Мәми урта мәктәбендә финанс грамоталылыгы дәресе узды. Әлеге чарада 8-11нче сыйныф укучылары катнашты. Дәрес рәсми уен рәвешендә узды,укучылар шәхси финанс планы төзеделәр,үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар,финанс өлкәсенең әһәмиятле якларын таптылар,үзләренә кирәкле нәтиҗәне чыгардылар.

12.03.2016
Кооператив институт.
Олы Мәми урта мәктәбендә  Казан шәһәренең Кооператив институты кунакта булды. Әлеге уку йортының вәкилләре 9-11нче сыйныф укучыларына институтның мөмкинлекләре һәм өстенлеге турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында укучылар күп кенә сораулар бирделәр.
Соңыннан институт вәкилләре укучыларга анкета тутырырга тәкъдим иттеләр. Мәктәп укучылары бик канәгать калдылар.

10.03.2016
“Могҗизалар кыры” капилал-шоу уены.
Олы Мәми урта мәктәбендә 10нчы март көнне “Могҗизалар кыры” капилал-шоу уены узды. Ул 23нче фвраль һәм 8нче март бәйрәмнәренә багышланган иде. Уенда мәктәп укучылары катнашты. Алар үзләренең активлыгын, тапкырлыгын күрсәттеләр, уен кызыклы, эчтәлекле  булды. Уен барышында уйнаучылар үзләре турынд сөйләделәр, сәламнәр тапшырырга мөмкинлекләре булды. Уенның җиңүчесе - 4нче сыйныф укучысы Инга Егорова. Уен барысына да ошады.

01.03.2016
Тарих укытучылары семинары.
1нче март көнне Олы Мәми урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары узды. 11нче сыйныфта тарихтан “СССР 1945-1953нче елларда ” дигән темага  ачык дәрес һәм 9нчы сыныфта “Шәхесара мөнәсәбәтләр психологиясе” электив курсының “Гаилә гореф-гадәтләре” темасына дәрес  үткәрелде.  Шулай ук 6нчы сыйныф укучылары Ангелина Тугеева һәм Данила Косарев “Туган як” велоэкскурсиясенең презентациясен күрсәттеләр.
Түгәрәк өстәл артында семинарга нәтиҗәләр чыгарылды, катнашучылар семианар темасы буенча фикер алыштылар.  Семинарга нәтиҗә чыгарганда укытучыларның югары профессионалҗ осталыкларын билгеләп үттеләр.

27.02.2016
“Хәтер маршы - 2016”.
27 нче февраль көнне ел саен кышын уза торган  яшьләр    “Хәтер маршы - 2016” походы узды. Ул Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Олы Мәми урта мәктәбе укучылары Макыл авылы җирлегенә бардылар. Ике мәктәп укучылары да әдәби-музыкаль композицияләр белән чыгыш ясадылар.  Ул Боек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган иде.  
Соңыннан 11нче сыйныф укучылары Макыл авыл җирлегендә сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә гирлянда салдылар.


26.02.2016
Иҗади эшләр.
26нчы февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышына багышланган иҗади эшләр конкурсы узды. Әлеге конкурста 1-9нчы сыйныф укучылары катнашты.  Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкының тарихы турында  кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар.
Нәтиҗә һәм бүләкләү 29нчы февральдә гомуммәктәп линейкасында булачак. Шулай ук, укучыларны әзерләүдә зур булышлык күрсәткән өчен, укытучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез.


26.02.2016
“Вөҗдан хәтере” отряды.
26нчы февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Троицкая Р.С. ңитәкчелегендә “Вөҗдан хәтере”  эзләнү отряды булды. Чибәр һәм җидти яшүсмерләр Олы Мәми укучыларын үзләренең көчләре белән дәртләндереп җибәрделәр.  Отряд концерт номерлары күрсәттеләр, якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары турында сөйләделәр, Барысы бергә “Катюша” җырын җырладылар. А.Сакин эзләнү отряды турында презентация күрсәтте. Алар Невский җирлегендә һәм Суслонгер уку лагерендә булганнар. Олы Мәми мәктәбе укучылары авылның тарихы, Советлар Союзы Герое Гаврилов Аким Андреевич турында сөйләделәр.
Чара ахырында укучылар сугышда һәлак булучыларга куелган  һәйкәлгә гирлянда салдылар.
Укучыларга, авыр хезмәтләре өчен, рәхмәтебезне белдерәбез.

25.02.2016
1нче сыйныфка кабил итү.
22.01.2014 нче елгы 32 нче номерлы  Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча Олы Мәми урта мәктәбенә 2016-2017нче уку елының 1нче сентябренә укырга алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Мәктәпкә кабул итү ата-аналарның кәгазь һәм электрон вариантларда гариза нигезендә бара.

22.02.2016
Хәрби-патриотик уен “Аҗаган”.
22нче февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбендә хәрби-патриотик уен “Аҗаган” узды. Ул хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 5-11нче сыйныф укучылары белән уздырылды.
Укучылар ике командага бүленделәр. “Патриот” командасының капитаны Никита Набаткин, “Дружина” командасының капитаны Роман Арискин булды.
Биремнәр белән пакет алганнан соң, командалар маршрут буенча киттеләр, аларны анда төрле сынаулар көтә иде: пневматик мылтыктан ату, “Сазлык-түмгәклек”, граната ыргыту, хәрби байрак алу.
Никита Набаткин җитәкчелегендәге “Патриот” командасы җиңеп чыкты.  Линейкада башкалардан яхшырак булган укучыларны котлау тантанасы булды. Дмитрий Гаврилов – “Оста атучы” номинациясендә, Никита Набаткин – автомат сүтеп җыюда, Денис Романихин һәм Ангелина Налимова – ОЗК киюдә.
Нәтиҗәләр ясаганнан соң барысын да солдат бокасы, хуш исле чәй көтә иде.  Әлеге чара  оешкан  төстә узды.

19.02.2016
Свияжск утравына экскурсия.
19нчы февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбенең 5-11нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Г.Н.Васильева, А.С.Баймяшкин һәм А.Н.Гатилов белән мәдәни һәйкәл Свияжск утравына экскурсиягә бардылар. А.С.Пушкин шигырьләрендә телгә алынган гадәти булмаган шәһәр үзенең матурлыгы белән таң калдырды.
Экскурсия барышында Успенский монастырен, Свияжск утравының тарихи музеенда булдылар, төрле тарихи биналарны карадылар. Утрау буйлап җәяүле сәяхәт ясадылар.
Укучылар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
Безне утрау буйлап кызыклы һәм эчтәлекле сәяхәткә алып чыккан Анна Цукановага рәхмәтебезне белдерәбез.

18.02.2016
Хәрби-патриотик конкурс.
18нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Форпост” отряды һәр ел саен үткәрелүче хәрби-патриотик конкурста катнашты. Әлеге бәйгенең максаты – рухи һәм физик яктан сәламәт булган, иң алдынгы  “Форпост” отрядын сайлап алу иде.Бәйге программасына иҗади конкурслар,интеллектуаль уеннар,медицина һәм физик хәзерлекне тикшерү максаты куелган иде.
Безнең “Яшь гвардия” командасы һәр конкурста актив катнашты һәм мактау грамотасына ия булды!

16.02.2016
Әфган сугышында катнашучылар белән очрашу.
Олы Мәми урта мәктәбендә 15нче февраль көнне Әфганистанда хәрби хәрәкәт тәмамлануга 27 ел тулу уңаен билгеләп үттеләр. Әлеге чара гражданлык-патриотик тәрбия ае кысаларында үтте. Кичәгә хәрби хәрәкәттә катнашучылар чакырылды: Гаврилов Алексей Васильевич, Лихачев Николай Мефодиевич, Анреев Сергей Евдокимович һәм Майоров Владимир Геннадьевич.6-8нче сыйныф укучылары Әфганистан сугышы турында чыгышлар әзерләделәр.
Очрашу тантаналы шартларда узды һәм укучыларда онытылмаслык тәэсир калдырды.

11.02.2016
Химия кабинетына экскурсия.
11нче февральдә Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме укучылары өчен, химия атналыгы кысаларында, укытучы Анатолий Баймяшкин химия кабинетына һәм лабораториягә экскурсия үткәрде. Балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде, тәҗрибә күрсәтелде. Балалар укытучы кулындагы “могҗизаны” бик кызыксынып карадылар. Һәммәсе дә күргәннәрдән канәгать калдылар.

09.02.2016
Республика «ИТ-чемпион» конкурсында җиңү.
9нчы февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Алексей Фомин Республика «ИТ-чемпион» конкурсында катаншкан җиңүчеләрне бүләкләнүдә катнашты. Әлеге чара «Иннополис» университетында узды. Конкурсның икенче этабы буенча Алексей районда 3нче урын алды һәм яңа смартфонга ия булды.
Бүләкләүдә ТРның Президенты Рөстәм Минниханов, ТРның Премьер-министр урынбасары- информлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТРның Премьер-министр урынбасары -Белем һәм фән минитсры Энгель Фәттәхов, Югары Ослан миниципаль районы башлыгы Марат Зиятдинов катнашты.
Без үзебезнең Җиңүчебезне котлыйбыз!

08.02.2016
Парламент сәгате.
2016нчы елның 8нче февралендә Олы Мәми урта мәктәбендә 5-8нче сыйныф укучылары өчен “Мин – Россия гражданины” дигән темага парламент сәгате уздырылды.
Чара “Россия нәрсәдән башлана?” җыры белән башланды. Күп кенә укучылар өчен туган җирләре. “Гражданин булырга бурычлы!”  дигән презентацияукучыларны  Конституция белән таныштырды. Соңыннан Конституцияне белүләре буенча викторина уздырылды.

07.02.2016
Кышкы спорт уеннары төрләре.
2016нчы елның  7 нче февралендә 2014нче елда Сочида уздырылган XXII кышкы Олимпия уеннары башланганга ике ел узды. Безнең команда медаьләр яулау буенча беренче урынны алды. Олы Мәми урта мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чаралар уздырылды. 6нчы февраль көнне физик культура укытучысы Иван Сальцинов тантаналы линейкада укучыларны “Кышкы уен төрләре көне”нең планы белән таныштырды. Мәктәп директоры Ольга Сычева укучыларга спорт белән дус яшәргә кирәклеге турында сөйләде. 1-7 сыйныф укучылары өчен Баймяшкин А.С. “Олимпия уеннары тарихы” турында сыйныф сәгате уздырды, ә 8-11нче сыйныф укучылары өчен Васильева Г.Н. “XXII Кышкы Олимпия уеннары - 2014” дигән темага презентация күрсәтте. Сыйныф сәгатендә укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

01.02.2016
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы.
1нче февральдән 29нчы февральгә кадәр Олы Мәми урта мәктәбендә гражданлык-тәрбия һәм оборона-массакүләм чаралар айлыгы башланды. Айлык кысаларында “Чиста һәйкәлләр” акциясе игълан ителде. Олы Мәми авылы җирлегендә куелган  “Бөек Ватан сугышы” һәйкәлен һәм Гаврилов Аким Андреевич обелискын кардан чистарттылар. 10-11нче сыйныф укучылары һәйкәлләрне чистарту буенча рейд оештырдылар. Акция ел саен уздырыла һәм дәвам ителә.

30.01.2016
Тарихи квест.
30 нчы гыйнвар көнне Олы Мәми урта мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары “Сталинград сугышы” дигән тариха квестта катнаштылар.
Укучыларга яңа сорауның кайда икәнен белергә кирәк иде. Биремнәр “концерт урынында”, “язу чыганаклары саклагчында” һ.б. урыннарда иде. Бирем үтәлгән саен, маршрут кәгазе тутырыла барды, җаваплар шунда язылды һәм табылган әйберләр дә шунда беркетелә барды.
Квест бик кызыклы узды, укучылар Сталинград сугышы турында белемнәрен күрсәттеләр. 11нче сыйныф укучысы Роман Лихачев иң тапкыры булды.

29.01.2016
Гриппны кисәтү.
Олы Мәми урта мәктәбендә грипп һәм салкын тию авыруларын кисәтү эшләре бара. Әлеге чара буенча сыйныф җитәкчеләре укучылар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр уздыралар, һәр сыйныфта әлеге авырулар турында китапчыклар бар, тәрәзә төпләрендә, парта өсләрендә суган, сарымсак куелган. Сыйныф бүлмәләре җилләтелә һәм юыла. Мәктәп ашханәсе пешекчесе витаминлы ашлар әзерли: яшелчә салатлары, җимеш компотлары. Чит кешеләргә мәктәп бинасына керү тыелган.

26.01.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы.
26 нчы гыйнвар көнне Олы Мәми урта мәктәбе коллективы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында катнашты. Ул Югары Осланның “Чемпион” спорт комплексында узды.  Спартакиада программасына дартс, турникта тартылу, шахмат, канат тарту, күңелле старт уеннары кертелгән иде. Җиңүне көчлеләр яулады. Спартакиада спорт уеннарын төп сәламәт яшәү рәвеше итеп пропагандалый, мәгариф хезмәткәрләренең сәламәтлеген яхшыртуга этәргеч булып тора.

19.01.2016
КВН.    
19нчы гыйнвар көнне Олы Мәми урта мәктәбенең укытучылар коллективы район КВН фестиваль-конкурсында катнаштылар.  “Туристларга – 25!” дип аталган әлеге КВН Парк һәм скверлар елына багышланган.  1нче зонага кергән мәктәпләрнең ярышы Килди авылы мәдәният йортында узды. Безнең  мәктәпнең көндәшләре: Макыл урта мәктәбе һәм Карахуҗа урта мәктәбе укытучылар коллективлары.
Макыл урта мәктәбенең укытучылар коллективын җиңүләре чын күңелдән тәбрик итәбез һәм икенче турда уңышлар телибез!

18.01.2016    
Танып белү сәгате: “Уйлап табу фәне”.
18нче гыйнвар көнне Оли Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Китапханә җитәкчесе Галина Скарлухина балаларга Уйлап табучылар көне турында сөйләде. “Һәм монда уйлап табучы  пәйдә булды” дигән китаплар күргәзмәсен карадылар. Чара  ахырында балаларга логик мәсьәләләр чишәргә тәкъдим ителде.

13.01.2016
13нче гыйнвар көнне Олы Мәми урта мәктәбендә безнең якларда кышлаучы кошларга ярдәм итү максатыннан төрле чаралар үткәрелде. Иртән укучылар үз куллары белән ясаган  махсус җимлекләрен алып  килделәр.Өлкән сыйныф укучылары “Кышлаучы кошлар” темасына презентация карап,фикер алыштылар. Үзләре ясаган җимлекләр белән башлангыч сыйныф укучыларын таныштырдылар,аларга киңәшләр бирделәр. Әзер җимлекләрне мәктәп тирәли үсүче агачларга беркетү аеруча да күңелле хезмәт булды!Нәни дусларыбызның яратып ризык чүпләүләре һәр бала күңелендә җылы хатирәләр калдырыр!Мәктәп тарафыннан һәр ел саен үткәрелүче әлеге чара нәтиҗәле. Укучыларда кошларга,җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләнелә.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International