Яналыклар 2016

29.12.2016
Президент чыршылары.
президент чыршылары узды. Анда Татарстанның 7меңгә якын баласы катнашты. Яңа ел тамашасы Г.Х.Андерсенның “Кар патшабикәсе” исемле әкияте мотивлары буенча төзелгән иде. Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов яңа ел котлауы белән мөрәҗәгать итте. Бу зур тантанада “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен уку алдынгысы Титова Екатерина чагылдырды. Без үзебезнең укучыбызның уңышлары белән горурланабыз.

29.12.2016                                                  
Имтиханны репетицияләү.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү кысаларында  29нчы декабрьдә  «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 11нче сыйныф укучылары өчен рус теленнән имтиханны  репетицияләү булды.  Бу һәрбер укучы өчен чын имтиханга әзерлек дәрәҗәсен белүнең иң кулай ысулы. Чөнки  аерым бер биремнәрдә булган җитезсезлекләрне вакытында күрү укучыны алдагы хаталардан азат итә.

29.12.2016
Яңа ел бал-маскарады.
27нче декабрьдә Яңа ел бал-маскарады узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.В.Бурукина җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары бәйрәмне бик оста итеп әзерләгәннәр. Артистлар да, тамашачылар да бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралыштылар.

28.12.2016
Кышкы лагерьдә бер көн.
27нче декабрьдә кышкы лагерь яңа ел флешмобыннан башланып китте. Зарядкадан соң балаларны тәмле һәм файдалы иртәнге аш көтеп тора иде.Шуннан соң оештыру эшләре тотынды: отряд формалаштыру, стенгазета чыгару һ.б. Спорт залында балалар төрле конкурсларда, уеннарда , “Әкияттә кунакта” дигән викторинада үзләрен сынадылар. Арыган һәм канәгать балалар төшке ашка юнәлделәр. Төшке аштан соң тәрбиячеләр балалар өчен мәктәп йортында кышкы эстафета әзерләделәр. Шулай итеп лагерьнең бер көне бик күңелле үтте.

28.12.2016
Кыш бабайда кунакта.
Шундый әкияти исемле Яңа ел тамашасы 1-5нче сыйныф укучылары өчен узды. Бәйрәмчә бизәлгән залга чыршыкай янына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Залга бәйрәмнең алып баручылары-әкияти персонажлар керде. Уен-көлке, күңелле җырлар, конкурслар-болар барысы да искиткеч атмосфера барлыкка китерделәр. Бәйрәмнең азагында Кыш бабай һәм Кар кызы залдагы барлык кешене күңелле биюгә чакырдылар.

27.12.2016
Һөнәрләр ярминкәсе.
Һөнәр сайлау эшен оештыру программасын гамәлгә ашыру максатларыннан 23нче декабрьдә  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9-11нче сыйныф укучылары  Югары Ослан районы башлыгы М.Г.Зиатдинов һәм  Татарстан Республикасының  урта һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашында узган “Һөнәрләр ярминкәсе”ндә катнаштылар. Ачык ишекләр көненә алдынгы югары һәм урта уку йортлары чакырылган иде. Алар арасында КФУ, Энергоуниверситет, Төзелеш академиясе, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һ.б.бар иде. Укучылар алдында студентлар, укытучылар чыгыш ясадылар.

23.12.2016
Тиздән яңа ел җитә!
Безнең иң яраткан бәйрәмебез - Яңа ел бәйрәме көннән-көн якыная бара. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бу бәйрәмгә әзерләнү эшләре кызганнан-кыза гына бара. Көн саен репетицияләр ясала, сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар бәйрәмчә бизәлгән, ә икенче каттагы рекреациядә балалар тарафыннан эшләнгән кул эшләреннән торган искиткеч күргәзмә барлыкка килде.

17.12.2016
Тьюторлар семинары.
16нчы декабрьдә тарих укытучысы Ирина Дадыкина тьюторлар өчен оештырылган семинарда катнашты. Семинар Буа шәһәренең “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ сендә узды.
Семинар барышында тьюторлар бер-берсе белән тәҗрибә  уртаклаштылар, мастер-класслар һәм ачык дәресләр карадылар, предметлар буенчы сыйныфтан тыш эш презентацияләрендә булдылар.

17.12.2016
Кыш бабай остаханәсе.
Яңа ел алдыннан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “ Кыш бабай остаханәсе” эшли башлады. Традиция буенча һәр сыйныф мәктәп күргәзмәсендә үзенең иҗади эшен чагылдыра. Иҗади эшләр төрле номинацияләрдә – “Яңа ел открыткасы”, “Чыршылар дифилесе”, “Яңа ел символы” һ.б. уза.

13.12.2016
Спорт туризмы.
11нче декабрьдә Кама тамагы районында спорт туризмы буенча ярышлар узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән Бурукина Дарья (8нче сыйныф), Куртымова Алеся (9нчы сыйныф), Титова Екатерина (10нчы сыйныф) катнаштылар. Ярышларның йомгаклары буенча Алеся Куртымова 2нче урынны яулады. Моннан тыш, Бурукина Дарья һәм Куртымова Алесяга 3нче спорт разряды беркетелде.

09.12.2016
Ватан геройлары көне.
9нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең И.А.Заикин исемендәге “Бердәмлек” балалар оешмасы, үзләренең президентлары Екатерина Титова җитәкчелегендә  Ватан геройлары көненә багышланган район чарасында катнаштылар. Бу чара кысаларында Шеланга, Матюшин, Югары Ослан мәктәпләре укучыларын “Яшьармия” сафларына кабул итү тантанасы булды. Тантанадан соң барлык катнашучылар да һәйкәл янына митингка җыелдылар.

12.12.2016                               
Әдәби әсәрләрдә балалар батырлыгы.
9нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе китапханәсендә “Хәрби дан көненә” багышланган “ Әдәби әсәрләрдә балалар батырлыгы” дигән китапханә дәресе узды. Әдәби әсәрләр мисалында Бөек Ватан сугышының халыкчанлыгы һәм сугышта иң кечкенә каһарманнарның катнашуы күрсәтелде. Укучылар төрле рус язучыларының әсәрләрендә балаларның сугыш елларында күрсәткән батырлыкларын анализладылар һәм авторларның аларга карата мөнәсәбәтләрен билгеләделәр.

09.12.2016
Коррупция белән көрәшү көне.
9нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара коррупция белән көрәшү көне кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Башта мәктәптә бердәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда сыйныф җитәкчеләре укучыларга антикоррупцион видеофильмнар күрсәттеләр. Бу вакытта өлкән сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы башлыгы Сергей Бурукин белән очрашуга бардылар.  Сергей Валерьевич укучыларга үзара салым җыю программасы турында сөйләде, авыл халкыннан җыелган салымның тотылышы турында аңлатты. Очрашудан соң укучылар авылның үзәк мәйданында “Коррупциягә каршы бергәләп” дигән флеш-моб уздырдылар.

09.12.2016
Геройлар көненә багышлап.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Россиядәге истәлекле даталарга багышланган Хәрби дан атнасы дәвам итә. 9нчы декабрь – Россиядә ел саен билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көне. 8нче декабрьдә мәктәп спорт залында башлангыч сыйныф укучылары арасында шул датага багышланган эстафеталар узды. Укучылар ике командага бүленделәр. Шаушулы һәм күңелле итеп укучылар җитезлектә һәм өлгерлектә ярыштылар.

09.12.2016                                     
Ватан геройлары көне.
9нчы декабрьдә илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтә. Бу мөһим вакыйга алдыннан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә тарих укытучысы Ирина Дадыкина тарафыннан әзерләнгән “Ватан геройлары көне” дигән сыйныф сәгате узды. Чара “Мин флаг күтәрәм” дигән җырның клибын караудан башланып китте. Шуннан соң алып баручылар фикер алышу өчен “Кем ул герой?”, “Нәрсә ул батырлык?” дигән сораулар тәкъдим иттеләр, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.Фильмнардан өзекләр, җыр клиплары укучыларга алып баручылар сөйләгән вакыйгаларның тарихын ачыграк күзалларга ярдәм иттеләр.Чараның төп өлеше Югары Ослан районыннан чыккан геройларга багышланган иде. Иң азакта һәлак булган геройларны Бер минутлык тынлык белән искә алу булды.

08.12.2016
Ата-аналар җыелышы.
8нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибенә түбәндәгеләр кертелгән иде:1) Яшьүсмерләр арасында суицидны кисәтү; 2) 2017нче елда ДЙАсен норматив – хокукый яктан тәэмин итү; 3) беренче чирек йомгаклары. Беренче сорау буенча укытучы-психолог И.В.Хохлова чыгыш ясады. Шулай ук уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н. тарафыннан да доклад әзерләнгән иде. Бу ата-аналар җыелышында уку-тәрбия процессына караган башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

08.12.2016
9нчы сыйныфта сынап карау имтиханы.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүнең бер төре булып сынап карау имтиханын үткәрү тора. Нәтиҗәләр укытучы өчен дә, укучы өчен дә мәгълүмати булып тора. 7нче декабрьдә 9нчы сыйныфлар өчен математикадан сынап карау имтиханы “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә дә үткәрелде.

08.12.2016
Сәламәт булырга теләсәң.
7нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында башлангыч сыйныфлар өчен “Сәламәт булырга теләсәң” исемле викторина үткәрелде. “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 8нче сыйныф укучылары кечкенә сыйныф укучылары өчен көндәлек режим, гигиена, дөрес туклану, тешләрне карау һәм спортка караган юнәлешләрне үз эченә алган интеллектуаль уен – викторина әзерләделәр һәм үткәрделәр.

03.12.2016
Билгесез солдат көне.
3нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Билгесез солдат көне”нә багышланган “Искә алыйк” дигән хәрби-тарихи уен-квест үткәрелде. Уенда 8-11нчче сыйныф укучыары катнаштылар. Педагог-оештыручы Анна Кукуль укучыларны 2 командага бүлде һәм уен башланды. Беренче тукталыш-Уенга старт. Командаларның капитаннары биремле конверт тартып чыгаралар: пазл җыярга - билгесез солдат каберенең фоторәсеме. Укучылар бу биремне башкарып чыгалар һәм солдат һәйкәленең исемен атыйлар. Икенче тукталыш “Без бергә көчле “ дип атала. Ул коллектив формалаштыруга юнәлтелгән. Командалар исем, девиз уйлап табалар, хәрби җыр җырлап спорт залы буенча атлыйлар. Өченче тукталыш “Геройлар аллеясы” дип атала һәм һәр команда Югары Ослан районындагы геройлларның исемнәрен язалар. Дүртенче “Кыр почтасы” дип аталган  тукталышта командалар билгесез солдатка үзләренең рәхмәтләрен белдереп хат яязалар. Бишенче тукталышта командалар викторина сорауларына җавап бирәләр. Иң соңгы тукталышта командалар чыршы ботакларыннан гирлянда әзерләделәр. Шуннан соң жюри йомгаклар ясады һәм нәтиҗәдә җиңү хөкем сөрде. Уеннан соң командалар геройлар һәйкәленнә барып гирляндаларны куйдылар.

02.12.2016
Белем-Җаваплылык-Сәламәтлек
IIнче Бөтенроссия “ВИЧ/СПИД ТУКТА” акциясен үткәрү кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Белем-Җаваплылык-Сәламәтлек” дигән ачык дәрес үткәрелде. Бу чара балалар һәм яшьләргә ВИЧ/СПИДка каршы мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән иде. Дәреснең нигезен ВИЧ-инфекциягә каршы торуга караган сораулардан торган видеофильм тәшкил итә.

30.11.2016
Хәйрия концерты.  
30нчы ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары педагог-оештыручы Анна Кукуль һәм Татар Борнашы авылы мәдәният йорты директоры Лидия Аббязова җитәкчелегендә Югары Осланның картлар һәм инвалидлар йортында  хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар. Әбиләр һәм бабайлар балаларның чыгышларын җылы алкышладылар, алга таба да үзләрен онытмауны үтенделәр. Балалар тагын килергә сүз бирделәр. Чара инвалидлар декадасы кысаларында узды.

25.11.2016
Әниләр көне.
25нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә  Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укучылар үзләренең әниләренә җырлар, шигырьләр, биюләр,8нче сыйныф укучылары әниләрне котлап видеоролик ясадылар. Бәйрәмнең азагында балалар әниләренә төрле бүләкләр тапшырдылар.

25.11.2016
Дөньяда иң әйбәт әни-минем әни!
24нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Әниләр көненә багышланган  “ Дөньяда иң әйбәт әни-минем әни!” дигән рәсемнәр конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста 1-4нче сыйныф укучылары катнаштылар һәм алар үзләренең рәсемнәрендә әниләренә карата булган бөтен рәхмәтләрен,хөрмәт һәм яратуларын чагылдырдылар. Иң әйбәт эшләр мәктәп фойесындагы күргәзмәдә урын алдылар.

24.11.2016
Ярышларда җиңүчеләр.
24нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары баскетбол буенча район беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Югары Осланның “Чемпион” спорт комплексында узды. Ярышларның нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп укучылары 2нче урынга чыктылар.

24.11.2016
Республикаләм балалар иҗаты конкурсы.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 4нче сыйныф укучысы Карина Гущина Республикаләм балалар иҗаты конкурсының район этабында “Минем яраткан әдәби героем” дигән номинациядә яулаган 2нче урын өчен диплом белән бүләкләнде.

22.11.2016
ЯШЬ  ТАЛАНТЛАР
Татар Борнашы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Манвеля Ани “Татарстан талантлары” дигән район күләмендә үткәрелгән  рәсем  конкурсында Тимохина Н.В. җитәкчелегендә  2нче урынны яулап алдылар.

22.11.2016                                         
Куркынычсыз боз.
21нче ноябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең волонтерлар төркеме башлангыч сыйныфларда Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырдылар. Бу турыда барлык укучыларга да искәрмәләр таратылды.
  

18.11.2016
Хокукый ярдәм күрсәтү көне.
18нче ноябрьдә Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча төрле чаралар уздырылды. Укучыларны 4 иҗади төркемгә бүлделәр: 1,4сыйныфлар; 2,3нче сыйныфлар; 5-7 һәм 8-11нче сыйныфлар. Башлангыч сыйныфларда “Бала хокуклары турында конвенция” дигән интерактив сыйныф сәгатьләре, урта сыйныфларда “Без һәм закон” исемле уен, зур сыйныфларда “Мин һәм минем хокукларым” исемле эшлекле уен үткәрелде. Барлык чаралар да укучыларның хокукый грамотлылыгын формалаштыруга юнәлтелгән иде.

18.11.2016
Баскетбол белән шөгыльләнүчеләр.
17нче ноябрьдә Югары Осландагы “Чемпион” спорт комплексында кызлар арасында баскетбол ярышлары булды. Матчлар КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы кысаларында үтәләр. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе командасына 8-10нчы сыйныф укучы  керделәр. Ярышта безнең команда 4нче урынны яулады. Һәркем мондый ярышларның кирәклегенә чыраттагы тапкыр инанды. Алар яшьләрдә спортка карата кызыксыну уяталар.

17.11.2016
Өйрәтү семинары.
Өйрәтү семинарлары ярдәмендә квалификацияне күтәрү укытучының үсешендә зур роль уйный. Нәкъ менә шундый семинарда Слушкина Е.В. булды. Бу семинар “2017нче елда рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү методикасы” проблемасы буенча иде һәм ул 15нче ноябрьдә  Яшел үзән шәһәренең 1нче номерлы лицеенда узды. Семинарны филология фәннәре кандидаты, доцент, Чехов исемендәге Таганрог институтының рус теле, сөйләм культурасы һәм коррекциясе кафедрасының җитәкчесе, “Легион” нәшриятенең рус теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе Наталья Аркадьевна Сенина үткәрде.

15.11.2016
Онлайн-олимпиадада катнашучыларны бүләкләү.
14нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе”  МББУнда линейка вакытында 2-3нче сыйныф укучыларын рус теле буенча үткәрелгән онлайн олимпиадаларның мактау грамоталары һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләү үткәрелде.

14.11.2016
“Безнең белән аерымла” исемле экологик дәрес.
14нче ноябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 7-11нче сыйныфларда 15нче ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара икенчел эшкәртү көне кысаларында “Безнең белән аерымла” исемле экологик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты буларак укучыларда калдык әйберләргә карата җаваплы караш тәрбияләү һәм алар белән грамоталы эш итә белергә өйрәтү, мәктәп укучыларында калдыкларны аерымлап җыюга мотивация булдыру тора иде.
http://www.разделяйснами.рф/ исемле сайтта урнаштырылган Бөтенроссия экодәресне оештыручыларның методик ярдәме нәтиҗәсендә биология укытучысы Елена Бурукинага укучыларны калдыклар проблемасы белән таныштырырга һәм түбәндәге төшенчәләрне ачыкларга мөмкинлек туды:
калдыкларны эшкәртү, аерымлап җыю, калдыкларны күмү, яндыру, әйләнә-тирәне пычрату,
калдыклар белән төрле ысуллар кулланып эш итүнең өстенлекләрен ачыклау,
калдыкларны аерымлап җыю һәм эшкәртү технологияләре белән таныштыру,
өчен калдыкларны аерымлап җыюны үстерүгә юнәлтелгән эш төрләрен билгеләү,
укучыларны үз районнарыңдагы калдыклар турындагы проблемаларны хәл итүдә активлык күрсәтүгә өндәү.
Экодәресне үткәргән өчен оештыручылар мәктәпкә рәхмәт хаты җибәрделәр.
 

14.11.2016
Югары Ослан муниципаль районына 85 яшь.
2016нчы елның агымында  Югары Ослан муниципаль районының 85 еллыгына багышланган күп кенә чаралар үткәрелде. 14нче ноябрьдә район мәдәният йортында бу датага багышланган бик зур бәйрәм чарасы булды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен мәктәп директоры С.М.Бочков һәм физика һәм технология укытучысы А.М.Слушкин чагылдырдылар.

10.11.2016
Фестиваль ГТО
10нчы ноябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 11нче сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Чара Югары Осланның “Чемпион” спорт комплексында узды. Бу спорт чарасы яшьләр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул аларга үзләренең физик мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итә, белгечлек буенча югары уку йортларына керергә һәм армия хезмәтенә әзерли.

10.11.2016
Кышкыга кәбестә әзерләү.
9нчы ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктбе” МББУсендә традицион кәбестә тозлау көне узды. Бу эштә 9нчы сыйныф укучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кәбестә бик тәмле тозланды һәм  анардан әзерләнгән ашлар укучыларны, укытучыларны шатландырыр дип өметләнәбез.

08.11.2016
70 еллык юбилей
Узган атнада Казан шәһәрендә Язучылар  Союзы йортында Мөдәррис Әгъләмнең 70 еллык юбилеена багышланган  кичә булды.Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укытучылар арасында  Татар-Борнашы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Гөлсинә Якуповна да бар иде. Кичәдә татарр халкының танылган язучылары, артистлар чыгыш ясады.

07.11.2016
Табигать сакчылары.
7нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә мәктәпкүләм линейкада Югары Ослан районы территориясендә табигатьне саклауга багышлап  уздырылган чараларда катнашкан укучыларны бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан булган дипломнар белән 4нче сыйныф укучылары  Гущина Карина, Козин Матвей, Куртымова Варвара һәм 5нче сыйныф укучысы Анастасия Жилкина бүләкләнделәр. Уку –укыту эшләре буенча директор урынбасары Марина Бочкова бу укучыларга рәхмәтләр белдерде.

 

01.11.2016                                        
Экологик конференция.
1нче ноябрьдә  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары  Югары Ослан районының 85еллыгына багышланган экологик конференциядә катнаштылар. Чара балалар һәм яшьләрдә экологик культура һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан, шулай ук әйләнә- тирәгә карата толерантлылык һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннын оештырылды. Конференция йомгаклары буенча Титова Екатерина “Туган якны өйрәнү” секциясендә   1нче урынны, Манвелян Кишмиш һәм Абгарян Карине “Туган якны өйрәнү” секциясендә   2нче урынны (җитәкчеләре Дадыкина Ирина), Гущина Карина “Яшь табигать сакчылары” секциясендә   2нче урынны (җитәкчесе Бочкова Марина), Титова Екатерина “Кеше экологиясе” секциясендә  2нче урынны, Бурукина Дарья һәм Бурукина Анна “Без яшәгән йорт” секциясендә (җитәкчеләре Бурукина Елена) катнашканнары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

28.10.2016
Көзге бал.
28нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 6-11нче сыйныфлар өчен “Көзге бал” үткәрелде. Бәйрәмне укучылар үзләре әзерләделәр һәм анда төрле конкурслар, күңел ачу һәм дискртека оештырылган иде.
Бәйрәм күз ачып йомганчы үтеп китте һәм үзеннән соң бары тик шатлыклы эмоцияләр генә калдырды. Бәйрәмнең азагында барлык кунакларны бәйрәм торты белән сыйладылар. Сыйлардан соң һәркемне бәйрәм дискотекасы көтеп тора иде.

28.10.2016
Көзге бал.
28нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә балалар оешмасының җитәкчесе Анна Кукуль һәм волонтерлар тарафыннан оештырылган “Көзге бал”бәйрәме узды. Бәйрәмдә күңеллелек хөкем сөрде, балалар Убырлы карчык һәм Көз тәкъдим иткән уеннарны бик теләп уйнадылар, табышмаклар чиштеләр,викторина сорауларына җавап бирделәр,җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм баллы күчтәнәчләр һәм дискотека белән тәмамланды.

28.10.2016
Чиреккә йомгаклар ясау.
28нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә  беренче чиреккә йомгаклар ясау булды. Һәрбер сыйныфта сыйныф сәгәтьләре уздырылды. Аларда  беренче чиреккә йомгаклар ясау булды, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар тыңланды, сыйныф бүлмәләре җыештырылды. Сулыклар янында үз-үзеңне тотуга караган куркынычсызлык кагыйдәләренә  аерым игътибар бирелде. Укучыларга “Сулыклар янында куркынычсызлык” дигән стендтагы мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим ителде. Мәктәп линейкасында каникул вакытында мәктәптәге эш планы белән таныштырылды.

27.10.2016
Укытучы-остаз.
27нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары Ирина Дадыкина, Анна Кукуль, Камилла Сальмановалар “П.С Ханжин исемендәге 1нче Тәтеш урта мәктәбе” МББУсе базасында узган тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының зональ семинарында катнаштылар. Югары квалификацияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Мышев 5нче сыйныфта “Борынгы Мисрда язу һәм белем” дигән темага дәрес, “Профессиональ укытучы булып җитешүдә остазлыкның роле” дигән мастер-класс үткәрде.
Чара “Укытучы-остаз”дигән грант проекты кысаларында узды.

27.10.2016
Диагностик тест узу.
27нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 4,6 һәм 8 сыйныфларда татар теленнән диагностик тест уздырылды. Мониторинг үт кәрү өчен аудиториядә офф-лайн видеокүзәтү урнаштырылды.

 

27.10.2016
Мәктәп сайлауларының йомгаклары.
25нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә узган мәктәп балалар оешмасының президентын сайлауларының йомгаклары булды. Президент итеп 10нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина сайланды. Катя сүзләренә караганда, мәктәп тормышын кызыклырак итү укучыларның үз кулларыннан килә торган эш. Президентның барлык башлаган эшләре уңышка ирешер дип өметләнәбез, чөнки ул һәрвакытта да куйган максатларына ирешмичә туктамый.

25.10.2016
Мәктәп президентын сайлау.
25нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә мәктәп президентын сайлау булды. Ике атна буе “Мәктәп спикеры”дигән интерактив уен үткәрелде. Уен барышында мәктәп президентына кандидатлар сайланды: Титова Е.(10 сыйныф)һәм Манвелян К., Слушкин М.(9 сыйныф). Һәрбер кандидат сайлау алды программасы буенча үзе турында презентация әзерләде һәм аны 5-11нче сыйныф укучыларына тәкъдим иттеләр. Шуннан соң мәктәпнең һәрбер укучысы үзе сайлаган кандидат өчен үз тавышын бирде.

24.10.2016
Чыганакларга сәяхәт.
Яшь буынны инновацион туристик проектлар өстендә эшләүгә тарту һәм бу эшне үстерү максатыннан, Татарстан Республикасындагы туристик үзәкләрне алга җибәрү һәм үстерү, яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләү һәм талантлы яшьләрне бу өлкәгә тарту максатыннан 21нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Чыганакларга сәяхәт” дигән VIIнче республикакүләм конкурсның муниципаль этабы узды.

20.10.2016
Макулатура җыю акциясе.
20 нче октябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә макулатура җыю буенча акция үткәрелде. Бу чара “Экос” экологик түгәрәге тарафыннан оештырылды. Чараның максаты буларак үсеп килүче буында табигый ресурсларга карата сакчыл караш тәрбияләү тора иде. Акциядә мәктәпнең барлык укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.

19.10.2016
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы.
5нче октябрьдә Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы булды. Ярышлар спортның сигез төре буенча узды: җиңел атлетика буенча эстафета, озынлыкка сикерү, бадминтон, аркан тартышу, пневматик винтовкадан ату, гирь күтәрү һәм йөзү. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең физика һәм технология укытучысы Александр Слушкин бу Спартакиадада катнашты. Александр Михайлович ату төрендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

13.10.2016
Туристлык һәм туган якны өйрәнү эшчәнлеге буенча семинар-практикум.
13нче октябрьдә “Зур Мәми гомуми урта белем бирү мәктәбе” МББУсендә Туристлык һәм туган якны өйрәнү эшчәнлеге буенча семинар-практикум булып узды. Анда  “Татар Борнашы гомуми урта белем бирү мәктәбе” МББУсеннән Ирина Дадыкина һәм Айнур Халиуллин катнаштылар. Чара “Югары Ослан районында туризмны үстерү”, “Татарстан Республикасында туризмны үстерү” һәм башка темаларга караган чыгышлардан башланды. Программада шулай ук “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучысы Дадыкина И.Н. күрсәткән “Зөя елгасы буйлап” дигән видеоэкскурсия дә бар иде. Шуннан соң Канаш авылындагы этнографик музейга бару булды. Чараның азагында түгәрәк өстәл артында йомгаклар ясалды.

12.10.2016
Ә  БЕЗДӘ  ЧИСТА!    
12 нче октябрьдә Татар Борнашы мәктәбендә укучылар үзләренең укытучылары белән мәктәп  әйләнәсендә коелган яфракларны, агач ботакларын, корыган чәчәкләрне җыйдылар. Бу десантта  4-11 сыйныф укучылары катнашты.

11.10.2016
Профориентация буенча тест.
11нче октябрьдә Казан шәһәренең “Эш белән тәэмин итү үзәге“ белгече Бикканеева  Диляра  Ривхатовна  Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9-11нче сыйныфларында профориентациягә кагылышлы тест үткәрде.
Моннан тыш, Диляра  Ривхатовна балаларны бүгенгесе көндәге хезмәт базарының үзенчәлекләре белән таныштырды, һөнәр сайлаган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар бик теләп тыңладылар һәм кунакка төрле сораулар бирделәр, чөнки алар тиздән үзләренең тормыштагы бик мөһим адымнарын ясаячаклар.

11.10.2016              
Минем яраткан укытучым.
11нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары “Минем яраткан укытучым” исемле Vнче респупликакүләм конкурс кысаларында узган сәнгатьле укучылар конкурсының район этабында катнаштылар. Сәнгатьлелек, төгәллек һәм артистизм өчен 4нче сыйныф укучылары Козин Матвей, Ильичева Арина, Гущина Карина(җитәкчеләреБочкова Марина), Бурукина Анна(җитәкчесе Слушкина Елена) актив катнашучы грамоталары белән бүләкләнделәр.

06.10.2016
Үткәннәргә сәяхәт яки пионер лагерендә бер көн.
5нче октябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә үзидарә көне булды. 9-11нче сыйныф укучылары бер көнгә укытучылар булдылар һәм дәресләрне укытучылар урынына үзләре алып бардылар.
Дәресләрдән соң укучылар үзләренең укытучыларын котладылар. Укучылар үзидарәсе “Үткәннәргә сәяхәт яки пионер лагерендә бер көн” дигән бәйрәм тамашасы үзерләгәннәр. Катнашучылар СССР вакытындагы атмосфераны булдырырга тырыштылар һәм укытучыларга пионерлар булып уйнарга тәкъдим иттеләр. Конкурста пионер отрядлары ярыштылар һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде.

01.10.2016
Көзге мәшәкатьләр.
Көз-юмарт чор, уңыш җыю вакыты. 30нчы сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогыннан көзге уңышны җыеп алдылар. Укучылар һәм укытучыларның бердәм дус-тату эшләүләре нәтиҗәсендә мәктәп ашханәсе кишер белән чөгендергә баеды. Тырышлыклары һәм эшчән булулары өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!

29.09.2016                                                    
Юл этикеты.
Урамга чыгу белән һәрберебез юл хәрәкәтендә катнашучыга әйләнәбез, чөнки без юллардан, тротуар һәм җәяүлеләр юлыннан башка, ахыр чиктә, җәмәгать һәм шәхси транспорттан башка тора алмыйбыз.
29нчы сентябрьдә “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсендә Куркынычсызлык атнасы кысаларында зурлар төркемендә “Юл этикеты” дигән шөгыль үткәрелде.Тәрбияче Козловская Ольга уеннар ярдәмендә балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты.
Мондый шөгыльләр балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык һәм мөстәкыйльлелек тәрбиялиләр.

                                                 
28.09.2016
Яшь белгечләр белән остазлар эшли.
28нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенә Тәтеш мәктәбеннән тарих укытучысы Мышев Юрий Владимирович килгән иде. Ул мәктәбебездә эшләүче яшь укытучылар Кукуль А.А. һәм Сальманова К.А.ларның эшчәнлекләре белән аларның остазлары буларак танышты. Укытучыларның дәресләрендә булып чыкканнан соң Юрий Влаадимирович алар белән әңгәмә үткәрде,киңәшләрен бирде,сорауларга җаваплар бирде һәм дәресләрне уңай бәяләде.

27.09.2016     
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының семинар- киңәшмәсе.
22нче сентябрьдә тарих укытучысы Ирина Дадыкина “Татарстан Республикасында тарихи һәм җәмгыяви белем бирүне модернизацияләү: тәҗрибә,проблемалар”дигән республика семинарында катнашты.Семинар Казан шәһәренең 8нче гимназиясендә үтте. Бу семинар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган.

27.09.2016
Икенче тормыш
“Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсендә “Планетаны чүпләрдән арындырабыз” дигән акция кысаларында ташландык материалдан “Икенче тормыш” исемле әйберләр ясау конкурсы дәвам итә.Әлбәттә, пластик һәм башка чүпне кирәкле әйбергә әйләндерү яңалык түгел,ләкин без балаларыбыз фантазияләрен, барлык булдыкларын эшкә җигеп төрле кызыклы әйберләр ясарлар дип өметләнәбез. Шулай итеп Лешёв Артём йогурт банкаларыннан бик матур чәчәкләр бәйләме китереп чыгарды. Чебиләр, төрле кызыклы әйберләр күргәзмәбездә урын алып торалар.
 

24.09.2016           
Бөтенроссия күләм экологик шимбә өмәсендә катнашу.
24нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Бөтенроссия күләм экологик шимбә өмәсендә катнаштылар. Волонтерлар отряды, ягъни 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары авылның үзәк мәйданын чүптән арындырдылар, Югары Ослан районының 85 еллык юбилеена багышлап утыртылачак аллея өчен урын әзерләделәр.
Бу өмә укучыларга экологик тәрбия бирү айлыгы кысасында узды.

                                            

24.09.2016
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
24нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе, Югары Ослан районы мәктәпләре составында, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сату өчен продукцияне ата-аналар, укучылар һәм укытучылар үз көчләре белән әзерләделәр. Шәһәр халкы яшелчә, җиләк-җимеш һәм тозланган әйберләрне бик рәхәтләнеп  сатып алды. Аларны бик түбән бәяләр үзләренә җәлеп иттеләр. Җыелган акча видеокамера сатып алу өчен тотылачак.

24.09.2016
Милләт кроссы.
Бүген 24нче сентябрь көнне “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда “Алтын көз” көзге кроссы үткәрелде.

21.09.2016
Талантлар ярминкәсе.
21нче сентябрьдә педагогик коллективларның “Талантлар ярминкәсе”дигән фольклор фестивале старт алды. Быел ул Югары Ослан районының 85 еллык юбилеена багышланган. Фестиваль ике турда узачак. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе коллективы “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсе коллективы белән бергәләшеп фестивальнең Курал мәдәният йортында узган беренче турында катнаштылар. Укытучылар театральләштерелгән “Кышны озату” бәйрәм йоласын күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар рус халык традицияләре аша  рус халкының киң күңеллелеген, юмартлыгын тамашачыларга күрсәтергә тырыштылар.

21.09.2016
Рәсемнәр конкурсының йомгаклары.
20нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5-6нчы сыйныфлары арасында  “Экстремизмга-Юк”дигән айлык кысаларында “Без халыклар дуслыгы өчен! Без җәбер-золымга каршы!” исем астында үткәрелгән рәсемнәр конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста 25тән артык кечкенә сыйныф укучылары катнаштылар. Алар үзләренең рәсемнәрендә терроризм һәм экстремизмга карата тискәре карашларын чагылдырдылар. Иң яхшы дип саналган эшләр мәктәп фойесында урын алдылар.

20.09.2016
Китап күргәзмәсе.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе китапханәсендә “Безнең өебез –Татарстан: бер җир,бер тарих”исемле китаплар күргәзмәсе әзерләнде. “Минем республикамның үткәне” дигән бүлеге Татарстанның борынгысын  чагылдыра. Анда Татарстанның тарихы, табигатенең матурлыгы, мәдәнияте,көнкүреше, күренекле шәхесләренең күркәм эшләре, язучы һәм журналистларның очерклары, галимнәрнең төрле язмалары, шагыйрьләрнең шигырьәре урын алып тора. “Татарстанның бүгенгесе” дигән бүлектә республиканың сәясәте, икътисады, киләчәгенең үсеше чагылдырыла.       

20.09.2016
Язучылар белән очрашу.                                                                        
Татар Борнашы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гулсина Якуповна милли үзәк китапханәдә үткәрелгән “Мәйдан” җурналының 15 еллык юбилеенда булды. Анда язучылар белән үткәрелгән әңгәмәдә катнашты.

13.09.2016
Гаилә һәм гаилә хәзинәләре.
13нче сентябрьдә  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Көзге яхшылык атнасы-яхшы эшләр эстафетасы” дигән район акциясе кысаларында гаилә хәзинәләре, күтәренке күңел һәм яхшы мөнәсәбәтләрне пропагандалау нисбәтеннән 1-11нче сыйныфларда сыйныф сәгатьләре узды. Аларда “Нәрсә ул гаилә?”, “Ничек итеп гаилә мөнәсәбәтләрендә үзара җылы мөнәсәбәтләрне саклап калырга ?”, “Гаилә традицияләренең кайсылары кадерлерәк?” дигән темаларга сүз барды. Һәрбер сыйныф бер үк төрле нәтиҗәгә килде. Кеше тормышында иң төп урынны гаилә алып тора һәм гаиләдән башка беркем дә бәхетле була алмый.

13.09.2016
Коллективка рәхмәт белдереп.
8нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә директор янында киңәшмә узды. Мәктәп директоры Сергей Бочков узган уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясап коллективка рәхмәт белдерде. Узган уку елы йомгаклары буенча “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучы саны 60тан ким булмаган мәктәпләр арасында яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән нәтиҗәләре өчен беренче урынны алды һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук мәктәп өстәмә белем бирү системасын үстергәне өчен икенче урынны яулады.

10.09.2016    
Тормыш яхшы эшләр өчен бирелә!                           
Балаларны ничек итеп мәрхәмәтле,шәфкатьле, начарлыкларга каршы тора белерлек итеп тәрбияләргә? Яхшы, киң күңелле балалар тәрбияләүгә илтә торган юллар бармы? Әлбәттә, бар! Без, укытучылар ,бары тик бер генә юлны беләбез - балаларга кешелекле караш, аларда ярату һәм ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.
9нчы сентябрьдә “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсендә “Көзге яхшылык атнасы ¬- яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында чәчәклекләрдән чәчәк орлыклары җыю оештырылды. Балалар чәчәкләрнең орлыклары өлгергәне турында белделәр. Шул өлгергән орлыкларны алар саклык белән генә өзеп алып киптерергә җыеп куйдылар. Балалар үзләренең якыннарына да орлыклар җыюда булышырга сүз бирделәр.


 

 

08.09.216
Ата-аналар җыелышы.      
7нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә беренче ата-аналар җыелышы булды. Анда балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары турындагы сораулар каралды. Шулай ук узгган ел нәтиҗәләренә йомгаклар ясау һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләү турында  сүз барды. Гриппны кисәтү турында да сөйләшү булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.В.Бурукина ата-аналарга гриппны кисәтүнең мөһим чарасы буларак вакцинация ясату киәклеге турында сөйләде.

 

08.09.2016
Туристик ярышлар
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Титова Екатерина һәм Бурукина Анна Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең «Без бергә” дигән фестивале  кысаларында Казан шәһәрендә узган туристик ярышларда катнаштылар. Ярышлар ике этапта уздылар;вакытка учак ягу һәм палатка корудан торган практик өлештән, интеллектуаль уеннан торган  теоретик өлештән.
Интеллектуаль уенда катнашканы өчен Бурукина Анна диплом белән бүләкләнде. Мәктәп коллективы аны җиңүе белән кайнар котлады һәм аңа уңышлар теләде.

03.09.2016
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.
3нче сентябрьдә  “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә  терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында “Тыныч күк йөзе”дигән девиз астында кечкенә сыйныфларда  асфальтта рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Өлкән сыйныфларда  «Экстремизмга юк» дигән дәресләр һәм Бесландагы террорчылык актлары корбаннарын искә алуга багышланган мәктәп линейкасы узды.

02.09.2016          
«Пусть всегда будет солнце!»
С 1 по 2 сентября в МБДОУ «Татарско-Бурнашевский детский сад» прошла акция «Пусть всегда будет солнце: дети рисуют мир!» посвящённая Дню солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата, установленная в 2005 году, связана с трагическими событиями в Беслане, когда боевики захватили одну из городских школ.
Для дошкольников нашего детского сада была организована и проведена беседа о том, знают ли они какой сегодня день, как бы  себя вели в экстренных ситуациях, разыгрывая мини – сценки. После беседы проведены подвижные игры «Найди свой домик», «Солнышко и лучики», где ребята показали себя дружной командой. В заключении ребята нарисовали то, что им дорого: свой дом, свою семью, яркое солнце!
 

01.09.2016                                   
Тантаналы линейка.
1нче сентябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә белем көненә багышланган тантаналы линейка булды. Беренче сыйныфка килгән балалар өчен кыңгырау беренче мәртәбә чыңлады. Алар бу искиткеч могҗизалы юлны сыйныф җитәкчеләре Гаранина Татьяна Васильевна белән бергәләшеп үтәчәкләр. Бәйрәм котлауларын җиткерү һәм бүләкләр тапшыру өчен Югары Ослан районының башкарма комитеты җитәкчесе Хакимҗанов Л.З., яшь туристлар станциясе җитәкчесе Евстифеева В.А., Борнаш авыл хуҗалыгы җитәкчесе Бурукин С.В. килгән иде.
Барлык укучыларны һәм мәктәп коллективын мәктәп директоры Бочков С.М. котлады.

29.08.2016
Укытучылар киңәшмәсе.
29нчы августта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә укытучылар киңәшмәсе булып узды. Анда 2015-2016нчы уку елына йомгаклар ясалды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Мәктәп директоры укытучыларны яңа уку елы һәм район буенча мәктәбебез яулаган 2нче урын белән котлады, аларга яңа уку елында уңышлар теләде.

01.06.2016
Мәктәп янындагы җәйге лагерьны ачу.
1нче июньдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә мәктәп янындагы җәйге лагерьны ачу тантанасы булды. Лагерьдагы беренче көн төрле кызыклы танышу эстафеталарына, коллективны берләштерү уеннарына бай иде. Балалар уен барышында бер берсе белән таныштылар, үз отрядларына исемнәр, девизлар, логотиплар уйлап таптылар.

01.06.2016
Туристлар слеты-2016.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 6-8нче сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Халиуллин Айнур белән  “Туристларга-25” дигән туристик слетта катнаштылар. Мәктәбебезнең командасы үзләренең бердәм , тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр һәм берничә ярышта беренче урыннарны яуладылар. Без аларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

25.05.2016
Соңгы кыңгырау-2016.
25нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә соңгы кыңгырау шалтырады. Бәйрәмдә барлык укучылар, укытучылар, әти-әниләр җыелган иделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын килгән кунаклар, укытучылар, әти-әниләр котладылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Менә инде соңгы кыңгырау да шалтырады. Барлык укучыарны соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклибез һәм аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

25.05.2016                                                        
Суицидка-юк!
Балигъ булмаган балалар арасында бәхетсезлек очракларын һәм суицид күренешләрен кисәтү максатыннан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә өстәмә чаралар планы төзелде. Шул план буенча 23нче майда тематик сыйныф сәгатьләре узды. Башлангыч сыйныфларда “Яхшы кәеф артыннан” дигән, урта сыйныфларда “Мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнәбез” дигән һәм зур сыйныфларда “Тормыш хәзинәләре” дигән темалар каралды. Сыйныф сәгатьләре әңгәмә, бәхәс, видеофильмнар күрсәтү формасында узды.

25.05.2016
ЮХИДИ атналыгы.
18нче майдан 25нче майга кадәр «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсендә Бөтенроссия күләм «Игътибар-балалар!» операциясе кысаларында оештырылган ЮХИДИ атналыгы узды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Башлангыч сыйныфларга юл хәрәкәте турында әкият күрсәтелде, 5-7нче сыйныфларда юлда йөрү кагыйдәләрен белүчеләр викторинасы үткәрелде, 8-9нчы сыйныфлар арасында юл хәләкәте вакытында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча уен үткәрелде. Атна буе балалар әлеге темага рәсемнәр ясадылар һәм алардан күргәзмә оештырылды. Атна балалар өчен бик файдалы узды.

19.05.2016
“Тылсымлы микрофон” исемле гала-концерт.
18нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 3нче сыйныф укучылары Арина Ильичева һәм Карина Гущина “Тылсымлы микрофон” исемле гала-концертта катнаштылар һәм финалист дипломнарына лаек булдылар.

19.05.2016
Пионерия көне.
Безнең илебез 19нчы май көнне пионерия көнен билгеләп үтә. 1922нче елдан башлап 70 ел дәверендә пионерлар оешмасы илебез балаларын берләштерде һәм оештырды. Бу иң зур оешма. Пионер булмаганнар бик аз. Ул күп буыннарның бала чагы һәм тормышы, ул безнең тарихыбыз. “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә бу датага багышлап сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

19.05.2016
“Без “Юк” дип әйтәбез акциясе.
19нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре булды. Шул уңайдан 7-11нче сыйныфларда тематик видеороликлар күрсәтелде. Бу сыйныф сәгатьләренең максаты булып ВИЧ-инфекцияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярләштерү тора иде.
1-6нчы сыйныфларның җитәкчеләре укучыларга ата-аналар өчен СПИДны кисәтү буенча искәрмәләр тараттылар.

18.05.2016
Ел укытучысы.
18нче майда Югары Ослан РКЙнда “Ел укытучысы” район конкурсы үткәрелде. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укытучылары шулай ук бүләкләнделәр. “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә Тимохина Н.В., “Өстәмә белем бирү укытучысы” номинациясендә Бочкова М.Н., Хәлиуллин А.Ә., “Педагог-оештыручы” номинациясендә Кукуль А.А. катнашучы сертификатлары белән бүләкләнделәр.

17.05.2016
24май-Славян язуы һәм мәдәнияты көне
24нче майда Славян язуы һәм мәдәнияты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә төрле чаралар үткәрелде. Болар Кирилл һәм Мефодийга багышланган дәрес-презентацияләр, китапханә дәресләре, телдән әдәби жуналлар. Барлык үткәрелгән чараларның да лейтмотивлары булып болгар шагыйре Стоял Михайловский иҗат иткән “Кирилл һәм Мефодий” исемле шигырь тора.

17.05.2016
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне.
17нче майда  Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шуның белән бәйле рәвештә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә төрле чаралар уздырылды. Тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда балаларга балалар ышаныч телефоны белән кайда, кайчан һәм нинди очракларда кулланырга кирәклеге турында сөйләнелде, балалар ышаныч телефоны визиткалары таратылды. Бу акциядә “SMS-балалар” проекты әгъзалары актив катнаштылар.

16.05.2016
Искә алу Вахтасының йомгаклары.
16нчы майда «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсендә линейкада Искә алу Вахтасының йомгаклары булды. Вахтаны үткәрү дәверендә төрле чаралар уздырылды: Бөек җиңүгә багышланган дәресләр, «Бабаемның җиңүе-минем җиңүем» дигән иҗади эшләр конкурсы, «Беркем дә берни дә онытылмый» дигән бердәм сыйныф сәгатьләре, «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» акциясе, «Ул бөек елларга баш иябез» исемле бәйрәм концерты. Шулай ук укучылар сугыш геройларының өйләренә барып котлаулар тапшырдылар.Чараларда иң актив катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

16.05.2016
Гаилә. Гаилә хәзинәләре.
16нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара гаилә көненә багышланган “ Гаилә. Гаилә хәзинәләре” дигән сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләрендә балалар гаилә һәм гаилә хәзинәләре турында сөйләделәр, мәкаль һәм әйтемнәрне аңлаттылар, шигырьләр укыдылар. Азакта бергәләшеп “Кояш нуры” дигән җырны башкардылар.

16.05.2016                                
Мониторинг тикшерү.
16нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10нчы сыйныф укучылары математикадан мониторинг тикшерү уздылар. Тест АВВҮҮ Мониторинг программасы комплексы ярдәмендә үткәрелде.

13.05.2016
Ел укучысы-2016.
11нче майда «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина “Ел укучысы-2016” дигән район конкурсында катнашты. Ярымфиналда Екатерина мастер класс, видеоролик күрсәтте һәм презентация яклады. Нәтиҗәдә ул финалист грамотасы белән бүләкләнде.

11.05.2016
Сынап карау имтиханы.
11нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә математикадан тагын бер тапкр сынап карау имтиханы үткәрелде. Монда балалар төп имтихан алдыннан үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.

09.05.2016
Җиңү көне.
9нчы майда Татар Борнашы авылында Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Бөек җиңүне бәйрәм итү өчен авыл халкы һәм кунаклары авылның үзәк мәйданына җыелдылар. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең иҗади коллективы үзләренең иң яхшы чыгышлары белән чыгыш ясадылар. Бер минутлык тынлыктан соң барлык укучылар да батырлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

07.05.2016
Үлемсез полк.
7нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары “Үлемсез полк” дигән Россиякүләм акциядә катнаштылар. Акциянең төп максаты-һәрбер Россия гаиләсендә Бөек Ватан сугышы солдатлары турында истәлек саклау.
Шулай ук бу көндә тагын ике чара узды: баннер яклау һәм велойөгереш.

06.05.2016
Юматово авылына велосипедчылар сәяхәте.
6нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары Юматово авылына Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Заикинның каберенә велосипедларда сәяхәт кылдылар. Туган якны өйрәнү түгәрәгенең җитәкчесе Ирина Дадыкина авыл буенча экскурсия үткәрде. Шуннан соң балалар Иван Заикинның каберен тәртипкә китерделәр, аның батырлыклары турында сөйләделәр һәм кабергә чәчәкләр куйдылар.

06.05.2016
Иҗади эшләр конкурсы.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Бабаемның җиңүе-минем җиңүем” дигән темага иҗади эшләр конкурсы узды. Конкурста балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

05.05.2016
Һөнәри тест узу.
5нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучылары РЦМКО тарафыннан оештырылган һөнәри тестны уздылар. Бу тестны узу, бәлки, кайберәүләр өчен, киләчәккә һөнәр һәм уку йорты сайлауда ярдәм итәр.  

05.05.2016
Профилактик әңгәмә.
5нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Терроризм һәм экстремизмга каршы тору” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрелде. 8-11нче сыйныфлар алдында Югары Ослан районы прокурорының урынбасары Рушат Роберт улы Файрушин чыгыш ясады. Әңгәмә “Россия Федерациясендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору” исемле декада кысаларында үткәрелде.


04.05.2016
Батырлык турында дәресләр.
4нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 1-11нче сыйныфларда Бөек җиңүнең 71 еллыгына багшланган искә алу һәм батырлык дәресләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучылар өчен “Шагыйрьләр сугышта”, “Балалар һәм сугыш”, “Бөек Ватан сугышындагы төп көрәшләр” һәм башка темаларга карата презентацияләр, фотография һәм иллюстрацияләр, видеофильмнар әзерләгән иделәр. Әлбәттә, сугышта катнашкан Югары Осланлылар турында сүз барды. 10-11нче сыйныф укучылары ватандашыбыз И.А.Заикинның сугышта күрсәткән батырлыклары, тормышы турында сөйләделәр. Сугышта катнашучы барлык кешеләр дә хәзерге укучы балалар өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге буларак торалар.

28.04.2016                                       
Конкурсларның йомгаклары.
28нче апрельдә дистанцион конкурсларга йомгаклар ясау булды. Аларда башлангыч сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Арефьева Ю.В. белән катнаштылар. Математика буенча онлайн олимпиадада һәм “Решай-ка” исемле беренче Россиякүләм конкурста балалар бик яхшы белемнәр күрсәттеләр һәм Дипломнар, Грамоталар белән бүләкләнделәр.

27.04.2016
“Безнең Татарстан” исемле VI нчы республикакүләм яшьләр Форумы.
21-23нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова “Безнең Татарстан” исемле VI нчы республикакүләм яшьләр Форумында катнашты. Екатерина “Эшмәкәрлек территориясе” дигән яңарыш мәйданында чыгыш ясады. Форум эше вакытында ул Иннополис шәһәре мэриясенә һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрләр оешмасына үзенең проект эшен күрсәтте.

26.04.2016
Мәктәп янын җыештыру.
26нчы апрелдә «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсендә шимбә өмәсе булды. 1-11нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәпнең барлык персоналы бергәләшеп, бик күңелле итеп мәктәп яны территориясен җыештырдылар. Хәзер мәктәбебез тирәсе чиста, матур һәм тәртиптә.

26.04.2016
Габдулла Тукайга багышланган айлыкка йомгак ясау.
26нчы апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантаналы линейка булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Латипова Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган айлыкка йомгаклар ясады. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Марина Бочкова ай буе оештырылган чараларда актив катнашучыларга грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы линейка Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
 

25.04.2016                       
Шекспирга багышланган дәрес.
25 апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Шекспирга багышланган дәрес узды. Аның эчтәлегендә “Уильям Шекспирның иҗаты һәм тормышы” дигән презентация-хикәя  ята. Шуннан соң “Шекспирны мин беләмме?” дигән викторина үткәрелде. Викторинадагы сораулар презентация буенча төзелгән, шуңа күрә иң игътибарлы укучылар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар иде. Дәрес азагында балалар Шекспирның әсәрләре белән таныштылар. Йомгаклау аккорды буларак Шекспирның сонетларын уку булды.


23.04.2016
Туган җиргә хезмәт итәм.
23нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 11нче сыйныф укучысы үзенең җитәкчесе тарих укытучысы Ирина Дадыкина белән “ Туган җиргә хезмәт итәм” дигән республикакүләм тарихи- мәдәни мәгълүмати проектлар конкурсында катнашты. Конкурс Казан шәһәренең 78нче мәктәбендә узды. Чыгышы өчен укучыбыз лауреат дипломы белән бүләкләнде. 

23.04.2016
«Иртәгә булсын өчен без монда һәм хәзер...»
23нче апрельдә “Үсмерләр һәм яшьләр клубы”  МБУ базасында Югары Осланда “Форпост” отрядларының Югары Ослан районының 85-еллыгына багышлангын «Иртәгә булсын өчен без монда һәм хәзер...» исемле  үзешчән фестивале үткәрелде. Катнашучылар -  Югары Ослан муниципаль районы ББУларының 8 укучы һәм җитәкчедән торган “Форпост ” отрядлары. Укучылар “Туган як, бәхетле ил” һәм “Сүз остасы” номинацияләрендә ярыштылар. Шулай ук  “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары да актив катнаштылар. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

21.04.2016
Җирле үзидарә көне.
21нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Җирле үзидарә көненә багышланган чаралар узды. Урта һәм өлкән сыйныфларда “Җирле үзидарә органнарына сайлаулар” дигән сыйныф сәгатьләре узды, ә кечкенә сыйныфлар “Борнаш авыл хуҗалыгы территориясендә балалар уен мәйданчыгы” дигән проектта катнаштылар.

20.04.2016
Шигырь укучылар конкурсы.
20нче апрельдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең укучылары Габдулла Тукайның 130еллыгына багышланган шигырь уку конкурсында катнаштылар. Конкурс Югары Осланның үзәк китапханәсендә узды. 8нче сыйныф укучылары “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр, 10нчы сыйныф укучысы Анатолий Киряхин “Пар ат” шигырен сөйләде. Чыгышлары өчен укуыларга һәм аларның җитәкчеләре Рәмзия Латиповага рәхмәт хатлары тапшырдылар.

20.04.2016
Мин монда туган һәм монда барысы да минеке.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Михаил Слушкин һәм Лавонина Мария Югары Ослан районының 85 еллыгына багышланган фәнни-практик конференциядә катнаштылар.Үзләренең эшләре белән алар “Музей” секциясендә чыгыш ясадылар һәм жюри  тарафыннан уңай бәягә лаек булдылар. Бу конференциянең максаты –яшь буында фәнни-тикшеренү эшләре аша патриотизм, туган якны өйрәнү тарихы өлкәсе, туган як тарихы белән кызыксыну тәрбияләү.

       

20.04.2016
«Син Тукайны беләсеңме?» дигән интеллектуаль уен.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган   «Син Тукайны беләсеңме?» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. 7нче сыйныф укучылары Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында  чыгыш ясадылар. Шуннан соң башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Кайда? Кайчан? Нәрсә?”уены формасында викторина узды. Анда укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм Тукай белән бәйле булган истәлекле урыннар турында тирәнрәк сөйләделәр.


19.04.2016
Профориентация
19нчы апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре белән очрашу булды. Кунаклар бу уку йортында алып булачак белгечлекләр турында сөйләделәр һәм укучыларыбызны Ачык ишекләр көненә чакырдылар.

18.04.2016
Театральләштерелгән фестиваль.
18нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышланган театральләштерелгән фестиваль үткәрелде. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнаштылар һәм алар “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”, “Кояш илә яңгыр”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка танылган әсәрләрне уйнадылар. Матур итеп әзерләнгән декорацияләр һәм актёрларның оста уйнаулары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

16.04.2016
Рәсемнәр конкурсы.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. 1-11нче сыйныф укучылары конкурска  үзләренең иң яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясаганнар.Анда бөек шагыйрьнең «Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк” һәм башка әсәрләренә рәсемнәрне күрергә мөмкин.

14.04.2016
Зона буенча ФПКдә 2нче урын.
14нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8нче сыйныф укучысы Слушкин Михаил “Үткәннән киләчәккә адым” дигән II Зональ фәнни-практик конференциядә катнашты. Ул үзенең фәнни җитәкчесе физ ика укытучысы Александр Слушкин белән “Физика һәм техника” дигән секциядә чыгыш ясады һәм  мактаулы 2нче урынны алды. Конференция Югары Ослан гимназиясе базасында узды.

14.04.2016
Габдулла Тукайга багышланган стенд.
Тукай исән.
“Җыры”күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУснең 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары Г.Тукайга багышлап “Тукайга 130 ел” дигән стенд әзерләделәр. Анда Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар, аның кайбер шигырьләре, язучы белән бәйле истәлекле урыннар чагылдырылган.

13.04.2016
Г.Тукай китаплары күргәзмәсе.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган айлык дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Латипова татар теле һәм әдәбияты бүлмәсендә Тукай әсәрләре һәм Тукай турында китаплар күргәзмәсе оештырып укучыларны бөек язучының тормышы,иҗаты белән таныштыруны дәвам итә.

12.04.2016                
“Тау ягы” конференөиясенең  нәтиҗәләре.    
2016нчы елның 12 нче  апрелендә Яшел Үзән  шәһәрендә  конференөиянең  2 нче  туры үткәрелде.Анда ” Татар Борнашы”мәктәбеннән  9нчы сыйныф укучысы Титова Катя катнашты.Тарих укытучысы
Дадыкина И.Н.  җитәкчелегендә әзерләгән  проектына җюри  әгъзәләре  югары бәя бирделәр ,диплом  белән бүләкләделәр.Инде ике ел рәттән безнең  мәктәп укучылары Дадыкина И.Н. җитәкчелегендә беренче урынны алып киләләр.Җиңүчеләрне котлыйбыз!

12.04.2016
“Кыңгырау тавышы”дигән акция.
11нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Кыңгырау тавышы” дигән Халыкара фашизм тоткыннарын коткару көненә багышланган акция оештырылды. Иртәнге сәгать11дә мәктәпнең барлык укчылары бер рәткә төзелеп, үзенең тавышы белән Бөек Ватан сугышы елларында халыкка килгән кайгыны хәтерләтеп чыңгылдаучы кыңгырауны берсеннән берсенә тапшырдылар. Акция мәктәп хоры башкаруында “Бухенвальд чыңы» дигән җыр белән тәмамланды.

12.04.2016                                                       
Бүген Космонавтика көне.
12нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 8-11нче сыйныфларында Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән бергәлектә,кешенең беренче тапкыр космоска очышы турында сөйләделәр. Ю.Гагарин, 21нче гасыр космонавтикасы һәм башка темаларга чыгышлар әзерләнгән иде. 8нче сыйныфта “Космос турында мин нәрсә беләм ?”дигән викторина узды.

11.04.2016
Сыерчыклар кайттылар.
11нче апрельдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8нче һәм 11нче сыйныф укучылары мәктәп яны мәйданында сыерчык оялары элделәр.Шулай итеп Яхшылык һәм Кешелеклелек айлыгы кысаларында оештырылган “Сыерчыклар кайттылар, язны алып килделәр!”дигән акция башланып китте.

11.04.2016
Габдулла Тукайның иҗатына багышланган шигырь сөләү бәйгесе.
11нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең татар теле укытучылары Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормышындагы төп этапларга күзәтү ясау булды. Икенче өлешендә 1-7 һәм 10нчы сыйныфлар арасында шигырь сөйләү бәйгесе узды. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә яңгырадылар. Башлангыч сыйныфлар арасында беренче урынны Абгарян Наира, икенчене - Козин Матвей, өченчене – Солдатова Евгения яулады. Урта сыйныфларда Бурукина Анна (1нче урын),Манвелян Ани(2нче урын),өлкән сыйныфларда Киряхин Анатолий, Бурукин Валерий, Севастьянов Денис (1нче урын) иң яхшы сөйләүчеләр булып танылдылар. Барлык җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

11.04.2016
Мин оста!
Өченче ел бер рәттән Югары Ослан районын “Мин оста!”дигән Республика күләм конкурста “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучысы Слушкин Михаил чагылдыра. Конкурсның максаты укучыларга һөнәр сайлауда яңа мөмкинлекләр ачу һәм заманча һөнәри компетенцияләрне үзләштерүдән гыйбарәт. Конкурс Казан ярминкәсендә узды. Башта барлык катнашучылар да технология буенча үзләренең теоретик белемнәрен күрсәтү максатыннан тест уздылар, аннан соң проектларны яклау булды.
Слушкин М. барлык этапларны да дәрәҗәле узды һәм 50 катнашучы арасыннан 11нче урынны яулады.

07.04.2016
“Яшь профессионаллар”чемпионаты.
7нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 8нче сыйныф укучылары “Яшь профессионаллар”исемле ачык региональ чемпионатта катнаштылар.
Укучылар һәм студентларның игътибарларын җәлеп итү  максатыннан Казан ярминкәсе мәйданында Казан вертолёт заводыннан АНСАТ вертолётының заманча үрнәге һәм КАМАЗдан “КАМАЗ-мастер”, урман әзерләү машиналары-Харвестерлар торалар иде. Шулай ук Татнефть компаниесеннән нефть химиясе тармагы һөнәрләрен тәкъдим итү оештырылган иде.

07.04.2016
“Әзер бул! Юк, дип әйт!” акциясе.
7нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Әзер бул! Юк, дип әйт!”дигән наркотикларга каршы акция узды. Акцияне “SMS-балалар” проектында катнашучылар әзерләде һәм оештырды. Бу акция кысаларында “Сәламәт һәм алдынгы буласың киләме? Үзеңнең саулыгыңны һәм тормышыңны җимермә!” дигән искәрмәләр таратылды. Бу искәрмәләр ярдәмендә проектта катнашучылар укучыларга тагын бер тапкыр тормышны һәм саулыкны җимерергә сәләтле нәрсәләргә үз вакытында “Юк!” дип әйтергә кирәклеген искәрттеләр.

07.04.2016
Үз кулларым белән төш моделе.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 7нче сыйныф укучысы Анна Бурукина Төш авыруларын кисәтү декадасы кысаларында үткәрелгән “Үз кулларым белән төш моделе”дигән иҗади конкурста катнашты. Ул үзенең эше өчен сертификат белән бүләкләнде.

07.04.2016
Мин яратам сине, Россия!
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары хоры җыр укытучысы Елена Слушкина җитәкчелегендә “ Мин яратам сине, Россия!”исемле районкүләм патриотик җырлар конкурсында катнаштылар.Мәктәбебезнең укучылары актив катнашулары өчен грамота белән бүләкләнделәр.

06.04.2016
Файдалы очрашу.
6нчы апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә”Авыл хуҗалыгы атналыгы”кысаларында чара үткәрелде.Чарада урта һәм зур сыйныфлар  катнаштылар. Авылыбызда яшәүче Чикризова Светлана Михайловна хезмәт алдынгысы, танылган агроном,”Яңа тормыш”совхозының партком секретаре балаларга үзенең тормышы, авылның үсеше турында сөйләде. Мавыктыргыч хикәядән балалар мәктәп төзелүе, авыл үсеше, юллар төзелү, газ һәм электр үткәрү турында белделәр. Болар барысы да тырыш һәм хезмәт сөючән авыл халкы аркасында барлыкка килде. Хәзер инде яшь буын авылыбызның үсешенә үзенең өлешен кертергә тиеш.

05.04.2016
Балалар бакчасына экскурсия.
5нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 3нче сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Марина Бочкова белән балалар бакчасына экскурсиягә бардылар. Укучылар балалар өчен зур булмаган концерт программасы әзерләделәр, ә Марина Николаевна оригами әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Бу шөгыль вакытында балалар мәктәп тормышы белән беркүпме таныштылар.

04.04.2016
Габдулла Тукай әкиятләре илендә.
4нче апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә татар теле укытучысы Гөлсинә Ганиева башлангыч сыйныфларда “ Габдулла Тукай әкиятләре илендә”дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чарага матур иттереп Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе, язучының китаплары һәм язучы турында китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.Чара күңелле һәм укучылар өчен файдалы узды. Укучылар мавыгып китеп Габдулла Тукай әкиятләрен сөйләделәр, геройларга характеристика бирделәр, яраткан әкиятләрен рәсемнәр белән презентацияли бардылар.

04.04.2016
Рәсемнәр конкурсы.
4нче апрельдә “Татар Бонашы урта мәктәбе”МББУсендә “Минем туган авылым” исемле рәсемнәр конкурсы узды. Бу конкурс Югары Ослан районының 85еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында оештырылды. Балаларның берәүләре үзенең өен, кемдер мәктәбен, күпләре рәсемнәрендә туган авыл табигате белән горурлануын чагылдырган иде. Конкурста җиңүчеләрне Авыл хуҗалыгы башлыгы грамоталары белән бүләкләячәкләр.

01.04.2016
«Район юбилеена – 85 мәрхәмәтле эш» акциясе.
1нче апрель көнне  “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда “авыллар атнасы” кысаларында «Район юбилеена – 85 мәрхәмәтле эш» акциясе үткәрелде. Акцияне хезмәт десанты, волонтерлар – 7-8нче  сыйныф укучылары оештырды һәм үткәрде, җитәкчеләре -  педагога-оештыручы  Анна Кукуль һәм СДК директоры Лидия Аббязова.

01.04.2016
Районның 85 еллыгына багышлап.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә районның 85 еллыгына багышланган стенд әзерләнде.Стендта районыбызның тарихи,табигатьне саклау,ял һәм туризм истәлекләренә багышланган мәгълүматлар чагылган.

31.03.2016
Дәрестән тыш эш.
Балаларны табигатьне өйрәнүгә өндәү һәм дәрестән тыш вакытта актив эшчәнлек аларда табигатькә, үз төбәгеңә, өеңә карата мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы булып тора. “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 1-2нче сыйныф укучылары чәчәкләрне күчереп утырту эшендә актив катнаштылар. Бүлмә гөлләре белән эшләү балаларда эстетик, практик, сәламәтләндерү,белемнәр туплау юнәлешендәге күнекмәләрне ныгыта.

30.03.2016
Регион ара олимпиадада 1нче урын.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 11нче сыйныф укучысы Нурзилә Латипова VIнчы регион ара олимпиадада катнашты һәм “Дизайн” номинациясендә 1нче урынны алды. Укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез.


30.03.2016
Н.И.Лобачевский исемендәге I Россиякүләм фәнни конференция
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова язгы каникуллар вакытында КФУ базасында узган Н.И.Лобачевский исемендәге I Россиякүләм фәнни конференциядә катнашты. “Свияжск тоткыннары. Рәссам В.М.Голицин» исемле эше белән ул “Татарстан тарихы”секциясендә мактаулы 3нче урынны яулады. Укучыбызны һәм аның фәнни җитәкчесе Ирина Дадыкинаны җиңүләре белән котлыйбыз.
2015-2016нчы уку елында конференция Россиякүләм статусын алды. Конференциянең фәнни комитеты составында Казан Федераль Университетының ректоры Ильшат Гафуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Казан шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Илсур Хадиуллин, “Укытучы газетасы”редакторының урынбасары Ольга Максимовичлар иде.
Үзләренең тикшеренү һәм проект эшләрен яклау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар җыелган иде. Конференциядә 38 фәнни юнәлештәге секцияләр эшләде.
Иң яхшы дип танылган эшләр I,II,IIIнче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Иң яхшы эшләрнең тезислары конференциянең тезислар җыентыгында бастырылачак. Дипломантларның җитәкчеләре Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.


29.03.2016
Авыл хуҗалыгы җитәкчесе белән очрашу.
29нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучыларының авыл хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Бурукин белән очрашуы булды. Очрашу барышында авыл җирлеге администрациясе җитәкчесе муниципаль берәмлектә башкарма органның эше, авылның социаль-сәяси үсеше турында сөйләде.Сөйләшүнең азагында “Җирлекнең бюджеты” дигән эшлекле уен уйналды. Сергей Валерьевич укучылар арасында администрациянең төп вәкаләтләрен билгеләде һәм аларга беренчел капитал суммасын бирде. Шулай итеп укучылар бирелгән бюджет белән үзләре җитәкчелек итеп карадылар һәм бу эшнең бик кыен эш икәненә төшенделәр. Шулай ук укучылар җитәкчегә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сергей Валерьевич укучыларга налоглар һәм авыл юлларын төзекләндерү турында сөйләде. Бу чара дустанә мөнәсәбәттә үзды. Иң ахырда бергәләп фотога төштеләр.
Мондый очрашулар укучылар өчен бик файдалы.

28.03.2016                     
Һәм яңадан сынап карау имтиханнары.
28нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә сайлап алынган фәннәрдән сынап карау имтиханнары булды. 27нче майда үтәчәк имтиханнар алдыннан, чыгарылыш сыйныф укучылары биология һәм рус әдәбиятыннан үзләренең белемнәрен бәяли алдылар.

23.03.2016
Математикадан ТДИ һәмБДИна әзерләнү кысаларында.
21нче марттан 23нче мартка кадәр “Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге”МКУсе тарафыннан 9,11нче сыйныфларны математикадан ТДИ һәмБДИга әзерләү төркемнәре оештырылды. Укучылар белән бер рәттән “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укытучылары да профиль төркемнәр эшендә актив катнаштылар. Төркемнәрдә эш практик юнәлештә барды. Бу шөгыльләр вакытында алган белемнәр чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау аттестациясе алдыннан үзләрен ышанычлы хис итәргә ярдәм итәрләр дип өметләнәбез.

18.03.2016
Өченче чирек йомгаклары.
18нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә сыйныф сәгатьләре узды. Анда укучыларны өченче чирек йомгаклары һәм язгы каникуллар вакытында үткәреләчәк чаралар планы белән таныштыру булды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны тагын бер тапкыр каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр.

17.03.2016
БРТга әзерләнү.
Укучыларның татар теленнән БРТга әзерлек дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан “Курал урта мәктәбе” МББУсе базасында БРТны тапшырып карау булды. Татар теле укытучысы Латипова Рәмзия Арифзановна җитәкчеләгендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучылары сынап карау тестын уздылар.

17.03.2016
Яшь баскетболчылар.
17нче мартта «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсе укучылары баскетбол буенча ярышларның муниципаль этабында катнаштылар. Баскетбол буенча район беренчелеге укучы кызлар арасында “Чемпион”спорт комплексы базасында узды.

15.03.2016
Банклар: кертемнәр һәм кредитлар.
15нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Банклар: кертемнәр һәм кредитлар”дигән тематик дәрес узды. Бу дәресне Финанс грамотлылыгы атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина әзерләде. Электрон презентацияләр ярдәмендә узган интерактив лекция 9-11нче сыйныф укучыларын кредит һәм кертемнәрне кулланганда  грамоталы кулланучы булуның төп идеяләре белән таныштырды.”Банк кертемнәре”дигән уен ярдәмендә дәрескә куелган мәсьәлә чишелде. Дәрес азагында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче11нче сыйныф укучыларын  Ирина Николаевна котлады һәм аларга грамоталар тапшырды.

13.03.2016
Кышны озату бәйрәме.
13нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары Кышны озату бәйрәмендә актив катнаштылар. Авылның үзәк мәйданчыгында балалар үзләренең җитәкчеләре белән күңелле ярминкә үткәрделәр. Алар анда төрле пешерелгән, тозланган ризыклар,яшелчәләр сатып 8000 сум акча җыйдылар.Бәйрәмдә конкурслар,уеннар,җыр-биюләр булды.Барлык кешеләр дә кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар. Бәйрәмнең азагында, гадәттәгечә, саламнан ясалган карачкыны яндыру булды.

11.03.2016
Әдәби Татарстан.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 8нче сыйныф укучысы Карина Абгарян “Әдәби Татарстан” исемле Россиякүләм  фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында призёр дипломы белән бүләкләнде. Укучының фәнни җитәкчесе Наталья Тимохина инновацион эшне җитәкләгәне өчен бүләкләнде. Призёрларны котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

10.03.2016
Патриотик җырлар конкурсы.
10нчы мартта “Курал урта мәктәбе”МББУсендә “Мин яратам сине Россия” дигән патриотик җырлар конкурсы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары конкурста актив катнаштылар.

10.03.2016
Физик культура укытучыларының район семинары.
10нчы март көнне “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе”  МББУнда физик культура укытучыларының район семинары үткәрелде. Кунакларны төркәү сәгать 9да башланды. Семинарны 3нче сыйныфта физкультура дәресе Баскетбол белән  физик культура укытучысы Хәлиуллин А.Ә. ачты.  Шуннан соң 2-3нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучысы Бочкова М.Н. һәм Кукуль А.А. кунакларга “Почемучки” түгәрәгенең “Сәламәтлек коктейле” сыйныфтан тыш чарасын күрсәттеләр.  Ахырда  үткәрелгән чараларны анализлау максаты белән Түгәрәк өстәл оештырылды.

04.03.2016
Бәйрәм концерты.
4нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Фойеда кунаклар өчен рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. Барлык хатын-кызлар өчен дә укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт иң зур бүләк булды. Анда җырлар, биюләр, шигырьләр булды. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды.

 

02.03.2016
Җәмгыять белеменнән имтиханны репетицияләү.
2нче мартта “Макыл урта мәктәбе” МББУсе базасында “РЦИМКО”ДБУ се тарафыннан оештырылган җәмгыять белеме буенча сынап карау имтиханны узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән биш 9нчы сыйныф укучысы һәм өч 11нче сыйныф укучысы катнашты. Имтиханнарны болай репетицияләү укчыларның йомгаклау аттестациясенә әзерлек дәрәҗәләренә объектив бәя бирү өчен үткәрелә. Сынап карау имтиханнарын үткәрү процедурасы дәүләт аттестациясе вакытында үткәреләчәк имтиханнарны үткәрү технологиясе белән тәңгәлләштерелгән.

01.03.2016
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу.
1нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә районның ЮХИДИ инспекторы Надежда Аксенова белән очрашу булды. Надежда Михайловна  башлангыч сыйныф укучыларына юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар тагын бер тапкыр юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар. ЮХИДИ инспекторы таын бер кат балаларга яктырткыч билгеләрне куллану турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм очрашуның азагында истәлекле  бүләкләр алдылар.

29.02.2016
Йомгаклар ясау.
29нчы февральдә гражданлык-патриотик  тәрбия бирү айлыгы буенча йомгаклар ясалды. Линейка вакытында айлык кысаларында үткәрелгән чараларда җиңүчеләрне бүләкләү булды.

01.03.2016
Зарница.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгын “Зарница” уены белән тәмамладык. Уен 5-11нче сыйныфлар өчен оештырылган иде. Командалар оештыру, командирлар сайлау, уенга әзерлек эшләре алдан ук үткәрелде. Уен берничә этапта узды. Башта командалар медицина өлкәсендә , урында ориентлашу һәм азимут билгеләү буенча белемнәрен сынадылар. Шуннан соңгы этапта эстафета булды. Җиңүне Бурукин Валера җитәкләгән команда яулады.

24.02.2016
Туган телләр көне.
24нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Туган телләр көне” чарасы узды. Чара өчен матур бизәлешле стенд әзерләнгән иде. Укытучының кереш сүзеннән соң алып баручылар бу бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырдылар. Бәйрәмдә татар һәм рус телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады, “Кояш нуры” җыры дүрт телдә: татар, рус, әрмән һәм инглиз телләрендә яңгырады. Укучылар җырның кушымтасын бергәләп җырладылар. Чара белем бирү характерында булды.

22.02.2016
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт.
22нче февральдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда 1-8нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары татар халык биюе башкардылар, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. 5-8нче сыйныф укучылары җырлар җырладылар, тамашачылар белән конкурслар үткәрделәр.

18.02.2016
Туган илем белән горурланам.
18нче февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең “Яңа буын” исемле ФОРПОСТ отряды Югары Ослан районының Яшьләр һәм яшьүсмерләр клубы базасында үткәрелгән “Туган илем белән горурланам”дигән практик семинарда катнаштылар. Анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылган иде. Безнең мәктәбебезнең отряды барлык чараларда да иң актив катнашучылардан булдылар.

18.02.2016
VI нчы Республика Онегин укулары.
18нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә “ VI нчы Республика Онегин укулары” булып узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина катнашты. Ул үзенең фәнни җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимохина Наталья Владимировна белән фәнни-тикшеренү эшен яклады һәм 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Бу конференциядә катнашу укучы өчен онытылмаслык вакыйга булып калды. Сәламләү сүзләреннән соң барлык катнашучылар театраль тамаша һәм музыкаль номерлар карадылар. Алдагы көннәребездә дә мондый конференцияләрдә катнашырбыз дип өметләнеп калабыз.

17.02.2016
Җәлил безнең йөрәкләрдә.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар булып узды. Шигырь уку конкурсы, Муса Җәлилгә багышланган викторина, стенгазета чыгару, “Моабит дәфтәре”, “Муса Җәлил” дигән видеофильмнар карау, Янка Купала  музеена бару. Бу чараларны татар теле укытучылары Рәмзия Латипова һәм Гөлсинә Ганиевалар оештырдылар.

15.02.2016
Музейга бару.
2016нчы елның 15нче февралендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110ел булды. Шушы вакыйга уңаеннан Югары Ослан районының Печищи авылындагы Янка Купала музеенда  Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәдә 18нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10-11нче сыйныф укучылары булдылар. Музейның директоры Римма Абызова бу легендар шәхеснең тормышы һәм иҗаты турында бик мавыктыргыч иттереп сөйләде. Экскурсия шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.

15.02.2016
Сугышчы-интернационалист көне.
15нче февральдә “Татар-Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Совет гаскәрләрен Әвган җиреннән чыгаруга 27 ел тулуга багышланган тантаналы линейка булды. Укучылар сугышчы - интернационалистлар турында видеороликлар карадылар, Винокуров Сергейның Әвганда хезмәт иткәндә язылган хатларын тыңладылар. Линейка бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

13.02.2016
Парламент дәресе-2016.
Ел саен Татарстан республикасы мәктәпләрендә укучыларда сәяси культура формалаштыру нисбәтеннән парламент дәресләре үткәрелә. 12нче февральдә шундый дәрес “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә узды. Ул “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт.” Дигән темага багышланган иде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дадыкина Ирина укучыларның язма сөйләмендә җәмгыяти-сәяси лексиканы дөрес куллануларын тикшерергә ярдәм итүче биремнәр керттелгән дәрес конспектын төзегән. Шулай ук укучыларга гражданлык позицияләрен ачыкларга ярдәм итүче ситуацияләр тәкъдим ителгән иде. Быел мәктәпкә кунаклар буларак Тимергалиев Н.Г., Татарстан Республикасы дәүләт советы ярдәмчесе Гиниятова Х.З., Югары Ослан районы җитәкчесе ярдәмчесе Осянин С.В., авыл хуҗалыгы башлыгы Бурукин С.В.лар килгән иделәр. Һәрбер кунак балалар алдында чыгыш ясады. Балалар исә кунакларны мәктәп музееның төп юнәлешләре белән таныштырдылар, төрле тикшеренү эшләрендәге казанышлары турында сөйләделәр. Сөйләшү катнашучылар өчен кызыклы килеп чыкты. Дәрес азагында О.Газмановның “Россия, алга!” дигән җыры яңгырады.

09.02.2016   
Шундый һөнәр бар – Туган илне яклау!
“Офицерлар” исемле фильмнан булган бу искиткеч фраза “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында үткәрелгән чараларның лейтмотивына әйләнде. Бу чараларның максаты буларак укучыларны сугыш һөнәрләре, шулай ук төрле вакытларда туган илләренә хезмәт итүче Россия һәм СССР геройлары белән таныштыру тора иде. Чараларда презентацияләр яклау булды, сугышчыларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады.

09.02.2016
Ацтеклар хәзинәсе.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары күптөрле конкурсларда катнашалар. Шундый конкурсларның берсе кышкы каникуллар вакытында узды, ә нәтиҗәләре 9нчы февральдә булды. Бу Россиякүләм математик конкурста 8нче сыйныф укучылары Абгарян К., Лавонина О., Куртымова А.. катнаштылар. Алар барысы да актив катнашучы грамоталары белән бүләкләнделәр.

08.02.2016
“Ел укытучысы-2016” конкурсы.
8нче февральдә “Ел укытучысы” дигән республика конкурсының муниципаль этабы старт алды. Быел тәрбия эшен оештыручылар өч номинациядә: “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел остазы”, “Өстәмә белем бирү педагогы” дигән номинацияләрдә ярышачаклар. 9нчы февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә районның өч мәктәбенең укытучылары очраштылар. Безнең мәктәпне дүрт укытучы тәкъдим итте. Болар Бочкова М.Н., Кукуль А.А., Халиуллин А.А., Тимохина Н.В. Конкурсны мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Мусина Ф. И. ачып җибәрде. Барлык конкурсантлар да кызыклы сыйныф сәгатьләре, түгәрәк шөгыльләре әзерләделәр, балаларны төрле темалар белән кызыктыра алдылар. Конкурсның икенче этабында үткәрелгән чараларга  нәтиҗәләр ясалды, тәрбия эше программалары һәм портфолиолар буенча чыгышлар тыңлау булды. Конкурсның йомгаклары соңрак булачак.


06.02.2016
Спортның кышкы төрләре көне.
6нчы февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә спортның кышкы төрләре буенча ярышлар узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең көчләрен җитезлектә һәм тизлектә урамда сынадылар. Алар өчен анда күңелле уеннар һәм эстафеталар оештырылган иде. Урта һәм өлкән сыйныфлар чаңгы эстафетасында катнаштылар. Анда алар үзләренең осталыкларын һәм белдекләрен күрсәттеләр, ә башлангыч сыйныфлар бу вакытта җанатарлар булып тордылар. Барлык спорт чараларын да физик культура укытучысы Айнур Халиуллин оештырды, ә аның ярдәмчеләре буларак 1-11 нче сыйныф укучыларының җитәкчеләре иделәр.

06.02.2016
Мактаулы вазифа.
МББУ “Татар Бонашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучыларының вазифаларыннан берсе-Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле тирәсен чисталыкта һәм тәртиптә тоту. Бу вакыйга мактаулы вазифа булып тора. 4нче февраль көнне  10 сыйныф укучылары укытучы А.Кукуль белән бергә  һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар. Һәйкәл тирәсен чисталыкта һәм тәртиптә тоту- бу һәлак булучы кардәшләребезгә хәтер даны бирүгә тагын бер мөмкинлек булып тора.

05.02.2016
Кошларны ашатыгыз!
Татар Борнашы урта  мэктэбендэ кошларны саклауга, аларны ашатуга зур игьтибар бирелэ. «Кошларны ашатыгыз» дигэн акция буенча уткэрелгэн эш-лэрдэ мэктэпнен барлык укучылары да актив катнашты. Алар жимлеклэр ясадылар, булган жимлеклэрне чистарттылар.Укучылар эйлэреннэн кошларга ярмалар алып килделэр. Башлангыч сыйныф укучылары бигрэк  тэ бу эштэ телэп катнаштылар. Кошларга жимлеклэр ясагыз! Кошлар безгэ файда китерсеннэр!


03.02.2016
Юбилей.
1нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Гаранинаны  юбилее белән котладык. Укучылар һәм укытучылар юбилярга чын күңелләреннән исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер һәм иң-иң изге теләкләрне теләделәр. Татьяна Васильевна мәктәптә 40 ел эшләү дәверендә берничә буын дүртенче сыйныф укучыларын укытып чыгара һәм ул  балаларның, коллегаларының хөрмәтенә лаеклы.

02.02.2016
Гражданлык-патриотик  тәрбия бирү айлыгын ачу.
1нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә гражданлык-патриотик  тәрбия бирү айлыгын ачу булды. Бу айлык 29нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Айлыкны педагог-оештыручы Анна Кукуль ачып җибәрде һәм ул укучыларны, укытучыларны уздырылачак чараларның планы белән таныштырды. Бу айлыкны үткәрү дәверендә укучыларны төрле спорт ярышлары, эстафеталар, музейларга экскурсияләр, сугыш темасына караган дәресләр, конкурслар һәм фестивальләр көтә.

01.02.2016
Квест “Сталинград сугышы”.
31нче гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина  тарафыннан оештырылган “Сталинград сугышы”дигән темага 9,10,11нче сыйныфлар арасында  тарихи уен квест узды. Уенның максаты буларак хәзерге яшьләргә Сталинград сугышы һәм аның геройлары турында искә төшерү иде. Балалар өчен “Тарихи”, “Геройларны бел!”, “Әдәби”, медицинага кагылышлы, “Сөеклеләр дә сугыштылар”, спорт турында, математик һәм “Монумент” дигән станцияләр оештырылган иде. Бу станцияләр барысы да Сталинград сугышы темасына багышланган иделәр. Бу чараның максатлары тормышка ашты дип өметләнәбез.

30.01.2016
XIVнче Раштуа укулары.
29нчы гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Казан шәһәреннең “ 75 нче гимназия”МББУ се базасында узган “XIVнче Раштуа укулары”нда катнаштылар. 7нче сыйныф укучылары Аня һәм Даша Бурукиналар “Экономика” секциясендә, 8нче сыйныф укучысы Карина Абгарян-“Рус әдәбияты” секциясендә, 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова “Тарих” секциясендә чыгыш ясадылар. Катнашучы кызлар  үзләренең бик кызыклы эшләрен дәрәҗәле рәвештә якладылар. Үзләренең чыгышлары өчен барысы да республика конференциясендә катнашучы сертификатлары алдылар.

29.01.2016
Рус теленнән сынап карау имтиханы.
Сынап карау имтиханы йомгаклау аттестациясенә әзерләнүнең бер төре буларак санала.
29нчы гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә рус теленнән сынап карау имтиханы узды. 11нче сыйныф укучылары тагын бер кат рус теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.
Имтихан нәтиҗәләре буенча аңлашылып бетмәгән темалар билгеле булачак. Ул темаларны укучылар үзләренең укытучылары белән индивидуаль рәвештә өйрәнәчәкләр. Сынап карау имтиханы әле ул укучыларны төп имтиханга психологик яктан әзерләү өчен бик яхшы мөмкинлек тә.

28.01.2016
Мин математиканы яратам.
“Татар борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8нче сыйныф укучылары Лавонина Ольга һәм Слушкин Михаил “Мин математиканы яратам” дигән Россиякүләм акциядә катнаштылар. Интерактив проект бер ай дәвамында Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә барды. Анда катнашу өчен “Мин математиканы яратам”дигән девизга фоторәсем яки видеоролик төшереп җибәрергә кирәк иде. Министерлык күп санлы катнашучыларга үзенең рәхмәтләрен белдерде. Иң кызык фото яки видеоролик хуҗалары төрле сувенирлар белән бүләкләнәчәкләр.

27.01.2016
Рәсемнәр күргәзмәсе.
15нче гыйнвардан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Парламент дәресләре-2015” кысаларында “ Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән темага төрле чаралар үткәрелә. 1-4нче сыйныф укучылары “Татарстан-бу без”, “Мин-гражданин”, “Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар” дигән темаларга рәсемнәр конкурсында актив катнаштылар.

26.01.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы.
26нчы гыйнварда Югары Ослан районының “Чимпион”спорт комплексы базасында Югары Ослан муниципаль  районы Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы булып узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе коллективы спортның барлык төрләрендә дә актив катнаштылар һәм канат тарту буенча 2нче урынны алдылар.

25.01.2016
Имтиханга әзрләнәбез.
Урамда салкын булуга карамастан “Татар Боанашы урта мәктәбе” МББУсенең 11нче сыйныф укучылары барысы да мәктәпкә килделәр. Имтиханнарга 4 ай гына вакыт калып бара, шуңа күрә рус теле, математика һәм башка сайлап алынган фәннәр буенча БДИ га әзерләнү бик җитди рәвештә бара. Шулай ук бу атнада мәктәбебездә математикадан база һәм профиль өлешләре буенча сынап карау имтиханы булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
 

25.01.2016
Имтиханны репетицияләү.
Үткән атнада “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныфында  рус теле һәм математика буенча ТДИның репетициясе булды. Укытучылар җавап бланкларын һәм берничә контроль-үлчәү материалын әзерләп куйган иделәр. Укучыларга  дәүләт йомгаклау аттестациясенә үзләренең әзерлек дәрәҗәләрен тикшереп карау өчен мөмкинлек бар иде. Репетиция вакытында балалар бланкларны дөрес тутырырга һәм вакытны дөрес тотарга өйрәнделәр. Бу сынап карау имтиханнары балалар өчен файдалы булгандыр дип уйлыйбыз!

25.01.2016
Раштуа укулары.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Бурукина Анна, Бурукина Дарья, Титова Екатерина, Абгарян Каринэ “Раштуа укулары” дигән XIIIнче фәнни-тикшеренү конференциясенең II нче турына үттеләр. Үзләренең эшләрен алар “Тарих”, “Экономика”, “Рус әдәбияты” секцияләрендә яклаячаклар. Яклау Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә булачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!


23.01.2016
Истәлек маршы.
23нче гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Римма Троицкая җитәкчелегендәге “Эзләнү” отряды белән очрашу булды. Отрядның әгъзалары Югары Ослан районында туган Советлар Союзы геройлары һәм эзләнүчеләрнең эшләре турында сөйләделәр. Очрашуда Социалистик хезмәт геройлары Николай Фролов, Любовь Смирнова, Бөек Ватан сугышында катнашкан десантник Павел Плетнёв, авыл хуҗалыгы башлыгы Сергей Бурукиннар катнаштылар.

21.01.2016
Республика семинар-киңәшмәсе.
21нче гыйнварда “Мөстәкыйль балалар” дигән проектның әйдәп баручысы Елена Слушкина Республика семинар-киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә “Мөстәкыйль балалар” дип исемләнгән наркотикларга каршы проектның сорауларын гамәлгә ашыру буенча иде. Семинар-киңәшмәдә узган елга йомгаклар ясалды һәм киләсе елга проектны гамәлгә ашыру планнары билгеләнде.

20.01.2016
Районның  КВН  конкурс фестивале
20 нче  гыйнварда Куралово  авыл  мәдәният йортында  КВН  фестивале  булды.Татар Борнашы мәктәбенең укытучылар коллективы үзләренең “Робинзион” дип аталган командасы белән чыгыш ясады. Команда конкурсандлар арасында 4 нче урын яулап алдылар.Катнашкан укытучыларга  рәхмәтләребезне белдерәбез.

18.01.2016
Юбилярны котлыйбыз
18нчы гыйнвар кэнне Татар Бурнашы укытучылар коллективы мэктэп директоры Бочков Сергей Михайловичны 50 еллык юбилей кэне белэн котлады. Юбилэр хэрмэтенэ бэйрэм концерты узерлэделэр.

14.01.2016
ОРВИ һәм гриппны кисәтү.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә “ОРВИ һәм гриппны кисәтү” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Интерактив әңгәмә вакытында  ОРВИ һәм гриппны кисәтү, зарарлану юллары һәм симптомнары турында сүз барды.Укучылар дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик активлык, уңай эмоцияләр һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә инанып нәтиҗә ясадылар. Чараның азагында укучылар  ОРВИ һәм гриппны кисәтүнең барлык аспектларын да үз эченә алган “Сәламәтлек агачы” барлыкка китерделәр.

14.01.2016
Спорт туризмы секциясе.
“Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУында спорт туризмы секциясе эшләп килә, җитәкчесе – физкультура укытучысы Хәлиуллин А.Ә. Секция һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать 16:00да үткәрелә. Секциядә укучылар туристик төеннәр бәйләүнең серенә төшенәләр, компас белән эш итәргә, җирлектә ориентлашырга, топографик карталар кулланырга өйрәнәләр,  спортзал кысаларында каршылыклар үтү этапларын барлыкка китерәләр һәм үтәләр.

11.01.2016
Өченче чирек башланды.
11нче гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең барлык укучылары да кышкы каникуллардан соң җиң сызганып яңа уку елын башлап җибәрделәр. Башка чирекләрдән аермалы буларак бу чирек иң озыны. Линейкада узган яңа ел бәйрәмнәренә нәтиҗәләр ясалды һәм яңа чиреккә максатлар куелды. Барлык укучыларга да уңышлар, ә укытучыларга тыңлаучан һәм игътибарлы балалар телибез!

09.01.2016
Ә бездә ташбака яши!
Уку елы башында мәктәбебездә бик үзенчәлекле яшәүче барлыкка килде. Бу кызыл колаклы су ташбакасы. Ул суда гына яшәүе белән үзенчәлекле. Бары тик кайвакытта гына, һава сулар өчен генә, башын судан чыгара.Ул киптерелгән кортлар һәм яшелчәләр белән туклана. Ташбаканы бик яратып һәм зур кайгыртучанлык белән 4нче сыйныф укучылары тәрбиялиләр.

09.01.2016
Чыршыны чишендерәбез һәм яңа эш көннәрен башлап җибәрәбез.
Менә яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды. Яңа ел чыршысын да чишендерергә вакыт җитте. Аны бик тә чишендерәсе килми, ләкин безне алда иң озын чирек көтә.Бу ял көннәре безгә алдагы эш көннәребездә бик тә кирәк булачак уңай энергияне тупларга ярдәм иттеләр.

08.01.2016
9,11нче чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү.
Кышкы каникулның 4,5,6нчы гыйнвар көннәрендә 9,11нче чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү эше барды. Бу көннәрдә “Югары Ослан урта мәктәбе”МББУсенең ишекләре балалар өчен һәр көн ачык иде. Дәресләрне районның иң яхшы укытучылары алып бардылар. Мәктәбебезнең барлык укучылары да бу дәресләрдә катнаштылар һәм математика буенча үзләренең белемнәрен тирәнәйттеләр. 8,9нчы гыйнвар көннәрендә”Югары Ослан гимназиясе”МББУсендә рус теле буенча шундый ук дәресләр узачак.

08.01.2016
Видеокүзәтү камераларын урнаштыру.
Куркынычсызлык системасы базарында видеокүзәтү системалары популярлаша бара. Алар эре предприятиеләрдә, кибетләрдә, фатир һәм коттеджларда, шулай ук мәктәпләрдә дә кулланылалар. 2016нчы елның 6нчы гыйнварында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә видеокүзәтү камералары урнаштырылды. Хәзер монитордан барлык керүче һәм чыгучы кешеләрне күзәтеп була.

08.01.2016
“Чыршыкай” исемле кышкы лагерь.
Менә “Чыршыкай” исемле кышкы лагерь дә тәмамланды. Лагерь үз эшен 2015нче елның 28нче декабрендә башлап җибәрде һәм 2016нчы елның 6 нчы гыйнварында тәмамлады. Лагерьда төрле спорт ярышлары узды, балалар әкиятләрне сәхнәләштерделәр, төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,ә иң мөһиме,соңыннан һәрбер бала Кыш бабайдан бүләк алды. Сау бул лагерь! Киләсе очрашуларга кадәр!

08.01.2016
Бала хокуклар илендә.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 11нче сыйныф укучысы Нурзилә Латипова “Бала хокуклар илендә” дигән республика күләм мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында катнашты.Нурзилә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина җитәкчелегендә конкурска “Бала үз фикерен әйтергә хокуклы” дигән видеоролик әзерләде һәм катнашучы таныклыгы алды.

08.01.2016
«Знаника» исемле олимпиада.
Кышкы каникуллар дәвам итүгә карамастан, “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 8нче сыйныф укучылары “Ацтеклар клады”дигән Россиякүләм математика буенча олимпиадада катнаштылар. Конкурста төрле мавыктыргыч биремнәр, башваткычлар бар иде. Конкурс 3 өлештән тора : беренче  өлештә бирелгән саннардан дөрес җавапны сайлап алырга, икенчесендә мәсьәләнең җавабын гына язарга, өченчесендә мәсьәләне барлык аңлатулары белән язарга. Жюри нәтиҗәләр буенча йомгак ясарга тиеш. Укучыларга уңышлар телибез!

06.01.2016
Районның төп чыршысында.
6нчы гыйнварда район мәдәният йортында Югары Ослан районының төп чыршы бәйрәме узды. Бу бәйрәмгә уку алдынгылары, спорт һәм музыка өлкәсендә уңыш казанган укучылар чакырылган иделәр. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 8нче сыйныф укучылары Алеся Куртымова һәм Кишик Манвелян чагылдырдылар. Кызларның икесе дә мәктәп күләм чараларда катнашучылар, Алеся – спорт ярышларында җиңүче, ә Кишик уку алдынгысы һәм төрле конкурсларда җиңүче.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 13:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International