Яңалыклар 2017

29.12.2017
Кыш бабайда кунакта
Бүген лагерьга йөрүчеләр Яңа елны каршылауга багышланган чараларда катнаштылар. Алар авыл мәдәният йортында чыршы бәйрәмендә булдылар. Матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Кыш бабайның әкият геройлары урлаган таягын һәм бүләкләр тутырган капчыгын кайтардылар. Соңыннан төрле ярышлар үткәрелде, күмәк биюләр башкарылды. Балалар барысы да бик канәгать калдылар.


29.12.2017
Яңа ел алды педкиңәшмә
Менә 2017 нче ел ахыры да якынлашты. Гадәттәгечә, үзган елга нәтиҗәләр ясарга  һәм киләсе елга бурычлар билгеләргә вакыт җитте. Бүген Макыл урта мәктәбе коллективының педагогик киңәшмәсендә нәкъ шуның турында сүз барды да инде.
Гомумән, 2017 нче елда педколлектив начар эшләде дип әйтерлек түгел. Тискәре һәм уңай яклар да, җиңүләр һәм җиңелүләр булды. 2018 нче елның төп максаты  4, 9, 11 нче сыйныф укучыларының ВПР, ОГЭ, ЕГЭны уңышлы тапшыруы.  Бу мәсьәләгә безнең мәктәптә бик күп игътибар бирелә. Педкиңәшмә укытучыларның квест-уенда актив катнашуы белән тәмамланды.
Бу көнне мәктәп эшчеләрен һәм укучыларны  Яңа ел белән котлыйсы, аларга  уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телисе килә.


26.12.2017
Мәктәптә кышкы лагерьнең икенче көне бара. Көн гадәттәгечә матур һәм купшы чыршы янында актив зарядка белән башлана. Файдалы һәм тәмле иртәнге аштан соң балалар үзләренең төркемнәрендә иҗади яктан килеп отряд почмакларын ясауларын дәвам иттеләр.
Аннан соң алар урамга саф һавага уйнарга чыктылар, шунда ук “Сәламәтлек минуты” темасына әңгәмә тыңладылар. Урам уеннарыннан соң  балалар тәрбиячеләре  һәм Рус Макыл китанханә китапханәчесе белән бергә А.Н. Толстой иҗаты буенча “Әдәби сәяхәттә” булдылар. Сәяхәттә балалар күп кызыклы мәгълүмат алдылар. “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” викторинасында Анастасия Карташова әдәби белгеч исеменә лаек булды. Көндезге тәмле аштан соң укучылар мавыктыргыч  “Минем яңа ел теләгем” уеннында  кагәзь битендә үз теләкләрен яздылар. Яңа ел могҗизасына һәркем ышана, шуңа күрә бу биремгә бик җитди килделәр.     


22.12.2017
Яңа ел колейдоскобы.
Безнең илебездә яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмебезгә кадәр санаулы көннәр калды. Хәзер бәйрәм алды тамашасы һәм күңелле борчулар вакыты. Әлбәттә, бу бәйрәмнең төп атрибутын - чыршыны сайлау вакыты. Әмма табигатьне, ылыслы агачларны сакларга кирәклеген  онытырга ярамый һәм чын яңа ел чыршы агачларын альтернатив агачларга алыштырырга кирәк. Шул максат белән безнең районда Макыл урта мәктәбендә Экология елы кысаларында "Яңа ел колейдоскобы" балалар конкурс-күргәзмәсе игълан ителде. Конкурсны "Зөя" Дәүләт табигый тыюлыгы һәм МБББУ  ӨББ " Укычылар йорты" оештытырдылар. Катнашучылар барысыда бу чарага иҗади яктан, фантазия белән кигәннәр. Конкурс  4 номинация буенча: Эко-Чыршы, Эко-Кар бабай, Эко-Игрушка, Эко-Снежинка. Әйберләр нәрсәдән генә ясалмаган иде: агачтан, полиэтилен, пенопласт, пластик стаканнардан, каурылар хәттә монтаж клееннан! Катнашучыларның креативлыгына һәм дизайнер осталыгына исең китер! Лаеклы эшләр бик күп иде, һәрберсе бүләкләнде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәк Яңа еллар белән!


21.12.2017
Кыш балалар өчен көтеп алган һәм яраткан вакыт. Кыш җитү белән бу ел вакытын күңелле итеп үткәрү теләге түа. Балаларга тимераякта, чаңгыда,  чанада  шуу күпме шатлык китерә. Кышкы күңел ачу уеннары шатлык кына түгел, ул әле сәламәтлеккә файда да китерә. Саф һавада  уйнау һәркемгә сәламәтләндерү ала алырлык  чара. Менә безнең Макыл мәктәбенең озайтылган көн  төркеме һәркөн кышкы уеннар уйнарга һәм сәләмәтлекне ныгытырга урамга чыгалар. Балаларның йөзләрендә күпме шатлык! Алар көне буена позитив  һәм күтәренке күңел алалар.

18.12.2017
Яңа ел- балалар   һәм олылар   өчен иң яраткан   бәйрәмнәрнең берсе.  Барысына   да аңа алдан ук әзерләнәләр. Макыл мәктәп интернат тәрбияләнүчеләр ,  тәрбияче Набиуллина М.Х. җитәкчелегендә  итернатны бизи башлаганнар.Җиң сызганып эшкә керештеләр! Төрле – төрле  матур кар бөртекләре,  хайваннар фигуркалары,  төрле ясалган әйберләр, һәр бүлмәдә мишураларны күреп була. Тәрәзәләр бик сихри күренә. Әкияти атмосферага карасаң, Яңа елга күп калмады.Барлык  укучылар да иҗади процессы вакытында күтәренке  кәеф  һәм күп уңай эмоцияләр алдылар.


18.12.2017
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе – ул “Яшел ут” республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.
«Кояшкай» балалар бакчасында  район күләмендә уза торган республика смотр- конкурсының финал ярышы үтте. Анда  Директор Зеленодольского филиала «Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ»  Шакирова З.В., район мәгариф бүлегеннән Насибуллина Г.Я катнашты.
«Макыл балалар бакчасы»  беренче  урынны яулап, мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Тәрбияче Гөльназ Габдрахманова өченче урынны яулады.
Котлыйбыз!
“Кояшкай” бакчасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!


18.12.2017
Бүген зурлар төркем ата-аналары балаларга сюрприз ясадылар: йокы вакытында төркемне рәсмиләштерделәр.
Уртак тырышлыгы белән балалар булачак эт елын чып-чын яңа ел әкиятендә каршы алалар .


16.12.2017
Яңа ел ишек кага- гомер буена ничә мәртәбә Яңа елны каршы алсакта һәр киләсе Яңа елга зур өметләр баглыйбыз, балаларга хас самимилык белән бәхет куанычлар көтәбез.
Рус Макылы китапханәсендә  “Кыш бүләге бәйрәмнәр” исемле матур бизәлешле күргәзмә оештырылды. Китапханәнең һәр укучысы бу көннәрдә бирегә килеп,  күңел күтәренкелеге белән бергә кышкы бәйрәмнәр турында кирәкле мәгълүматлар  белэн таныша ала .


12.12.2017
Бүген  Россиядә Конституция көне. Нәкъ 24 ел элек бөтенхалык референдумында төп закон кабул ителде. Шуннан бирле Конституция көне Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Безнең мәктәптә  бәйрәмгә багышлап “Безнең Ватан – Россия”, “Кешенең һәм гражданиның төп хокуклары” сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар ул сәгатьләрдә Конституциянең төп статьялары белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары уен формасында олыларга, җәнлекләргә,табигатькә һәм тирә-юньгә карата үз бурычлары тагын бер кат искә төшереп киттеләр. Үз хокуклары турында озайтылган көн төркемендә башкарган рәсемнәр ярдәмендә сөйләделәр.
5-9 сыйныф укучылары арасында “Россиядә Конституциясе – Рәссәй дәүләтенең демократик үсеш нигезе” викторинасы булды. Укучылар уен барышында  Конституциянең статьялар, тарих һәм структурасы турында белемнәрен күрсәттеләр. Олкән сыйныф укучылары “ Син Россия Федерация  Конституциясе турында нәрсә белергә тиеш” темасына дисскуссиядә катнаштылар. Бу көнне һәр укучы үзен демократик һәм ирекле җәмгыятьтә яшәгәнен аңлагандыр дип уйлыйбыз.
 

11.12.2017
«Шариклы каләм тарихы».
11 нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбендә  өстәмә белем бирү укытучысы Тихонова Ю.А. 3 нче сыйныф укучылары белән “Шариклы каләм тарихы” турында музей дәресе үткәрде.Ул укучыларга каләм  кайчан һәм безнең тормышка ничек кергән,кем аны уйлап чыгарганын уен формасында таныштырды. Шулай ук, укучылар әлеге каләмне  беренче тапкыр  очучылар кулланганын да белделәр, чөнки башка каләмнән  аермасы бар- һавада акмый. Алар шул турыда    белделәр. Зур кызыксыну белән иҗади эшләр башкырдылар: кроссвордлар чиштеләр, бүләкле каләм рәсемен ясадылар,”Нәрсә булыр иде,әгәр дә..”уенында актив катнаштылар.Дәрес практик эш белән  тәмамланды Балаларга язу каләме белән язу  мөмкинлеге  бирелгән иде. Әлеге каләм белән язу барлык укучыларның да кулыннан килмәде, ләкин  барысы да тырыштылар.

10.12.2017
Россиядә Ватан геройлары көне-илебездә ел саен 9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.Әйтергә кирәк,үз тарихын ,әлеге бәйрәм 16нчы  гасырга  алып барыла.1769 нчы елда  нәкъ менә шул көнне Екатерина II яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра.Бу көнне без сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән ватандашларыбызны хөрмәтлибез.Нәкъ менә ,шуңа күрә бу көнне -9 нчы декабрь көнне безнең мәктәп укучылары”Батырлар даны сүнмәс”дигән мәңгелек  митингка чыктылар.Мактаулы каравыл,барлык кешеләрне  тынычлыкка өндәү, бер минут тынлык, геройларга батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерү – бу безнең аларны хөрмәтләү .


07.12.2017
7 нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чара узды, чараны Рус Макылы авыл китапханәчесе Першина Н.А. алып барды, ул коррупция турында сөйләде, электрон презентация күрсәтте, соңыннан бергэлэп коррупциягә каршы көрәшне рекламалап плакат ясадылар.

06.12.2017
Келәнче авылы  җирлегендә ясалма сулык- буаның ярларын ныгыту эшләре алып барылды. Район җитәкчесе Марат Галимҗан улы хәзерлек эшләренең торышы белән кызыксынды, кимчелекләрне күрсәтте, куллануга тапшыру турында фикерләре белән уртаклашты.


06.12.2017
Сәет авылы җирлегендә халыкка күп төрле хезмәт күрсәтү пункты төзелү турында хәбәр иткән идек инде. Менә шушы көннәрдә бинага су кертү һәм юынтык суларны чыгару системасы эшләнелде.

06.12.2017
Макыл авылы Елга аръягы урамында яәүче халыктан электр челтәре кампаниясенә берничә мәртәбә өйләрдә утның көчәнеше аз булудан зарланып хатлар юлланды. Бу көннәрдә электр челтәре хезмәткәрләре бу зарның сәбәпләрен тикшереп, өстәмә баганалар куйдылар, искеләрен яңага алыштырдылар, кимчелекләрне бетерделәр.


06.12.2017
Рус Макылы авылы җирлегенең  "Крутушка" баггидромында Евгений Геннадьевич Ширяев җитәкчелегендә 5-6 яшьлек балалар  өчен өйрәнү  дәресләре узды.

06.12.2017
"Таттелеком" элемтэ хезмэткэрлэре эш срогы чыккан баганаларны яңаларга алыштырып, авариясез эшләү мөмкинлеге тудырдылар.

06.12.2017
Макыл урта мәктәбендә кышкы каникул көннәрендә авыл җирлегендә  балаларның ялын күңелле һәм оешкан төстә үткәрү максатыннан утырыш узды. Утырышта авыл җирлеге рәисе, мәктәп мөдире һәм аның урынбасарлары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

05.12.2017
4 ел рәттән инде безнең мәктәптә Код вакыты үткәрелә. Бу укучыларны программлаштыру белән таныштыра торган  махсус информатика дәресе. Информатика укытучысы Антонова Л.М. информацион технологияләр – бу киләчәкне булдыручы һәм кешенең алыштырмаслык ярдәмесе икәнен күрсәтте. Укучыларга скрайбинг стилендә ясалган, ясалма интелектта  һәм аның кеше белән үзара тәэсир итүдә төшерелгән видеоролик күрсәтте. Бу социаль инициатива кысаларында эре ИТ-тармаклары берләштеләр, чөнки укучыларның технологик грамоталыкны күтәрергә кирәклеген , программалаштыруның заманча методлары һәм кораллары гадилеге турында сөйләргә кирәклеген аңлыйлар. Дәреснең икенче өлешендә укучыларга программистлар ролендә булырга һәм тренажерның уенлы биремнәрен үтәргә  тәкъдим ителде.   


05.12.2017
5 нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбендә кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үтте. Ул “ Россия Федерациянең кеше хокуклары буенча Вәкил турында” Федераль конституция законына 20 ел тууына Һәм 10 нчы декабрь көнне үткәрелә торган Халыкара кеше хокукы көненә багышланган иде.  Бердәм дәрес яшь гражданнарның хокук культурасын формалаштыруга юнәлтелгән иде.  Бүгенге чараның максаты – укучыларга кешенең хокукы һәм иреклеге турында  төп белем бирү. Сыйныф сәгатьләре барышында укучылар балалар хокукы турында Конвенция һәм кеше хокукы Декларациясе, Россия Федерациясенең конституциясе һәм  башка документлар белән таныштылар. Сыйныф сәгатьләре төрле формада үткәрелде: викторина, колллажлар ясау, дәрес уен, түгәрәк өстәл. Гадәти булмаган мондый дәресләр укучыларда һәрвакыт кызыксынучынлык уята.

05.12.2017
Урта төркем тәрбияләнүчеләре шашка уены белән кызыксыналар.Тәрбияләнелүче балалар үзләре арасында шашка ярышлары оештыралар.

05.12.2017
Менә күптән көтелгән кар яуды.. Ничек без аны көттек. Чөнки кыш - тылсымлы вакыт. Балаларның  яраткан   шөгылләре – кардан әвәләү.
Бүген кечкенәләр төркем балалары бик теләп саф һавада вакыт үткәрделәр.
Тәрбиячеләре белән бергә кар кызын, гном, куян һәм аю әвәләделәр.
Күтәренке кәеф - йөрүнең нәтиҗәсе.

03.12.2017
Макыл урта мәктәбенең тарихында 2 нче декабрь көнне календарьда кызыл белән билгеләнгән көн булып калыр. Бүген безнең баскетболчылар һәм аларның укытучылары Тимиряев Евгений Павлович  "КЭС-Баскет"ның зональ этап  баскетбол ярышларында җиңүчеләр булдылар. Безнең кызлар ярымфиналда Тәтеш спортчыларын, ә финалда Кайбыч баскетболчыларын җиңделәр. Кайбыч спортчылары белән кызларга ике тапкыр очрашырга туры килде. Беренчесендә  җиңелделәр, ә  икенче очрашуда  безнең кызлар җиңү яуладылар.  Җиңүчеләрнең исемнәре: Гимадеева Заринә, Сибгатова Ландыш, Мухутдинова Эльвира, Макарова Анжелика, Карпова Настя, Хуснутдинова Альбина, Хуснутдинова Айгөл. Кызлар, без сезнең белән горурланабыз. Сезгә һәм Евгений Павловичка яңа җиңүләр телибез. Теләкләрегез һәрвакыт кабул булсын. Сез безгә барыбызга да бәйрәм бүләк иттегез: укытучыларга да, укучыларга да, әти-әниләрегезгә дә!

02.12.2017
“Мәрхәмәтлелек” акциясе кысаларында инвалидлар декадасы уңаеннан  авыл китапханәчеләре  Першина Н.А. белән Хисамова М.В. Бөек Ватан сугышы ветераны Махнин Александр Ивановичта кунак булдылар. Аңа авыл хәбәрләре, район яңалыкларын җиткерделәр.Аның хәл әхвәлләре белән таныштылар. Аннары карт ветеранның күңелен күтәреп, аңа соңгы елларда төшкән фото рәсемнәрдән альбом бүләк иттеләр. Шуларга өстәп, югалган элеккеге фотоларын электрон варианттан кәгазьгә әйләндерделәр. Бу инде ветеранга икеләтә шатлык булды, оныкларына бүләк калдыра алуына куанды. Китапханәчеләргә чиксез зур рәхмәтен җиткерде.


02.12.2017
Китап безне яктылыкка белемгә илтә.
Рус Макылы авыл китапханәсе мөдире Першина Надежда Александровна  Яковлева Анастасия өчен яңа китапларга күзәтү оештырды. Настя яшьтән мәктәптә укырга өйрәнде, сэламэтлеге аркасында эшлэми, эмма  китапханәдә еш була. Аңа бигрэктә рәсемле кечкенәләр өчен язылган китаплар ошый, ул аларны аңлап, рәсемнәрен ясый, үзенең буш вакытын файдалы үткәрә. Бу килүендә китапханәче аны чиркәүләр тарихы белән таныштырды, Казан шәһәре  чиркәүләренә китаплар ярдәмендә күзәтү үткәрде.

30.11.2017
28 нче ноябрь көнне зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, бию башкардылар.,бүләк тапшырдылар.  Бәйрәмебез күңелле үтте.

30.11.2017
Икенче кечкенәләр төркем балалары һәм тәрбиячеләре яраткан әниләренә бүләкләр ясарга булдылар.
Иртәнге аштаң соң эш башланды, балалар бик тырыштылар.
Кадерле һәм сөйкемле әниләр! Сезгә чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!!

29.11.2017
Мәктәп - ул дәреслекләр, дәфтәрләр, дәресләр һәм контроль эшләр генә түгел. Һәр мәктәптә һәм һәр укучы тормышында сыйныфташлар белән аралашу, концертлар, ярышлар, төрле конкурсларда һәм олимпиадада катнашу зур урын ала.  Безнең балаларның да шулай ук.Укучылар үзләренең җитәкчеләре белән нинди дә булса чараларда катнашырга тырышалар.Бүген мәктәп  линейкасында, биология көненә багышланган, район баскетбол  ярышларында беренче урын алган кызлар командасын бүләкләделәр. Шулай ук бу көнгә багышлап үткәрелгән мәктәп чараларында катнашучы  урта һәм өлкән сыйныф укучылар командалары да бүләкләнде. Беренче сыйныф укучылары да игътибарсыз калмады. Укучылар математикадан BRICSMATH Халыкара онлайн-олимпиадада катнашу өчен мәктәп директор кулыннан грамоталар алдылар.

23.11.2017
Әни – беренче укытучысы һәм дус. Ул һәрвакыт аңлый, юата , ярдәм итә,  коткара. Дөньяда  якынырак, туганырак кеше юк.
Шундый  сүзләрдән зурлар төркемендә тәрбиячесе Наталья Мерлинина  үзенең тематик дәресен башлады. Чараның максаты: балаларны әниләрне ихтирам итәргә, сүз тыңлаучан булырга өйрәтү. Әниләргә каршы сүз әйтергә, тупас мөгамәләдә булырга ярамаганлыгына, киреләнүнең начар гадәт икәнлегенә төшендерү. Әниләргә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.
Балалар белән әңгәмә үткәрелде, ә ахырдан балалар үз куллары белән   бәйрәмгә бүләкләр ясадылар.

20.11.2017
20 нче ноябрь көнне Татар Макылы китапханәсендә " Балаларның хокуклары һәм бурычлары " исемле хокук дәресе узды. Анда Макыл авылы мәктәп яны интернатында яшәүче балалар Бөтен дөнья балаларны яклау көне уңаеннан электрон презентация һәм "Хокуклар әлифбасы! исемле китап күргәзмәсе аша үзләренең хокуклары, бурычлары турында аңлаешлы гади телдә мәгълүмат тупладылар.


20.11.2017
Бөтен дөнья балалар хокукы көне уңаеннан Макыл урта мәктәбендә, озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар өчен "Синең хокукларың" исемле хокук дәресе оештырылды. Дәресне Рус Макылы авыл китапханәчесе  Першина Надежда Александровна алып барды. Электрон презентация ярдәмендә балаларга хокук һәм бурыч төшенчәләрен аңлатты. Төрле очракларда кем хаклы икәнен аңлатты. Әкият геройларының тормышында килеп чыккан очракларны тикшереп, балалар хокукларны үзләштерделәр.   

20.11.2017
Бүген Макыл мәктәп  интернатында тәрбияләнүчеләр Татар -Макыл китапханәсенә    "Хокук һәм бурычлар"  хокукый мәгълүмат сәгатенә  чакырылганнар иде.Аларга Бөтендөнья балалар хокукы  көне темасына электрон презентациясе  күрсәтелде.Әлеге чараның максаты-балаларны һәм яшүсмерне үз хокукларын белү. Китапханә мөдире Хисамова Мадиня Вагиз кызы укучылар белән уен программасын үткәрде . Балалар иң мөһимен  истә калдырганнар дип,ышанасы килә.Әгәр дә сез башка кешеләрнең хокукларын бозмасагыз,сезнең хокукларыгыз гамәлдә булачак.Һәр хокук алдында без бурычлы.

19.11.2017
14 нче ноябрьдән алып 17 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Милли музеенда А.Ф. Лихачевның 185 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-практик форматында Лихачев укулары булды. Укуларның төп темасы - "Музей - мәгариф территориясе".  Хәзерге музейлар киләчәк буынның , бөтен җәмгыятьнең рухи-әхлакый формалашуында зур роль уйный. Тарих һәм сәнгать әйберләрен күрергә мөмкинлек булу ярдәмендә музейлар тәрбия, социализация һәм белем бирү бурычларын хәл итәләр. Дәүләт музейларыннан мәктәп музейлары да калышмый. Бу чарада Макыл мәктәбенең музей җитәкчесе Тихонова Ю.А катнашты һәм " Уткәннәргә тугрылык саклап" доклады белән чыгыш ясады. Укулар барышында, киләчәктә белем бирү процессында кулланырга мөмкин булган, дискуссия мәйданчыклары эшләде, мастер-класслар һәм музей дәресләре утте.

19.11.2017
14 сентябрьдә  2017 нче елның Мәдәни – күргәзмә  үзәгендә Рус музееның  күргәзмәсен «Рус сәнгать XIX гасыр ахры- XXгасыр башы» Рус музее җыелышы һәм Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музее  Казанда ачылды. Бу өченче күргәзмә инде,аны Рус музееның  Мәдәни –күргәзмә үзәгендә үткәрә. 5 нче сыйныф укучылары бу күргәзмәдә булдылар.Аларга Рус музееның Санкт-Петербург виртуаль  экскурсиясе  тәкъдим ителгән иде.Укучылар борынгы рус  иҗаты белән таныштылар,охры әзерләү серләрен белделәр. Экскурсия барышында алар  рәссамнар-передвижникларның, импрессионистлар, абстракционистлар эшләрен күрделәр: Ильи Репин, Валентина Серова, Сергея Коровин,  Николая Фешинаның эшләре, Кузьма Петров-Водкин, Виктор Борисов-Мусатов, Василий Кандинский. Экскурсоводлар картиналарның  тарихын сөйләделәр,шулай ук аларны дөрес карарга,сурәтен аңларга  өйрәттеләр.Укучылар бик күп яңалыклар алдылар.Сәфәр Бауман урамы һәм төшке аш белән тәмамланды.Укучылар һәм ата-аналар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

 

19.11.2017
19 нчы ноябрь  көнне Макыл авылы җирлегендә үз керем салым җыю буенча референдум оештырылды.  Барлыгы 751 кеше катнашып, шуларның 524 е референдум күтәргән бурычларны хуплап, “ЭЙЕ”дип,  уңай хәл итте. Бу барлык килүче халыкның 69,77 процентын тәшкил итә. Нәтиҗәдә  Макыл авылы җирлегендә референдум узды дип расланды.

17.11.2017
17 нче ноябрь көнне табигый-фәнни атналык кысаларында Макыл урта мәктәбендә Физика һәм астрономия көне булып узды. Бу көнне күп вакыйгылар булды. Иртән укучылар һәм укытучылар дәресләргә керер өчен физика күренешләре белән бәйләнгән  төрле сорауларга җавап бирергә тиеш иде.  7 нче сыйныф укучылары тәнәфесләрнең берсендә бөтендөнья  тартылу көчен җиңү буенча рекодр куерга тырыштылар, һава шары ярдәмендә реактив  хәрәкәтне күрсәттеләр, камертон ярдәмендә тавыш дулкыннары таралуына инандылар, магнитның ясалышын тикшерделәр. 8 нче сыйныфта "Физикада мавыктыргыч тикшерүләр" мастер-классы булды. 9 нчы сыйныф кызлары һәм малайлары "Бөтенесен беләсем килә" викторина сорауларны җавап биреп ярыштылар. Ә инде 10-11 нче сыйныф укучыларын астрономия буенча "Нәрсә? Кайда? Кайчан ?" интелектуаль уены көтә иде. Яшь физиклар тәнәфес саен кроссвордлар чиштеләр төрле биремнәр үтәделәр. Физика укытучысы Митрофанова Л.Г. җитәкчелегендә   көн азагында нәтиҗәләр ясар.  Актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне  лаеклы бүләкләр көтә.

16.11.2017
Макыл урта мәктәбендә табигый-фәнни цикл атналыгы дәвам итә. 16 нчы ноябрь  математикага багышланган иде. Мәктәпкә кергәндә үк  барысын да  иртәнге сюрприз көтә иде. Укучылар да,  укытучылар да дәресләргә керер өчен математик сорауларга җавап биреп үзенчәлекле "керү рөхсәте" алдылар. Тәнәфесләр дә кызык үтте.  Укучылар рәхәтләнеп ребуслар чиштеләр, мини-биремнәр үтәделәр. Кесәләргә салынган җаваплар ярдәмендә җиңелүче билгеләнәчәк. Тәнәфеснең берсендә 4 нче сыйныф укучылары өчен "бармаклар ярдәмендә 9га  тапкырлау" мастер-классы оештырылды.  5 һәм 8 нче сыйныф укучылары мавыктыргыч математика дәресендә булдылар.   Дәресләрдән соң 6 һәм 7 нче сыйныфлар "Математик поезд" уенында, ә 9-11 нче сыйныфлар "Математик мозаика" викторинасында көч сынаштылар. Бу көнне  укучылар үзләре өчен математика укытучылары Гужова А.Д. һәм Маханова Т.А. ярдәмендә "Фәннәр патшабикәсе - математика" турында бик күп искиткеч кызык әйберләр белделәр.

 

15.11.2017
Урта төркем тәрбияләнүчеләр  төрле материаллардан  җимлекләр  ясадылар һәм безнең якларда кышлаучы кошларны сыйларга дип, аларны бергәләп агачларга элделәр.
Балалар бик күп кошларны танырга өйрәнделәр, аларны рәсемнәргә төшерделәр, алар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый мавыктыргыч проектларда балалар гына түгел, аларның   әти-әниләре дә бик теләп катнаша.

15.11.2017
Бүген безнен бакчада  озак еллар эшләуче Самарникова Надежда Борисовнаны  55 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләр, әти-әниләр, балалар котладылар.
Надежда Борисовна,  саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы-куанычлы көннәр, балалары-оныклары, туганнары белән бергә-бергә матур гомер кичерүен теләп иң матур теләкләр җиткерелде.

15.11.2017
15 нче ноябрь көнне 8-11нче сыйныф укучылары мәктәптә үтә торган атналыкның Химия көнендә катнаштылар. Бу фәнгә булган кызыксыну химия дәресләрендә генә түгел, ә сыйныфтан тыш уздырылган төрле чараларда да күренә. Һәрбер сыйныф укучылары өчен шул фән укытучысы Зиатдинова С.А. иҗади биремнәр әзерләгән. Бу биремнәрне үтәгәндә химия фәне турында иң төп сорауларга дөрес итеп җавап бирә белү мөһим. Тәнәфес вакытларында 5-6нчы сыйныф укучылары “Табышмаклы химия” дигән мультфильм карадылар. 8-11нче сыйныфның иң актив укучылары “Химик үзгәрешләр” дип исемләнгән чарада катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар. Көн буена укучылар күп кенә кызыклы материаллар белән танышып, үзләрендә яңа мәгълүматлар тупладылар.

14.11.2017
Туган  көнең белән бер килә.
Бүген Макыл авылы җирлегендә яшәүче сугыш ветераны Махнин Александр Ивановичның туган көне, аңа 93 яшь тулды. Ул туган көн уңаеннан кунаклар кабул итте. Беренчеләрдән булып аңа китапханәчеләр Першина Надежда Александровна,  Хисамова Мәдинә Вагизовна һәм ветеранга  социаль хезмәт күрсәтүче  Шадрова Мария Николаевна килде.  Александр Ивановичны тормыш бәйрәме белән котлап , изге теләкләрен теләп аралашып алдылар. Аннан китапханәчеләр сугышта катнашкан авылдашларына багышланган электрон презентацияне тәкъдим иттеләр, бергәләп һәр кешене искә төшерделәр, Александр Иванович күпне күргән кеше буларак  китапханәчеләргә авылдашлар турында тулырак мәгълүматлар бирде. Ә алар үз чиратларында ветеранны олы бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

14.11.2017
Бүген Макыл мәктәбендә гомуммәктәп  линейкасында 14 нән алып 21 нче ноябрьгә кадәр табигый-фәнни цикл атналыгының ачышы булды. Мәктәп методик киңәшмәсенең җитәкчесе Маханова Т.А. укучыларны атналык кысаларында буласы чаралар белән таныштырды. Информатика һәм робототехника көне укучыларның чыгышлары белән башланды. Башлангыч сыйныф укучылары   "Незнайкада кунакта" инфотәнәфескә чакырылды, ә өлкән сыйныф укучылары "Виртуаль батл"да катнашучылары булдылар. Атналык дәвамында укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы шөгыльләр табырлар дип өметләнәбез, чөнки атналыкның төп максаты - укучыларның фән белән кызыксынуларын үстерү, танып-белү активлыгын арттыру, белем бирү киңлеген , иҗади һәм интелектуаль сәләтләрен үстерү.

13.11.2017
Макыл урта мәктәбендә дәресләрдән соң -ул иҗат дөньясы,һәр балада үз мәнфәгатьләрен  һәм күренешләрен ачу,үз кызыксынулар,үзенең "мин" нигезендә ирекле сайлау мөмкинлеге ача.Моңа укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге ярдәм итә.Безнең мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлек шәхес үсеше буенча5 юнәлешкәбүленә:рухи-әхлакый,социаль,спорт-сәламәтләндерү,гомумимәдәни,гомуминтелектуаль.Зур  популярлык"Ак ладья"шахмат клубы ала.Математика фәненнән укытучысы МахановаТ.А.шул клубны алыр бара.Һәр укучыга уңышлы булумөһим, әшахмат-үзлегеннән үсүнеңберформасы.

10.11.2017
Бишенче сыйныфка багышлау
Һәр елны Макыл урта мәктәбенең "Элита" балалар оешмасы "Бишенче сыйныфка багышлау" бәйрәмен үткәрә. Менә бүген дә бу тантаналы бәйрәм 5 нче сыйныфның 15 укучысы өчен үткәрелде. 8 нче сыйныф кызлары, Митрофанова Аня, Макарова Вика, Нуруллина Азалия, алар өчен  уеннар, конкурслар,  викториналардан төзелгән кызыклы программа әзерләделәр. Ә 5 нче сыйныф укучылары мәктәп темасына такмаклар өйрәнгәннәр һәм аларны үзләренә хас дәрт белән башкардылар.  Бәйрәм бишенче сыйныф укучыларының тантаналы рәвештә ант бирү белән тәмамланды. Аларны балалар ялын оештыручы Антонова Л.М котлады. Ул балаларга      5 нче сыйныф укучысы исемен горурлык белән өйртергә, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга, уңышларга ирешергә теләде.

09.11.2017
Макыл авылы җирлеге  рәисе һәм башкарма комитеты җитәкчесе һәркөнне даими рәвештә көнкүрештә туган төрле сораулар белән килгән халыкны кабул итәләр, шул сорауларны,  киңәш, тәкъдимнәрне  тыңлап, бер кешене дә игьтибарсыз калдырмыйлар.

09.11.2017
2017нче елның 12 нче май аендагы 968-р нче номерлы Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә халыкка күпкырлы хезмәт күрсәтү өчен  модульле кибет Сәет авылы җирлегендә төзелә. Бүген аның нигезе салынып килә.

09.11.2017
«Югары Ослан» Агрофирмасы  хезмәткәрләре авыл җирлеге рәисе Матвеева А.И. белән булачак  референдум хакында очрашуга жыелдылар.  Алина Илшатовна җыелачак үзкеремнең нинди эшләрне башкаруга китәчәге турында  үзенең планнары белән таныштырды.  Татар һәм Рус Макылларында җыелган үзкерем  акчасының  Мәктәп, Тынычлык һәм Елга арты урамнарын шебень белән ябуга китәсен аңлатты. Халык авыл башлыгына үзенең ярдәмен күрсәтергә әзер торуын белдерде.

09.11.2017
Макыл авылы җирлеге башлыгы Алина Илшатовна Сәет авылы халкы белән җыен уздырды. Җыенны оештыруның максаты булачак референдум турында, һәм җыелган акчаның нинди максатка куллану мөмкинлеген хәбәр итү иде.  

07.11.2017
Яшь гражданнар форумы.
Макыл урта мәктәбенең "Элита" балалар оешмасының иң актив балалары Антонова Л.М җитәкчелегендә Татарстан Республикасының  яшь гражданнар форумында катнаштылар. Форум Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт буенча  министырлык белән Югары Осланның "Татарстан Республикасының балалар оешма киңәшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Чараның төп максаты - яшь гражданнарның иҗтимагый активлыгын арттыру, балалар оешмасын ныгыту һәм камильләштерү, җәмгыятьне һәм дәүләтне балалар оешмасының проблемаларын хәл итүгә игътибарларын юнәлтү. Пленар утырышта яктыртылган төрле юнәлештәге проектларны  эш итү буенча мастер-класслар үткәрелде.
Безнең мәктәптән иң актив катнашучы Маннапова Алия "Татарстан Республикасының балалар оешма киңәшмәсе"  региональ иҗтимагый оешмасы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Калганнары сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

05.11.2017
Рус Макылы авыл китапханәсе  мөдире  Першина Н.А.балалар бакчасының өлкән төркемнәренә йөрүче балалар белән “Без Маршакны укыйбыз, укып бер дә туймыйбыз” исемле әдәби чара оештырды, балаларны электрон презентация аркылы шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды. Ә нәниләр исә бик бирелеп тыңладылар, таныш геройлар очраган очракта үз фикерләрен җиткерделәр. Ул көнне балалар хөрмәт, мәрхәмәтлелек, дуслык турында күп сөйләделәр.    

04.11.2017
Дәрестән тыш эшчәнлек турында педсовет.
Макыл мәктәбенең укытучылары өчен бүгенге көн бик уңышлы булды. Предмет һәм сыйныф җитәкчеләре методик  берләшмә киңәшмәләрендә сүз иң мөһим мәсьәләләр турында барды , чөнки өч көннән каникул тәмамланачак һәм укучылар яңадан парталар артына утырачыклар. Аларның остазлары ничек яхшырак  итеп   йомгаклау иншага, олимпиаданың муниципаль турына әзерләргә  һәм тәрбия эшен камильләштерергә дип  уйлаштылар. Аннан соң коллектив чираттагы киңәшмәгә җыелды. Гадәттәгечә, беренче  чиреккә нәтиҗә ясадылар, уку-укыту планындагы үзгәрешләр һәм  шуннан чыгып куелган бурычлар турында сөйләштеләр. Педсоветның төп өлеше дәрестән тыш эшчәнлеккә бирелде. Мәктәп директоры Баканова А.Н. һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Тимиряева Л.А. чыгышларыннан соң  һәр укытучы үз темасын тәкъдим итте. Тулысынча алганда, биш юнәлеш буенча төрле "меню" булып чыкты, ә бу  төрле клублар, студияләр, театрлар һәм иҗади берлекләр. Алар барысы да каникулдан соң укучыларга һәм аларның ата-аналарына тәкъдим ителәчәк.  Бу әле башы гына, тиздән төп эш башланачак. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль табар дип өметләнәбез.

04.11.2017
Быел табигатьне саклау елы уңаеннан районның  балалар китапханәсе үзенең укучылары арасында табигатьне саклау темасын яктырткан эшләнмәләр буенча конкурс оештырды. Бу конкурска Рус Макылы авыл китапханәсе укучылары катнашып беренчелекне яуладылар. Шулар арасында Макаров Степан үзенең пластик бутылкалардан ясаган ябалагы белән аерылып торды. Хөснетдинов Самат тимер камка тутае һәм пластик шешәдән ясалган шөпшәсе белән икенче урынга лаек булды. Конкурс нәтиҗәләре Макыл укучылары файдасына уңай тәмамланды.


03.11.2017
Макыл урта мәктәбенең укучылары М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына "Жизель" балетына бардылар. А.Аданның "Жизель" балеты француз балет музыкасы үрнәкләрендә иң яхшысы. Балет нигезендә "виллисалар"турында- туйга кадәр үлгән кәләшләр - борынгы поэтик  легенда салына. Балалар балет дөньясына чумдылар,  крестьян кызы Җизель, граф Альберт, урманчы Ганс белән очраштылар. Тамашачылар матур музыка, профессиональ хореография, костюмнар һәм декорация белән сокландылар. Пәрдәләр ябылгач, көчле алкышлар тавышы яңгырады.  Балалар театрга бару белән канәгать булып калдылар. Бу алар өчен зур бәйрәм булды, классик сәнгате белән соклану мөмкинлеген бирде.

02.11.2017
Бүген икенче кечкенәләр төркем балаларына кунакка саескан очып килде.
Балалар тәрбияче Гөлназ Габдрахманова белән  аңа үз уенчыкларын күрсәттеләр.
Саескан - Саескан, саескан, син кайда булдың? - Ерак-еракта булдым. Ботка пешердем, Балаларны ашаттым дигән шигырьне искә тешерделәр, мәрҗән бүләк иттеләр.
Саескан рәхмәт белдерде  һәм балаларны кунакка чакырды.

02.11.2017
”Нинди су була?”
Бүген уртанчылар төркемендә " Су нинди була " дигән  кызык һәм мавыктыру тәҗрибә эшчәнлеге узды.
Балалар тәрбияче Антонина Савина белән бергә су үзлекләрен ачыкладылар.

31.10.2017
Ярышларга әзерләнү.
Макыл урта белем бирү мәктәбендә укучылар арасында II Спартакиада кысаларында үткәрелә торган  “Күңелле старт” ярышының муниципаль турына әзерлек бара. Ярышларда 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашачак. Бүген алар ярышның эстафеталарында  хәрәкәт итә белү күнекмәләрен һәм осталыкларын яхшырталар. Балалар әзерлекне зур җаваплылык белән башкаралар. Укучылар ярышларда мәктәп исемен тиешле дәрәҗәдә яклап чыгарлар дип, өметләнәбез. Аларга уңышлар телибез!

31.10.2017
“”Безнең бакча. Безнең балалар. Безнең киләчәк”.
27.10.2017 елны Макыл балалар бакчасында ата-аналар җыелышы  булып узды.
Балалар бакчасы мөдире – Елена Маслова ата-аналарны  бакчадагы эш тәртибе, планнары, кагыйдәләре, торышы белән таныштырды. Ата-аналарның һәрбер соравына җавап бирде.
Презентация аркылы  балаларның бакчага килгәннән алып- кайтканчыга кадәр ни эшләүләре, нәрсә белән мавыгулары  турында аңлатылды.
Ахырында ата-аналар " Балалар бәхет ата-аналар  күзләре белән " дигән коллаж ясадылар  һәм  якладылар.

30.10.2017
Көзге каникуллар».
Мәктәп укучылары яңа уку елында беренче каникулга чыктылар.Алар киләсе сишәмбе көнгә кадәр дәвам итәчәк. 7 нче ноябрь көнне укучылар укырга чыгачаклар,әмма аларны каникул дәвамында бик күп чаралар көтә.7-8 нче сыйныф укучылары «Костёр» лагеренда ял итәчәк, мәктәп активистлары театр барып караячаклар. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән берлектә “Ата-аналар комитеты конкурсы”на әзерлекне дәвам итәләр. Ял итү көннәре килеп җитүгә карамастан, 9-11 нче сыйныф укучылары беренче көннән башлап ТДИ һәм БДИ буенча консультацияләргә әзерләнә башладылар. Унберенче сыйныф укучыларына йомгаклау сочинениесенә   бик аз вакыт  калды.Ә 9нчы сыйныф укучылары практикада теориясен өйрәнәләр.

27.10.2017
2015 нче елның 29 нчы октябрь көнне РФ Президенты Владимир Владимирович Путин гомумроссия иҗтимагый-дәүләт “Россәй укучылары хәрәкәте”н балалар оешмасын булдыру турындагы указга кул куйды. Яңа оешманың максаты булып яшь буынны тәрбияләүдә дәүләтнең сәясәтен камилльләштерү һәм рәссәйнең җәмгыятенә хас кыйммәтләр системасына нигезләнеп шәхес формалаштыру.
Бүген, 27 нче октябрь көнне, Макыл мәктәбенең 6-10 нчы сыйныф укучыларын тантаналы линейкада “Россәй укучылары хәрәкәте” оешмасы сафларына кабул иттеләр. Мәктәпнең “Элита” оешмасы президенты Марсель Зиатдинов яңа оешма эгъзаларына галстуклар бәйләде. Укучыларны мәктәп директоры А.Н. Баканова котлады,  эшләрендә уңышлар теләде һәм башкалар да алардан үрнәк алырлар дигән өметен белдерде.

27.10.2017
Бәйрәмнең тарихы һәм гореф -гадәтләре белән танышу.
Гадәттәгечә 31 нче октябрь көнне бөтен дөньяда кабаклардан "битләр" кисеп, төрле костюмнардан һәм төнлә күңел ачып йөреп, Хеллоуин бәйрәме билгеләп үтелә. Ләкин соңгы вакытларда бу бәйрәмгә сакчыл караш белдерә башладылар, чөнки бу инглиз телле илләрдә килеп чыккан бәйрәм. Балалар аны күңелле  һәм кызык уен итеп кабул итәләр. Безнең мәктәптә инглиз теле илне, аның гадәтләрен, мәдәниятын өйрүнү максаты белән бирелә. 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары җомга көнне тематик линейкада бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Шулай ук иң яхшы кабак-фонарик конкурсының җиңүчесен билгеләделәр. Җиңүне  1 нче сыйныф укучылары яулады.

27.10.2017
Татар һәм Рус Макылы авылларында чүп контейнерлары өчен уңайлы мәйданчыклар ясалды. Алар өчен җир китерелде, аннары аның өстенә бетон плитәләр куелды.

27.10.2017
Тормышта туган төрле сорауларга җавап алырга мөмкинлек тудырган үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә халык белән аралашып тора, бу көннәрдә оешма вәкилләре Макыл авылы җирлегендә җирле халыкны кабул иттеләр.

27.10.2017
Район хэрби комиссариатынын җирле вәкиле хәрби хезмәт үтмәгән кешеләргә комиссия үтәргә повестка тапшыра.
     

27.10.2017
Авыл рәисе Алина Илшатовна, башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Рашидовна белән Татар Макылы имам –хатыйбы Гарифуллин Ренад Хафиз улын кабул иттеләр. Алар бу очрашуда документларны тутыру, аларны әзерләү һәм көнкүрештә туган сорауларны хәл иттеләр.


 

27.10.2017
Макыл авылының унитар оешма хезмәткәрләре янгын чыгу куркынычсызлыгын булдырмас өчен Келәнче авылы су җыю җайланмасының ярарсыз хәлгә килгән кранын алыштырдылар.


27.10.2017
29 нчы октябрь Ленин комсомолының туган көне. 2018 нче елда яшьләр оешмасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар Макылы авыл китапханәсендә  бу уңайдан “Минем яшьлегем комсомол” исеме астында комсомол туган көнгә багышланган тарихи чара узды. Аны ике китапханә бергә әзерләде һәм алып барды. 5 нче сыйныф укучылары музей җитәкчеләре Тихонова Юлия белән комсомол төшенчәсе, аның тарихы, башкарган эшләре, орден, медальләре турында кызыклы мәгълүматлар алды. Аннан китапханәнең музей почмагында кулланудан чыккан әйберләр турында уен тәкъдим иттеләр. Анда киптергеч, логорифм линейкасы, җиңүчеләр лентасы, комсомол билеты, учет карточкасы  кебек атрибутлар кулланылышы турында сөйләргә кирәк иде.
Китап киштәсендәге комсомол яшьләр тормышын сурәтләгән китапларга күзәтү үткәрелде. Күптән кулланышта булган газеталардан комсомол, пионер оешмалары турында язган  мәкаләләр укылды. Комсомол төзелешләре санап үтелде. Герой комсомолларның батырлыгы өйтеп үтелде. Балалар ишеткән хәбәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, һәр документны кулга алып өйрәнделәр. Чарада 10 кеше катнашты.
Күргәзмә китапханәгә килгән һәр кешене үзенә тартып торды, олы яшьтәгеләр озак-озак комсомол булган чакларын искә төшерде, кызыклы материаллар бирде. Ә яшь буын вәкилләре һәр экспонат белән кызыксынды.

27.10.2017
Макыл авыл җирле идарәсендә район башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗанович катнашында сессия узды. Анда авыл җирлегенең 9ай эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәктә башкарылачак эшләрнең  планнары һәм бурычлары каралды. Сессиядә ноябрь аенда узачак референдум турында сүз алып бардылар.

27.10.2017
Рус Макылы авылы эчендә  юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау максатыннан, балалар күп йөри торган балалар бакчасы урнашкан урамга, спорт клубы янына, мәктәп урамы чатына тиешле юл билгеләре куелды.

27.10.2017
Макыл авылы җирле идарәсендә Алина Илшатовна авыл җирлеге территориясендә үзенең эшчәнлеген алып баручы "Кызыл шәфәк*" оешмасының директор урынбасары Р.Р.Шакиров белән киләчәктә бергәләп башкарасы  эшләр турында сөйләшер өчен очрашу оештырды.

27.10.2017
Келәнче авылы клубында Макыл авыл җирлеге рәисе Алина Илшатовна халык җыены уздырды. Көн кадагына ноябрь аенда уздырылачак референдум турында сүз алып барылды. Үзкеремнән җыелган акча Келәнче авылы мазарлыгын тәртипкә китерү өчен куллануга китәчәк  диелде.

27.10.2017
Макыл авылы җирлеге бинасы тирәсендәге коелган яфракларны, чүп-чарны хезмәткәрләр өмә оештырып тәртипкә китерделәр.


27.10.2017
Татар Макылында су колонкасы ватылу аркасында, җиргә су  агып торды, шушы көннәрдә унитар оешма хезмәткәрләре биредә ремонт эшләре алып барды.

27.10.2017
Авыл җирлеге унитар оешмасы тарафыннан Рус Макылы авылының Үзәк урамында су үткәргеченең җир асты өлешенә  ремонт ясалды. трубадан су агу тукталды.


27.10.2017
Макыл авылы җирлегенә кергән федераль олы юл даими рәвештә бюджет хезмәткәрләре тарафыннан чистартылып торыла, менә алар чираттагы өмәгә чыктылар.  


26.10.2017                             
Өлкән сыйныф укучылары өчен парламент дәресе
Бүген безнең мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен авыл җирлеге башлыгы Матвеева А.И. катнашында парламент дәресе үткәрелде. Мондый форматта оештырылган чара укучыларда гражданлык активлыгын арттырырга булыша, аларда хокук культурасын тәрбияли һәм дәүләт органнары, аларның урыны турында белмнәрен тирәнәйтергә булыша. Төрле темалар тәкъдим ителде: “Законнар кайда туа?”, “Сайлаулар һәм гражданнар”, “Мин – бала! Мин-гражданин!” һ.б. Укучылар күзаллавы буенча бу темалар аларны кызыксындыра, шул темага сөйләшергә әзер булуларын белдерделәр. Иң мөһиме – бу мәгълүмәтне укучыларга дөрес җиткерү, ә дәрес моны раслады.

25.10.2017
Китап синен мәңгелек дустың.
Китап киңәшче, ярдәмче, белем чыганагы, китап синең иң якын дустың. Татар Макылы авыл китапханәсендә  өлкән сыйныф укучылары өчен нәкъ  шул исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар бүгенге көнне чиратка басып укый торган, эчтәлеге белән күпләргә ошаган китаплар куелды. Бу язучы Фәнис Яруллинның, Гөлчәчәк Галиеваның, Гөлсинә Галимуллинаның, Илсөяр Иксанованың, Фоат Садриевның, Факил Сафиннын, Нәбирә Гыйматдинованың, Зифа Кадырованың һәм эле әдәбиятка яңа аяк баскан яшь язучыларның чәчмә әсәрләре  иде. Китапханәче Мәдинә Вагизовна һәр китапка тукталып, авторның нинди теманы күтәреп чыкканын аңлатырга тырышты. Мәктәптә укулар рус телендә бару сәбәпле татар китаплары яшүсмерләр арасында бик актуаль түгел, мәктәпне бетерүчеләр арасында Зифа Кадырованың әсәрләре еш укыла, шуны әйтергә кирәк аларны даими рәвештә  кат-кат укыйлар.
Аннан Нәбирә Гыйматдинова иҗатына тукталып аның китапларына күзәтү булды. 20 нче  октябрь дә язучы үзенең 60 яшен тутырды. Талантлы, тирән фикерле, халык язучысы - 22 китап авторы. Әсәрләрендә серлелек, табигыйлык ярылып ята. Анда сихерчелек, үз  эченә әллә никадәр сер яшергән көндәлек тормыш сүрәтләнә, шуңа укыган саен укыйсы килә. Укучыларга аның әсәрләренең язылу тарихы, әсәрләрнең исемнәрендәге серлелек үзенә дәшеп тора. Ул оста язучы, талантлы  журналист, Идел журналында күп еллар хезмәт итә.
Китапханәче яшүсмерләргә китап укырга, китаптагы геройларның яхшы сыйфатларын үзеңдә булдырырга, начар сыйфатлардан сакланып яшәргә чакырды. Аерым тукталып, күп китап укучыларның фикерләрен җиткерде, ялгызлыктан, ялгыш юлдан китап коткара, буш вакытта сердәш тә ул, кирәк чакта иптәш тә ул. Һәр кешенең яраткан китабы, авторы бар. Мисал өчен 80 яше узган кешеләрнең дә китап һәм журналларны үз итүен сөйләде ул үз чыгышында. Соңыннан, китаптан  аерылмаска, дус булырга өндәде өлкән апалары.

24.10.2017
Татар Макылы авыл китапханэсенә даими рәвештә яңа китаплар кайтарыла. Кайбер китаплар укучыларның теләкләрен истә тотып, аерым заказ белән килә. Менә бу көннәрдә татар телендә укучылар өчен “Яңа китаплар галериясе”исеме астында күргәзмә оештырылды, күргәзмәдә дөнья халыклары әдәбияты, кардәш халыклар әдәбияты, россия халыклары әдәбияты серияләреннән китаплар тәкъдим ителә.

24.10.2017
Татар Макылы китапханәсендә  укучы балалар өчен “Узган еллар ядкаре”музей почмагында “Борынгы   савытлар һәм көнкүреш әйберләре”исемле үткәннәргә сәяхәт оештырылды. Балалар музей почмагының оешу тарихын, андагы тарихи экспонатлар белән таныштылар. Аннан соң аерым савыт-саба турында әңгәмә кордылар, ул савытларның кем тарафыннан бүләк ителүен, ничек кулланылганы турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Һәр әйбер аерым тарихи мәгънәгә ия булуы белән балаларны кызыксындырды. Өебездә янган лампочкаларның элек гади агач чыра булуын балаларга аңлату зур тырышлык сорады.  Китапханәче кызыклы материаллар белән баетып, бай эчтәлекле сәяхәт үткәрде. Күптән түгел китапханә тарафыннан югары бәяләнгән, китапханәнең дусты Ситдикова Валентина Никоноровна  бүләк иткән  яңа экспонат –фонарьга аерым тукталып, аның турында бик матур әңгәмә корылды.
  

23.10.2017
Республика белем бирү сыйфаты мониторингв үзәгендә семинар.
Макыл урта мәктәбе информатика укытучысы Антонова Л.М.экспертлар төбәк фән комиссиясе җитәкчеләре өчен методик берләшмә информатика укытучылары өчен һәм ИКТ мунципаль мәгәриф РТ "Анализ ДИА нәтиҗәләре 2017ел.Эффектив дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләре һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә куллану"темасы буенча республика семинарында катнашты.

23.10.2017
Китапханәгә экскурсия.
Макыл мәктәп интернаты тәрбияләнүчеләре тәрбияче Набиуллина М.Х.белән бергә Татар Макыл  китапханәсенә бардылар.Китапханә мөдире Хисамова Мадинә Вагиз кызы экспонатлар музее "Борыңгы савыт-сабалар  һәм көнкүреш әйберләре " буенча экскурсия үткәрде.
Ул экспонатларның  тарихы,аларны ничек элек кулланганнарын турында сөйләде.Укучылар  кызыксынып тыңладылар һәм бик күп сораулар бирделәр.Алар үз куллары белән аларны тотып карадылар.Укучылар үзләренә бик күп яңалыклар алдылар.

23.10.2017
Бәйрәмгә хәзерлек2015нче елның 29нчы октябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин “Рәсәй укучылары хәрәкәте” оештырылу турындагы Күрсәтмәгә кул куйды. Ил буенча аның 3 еллыгы билгеләп үтеләчәк. 18нче октябрьдан мәктәпнең А.П.Исаев исемендәге “Элита” балалар оешмасының өлкән сыйныф укучылары бу бәйрәмгә хәзерлек эшләре алып баралар: флеш-моб өйрәнәләр. Моннан тыш “Туган көн белән тәбрик ит!” бәйгесендә катнашалар. Иң яхшы һәм үзенчәлекле тәбрикләүләр билгеләп үтеләчәкләр.

21.10.217
«Әни эшли ала ! Мин булдыра алам!»
Дөньяны  кызыксыну белән  уздырабыз,  тормыш мәгънәсе сер түгел,ул -кызыксынуда!Бишенче сыйныф ата-аналары үз балаларын мавыктыргыч һөнәрләре белән таныштырырга теләделәр. Сыйныф  җитәкчесе Перепелкина Т.А.белән бергә “Әти эшли ала!Әни эшли ала!”проект эшен үзләштерәләр.Шушы проект кысаларында “Милли ашамлыклар” мастер –класс узды. Миннахмедова Н.М.укучыларны пешекче һөнәре белән таныштырды һәм токмач кисүнең төрле ысулларын күрсәтте. (Татар халык ашларыннан  башка күз алдына китереп тә булмый).Укучылар  токмач әзерләүнең  төрле  ысулларын кулланып карадылар һәм аны өйдә ата-аналар белән  әзерләп карарга  вәгъдә бирделәр. Вакыт бик тиз үтеп китте.Һәммәсе дә өйгә яхшы күңел белән кайтып киттеләр.

21.10.2017
Макыл урта мәктәбендә ел саен "Көзге бал" бәйрәме була. Бу көтелгән бәйрәм ничә ел дәвамында үткәрелә. Бәйрәмгә әзерләнү шатлык, дулкынлану, җаваплылык хисе уята, чөнки һәр кешенең бәйрәмдә лаеклы итеп күренәсе килде. Быел "Көзге бал" бәйрәмен әзерләү 10 нчы сыйныф җилкәсенә төште. "Көз ханымы" белән матур итеп бизәлгән залда бәйрәм атмосферасы таралаган. Dance стилендә кызыклы сценарий төзелгән иде. 9 нчы сыйныф укучыларын өлкән сыйныфларга кабул иттеләр. Шулай ук күп кенә кызыклы музыкаль һәм интелектуаль конкурслар, уеннар, биюләр булды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

20.10.2017
Татар Макылы авыл китапханәсендә яшүсмер балалар өчен "Һөнәр сайлау" серләре исемле әңгәмә - дәрес оештырылды. Кеше бәхетле булыр өчен, нинди дә булса һөнәр үзләштерергә тиеш, бары шул очракта гына ул тормышта югалмый, гаиләсе, туганнары,  тулаем әйткәндә җәмәгатьчелек өчен файдалы була. Шуңа яшьтән үк кеше үзенә ошаган эшләрне өйрәнеп үсәргә тиеш. Гади генә эш, рәсем ясау, гади рәсемнән катлаулыларга күчү, киләчәктә рәссам, архитектор, дизайнер һөнәрләренең нигезе. Укырга, өйрәнергә, эшләп карарга, кеше эшләгәнне күзәтергә кирәклеге турында сөйләштеләр алар бу очрашуда. Уку йортлары турында мәгълүматлар алдылар, төрле һөнәрләр белән таныштылар, үзләренең шөгыльләре турында әңгәмә кордылар.

19.10.2017
Йокыдан соң гимнастика – уяну ачкычы.
Безнен балалар бакчасында  йокыдан соң балалар төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләре уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла.
Балалар киенергә шулай ук һаваланган төркемгә чыгалар
Көндезге йокыны тәмамлангач бакчабызда "уяну" музыкасы яңгырый.

19.10.2017
Тирә - юньдә күтәренке кәеф.
Урта төркем балалары  тәрбияче Ольга Аверина җитәкчелегендә лабораториядә «Һава" темасына тикшерү үткәрделәр.
Балалар һаванын  төсе, исе юклыгын, ул җиңел, үтә күренмәлелеген белделәр.
Һава исән организмларга кирәген  ачыкладылар.

19.10.2017
Татар Макылы авыл китапханәсе даими рәвештә акцияләрдә һәм конкурсларда катнашып килә. Менә бу көннәрдә китапханәче Мәдинә Вагизовна балалар бакчасынның өлкән төркемнәренә йөрүче балаларны рус язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның балалар өчен язган әкиятләре һәм хикәяләре белән таныштырды. Алар белән тирә-ягыбызда тереклек итүче һәрнәрсәгә хөрмәт  һәм игътибар кирәген төшенделәр.

18.10.2017
Макыл мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары гадәттәгечә Көзге бал бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәм матур ел фасылына - көзгә багышланган. Көз - ул төрле төстәге буяулар! Көз күп кешеләрнең яраткан ел фасылы , чөнки  ул иң гүзәл ел фасылы. Көзгә шагыйрьләр шигырьләрен, ә рәссамнар рәсемнәрен багышлыйлар. Көзгә багышлап җыр җырлыйлар, аны көтәләр.
Көз -  ул моңсулык һәм сагыш вакыты гына түгел, шатлык вакыты да. Ни өчен? Чөнки тирә-юньдә көз көне бик матур була һәм барысы да түземсезлек белән иң күңелле ел фасылы , кыш белән , очрашуны көтәләр. 6 нчы сыйныф укучылары белән әзерләнгән конкурслы программалары  мавыктыргыч һәм төрле иде. Балалар җырладылар, биеделәр. Кичәнең хәтердә калырлык  вакыйгаларның  берсе кызларның флешмобы. Гадәттәгечә бәйрәмнең патшасы һәм патшабикәсе сайланды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
 

18.10.2017
Башлангыч сыйныф укучыларын диагностик тестлаштыру.
Бүген безнең мәктәпнең беренче һәм өченче сыйныф укучылары Рәссәйнең фәнни фонды проекты кысалырында "Башлангыч сыйныф системасында укучыларының укуда уңышларын прогнозлау" диагностик тестлаштыруда катнаштылар. Беренче сыйныф укучылары өчен бу баланың мәктәптә укуга әзерлеген һәм ел дәвамында усешен билгеләү (iPIPS инструменты нигезендә.)
2015-2016-нчы уку елында хәзерге 3-нче сыйныф укучылар белән лонгитюд тикшерелүе үткәрелгән иде. Бүгенге этапта аларның сүзлек байлыгы һәм математика, грамоталылыгы һәм укый белүләре тикшерелә. Моннан тыш тикшерүгә баланы һәм ата-ананасын анкеталаштыру керә. Баланың башлангыч мәктәптә укуын комплекслы тикшерү үтүе өстенлек булып тора.

17.10.2017
Рус Макылы китапханәсендә "Яңа китаплар" исемле күргәзмә оештырылды, бирегә куелган китапларның күбесе туган як тарихын өйрәнүгә  багышланган.
 

17.10.2017
Дуслык очрашуы.
Макыл урта мәктәбендә 7-нче сыйныфта әлеге сыйныф укучысының бабасы Самарников М.Н. белән укучылар арасында очрашу булды. Михаил Николай улы укучыларга үзенең хезмәт эшчәнлеге белән уртаклашты. Ул үзенең шөгыльләре турында сөйләгәндә укучыларның күзләре ут яна башлады.Яшь чакта спорт белән шөгыльләнергә ярата иде. Төркем составында еш район һәм республика ярышларында катнашкан, шул ярышларда призлы урыннар алган. Өйгә дипломнар һәм мактаулы хатлар алып кайткан. Хәзер ул гармунда уйнарга ярата. Михаил Николай улы үзенең яраткан әсәрләрен башкарганын укучылар игътибар белән тын да алмыйча тыңладылар. Очрашу бик җылы мөнәсәбәттә узды.

17.10.2017
14-нче октябрь көнне Макыл авылы яшүсмерләр спорт клубында 10 авыл җирлеге арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырылды. Бу ярышта Махнина Наталья белән Карпухин Павел көчләрен сынадылар.

16.10.2017   
Сәет авылында яшэчелэр өчен ашамлыклар һәм көндәлек кирәк - яраклар сатуны шәхси эшмәкәр В.А.Чикалов оештырды һәм ул һәр чәршәмбе көнне көндезге сәгать бердә башлана. Рзхим итегез!

16.10.2017
Рус Макылы авыл китапханәсендә испан язучысы Мигель де Сервантесның тууына 470 ел тулу уңаеннан “Дон Кихот - изгелекнең котылгысыз көче“ исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды. Дон Кихот һәм аның тугры дусты Санчо Пансо белән маҗаралы сәяхәткә чыгарга теләгән кеше рәхим итеп китапханәгә юл тотсын, китаплар сезне көтә.

16.10.2017
Агымдагы елның тугыз аенда Макыл авылы башкарма комитеты тарафыннан халыкка 1100 муниципаль хезмәт күрсәтелгән.

13.10.2017
"Йөзкөнлек идарә итү" проектында катнашу.
Белем сыйфатын ничек арттырырга - комплекслы чаралар белән хәл ителә торган барлык укытучылар һәм гомуми белем бирү оешмаларында проблемалы мәсьәлә. Шуларның берсе - "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында укыту сыйфатын күтәрү  коралы буларак укытучыларның узара һөнәри багланышлар" проектын тормышка ашыру өстендә  Макыл мәктәбе укытучылары эшли. Бүген , 13 нче октябрь көнне, информатика укытучысы Антонова Л.М. куратор биргән бирем белән 7-нче сыйныфта  рус теле дәресендә булды. Аннан соң куелган проблемалар буенча фикер алышу барышында уку процессының нәтиҗәлеген арттыру юллары билгеләнде.

12.10.2017
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре
Бүген Макыл урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенрәсәй тикшерү эшләрендә катнаштылар. Бу эшнең максаты- укучыларның  ни дәрәҗәдә белүләрен  һәм киләчәктә шул программа белән уку мөмкинләрен ачыклау. Мондый эшләр укытучыларга вакытында балаларның авыр үзләштергән темаларын билгеләргә һәм ярдәм итәргә булыша.. Эчтәлеге буенча контроль күчереп язу, моннан тыш регулятив һәм танып-белү күнекмәләрен тикшерү. Укучылар бу эшкә бик җитди хәзерлек белән килгәннәр, аларга уңышлар гына теләп калабыз.

12.10.2017
Хайваннарны саклау көне уңаеннан, Экология елы кысаларында Татар Макылы китапханәчесе Хисамова М.В. Макыл авылы урта мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар белән "Зоологик музейлар " турында чара уздырды. Музейларның оешу тарихын, андагы экспонатларның куелу максатын, хайваннарны киләчәк буыннар өчен саклау мәсьәләләрен әйтеп үтте. Балаларга яхшы таныш  амур юлбарысы, колаклы керпе, сырты киртле тритон, соры гөберле бака, жираф-окапи, төлке һәм бүреләр турында сөйләде, шул турыда журналлардан мәкаләләр укып күрсәтте.

11.10.2017
"Алтын көз безгә кунакка килде"
"Көз» дигән  тематик атнаны гамәлгә ашыру максатыннан икенче  нәниләр төркемдә төрле эшчәнлек башкарылды. Бу оештырылган белем бирү эшчәнлеге, сәфәр, күзәтү, дидактик пособияләр белән уеннар һәм башкалар..
Балалар белән тәрбиячеләр төркемне  рәсмиләштерделәр, нәниләр зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм булыштылар.

11.10.2017
Әнидән мастер класс
Бүген сигезенче сыйныф укучыларында бер укучының әнисе Мисоедова Наталья Михайловна кунакта булды. Ул балаларга тозлы камырдан уенчыклар ясарга өйрәтте. Башта Наталья Михайловна камырдан ясалган әзер төрле әйберләр күрсәтте, камыр ясау тәртибе белән таныштырды, аннан соң балалар кызыксынып, үзләре дә материал белән эшләделәр. Нәтиҗәдә искиткеч  уенчыклар барлыкка килделәр, буисы гына калды. Ата-аналарның тәрбия процессында катнашу уңай нәтиҗә бирә. Бу дәрес сигезенче сыйныф укучылары өчен эзсез калмас дип өметләнәбез.

11.10.2017
Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы.
Макыл урта мәктәбендә яшьләр арасында җинаятьчелек профилактикасы  максаты белән балигъ булмаганнар инспекторы полиция майоры Колезнева А.Р.  һәм МО РФ эчке эшләр министырлыгының "Югары Ослан" участок вакәләтле вәкил полиция лейтенанты Дергунов Н.Е  белән 8-11 нче сыйныфларда очрашу оештырылды.
Колезнева А.Р. "Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы"  темасына өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырды. Ул  әңгәмәсендә урлау,  талау, тәнгә зыян китеру кебек җинаятьчелек өчен җаваплылык турында әйтте. Ничә яшеннән җинаять җаваплылыгы башлана һәм нинди җаза бирелүен аңлатты. Урамда, җәмәгать урыннарында, күпләп  ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә һәм комендант сәгатьләре турында онытмаска киңәш бирде.Спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тару кебек начар гадәтләренең куркынычлыгы турында сөйләде. Яшьүсмерләр белән очрашулар, алар белән әңгәмәләр оештыру инспекторн һә мәктәпнең уртак эш булып тора.

10.10.2017
Көннәр үтә, заманалар үзгәрә.  Заманалар белән безнең көнкүрешебездә кулланган әйберләр дә үзгәрә, кайберләре инде онытылып та бетә. Элек чәйне самавардан эчсәк, хэзер алар музей киштәләрендә, безне дә онытмагыз дигәндәй юксынып торалар.  
Рус Макылы авыл китапханәсендә музей почмагы аерым бер бүлмәне биләп тора. Анда үткән көннәребездә еш кулланылган җиһазларны күреп, аларны тотып, алар турында әңгәмә оештырып була.  
Бу көннәрдә музей почмагы тагы баеды, Гарифуллин Камил Исмәгыйлович  белән Кадрия Габделхаковна  үзләренең әбиләре истәлеге булган тегү машинасы һәм кашага чигешләре бүләк итте. Үзегездә кирәксез саналган, әммә музей почмагы өчен кирәкле көнкүреш кирәк - яракларын китапханәләрнең музей почмакларына тапшыра аласыз. Рәхим итегез, китапханәчеләр сезне көтеп калалар, балалар бирегә куелган экспонатларны бик кызыксынып карыйлар.

09.10.2017
Ярышлар тормышның барлык өлкәләрендә күптәннән гомуми урын алып тора.Иң борынгы чордан ук тарихчыларга интеллектуаль ярышлар белән беррәттән спортта үткәрелә торган чаралар да таныш.Менә бүген  дә безнең мәктәп  укучылары чираттагы җәмгыять белеме олимпиадасында катнашалар.Аларга уңышлар телибез!

09.10.2017
Макыл авылы җирлегендә кышкы сезонга керер алдыннан әзерлек эшләре бара, Рус Макылы һәм Келәнче авылы җирлекләрендә урамнарны яктырту җайланмаларының лампалары алыштырылды.

06.10.2017
Йөрәктән йөрәккә.
Һәр гаилә үзенең олы туганын  өлкәннәр көне белән ихлас тәбрикли. Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм  уңаеннан өлкән буын вәкилләрен котладылар, аларга күчтәнәч һәм бүләкләр  тапшырдылар.

06.10.2017
“Бик яхшы” га эшләнгән эш.
Куркыныч туган очракта шул җирлектә яшәүче халыкны куркынычсызлык булган урыннарга күчерү кагыйдәләрен үтәү максатыннан, Макыл урта мәктәбендә эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты  үз эшен  оештырды. Мондый чараларда мәктәп коллективы беренче тапкыр гына катнашмый. Каршы алу,аларны  урнаштыру, исәпкә алу, аннары вакытлыча яшәү урынына җибәрүне оештыру, саклау пуктлары оештырылды. Шулай ук медицина кабинеты, изолятор, ана белән бала бүлмәсе, бу эшне оештыручы башлыкның да бүлмәләре әзер. Һәрбер төркемнең эше камилләштерелгән, шуңа күрә барысы да бик яхшы үтте. Моны тикшерүчеләр дә билгеләп үтте. Бу өйрәнүләр бары тик өйрәнүләр генә булып калыр дип ышанып каласы килә.

05.10.2017
Татар һәм Рус Макылы авыл китапханәчеләре , авыл идарәсе һәм клуб хезмәткәрләре белән бергә  республика күләмендәге  оештырылган, “Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН  акциясе кысаларында “Янәшәдә ветеран яши” исеме астында чарада катнаштылар. Алар сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренең өйләрендә булдылар. Хәлләрен белеп, өлкәннәр көне белән котлап, газета-журналларны алыштырып, үзләрен борчыган проблемалар белән кызыксындылар, нинди ярдәм кирәген белделәр. Олы буын кешеләре кунакларның килүенә канәгать булып калдылар. Шигырь юлларындагы төсле,  бар кеше изгелек кылса яктырыр иде дөнья диясе килде, чөнки һәр йортка кунаклар белән шатлык керде, хуҗаларның кәефләре күтәрелде.

05.10.2017
һөнәри юнәлеш бирү
«Zасобой» һөнәри юнәлеш бирү системасы үсеше проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм яшьсмерләр тәрбияләү дәүләт сәясәте департаменты өлкәсендә һөнәри юнәлеш бирү буенча бөтенроссия тесты үткәрде. Әлеге чараның максаты - 9-нчы һәм 10-нчы сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү. Тестлаштыруда  мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары барысы да катнашты.

05.10.2017
Оста куллы укытучылар
Безнең район укытучыларына һөнәри бәйрәмнәре алдыннан оештырылган күп кенә бәйгеләрдә катнашырга туры килә. Шуларның берсе – чәчәк бәйләмнәре бәйгесе. Бу бәйгедә безнең мәктәп укытучылары да читтә калмады. Һәрберсе алып килгән соңгы чәчәкләрдән күз ямен алырлык матур чәчәк бәйләмнәре ясалды. Бу бәйләмнәр һәрберсенең күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.

04.10.2017
Хайваннарны саклау көне
Бүген тәрбиячесе Наталья Мерлинина зурлар төркем балаларын  хайваннарны саклау көне белән таныштырды. Балалар хайваннар турында белемнәрен тулыландырдылар,  уйнадылар, бергәләп плакат рәсмиләштерделәр.

03.10.2017
Балалар бакчасында көзге күргәзмә әзерләнде. Композицияләр әзерләүдә бик теләп әти-әниләр ярдәм иттеләр, балалар белән берлектә яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән, чәчәкләрдән төрле әйберләр ясадылар.
Фантазияләрен кулланып  оста итеп иҗат иткән эшләнмәләре өчен әти-әниләрнең барысына да һәм балаларга бик зур рәхмәт!

03.10.2017
Татар Макылы авыл китапханәсендә өлкәннәр көненә  багышланган “Картаямыни соң йөрәк” исемендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә лаеклы ялга чыгып, яраткан кул эшләре белән шөгыльләнүче авылдашлар үзләренең  хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр.                      
Андронова Валентина Викторовна даими рәвештә китаплар укуы белән тегү эшен дә ташламый. Ул китапханәгә 2017 елның символы булган әтәчләрне - таба тоткычларын тегеп  алып килде, Хасанова Дания Наилевна чигешләрендә язгы чәчәкләр, кышкы кошлар белән бергә күңелләргә сафлык бирүче Кол Шәриф мәчете бар. Ситдикова Валентина Никоноровнаның мәңге шиңмәс бәйләгән чәчәкләре һәркемне үзенә җәлеп итте, ул аларны күңел җылысын салып, шундый матур итеп бәйләгән, тәрәзә төбендә гөлләр күк  тирә-юнгә шатлык тараталар. Китапханәче Хисамова Мәдинә Вагизовна төсле гади кәгазьдән ясалган картиналарын күрсәтте. Һәр кул эше хуҗасының күңел байлыгын, аның якты һәм эчкерсез икәнен күрсәтә.
Бәйләгән күгәрченнәр, алма, оеклар, картиналар һәр укучының күңеленә хуш килде. Һәр экспонат янында озак тукталып, фикерләрен эйтеп, сокланып карап тордылар. Эйе, йөрәк һаман яшь, кеше матурлыкка омтыла, матурлык тудыра. Яшь буын вәкилләре дә үзләренең кызыксынуын  яшермәде, эшләрнең ничек башкарылуын өйрәнде. Ә өлкәннәр горурланып, бик теләп кул эшләренең серләре белән уртаклаштылар.

02.10.2017
«Ветераннар янәшә яши»
2нче октябрь көнне  Макыл урта мәктәбендә“Көзге игелек атнасы” игелекле эшләр  эстафетасы кысаларында  ”Ветераннар янәшә яши “ дигән акция үтте. Мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Махнина А.И.һәм хезмәт ветераннары янында булдылар. Бу акциянең максаты - өлкәннәргә ярдәм итү. Уртанчы сыйныф  укучылары бакчада чүп-чар җыйдылар, түтәләрне кабат казып чыктылар, ә өлкән сыйныф укучылары тәрәзәләрне  юдылар. Ярдәм күрсәтүчеләр авылдашларда  яхшы фикерләр генә  калдырды.

02.10.2017
1 нче октябрь көнне Рус Макылы авылы җирлегендә Югары Ослан районы рәисе Марат Галимҗанович Зиятдинов кубогына багги автомашиналарының ярышы узды. Ярышка Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән, күрше Чуваш республикасының Яңа Чебоксар, Чебоксар шәһәрләреннән яш* машина сөючеләр катнашты.
Ярышта катнашучылар авыл тамашачыларын куандырып, чын ярыш мизгелләре бүләк иттеләр. Һәрберсе үзенең чыгышында  осталыгын күрсәтте, тамашачыны гашыйк итте.
Соңыннан ярышта катнашучыларны бүләкләү мизгеле бик истәлекле булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

02.10.2017
Экологик белемнәр көне.
Бүген безнең мәктәптә “Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы” акция кысаларында экологик белемнәр көне узды. 9-нчы сыйныф укучылары Шәрипова Н.И.җитәкчелегендә Макыл авылындагы экологик проблемаларны ачыкладылар.Укучылар иң кыен проблемаларны ачыкладылар:
- законсыз чүплекләр;
- предприятияләрнең чүп калдыкларын елгага төшерү.
Бер үк вакытта табигатьтә пычрату нәтиҗәләрен билгеләделәр һәм проблемаларны чишү юлларын тәкъдим иттеләр.Укучыларның йомгаклавы буенча  бик күп проблемаларны хәл итү халыктан тора.


30.09.2017
Өлкәннәр көне.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаенан бүген бакчабызда балаларны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләребез бәйрәм табынына чакырылды. Кадерле дәү әниләрне,дәү әтиләрен котлап балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Бәйрәм ахырында котлап открытка бүләк иттеләр.
Бәйрәм күңелле, матур үтте. Кунаклар үз чиратында балалар бакчасында эшләүче һәр хезмәткәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, тыңгысыз, җаваплы эштә киләчәктә дә зур унышларга ирешеп эшләүләрен, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлар теләп калдылар.

29.09.2017
Көзге игелек антасы дәвам ителә.
“Көзге игелек атналыгы – игелекле эшләр эстафетасы” иреклек акциясе планы буенча 29 нчы сентябрь Игелек көне дип игълан ителде. Аның максаты – киң җәмәгатьчелекне төрле игелекле эшләргә җәлеп итү. Макыл мәктәбендә бу максатны үтәүгә иртән үк керештеләр. Үзидарә киңәшмәсенең өлкән сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтаручы значоклар бирделәр, сигезенче сыйныф укучылары өченче сыйныф укучыларына энциклопедик әдәбият бүләк иттеләр. Укучыларның күбесе бу көнне Өлкәннәр көненә багышланган концерта катнашалар. Игелек көне дәвам итә. Иң мөһиме бу беркөннек акция булып кына калмасын иде, ә һәрвакыт эшләнә торган эш булып торсын иде.

29.09.2017
Өлкәннәр көне алдыннан озайтылган көн төркемендә тәрбияләнүчеләре Рус Макылы авылының җәмәгать урыннарында  үз куллары белән ясалган бәйрәм белән котлау открыткаларын куеп чыктылар.

29.09.2017
“Спортлы Татарстан”
Бүген “Көзге изгелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы”, “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында футбол буенча ярышлар уздырылды. Бу акциянең максаты – сәламәт яшәүне пропагандалау. Балалар чиста һавада бик теләп уйнадылар, һәрберсе күтәренке күңел белән үзенә уңай үзгәрешләр генә туплады.

28.09.2017
Өч буын очрашуы "Гаиләләр старты"
Бүген Макыл мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында   өч буын очрашуы "Гаиләләр старты" булды. Ярышларда башлангыч сыйныф укучылары катнашты: бала, әни яки әти, әби яки бабай. Беренче сыйныфтан Радионовлар  гаиләсе, икенче сыйныфтан Саляховлар гаиләсе, өченче сыйныфтан Валеевлар гаиләсе, һәм дүртенче сыйныфтан Митягиннар гаиләсе катнаштылар .  Бүген безнең күз алдыбызда иң кыю,  иң тапкыр һәм күңелле гаиләләр ярышы уздырылды. Ярышларның баш судьясы Тимиряев Е.П. төрле эстафеталар әзерләде. Җанатарлар  үз командаларына актив ярдәм күрсәттеләр. Компитентлы җюри спортсменнарның уңышларын игътибар белән күзәттеләр.Безнең катнашучылар гаиләдә иң мөһиме ул - бер-береңге аңлау, бер-береңә ярдәм итү, командада бергә эшли һәм шатлана белү икәнлеген дәлилләделәр. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, мәктәп директоры Баканова А.Н. җиңүчеләрне атады һәм барысына да бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Саляховлар, икенче урынны Валеевлар гаиләсе яулады өченче урынны үз ара  Митягиннар һәм Радионовлар гаиләләре бүлеште. Бүләкләгәндә җиңүчеләр пьедестал баскычларына менеп бастылар. Бу чарада катнашучылар барысы да күңел күтәренкесе алдылар, бәйрәм атмосферасына , игелеклелек , үзара хөрмәт итү һәм аңлашу атмосферасына чумдылар.

28.09.2017
Өлкәннәргә бүләк.
Макыл урта мәктәбендә “Көзге яхшылык атнасы – изге эшләр эстафетасы” дип исемләнгән акция кысаларында 3-5нче сыйныф укучылары  “Тылсымлы сандык” түгәрәгендә ветеран укытучыларга бүләк әзерләделәр. Бу бүләкләрне  Өлкәннәр көнендә тапшырачаклар. Балаларның үз куллары белән эшләнгән бүләкләре барысына да ошар һәм күңелләрен күтәрер дип ышанып калабыз.

27.09.2017
Макыл авылы китапханәчеләре  Хисамова Мәдинә Вагизовна һәм Першина Надежда Александровна инде күптән үзләренең өлкән яшьтәге укучылары белән  еш очрашалар. Авыл тарихын, тормыштагы вакыйгаларга карашларын, киңәшләрен тыңлап бергә аралашып яшиләр. ”Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Һәр кешегә җылы сүз кирәк” – исеме астында өлкәннәр көненә багышланган чара уздырылар. Бу көнне үзләренчә “Совет чоры яшьләре көне” дип атадылар.
Беренче чиратта аларның ниятләре үзләренең китап сөюче дусларының бәйрәм уңаеннан өйләренә барып, хәл әхвәлләрен сорашу, газета -журналлар белән таныштыру, илдә, авыл җирлегендәге яңалыклар белән уртаклашу иде.      Очрашу төрле тармакларны үз эченә алып, кемгә нинди ярдәм кирәген ачыкларга ярдәм итте, берсенә табиб ярдәме кирәксә, икенчесе үзенең канәгать тормышына рәхмәтен җиткерде, өченчесе газета-журналларын алыштырды, укыган мәкаләләре турында фикерен әйтте.
Бу көнне китапханәчеләр районның социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Шадрова Мария Николаевна  белән күп йортларда  булдылар, совет чоры яшьләренең күңелләрен күтәрделәр. Сэламәтлекләре бераз какшаса да, күңелләре күтәренке кәефләре шат иде. Олы кешеләр кунакларга ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.  

 

26.09.2017
Уңышны җыю.    
Табигатькә алтын көз дә аяк басты.Ә аның белән бергә уңыш җыю вакыты җитте.Менә мәктәп интернат хезмәткәрләре чөгендер һәм кишер җыю эшен төгәлләделәр.Уңыш бик бай булды.Тәрбияләнүчеләр яшелчәләр белән бер елга тәэмин ителәчәк. Барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт!

21.09.2017
"Чисталык дәресе"
Зурлар төркемендә тәрбияче Наталья Мерлинина җитәкчелегендә "Чисталык дәресе" үтте.  
Балалар  "Ни өчен суны сакларга  кирәк " дигән  белемле мультфильм карадылар, "Су булмаса – тормыш булмас иде" дигән күмәк плакат рәсмиләштерделәр.

21.09.2017
Буген уртанчылар төркемендә көз туган балалар көне узды.
Икенче кечкенәләр төркем балалары тәрбиячеләре белән бәйрәмгә җентекләп  әзерләнделәр: тәмле вак бәлеш, хуш исле чәй”пешерделәр”.
Кунаклар тирәсендә – әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм бик күңелле узды!

20.09.2017                                
“Яхшылык энергиясе” акциясе.
Бүген озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар Рәсәй Федерациясендә үткәрелә торган Экология елы кысаларында  “Яхшылык энергиясе” дип аталган акциядә катнаштылар. Бу акциянең максаты – табигый байлыкларны рациональ куллану, энергия чыганакларын куллануны киметү ысуллары булдыру. Балалар бик теләп төрле викториналарда, уеннарда катнаштылар, шул ук вакытта көнкүрештә кулланыла торган приборларның күпме энергия сарыф итүләрен белделәр. Чара ахырында акциядә катнашучылар табигый һәм электр чыганакларын кимрәк куллану ысулларын тәкъдим иттеләр.

20.09.2017
Экология елына багышланган чаралар үзләренең актуальлекләре белән барча кешене җәлеп итәләр, шулай ук балалар да табигатьне саклауда зур өлеш кертәләр. Бу шулай булырга тиештә, яшьтән үк өйрәнеп үскән бала начарлык эшләми, чүпне урынына куя, суны пычыратмый. Татар Макылы авыл  китапханәчесе  озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар белән экологик чара үткәрде. Чарада экологик төшенчәләргә аңлатмалар бирү белән бергә, илдә, республикада һәр кешене борчыган проблемалар турында сүз алып барылды. Аннан экологик журналларга күзәтү үткәрелде, викторина сорауларына җаваплар алынды, көзге табигатькә багышланган шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Сораулар шул кадәр кызык сайланган иде, өлкәнрәк сыйныф укучылары җавап биргәндә, башлангычлар бирелеп тыңлап тордылар, бәхәскә кереп дөреслекне таптылар. Саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр.

19.09.2017
Авыл советы идарәсендә оешма башлыклары катнашында утырыш булып узды. Көн кадагында берничә сорау каралды:
- автокроссны оештыру һәм уздыру;
- олылар көнен билгеләп үтү;
- үзкерем буенча оештырылачак референдумның әһәмиятен халыкка җиткерү һәм башка сораулар күтәрелде.

19.09.2017
Бүген Яшел Үзән шәһәренең 7-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучылары арасында семинар узды. Җыелучылар алдында, күп кенә  кулланмалар һәм күнегүләр авторы, Егораева Г.Т. чыгыш ясады. Ул катнашучыларга быел чыгарылыш сыйныф укучыларының булган үзгәрешләр көткәнен җентекләп сөйләде.Шулай ук “Сөйләм. Телдән бер өлеше” материал бүлеген җентекләп аңлатты. Нәкъ менә бу бирем рус теленнән ТДИ керергә рөхсәт ителә. Барлык укытучылар да семинарда тәҗрибә тупладылар.

16.09.2017
16 нчы сентябрь көнне Макыл авылы җирлегендә авыл идарәсе, китапханә, клуб хезмәткәрләре һәм Макыл урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашында агач үсентеләре утырту көне булып узды. Быелгы ел табигатьне саклау елы буларак бу гамәл бик файдалы һәм кулай булды. Һәр кеше табигатьне саклау һәм баетуда үз өлешен кертте, бу эштә зур тырышлык белән хезмәт куйды.

16.09.2017
Бүген 16 нчы сентябрь көнне,Макыл урта мәктәбе дә Бөтенроссия йөгерү көне «Милләт кроссы-2017» катнашты.Иң популяр 1км дистанциясендә 2-5 нче сыйныф укучылары ярыштылар .  Спорт мәйданчыгында чын көрәш барды ,кызлар арасында бигрәктә  2-3 нче сыйныф укучылары арасында.  Җиңүчеләр булды: Саляхова М (2 кл.), Лобашов Д. (3 кл.), Загрутдинова А.(4 кл.), Елхин Н.(4кл.).  Укычылар күтәренке  яхшы кәеф  алдылар.                  

 

15.09.2017
15 нче сентябрь көнне Макыл авылы җирле идарәсендә авыр хәлле гаиләләр белән эшләү советы утырышы узды. Яңа уку елы башлану белән социаль яктан куркыныч янаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән бердәм эш планы каралды.  

15.09.2017
Мөһим вакыйга.
Бүген Макыл мәктәбендә мөһим вакыйга булды! Икенче сыйныф укучыларын "Элита" балалар  иҗтимагый оешмасына керттеләр. Балалар бу көнгә озак әзерләнделәр: оешма законын ятладылар, коллективта дус булып яшәргә өйрәнделәр, яхшы укулары һәм мәктәп тормышында актив катнашулары белән оешмага керергә лаек булуларын дәлилләделәр.Тантаналы чарада икенче сыйныф укучылары оешма әгъзаларының кагыйдәләрен үтәргә, Ватанны яратырга, туган якның гадәтләрен сакларга, сүз һәм эшнең бердәмлек принцибы буенча барырга ант бирделәр. Беренче вакытларда "Элита" оешмасына яңа кергән укучыларга аларның әйдаманнары ярдәм итәчәк.

15.09.2017
14-нче сентярьдә Макыл авылы җирлеге рэисе Матвеева Алина Илшатовна җирле халык белән эшләүдә еш кабатланып торган проблемаларны чишү буенча күтәрелгән сораулар нигезендә оештырылган укуларда булды.

15.09.2017
Сәет авылында Казан епархиясе дин әһеле һәм Олан авылы чиркәвенең изге атакае Владимир катнашында халык җыены узды. Анда авылда часовня төзү турында сүз алып барылды.

12.09.2017
Дуслык көне.
Бүген Макыл мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары киңәшмәсе инициативасы белән Дуслык көне игълан ителде. Мәктәптә иртән үк дустанә атмосфера сөрә иде. Мәктәпнең эш  линейкасында Дуслык көненең ачышы булды  һәм үткәреләсе чаралар планы белән таныштырылды. Беренче Дуслык дәресеннән соң сыйныф бүлмәләренең ишекләрендә толерантлык карталары барлыкка килде. Һәр сыйныф  төрле милләтле кешеләрнең культурасын хөрмәт итүләрен һәм үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырышты. Көн дәвамында дуслык остаханәсендә катнашырга, күңелле музыкага биергә, чын дуслык турында яхшы мультфильмнар карарга мөмкин иде. Бу көнне укучылар тере аралашуга комачаулый торган гаджетларыннан башка үткәрделәр. Һәрвакыт шулай дуслык булсын!

11.09.2017
11 нче сентябрьдә Бөтен россия халкы аеклар көнен билгеләп үтте. Аның максаты кешеләргә хәмернең  зыяны, аның кеше организмына тәэсире турында искә төшерү.  Аракыга бәйлелек бик тиз барлыкка килә, бу бөтен илне берләштергән зур проблема, чөнки бу бәйлелек мәңгелек, аңардан аерылу мөмкин түгел, җәмгыять шуның өчен бүген чаң суга, алкоголь кеше организмының барлык әгъзаларын агулый һәм җимерә. Шуның өстенә аракы эчкән кеше гаиләсенә, тирә-юньгә бик зур зыян китерә. Статистикага күз салсак Россиядә алкогольгә бәйлелектән һәр елны 600 мең кеше үлә.
Татар Макылы китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше” исемле Бөтен россия аеклар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, китапханәче үзенең китап укучыларына бүгенге көннең тарихи әһзмияте турында сөйләде, аракының зыяны, ул китергән күңелсезлекләрне санап үтте. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.
  

11.09.2017
Бүген  балалар куркынычсызлык  айлыгы кысаларында  Макыл урта мәктәбендә укыту эвакуациясе үткәрелде. Эвакуация сигнал тревогасы белән башланды. Укытучылар берничә  минутта балаларны куркынычсызлык  урынга  алып чыктылар.
ОБЖ укытучысы Першин В.В. тагын бер кат балаларга үз-үзеңне  җәмәгать урыннарында, мәктәптә һәм өйдә  тоту кагыйдәләрен аңлатты. Чара барышында хәбәр итү һәм идарә системасының эвакуациясен тикшерелде, эвакуация чыгулары, шулай ук укучыларның эвакуацияләү барышын оешма җитәкчелеген каралды.Чара уңышлы үтте.

 

11.09.2017
Уяу булыгыз!
Озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр үзләренең тәрбиячесе Шарипова Г.Г. белән авылның мәдәният йортына бардылар. Сәнгать җитәкчесе Махнина Н.А. үзенең балалар белән әңгәмәсендә террорчылык турында сүз алып барды, тирә-якта ята торган әйберләргә тотынырга ярамаганлыгын аңлатты. Аннары шул темага багышланган видеоролик карадылар, саклану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан һәрберсенә дә “Уяу булыгыз!” дип исемләнгән буклет тараттылар.

11.09.2017
Терроризмга  –  ЮК!
Терроризм масштаблары  буенча глобалле, дошманнарны кызганмый, тормышның  барлык өлкәләрен контрольдә тота. Террор  -  ул турыдан-туры яки читләтеп һәрберебезгә кагыла торган күренеш. Тарихчылар раслаганча, терроризм Җирдә  кимендә мең ел хакимлек итә. Бай стажына карамастан, әле беркайчанда халык  һәм дәүләтләр өчен мондый җитди куркыныч янаганы юк иде. Менә ни өчен Макыл мәктәбендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Һәр елны сентябрь аенда үткәрелә торган айлык барышында, укучылар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмә, инструктаж, очрашулар, диспутлар, тренинглар оештырыла. Эш планлаштырылып алып барыла. Мондый чараларны оештыруда өлкән сыйныф егетләре беренче ярдәмчеләр булып торалар.  Алар мәктәптә күп түгел, ләкин алар җаваплылыклары белән аерылып торалар, ә бу иң мөһиме.

11.09.2017
Сәламәтлек сагында.
Салкыннар һәм яңгылар сезоны башланды,димәк тиздән вируслы авырылар статистикасы өскә таба күтәрелечәк. Иң яхшы ысул грипп йоктырмау өчен ел саен гриппка каршы вакцинация ясау.Ул кешеләрне куркыныч һәм авыр авырулардан сакларга мөмкинлек бирә.Табиблар барлык категория халыкның сәламәтлегенә игътибар итәләр.Гадәттәгечә,балаларны вакцинопрофилактикасы сентябрьдә башлана.Бүген Макыл табиблык амбулаториясе специалистлары гриппка каршы  Макыл урта мәктәбенең укучыларына прививка ясый башладылар.

07.09.2017
Инспектор белән беренче очрашу.
Уку елы  мәктәпләрдә куркынычсызлык ае белән башланып китте. Бу көнне балалар инспектор Аксенова Н.М. белән очраштылар. Ул балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, аны һәркемгә үтәргә кирәклеген кисәтте. Очрашу ахырында укучылар җәүлеләр  өчен кирәк булган яктырткычларны алдылар. Караңгы чакта урамда йөргәндә аларсыз йөрү-тормышны куркыныч астына кую, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-һәркемнең бурычы. Моны барлык балалар да истә калдырырлар дип ышанып калабыз.

05.09.2017
Чираттагы бүләк.
Макыл урта мәктәбен Рус Макылы һәм Татар Макылы китапханәләр мөдирләре яхшы миссия белән линейкага килделәр. Ел башында “Республика яшьүсмерләр китапханәсе“ белән игълан ителгән “Абдурахман Абсалямов: патриот, язучы, кеше” Республика конкурсында катнашучыларга тантаналы шартларда Дипломнар тапшырылды. Конкурста Бизяева Дарья, Кузнецова Мария , Маннапова Алия, Сибгатова Ландыш катнаштылар. Алар барысы да әдәби әсәрләрне һәм библиографик чыганакларны өйрәнүдә  игътибарлылык таләп итә торган конкурс сорауларына тиешле дәрәҗәдә җавап бирделәр.

04.09.2017
Терроризга каршы көрәш айлыгы кысаларында Макыл авылы җирлеге башлыгы Матвеева Алина терроризмга каршы көрәш комиссиясе буенча оештырылган утырышта катнашып, авыл җирлегендә экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

04.09.2017
Макыл авылы җирлегендә район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында утырыш узды, анда агымдагы елның ноябрь аенда булачак референдумга кагылышлы сораулар каралды.

04.09.2017
Кләнче авылында чиркәүне яңадан төзү эше дәвам итә. Бу елда бинаның нигезе нытытылды, тәрәзә-ишек уемнары кабат үз хәленә кайтарылды. Инде бинаның түбәсен ябарга әзерлек эшләре бара.

29.08.2017
Инде ничэ ел  29 нчы август көнне Самара балалар китапханәсе “Уч төбендә китапчык” исемле акция уздыра. Менә Макыл авылы китапханәчеләре икенче ел акциягә катнашып, хәзерге көн рус язучыларының балалар өчен язган әсәрләрен укучыларга җиткерү өстендә эшлиләр.
Китапханәчеләр  Хисамова Мәдинә Вагизовна,  Першина Надежда Александровна белән балалар бакчасының өлкән төркемдә тэрбиялэнучелэрне хәзерге чор язучыларының әсәрләре белән таныштырдылар, әсәрләрне кычкырып укыгач, балалар белән  фикер алыштылар.
Бүгенге чарага тәрбиячеләр дә бик теләп катнашты. Савина Антонина Петровна, Салахутдинова Миләүшә Рахимулловна, Лобашева Ирина Юрьевна шигырьләр, хикәяләр укыдылар, табышмаклар әйттеләр. Балаларга чара бик ошады, китапханэгэ эти – энилэре белэн  килеп, ошаган китапларын сайлап алырга  телэк белдерделэр.
 

фоторепортаж

23.08.2017
Ак,зәңгәр, кызыл төстәге Россия әләме көне авыл китапханәсендә бәйрәм төсендә узды. Балалар бу көнне бәйрәм тарихы турында файдалы мәгълүмат алдылар, китапханәче әзерләгән сорауларга җаваплар бирделәр. Россия, туган ил турында яңа килгән китапка күзәтү уздырдылар. Аннан һәр бала берничә шигырь укыды, Россия гимнын тантаналы төстә башкардылар, туган илнең чын патриотлары икәнлекләрен исбатладылар.  

18.08.2017
Рус Макылы авыл китапханәсендә табышмак күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киштәләрендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен тышлыклар кидерелгән кызыклы эчтәлекле китаплар куелган. Китапларны сайлап алгач, өйдә генә ачып карарга, шулай ук китапны укып килү мәҗбүри. Бу төр күргәзмәләр әле яңа ысул, шулайда китап сөючеләр арасында батырлар табылды, алар үзләренең бәхетләрен сынап карарга булдылар.

18.08.2017
Рус Макылы авылы җирлегендә яңа су үткәрү линиясен төзү дәвам итә. Бүген 17 нче августта Родионова Лидия йорты турысына янгын чыгу очрагында, су алу өчен гидрант урнаштырылды.

17.08.2017
Келәнче авылы җирлегендәге буаны яңадан төзекләндерү эшләре башланды, бу эшне экология министрлыгы фининслый.

17.08.2017
Рус Макылы авыл җирлегенә өстәмә бүлеп бирелгән акчага Үзәк урамның почтадан алып Татар Макылына кергән өлешен төзекләндерү эше башланды. Бу юлның озынлыгы 1300 метр араны тәшкил итә. Бүген төрле урыннарда күп ватылган урыннарны асфальт эремэсе белән  ябып, тигезләп чыктылар.

15.08.2017
Безнең якның табигате дару үләннәренә бик бай. Нинди генә үләннәр юк бездә, кычытканнан башлап санасаң тиз арада егермегә якын исем әйтергә мөмкин. Элек безнең әбиләр-бабайлар нинди үләнне кайсы очракта кулланырга икәнен яхшы белгәннәр. Кем хәтерләми иртә язда кычыткан ашы пешерүләрен, аннан кузгалак күмәчләре, тырнак гөленнән, тузганактан чәй, мәтрүшкә, бака яфрагы, сукыр кычыткан, әрем, клевер. Көзгә  таба сары мәтрүшкә, чәй гөле-кипрей, шомырт, гөлҗимеш, кура җиләге, карлыган. Санап бетергесез күп үләннәр үсә туган җиребездә. Аларны танып белү, кулланырга өйрәнү, саклап калу, киләчәк буыннарга калдыру –менә күпме эш безнең алда.
Татар Макылы   китапханәсендә дару үләннәре турында китаплар күп. Китапханәче Хисамова М.В. балаларга  һәм олы яшьтәге китап сөючеләргә җәй көне дару үләннәрен җыеп, киптереп калырга, нинди үлән файдалы һәм кайсысы кеше өчен зарарлы икәнен аңлатты, олыларның исләренә төшерде.
Үләннәр турында тулырак мәгълүмат алу өчен  дару үләннәре турында китаплар, рәсемнәр һәм белешмәләр тәкъдим итте.

04.08.2017
Сәет авылында яшәп Макыл урта мәктәбендә укучы балаларны йөртә торган автобус өчен юлга вак таш җәелде, шунда ук автобус борылыр өчен борылу мәйданчыгы булдырылды.

 

04.08.2017
Макыл авылы җирлегенә караган олы юл тирәсен чүп-чардан чистарту буенча чираттагы өмә оештырылды. Өмәдә авыл җирлеге идарәсе, мәктәп, клуб, китапханә һәм спорт клубы хезмәткәрләре катнашты.

04.08.2017
Макыл идарәсе тарафыннан Сэет авылы жирлегендэ грунтлы юлларны зур трактор ярдэмендэ тигезлэп, төзекләндерү эшләре башкарылды.

04.08.2017
Сәет авылы үзәгендәге Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм аның тирәсе даими рәвештә авыл җирлеге тарафыннан игътибар үзәгендә тора. Менә шушы көннәрдәул мәйдан кабат җыештырылды.

04.08.2017
Макыл авыл җирле идарәсе тарафыннан  Сәет авылы эчендәге  юл буйлары чүп уләннән тазартылды.

04.08.2017
Сәет авылы җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү җайланмасынын тирә-юне тәтипкә китерелде, чүп үләннәрдән тазартылды.

04.08.2017
Сәет авылы җирлегендә урнашкан мазарлык тирәсендәге үләннәр трактор чапкычы белән һәм кулдан чабылды. Тирәлек тәртипкә китерелде.

28.07.2017
Авылда бер километр озынлыгында яңа су үткәргеч сузыла, ул 2016 нчы елда узган референдум нигезендә халыктан җыелган үзкерем акчасына финанслана.

28.07.2017
Авыл җирлегенен бюджет сферасында эшләүче хезмәткәрләр Казан - Ульяновск трассасының безнең җирлеккә караган өлешен чүп -чардан тазарту өчен чираттагы өмәгә чыктылар.

28.07.2017
Авыл идарәсе оештыруында авыл эчендэге  юл читләрен һәм дә Сөлчә елгасы буен америка өрәңгеләреннән чистарту эшләре алып барылды. Бюджет хезмәткәрләре бу өмәдә аеруча  тырышып эшләде.

28.07.2017
Зур күләмле чүпләр төрле җирләрдә таралып ятмасын өчен, вакытлыча туплау  урыны бар. Аны  авыл советы даими рәвештә тәртиптә тота. Менә  тагы трактор ярдәмендә өеп, полигон мәйданында чистарту эшләре алып барылды.  
 

28.06.2017
Татар Макылы авыл китапханәсендә җәйге каникул көннәрендә мәктәп программасы буенча укыласы әдәбият буенча китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен фольклор һәм әдәби әсәрләр  тәкъдим ителә. Әсәрләр укучыларның укыласы китаплар исемлегенә нигезләнеп, баланың яшенә карап сайланылды.
Күргәзмә авыл мәктәбендә укучы балалардан тыш ял итәргә кайткан шәһәр  укучылары өчен дә кулай, кирәкле һәм файдалы булды. Соңгы бер-ике көндә генә дә  унлап укучы китапханәгә мөрәҗәгать итте, үзенә кирәкле китапны сайлап алды. Китап күргәзмәсе җәй буе эшләячәк, билгеле һәрдаим яңа әсәрләр өстәлеп торылачак.

26.06.2017
Татар Макылы авыл  китапханәчесе Хисамова М.В. мәктәп яны ял лагерына йөрүче укучы балалар өчен  “Авыл тарихы битләреннән” исемле туган як темасын яктырткан чара уздырды.   Чарада авыл тарихына кагылышлы материалларны яктыртты, хезмәт  алдынгылары, авылның игътибарга лаек мөхтәрәм кешеләре, оешмалар  тарихына тукталып китте. Аннан авыл тарихы  ничек язылуы турында сөйләде, укучыларга да кызыклы вакыйгалар турында булган моментларны теркәп, бер дәфтәргә язып барырга тәкъдим итте.
Тарих язу күпкырлы, ул  күп вакытны ала торган җаваплы эш. Бу эш өчен вакыйгаларның дөрес булуы, даталарның төгәл булуы һәм мәгълүматның актуаль булуы  хас.  Мисал өчен балалар “Авыл урамнарының тарихы” битенә тукталдылар. Урам исемнәрен атап санап чыккач, урам исеме нигә шулай аталганын, аның тарихы, ул урамга гына хас мизгелләр искә алынды. Авыл үсә, яңара, үзгәгешләр һәр вакыт ниндидер вакыйгага бәйләнә. Җиңүнең 40 еллыгы урамы нәкъ менә шуңа мисал да инде. Бакча урамы “Чыршыкай” балалар бакчасы урнашуына бәйле.
Соңгы елларда яңалыклар күп булды, Келәнчедә клуб, Макылда спорт клубы, ветеренария пункты ачылды,  мәдәният йорты, китапханә капиталь ремонттан соң эшен дэвам итте, яңа  кибет ”Дарина” эшли башлады,  “Аделина “, “Лачын “ кибетләре бикләнде. Замана үзгәреп тора, күз алдыбызда яңа йортлар төзелеп яңа урам хасил булды. Менә тарих шулай языла, һәр үзгәреш кәгазьгә теркәлеп барыла. Киләчәк буын кешеләре шул язудан укып нинди үзгәрешләр булганын беләләр.
Балалар өчен  авыл тарихына кагылышлы бик күп файдалы материал бирелде бу очрашуда.
    

17.06.2017
17 нче июнь көнне Макыл авылы урта мәктәбендә оештырылган җәйге лагерьда авыл китапханәчеләре  Першина Н.А. һәм Хисамова М.В. тарафыннан “Куркынычсызлык иленә сәяхәт” исемле чара уздырдылар.
Чарада көн кадагында актуаль саналган тема күтәрелде. Бу көнкүрештә уйламаган да, көтмәгәндә килеп туган күңелсезлек очракларда  ничек югалып калмаска дигән очракны күздә тотып оештырылды.  Балаларга аңлап, җиңел истә калдырыр өчен китапханәчеләр чараны уен төсендә алып бардылар.
Чара барышында төрле очраклар каралды: өйдә янгын чыгу очрагы дисеңме, яралану, агулану, юлда йөргәндә килеп туган кыенлыклар,  урманда адашу, су буенда килеп туган хәлләрдә балалар ничек кыенлыклардан чыгу юлларын эзлэделәр, дөрес  җаваплар таптылар. Бу очракта иң элек сабырлык саклап югалып калмаска кирәклеген һәрдаим искәртеп торылды. Бар бәхетсезлек ашыгып, уйламый эш иткәннән дип нәтиҗә ясалды.
Соңыннан балалар белән юл билгеләрен истә төшерүне кирәк дип таптык, чөнки алда җәйге яллар, күбесе юлда велосипедта йөри, алар үзләрен чын автомобилистлар кебек иркен тотар өчен, юл билгеләрен белү мәҗбүри. Уен барышында күп нәрсәләрне үзләре белсәләр дә, яңалыклар да күп булды, алар кайбер очракларда кайнар бәхәскә кереп, үз фикерләрен исбатладылар. Чара күңелле һәм файдалы узды.
 

08.06.2017
Ачык ишеклэр коне
Макыл авылы урта мәктәбендә оешкан балаларның җәйге лагерендә көннәр файдалы һәм кызыклы планлаштырылган. Һәр көнне нинди дә булса яңалык, мәгълүмат алалар. Менә бүген дә алар авылда эшләп килүче янгын сүндерү оешмасына экскурсиягә бардылар. Андагы хезмәткәрләр белән таныштылар, эшләре, батырлыклары турында белделәр. Янгын сүндерү эшенең җаваплы, куркыныч, шул ук вакытта зур батырлык та икәнен белделәр. Бу турыда аларга оешма җитәкчесе Кучин Евгений Александрович сөйләде. Балалар янгын сүндерү һөнәренә кагылган һәм   үзләрен кызыксындырган сорауларга  төгәл җаваплар алдылар.
 

 

01.06.2017
Татар Макылы авыл китапханәсендә балаларны яклау көне уңаеннан “Балалар өчен язучылар иҗаты” исемле әдәби чара узды. Китапханәчеләр Першина Н.А белән Хисамова М.В. төрле ил язучыларының әсәрләре буенча кызыклы уеннар оештырдылар һәм әкият геройлары турында биремнәр бирделәр.
Балалар үз чиратларында сорауларга төгәл җаваплар  бирделәр, бик теләп уеннарда катнаштылар.
Форсаттан файдаланып китапханәчеләр яңа китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр һәм  җәйге каникулда укырга китаплар тәкъдим иттеләр.

30.05.2017                   
А.П.Исаев туган авылга велосипедта сәяхәт
Бүген 2нче сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Тимиряева Л.А. белән Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Исаев туган һәм яшәгән Исаево авылына велосипедта сәяхәт ясадылар. Укучылар бу авыл кешеләре белән очрашып, аның батырлыгы турында белгәннәрен сөйләделәр. Геройның туган авылында булып, укучылар якташыбыз өчен горурлык хисләре тойдылар. Мәктәпнең балалар оешмасы да А.П.Исаев исемен йөртә, шуңа күрә аның тормыш юлы һәм батырлыгы турында белү – һәркемнең бурычы.

30.05.2017
Татар Макылы китапханәсендә  Петр Алексеевич Романовның тууына 345-ел тулу уңаеннан   «Петр Алексеевич Романов - данлыклы  патша» - исемле мәгълүмат бирү чарасы узды. Чарада ир балалар гына катнашты, алар илебез тарихы белән даими рәвештә  кызыксынып торалар. Аларның игътибарын  хәрби техника, тарихи вакыйгалар, шәхесләр җәлеп итә. Шуңа бу тема алар өчен бик якын булды.
Россиянең соңгы патшасы Петр Беренче илне Европа үрнәгендә төзү өчен бөтен көчен куя,  төрле үзгәрешләр кертә, үзе дә һәр нәрсә белән кызыксына.          Аның хәрби флот төзүе, сугышлар оештыруы, чит җирләрне яулап алуы күпләргә билгеле. Ул төзегән Петербург шәһәре үзенең матурлыгы белән бүгендә кешеләрне шатландыра, һәм аны төзүдә киткән түземлек гаҗәпләндерә.
Балалар Петр Беренченең балачагы, үсмер чаклары , ил белән идарә иткәндә керткән хезмәтләре  турында кызыклы мәгълүмат алдылар.

26.05.2017
Макыл авылы муниципал берәмлеге балансына  кергән милеккә инвентаризация ясалды һәм аларга тәртип номерлары беркетелде.

 

26.05.2017
Рус Макылы авыл җирлегенең Үзәк урамы су үткәрү челтәрендә ремонт эшләре башкарылды. Ике су линиясен тоташтыру өлешенә яңа краннар һәм кое ясалды.
Авылның бу өлешендә урнашкан су коеларына ревизия ясалды, җитешсезлекләр икенче елда башкарылачак эшләр  исемлегенә теркәлде.
Проведен ремонт водопроводной сети в с.Русское Макулово по ул.Центральная. Установлен новый колодец, и задвижка на трассе соединяющей две линии водяной трассы.

26.05.2017
Рус Макылы авылының төньяк көнбатыш өлешендә чүп калдыкларыннан өем хасил булган, бу җавапсыз кешеләр тарафыннан оештырылган чүплек авыл җирлеге  рәисе җитәкчелегендә юкка чыгарылды.

26.05.2017
Макыл авылы җирлегендә яңа өйләр төзелеп тора. Өй тирәләрен яшелләндерү һәр кешенең үзеннән килә, менә Яңа урамның бер чатында, бигрәктә Тихонов Сергей Викторович гаиләсе торган җирдә, урамны матурлау эше актив төстә бара. Бу көннәрдә урам халкы җыелып чыршы һәм нарат үсентеләре утырттылар.  
Авыл җирлеге идарәсе авылны яшелләндерүгә зур өлеш керткән гаиләләргә, бу эштә башлап йөрүче Тихонов Сергей Викторовичка  игелекле эшләре өчен зур рәхмәт белдерә.

22.05.2017
"Татарстан бизәкләре” республикакүләм бәйгедә җиңү.
Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары беренче ел гына катнашмыйлар. Ел саен уздырыла торган бәйге укучыларда туган җиргә, аның тарихына һәм сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияләү өчен уздырыла. 20нче май көнне  “Музейда көн һәм төн” кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасының Милли музеенда бу бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. 5нче сыйныф укучысы Антонова Анжеликаның проекты “Ял көне маршруты” дип исемләнгән номинациядә иң яхшысы дип билгеләнде (1нче урын). 10нчы сыйныф укучысы Бизяева Дарьяның эше 2нче урынга лаек булды. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Тихонова Ю.А. һәм Тимиряева Л.А. җиңүләре белән котлыйбыз!


 

22.05.2017
Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Колезнева А.Р., Макыл авылы урта мәктәбе директор урынбасары Тимиряева Л.А. һәм авыл җирлеге рәисе Матвеева А.И.  тәрбия эшенә җиңел караучы гаиләләрне даими рәвештә күзәтү астында тоталар. Менә алар чираттагы рейдларында, бала тәрбияләү таләп иткәнен ата –аналарның исләренә төшереп үттеләр. Һәрбере белән тәрбия темасына әңгәмә уздырдылар.

 

 

18.05.2016
18 нче май көнне Макыл урта мәктәбе музеенда Тихонова Ю.А. оештыруында пионер туган көнгә багышланган “Пионерлар илендә” исемле музей дәресе узды. Музейга заманында пионер сафларында тәрбияләнгән кеше буларак китапханәче Хисамова Мәдинә Вагизовна  чакырылды. Ул  укучыларга пионер тормышы, тарихы, пионер атрибутикасы турында сөйләде. Пионер оешмаларының ничек эшләве, бәйрәмнәрнең ничек үтүе, пионерларның сыйныф, мәктәп тормышында тоткан роленә тукталып китте. Мәктәптә узган тантаналы линейкаларда нинди горурлык белән башкарылган эшләре, кылган гамәлләре турында сөйләүләре турында әйтеп үтте.  Пионер антын солдатларча зур җаваплылык тоеп яттан сөйләүләрен күрсәтте. Укучылар күзгә күренеп үзгәрделәр, сборлар булган очракта отряд советы рәисе ничек рапорт бирергә барганын күреп, пионер тормышының күпкэ кызыклы һәм җаваплы икәнен күрделәр.
Оешма тарихына кагылган бик күп терминнарны энциклопедия битләреннән укып белделәр. Бишенче сыйныф укучылары әңгәмэне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Һәрберсенең музей экспонаты булган быргы, барабанны җиңел генә уйнатып карыйсы килде.  Музей җитәкчесе  пионер тормышына кагылган һәр экспонатны тотып карарга рөхсәт итте, тик алар гаҗәеп тарихи булуы белән бергә, аларны куллану да тәҗрибә таләп итә иде.  
Пионер оешмасы көненә багышланган  танып белү сәгате  алда буласы бәйрәм көненә балаларга бик файдалы мәгълүмат бирде, укучылар очрашудан канәгать калдылар.

18.05.2017
Бүген кечкенәләр төркем балаларына  кунакка курчак Катя килде. Ул балаларга  тәҗрибә  өчен  агач шакмаклары алып килде . Балалар тәрбияче Ольга Аверина белән бергәләп аларны  карадылар,  агач үзлекләре белән таныштылар.
 

 

17.05.2017
Макыл авылы муниципаль берәмлегенә  караган җирлекләрнең юлларын тигезләү, тәртипкә китерү оештырылды. Кышкы һәм язгы юлсызлык бетте, йөрер юллар җайланды.

                                

17.05.2017
Макыл авылы җирлегендә әледән –әле планлаштырылмаган чүплекләр хасил була.  Бу чүплекләрне идарә, мәдәният, балалар бакчасы, мәктәп, спорт клубы хезмәткәрләр күмәкләшеп юк итү өстендә эшлиләр. Билгеле бу эшне булдырмау өстендә күбрәк эшләргә кирәк, авыл уртасында кулайлы чүп савытлары куелган, күрәсең халыкка аңлату эшләрен дәвам итәргә.

16.05.2017
Гомуммәктәп зарядкасы.
Бүген Макыл урта мәктәбендә СПИД корбаннарын искә алу атна кысаларында    төрле  спорт чаралары үткәрелә.Бүген гомуммәктәп  зарядканы безнең   мәктәпне тәмамлаучы, Россиянең гадәттән тыш  хәлләр министрлыгы Иваново  янгын сүндерүчеләр   академиясе хезмәткәрләре курсанты Шарипов  Илдар үткәрде.  Иваново өлкәсенең алкалы хоккей буенча өлкәннәр арасында 1дәрәҗәле  диплом  һәм 10 көн  ял белән  бүләкләнде.Ул барлык укучыларны сәламәт тормыш алып бару һәм спорт белән шөгыльләнергә  тәкъдим итте. Безнең кызлар командасы да баскетбол буенча ярышларда катнаштылар.

15.05.2017
“Минем тормышымда гаилә һәм Ватаным” исемле бердәм дәрес
Бүген Макыл урта мәктәбендә “Минем тормышымда гаилә һәм Ватаным” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Бу дәреснең максаты – укучыларга кеше тормышында гаиләнең кыйммәтен  күрсәтү, Ватанга карата бирелгәнлек тәрбияләү. Бу дәресне үткәрүгә аерым конкрет темалар да бирелгән иде Алар: “Бүгенге гаиләдә гореф – гадәтләр”, “Гаиләм елъязмасы”, “Ил тарихында минем гаиләм тарихы” һ.б. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре бу дәресне үткәреп, укучыларга гаилә һәм патриотик тәрбия юнәлешләрен бирделәр. Шул ук вакытта илдә барган вакыйгаларга да басым ясадылар, һәрбер гаиләнең тәрбия бирү ысулларын билгеләделәр, төрле төркемнәрдә эшләп, гаиләдә булган гореф-гадәтләрне ачыкладылар. Үткәрелгән дәрес укучыларда тәрбияви яктан ниндидер эз калдырыр дип ышанасы килә.
 

12.05.2017
Макыл авылының матурлыгы, бигрәктә чисталыгы бөтен авыл халкының эше.
Авыл урамнарында матурлык тудыру өчен авыл җирлеге, бюджет сферасы хезмәткәрләре авыл җирлегенә кергән электр баганаларын акшарладылар
Язгы матурлыкка яктылык өстәлде.  Рәхмәт сезгә, матурлык таратучыллар.

10.05.2017
Бакчада эш кайный!
Макыл мәктәп  яны интернаты бакчасында  яз җитү белән эш башланды. Тәрбияләнүчеләр  интернат эшчеләре белән җирне казыдылар,  яшелчәләр утыртыр өчен түтәлләр ясадылар. Тиздән кишер, чөгендер, кәбестә,  һәм башка яшелчәләр утыртырга планлаштыралар. Интернат бакчсында үстергән яшелчә ярдәмендә балаларны ашатү бәясе кимрәк була. Балалар һәм олыларның  тырышлыгы файдага булсын, түтәлләрдә үстергән уңышлар ел буена җитсен!

09.05.2017
«Җиңү мае- данлы бәйрәм ае!”
Җиңү көнен бөтен илебез халкы бәйрәм итә. Макыл авылы җирлегендә быел 72 нче Җиңү язын гадәттәгечә күтәренке күңел белән көтеп алып, олы бәйрәм итеп уздырдылар.
Авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераннары Махнин Александр Иванович, Лабутов Николай Михайлович, Кузнецов Николай Кузьмич, авыл халкы, мәктәп балалары, кайткан кунаклар үзләренең сугыш кырларында немец фашистларына каршы көрәштә катнашкан туганнарының фоторәсемнәре белән митингка килделәр.
Митингта катнашучыларны авыл җирлеге рәисе Матвеева Алина Илшатовна ,  Югары Ослан район башлыгының урынбасары  Осянин Сергей Викторович,  авыл ветераннар Советы рәисе Федорова Галина Герасимовна, ветеран Лабутов Николай Михайлович кайнар котлады, киләчәктә тыныч бай тормышта яшәр өчен армый – талмый эшләргә, тынычлыкны сакларга өндәде.  Минингта Макыл урта мәктәбе колективы зур концерт программасы белән килгән кунакларны сугыш мизгелләре белән таныштырды, бүгенге матур тыныч тормышның күпме кеше гомере бәрабәренә яуланып алганын күрсәтте. “Үлемсез полк” акциясенә кушылып һәр кеше солдат туганының фоторәсеме белэн  бәйрәм итте.
Митинг беткәч кунакларны  Маннапова Рузинә, Мөхетдиндинова Гөлнара, Цветкова Светлана “Кыр ашханәсе” ндә тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Аннан мәдәният йортында  китапханәчеләр Хисамова М.В. һәм Першина Н.А. килгән кунакларга бүгенге бәйрәм көне өчен атап төзелгән “Хэтердэ жуелмас исемнэр”, сугышта катнашкан авылдашларның фоторәсемнәренә нигезләнгән электрон мәгълүмат  тәкъдим иттеләр. “Үлемсез полк”ак*иясе кысаларында шул  исемдәге  күргәзмә мәдәният йорты фойесына оештырылды. Авылдашлар үзләренең бабаларын, аталарын, туганнарын  карап куандылар.  Күбесенең фоторәсемнәре булмау сәбәпле күргәзмәгә куелмаган иде. Киләчәктә бу эш китапханәчеләр тарафыннан тагы дәвам ителер дип ышанып калабыз.
Шуннан соң тамашачылар игътибарына Родионова Ольга белэн Махнина Наталья җитәкчелегендә авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт программасы күрсәтелде. Программада җыр –биюләр, шигырьләр бәйләнеп барды.
Соңынан  ветераннар , тыл хезмәткәрләре табын янында истәлекләре белән уртаклаштылар, туганнарын искә алдылар. Сәет авылы сугыш ветераны Кузнецов Николай Кузьмич – милиция полковнигы китапханәгә үзенең истәлек дәфтәрен бүләк итте.
Тыныч булсын  дөньялар, имин булсын җир шары дигән теләктә булды бар халык.

фоторепортаж

08.05.2017                                             
Җиңү көнен каршылап
9 Май- Җиңү бәйрәме көне, бу көн күз яшьләре белән искә алу көне дә...Ел саен илебезнең һәр почмагында бу көн тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Макыл урта мәктәбе коллективы якын тирәдә урнашкан авылларда бу көнне митинглар оештырырга һәм үткәрергә булышалар. Бүген мәктәп укучылары Клянчино авылында Җиңү бәйрәменең 72еллыгын үткәрүгә багышланган чарада катнаштылар. Сәет авылында Бөек Ватан сугышының 2 ветераны яши: Н.К.Кузнецов һәм А.М.Лабутов. Монда да тантаналы митинг узды, бу митингта авыл советы җирлеге башлыгы А.И.Матвеева да катнашты. Укучылар барлык ветераннарны да бәйрәм белән котладылар, сугышта үлеп каучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар, бер минутлык тынлык белән аларны искә алдылар.

07.05.2017
Рәхмәт сезгә ветераннар.
Вакыт үтә, әмма хәтердән дәһшәтле сугыш авырлыклары онытылмый. Ул кайтаваз булып күңелләрдә яңара. Ветераннар, тыл хезмәткәрләре, ирләрен, әтиләрен, якын туганнарын, танышларын сугыш кырларында югалткан авылдашларын искә алып халык ул чорларны еш искә ала. Ветераннар рәте сирәгәя, һәр яз аларны котлап Җиңү көне килә.
Авыл советы, мәктәп , китапханә хезмәткәрләре аларны олы бәйрәм белән котлый, алар бүләк иткән тыныч тормыш өчен рәхмәт әйтеп баш ия.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузалар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

03.05.2017
Георгий тасмасы – ул фашизмнан дөньяны коткарып һәлак булганнарны хәтер саклау һәм символы; фронт өчен барлык әйбеләрне кызганмаучыларга рәхмәт белдерү, бу ветераннарга хөрмәт күрсәтү һәм Бөек Җиңү өчен горурлык. 13 нче ел рәттән инде безнең илдә “Георгий тасмасы” акциясе үткәрелә. Акция  үзара буыннарны бәйли һәм бөтен планетада  миллион кеше йөрәгендә уңай фикер тудыра. Бүген Макыл урта укучылары һәм укытучылары да бу чарада катнашалар: һәрберсенең  күкрәгендә Георгий тасмасы тагылган  

03.05.2017
Ветераннарны котлау.
Безнең илнең тарихы беркайчанда тынычсыз булмады. Анда ике махсус даталар  бар:22 нче июнь-Бөек Ватан сугышы башлану датасы һәм 9 нчы май-Җиңү көне.72 нче ел Бөек Ватан сугышында Җиңүне каршы алабыз,әмма әлеге кадәр халкыбызның батырлыгы, бөеклеге сүнмәс.Дошманны җиңү- барлык буыннарга бөек дәрес.Без,өлкәннәр,безнең балаларга бу көнне аны белергә һәм бу шатлыклы минутларны истә калдырырга, безнең тарихи фаҗигалы битләрне  һәм шул хаталарны кабатламаска кирәклеген өйрәтергә тиеш.Җиңү көне якынлашканда,безнең мәктәп коллективы, мәктәп директоры Баканова А.Н. һәм музей мөдире Тихонова  Ю.А.,Сеит авылындагы яшәүче ветераннарын Бөек Ватан сугышы белән котладылар.Безнең укучылар  Лабутов Николай Михайлов улына  һәм  Кузнецов Николай Кузьмич улына шигырьләр укыдылар.Шулай ук, бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның йортларына “Монда Бөек Ватан сугышында катнашкан  ветеран яши”табличкасы  урнаштырылды.

02.05.2017
Юбилей  белән котлыйбыз!
Беренче май көнен Макыл урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гарифуллина  Рамзия Миргазиз кызы  үз юбилеен каршы алды. Юбилярны линейкада коллектив укытучылары,  укучылар һәм әти-әниләр җылы сүзләр белән котладылар. Рамзия Миргазиз кызы күп еллар әлеге мәктәптә эшли, бөтен эшен укыту һәм тәрбия эшенә бирде. Ул күп бүләкләргә һәм үз эше өчен мактаулы сүзләргә лаек. Рамзия Миргазиз кызына сәламәтлек,иҗади уңышлар,бәхет телибез!

28.04.2017
Мәктәп музеенда ачык ишек көннәре.
"Татарстанның Музейлы язы - 2017" акциясе кысаларында безнең мәктәптә музейның ачык ишекләр көне үтте. Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбенең укучылары безгә кунакка килделәр. Музей мөдире Тихонова Ю.А. кунаклар өчен  19 гасыр ахыры һәм 20 гасыр башындагы  авылыбызның тормышы турында экскурсия әзерләде. Безнең музейда 200 экспонаттан артык туган якны өйрәнүгә багышланган почмак бар. Ул авылыбызның төрле еллардагы тормышы турында сөйли: бу итек басу, җитен һәм йон тукымалар сугу, балчыктан савыт-саба ясау , кәрзин үрү, тимерче эше, шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрчелеге. "Авыл тормышын мәктәпсез, ә мәктәпне авылсыз күз алдына китерергә мөмкин түгел. Макыл мәктәбендә башта чиркәү яны мәктәбе, ә 1922 нче елдан башлангыч мәктәп эшли башлады" , дип Макыл мәктәбе, аның укытучылары, укучылары һәм пионерия атрибутикасы турында сүз башлап җибәрелә.  Кунаклар экскурсияне рәхәтләнеп тыңладылар һәм яңа алган белемнәре белән канәгать булып калдылар.

27.04.2017
Макыл балалар бакчасында бөек татар шагире Г.Тукайның туган көненә багышланган, “Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт” дигән проект тәмамланды.
Йомгаклау чарасы булып әдәби калейдоскоб уздырылды. Балаларга “Г.Тукай китабынын иң яхшы дусты” дигән таныклык тапшырылды.

27.04.2017
Безнең мәктәп укучылары төрле конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүген Яшел Үзән районының Норлат урта белем бирү мәктәбендә " XXI гасырда белем: традицияләр һәм инновацияләр" II Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Туган  якның  һәм  Татарстанның  мәдәни  мирасын  өйрәнү» секциясендә Маннапова З.И. җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучысы Маннапова Алия катнашты  һәм 3 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Икенче шатлыклы хәбәр Казаннан килде. Силантьева Евгения үзенең җитәкчесе Хитева Е.П белән "Без - ул дөнья!" медиаконкурсның финалистларны бүләкләү церемониясендә катнаштылар. "Шигырь" номинациясендә сигезенче сыйныф укучысы 2 дәрәҗәле дипломга лаек булды. Укытучыларны һәм аларның укучыларын җиңүләр белән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!

27.04.2017
Беренче сыйныф укучылары белән музей дәресе
Макыл урта мәктәбендә "Татарстанның Музейлы язы - 2017" акция кысаларында берничә чара булып узды. Беренче сыйныф укучылары өчен музей мөдире Тихонова Ю.А. һәм  Рус Макыл китапханәсе мөдире Першина Н.А. "Үтүк-үтүккәем" интерактив дәрес үткәрделәр. Укучылар үтүкнең барлыкка килүе һәм бүгенге көндәге электр үтүккә кадәр үсеше белән таныштылар. Балаларга музей экспонатларын тотып карарга һәм үтүк белән җитен тукыманы үтүкләп карарга рөхсәт ителде. Дәрес ахырында укучыларга электр үтүкләр белән сак булырга кирәклеге турында инструктаж укылды.  

26.04.2017
“Музей язы»  акциясе кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Тихонова Юлия “Буыннар арасында бәйләнеш “ исемле чара оештырды. Бу чарага Макыл авылы китапханәчеләре дә катнашты. Чараның төп кунаклары Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары  үзләренең укытучылары  Цветкова Светлана Владимировна  белән килделәр. Киләчәктә белемнәрен Макыл мәктәбендә дәвам итәчәк балалар мәктәп һәм аның кабинетлары, шулай ук музей белән таныштылар. Музейда авылның тарихы, данлыклы кешеләре, оешмалары турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Экспонатларны үз куллары белән тотып карадылар, оештыручыларга кызыксындырган  сорауларына жавап алдылар.
 

26.04.2017   
Бүген безнең мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы "Язгы изге эшләр"акция кысаларында авылыбыздагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Махнин Александр Ивановичта кунакта булдылар. Укучылар аңа сугыш елларында күрсәткән батырлыгына хөрмәт  һәм рәхмәт йөзеннән шигырьләр укыдылар. Укытучылар белән укучылар башкаруындагы "Җиңү көне" җыры аны битарафсыз калдырмады.
Шулай ук Александр Иванович яшәгән йортка "Здесь живет ветеран Великой Отечественной войны" дигән бердәм үрнәктәге элмә тактасы куелды. Ветеран көтелмәгән очрашу белән бик канәгать булып калды. Очрашу ахырында истәлеккә фотока төштеләр. Ветераныбызга озын гомер телибез, киләчәктә дә безне шатландырып яшәсен!

26.04.2017
Музейлы язы
Бүген Макыл урта мәктәбенең укучылары "Татарстанның Музейлы язы -2017" кысаларында үткәрелгән районның  "Г.Тукай туган көне" шигырьләр уку конкурсында актив катнаштылар. Конкурс укучыларны тынычлыкка, татар шигъриятенә, милли культурага тартуга юнәлдерелгән. Безнең мәктәпнең рус телендә сөйләшүче балалар Г.Тукай  шигырьләрен татар телендә сөйләделәр. Шулай ук 2 нче сыйныфта  татар теле укытучылары Г.А. Амутбаева һәм З.И.Маннапова җитәкчелегендә татар шагыйре  Г.Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган викторина үткәрелде.

25.04.2017
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия.
Рәсәйдә  янгынга каршы  көне   бәйрәм итү уңаеннан,аның тарихы егерменче елларда XVIIгасырда үтә.Ул апрель ахры билгеләнгән. Әлеге алдагы бу датага Макыл урта мәктәбенең 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары   янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының җирле бүлегенә экскурсиягә бардылар. Макыл урта мәктәбен укуны тәмамлаучы, янгын сүндәрү оешмасы  башлыгы Кучин Е.А.укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын сүндерү чаралары, отрядның эше  турында кызыклы  итеп сөйләде. Ул укучыларга техниканы, янгын киемнәрне, җиһазларны  күрсәтте. Укучылар рәхәтләнеп янгын каскасын киеп карадылар, аларга янгын машинасына менеп карарга рөхсәт ителде. Кем белә,бәлки киләчәктә  балалар ул һөнәрне сайлар.Ул һөнәр бик мөһим.

20.04.2017
Апрель аенда безнең район территориясендә "Россия балалары" идарәара комплекслы оператив-профилактика операциясе үткәрелә.  Бу чара 18 яшькә җитмәгән балалар арасында наркотик, психотроп матдәләрне  законсыз рәвештә куллануны ачыклау, кисәтү, булдырмауга юнәлдерелгән. Шуңа күрә бүген  ОДН өлкән инспекторы  Колезнёва А.Р.  8-11 нче сыйныф укучылары алдында лекция белән чыгыш ясады.
Наркотикларны законсыз рәвештә әйләнештә йөртү буенча Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив эшчесе Гарипов Р.И. тренинг үткәрде. Алар "Россия балалары" операциясе барышында балаларның һәм яшьүсмерләрнең төнге вакытта җәмәгать урыннарында булуларын, яшьләр арасында 18 яшькә җитмәгән балаларны барлау,  наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз рәвештә кулланучы яшьләрне ачыклау максаты белән үткәреләсе чаралар турында кисәттеләр.
      

20.04.2017
Республикабызда оештырылган Мәрхәмәтлелек эстафетасы  кысаларында Рус Макылы китапханәсендә Савельева Евгениянең “Табигатьнең серле мизгелләре” исемле шәхси фото күргәзмәсе оештырылды. Һәр кеше матурлыкны үзенчә күрә, табигатьнең серле мизгелләрен фотога төшереп, мизгелләрне мәңгеләштерә белүчеләр күп түгел. Ә аларның эшләрен күреп, күргәзмә оештырып күпләргә тәкъдим итү бар кешенең кулыннан килми. Китапханәче Надежда Александровна  Евгения белән күптән аралаша, ул китап лар укый, бисер белән чигә, рәсем ясый. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булу аны күп нәрсәдән мәхрүм итү. Әмма алар арасындагы дуслык Женяны кешеләр белән бәйли. Матур көннәрне табигать не күзәтеп кенә калмый ул, үзе сокланып караган урыннарны рәсемгә төшерә. Күргәзмәдән күренгәнчә оста фоторәссам дип әйтергә була. Чөнки авылыбызның яшерен мат урлыгын күрә белә ул. Быел Экология елы, бу күргәзмә тирә-юнебездәге матурлыкка мәхәббәт уята. Женяга уңышлар телибез.

20.04.2017                                     
Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне.
21 нче апрель көнне Макыл авылы мәдәният йортында җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәм котлаулар  белән башланып китте. Бәйрәм белән котларга Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, төрле елларда авыл җирлеге идарәсендә  эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, авыл депутатлары, оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Алар кичәдә котлаулар һәм үзләренең хезмәтләренә мактау сүзләре кабул иттеләр.
Кичәне Юлия Тихонова белән Игорь Родионов алып барды, авыл җирлегенә караган һәр оешма турында видеороликлар, презентацияләр тәкъдим иттеләр. Авыл рәисе Алина Матвеева, хисапчы хезмэтенэ үзенең 34 ел гомерен багышлаган Пичугина Галина Михайловна, сәркәтип хезмәтен бик оста башкаручы Яковлева Анна Алексеевна, авыл рэисе булып эшлэгэн Маслов Владимир Георгиевич,  клуб мөдире Минибаева Гөлфия Гайфулловна, Келәнче авылы клуб мөдире булып озак еллар эшләүче Калачева Людмила Федоровна, 37 ел Рус Макылы авыл китапханәче булып эшләүче Першина Надежда Александровна, Татар Макылы китапханәчесе  Хисамова Мәдинә Вагизовна кунакларны һәм авыл җирлеге хезмәткәрләрен кайнар котлады. Мәктәп балалары, Маслова Елена, Карпухин Павел, Баканова Алсу,  Рузилә Гатауллина, Миннибаева Гөлфия, Ибятова Нурия, Хайруллин Равил, авыл яшьләре кичәгә үзләренең чыгышлары белән ямь өстәде. Кичәне оештыруда клуб, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре күп көч куйды. Кунаклар кичәне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

фоторепортаж 

19.04.2017
Хәзерге заман җәмгыяте - көндәлек тормышка үтеп кергән мәгьлүмати технологияләр җәмгыяте. Макыл урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Язгы изгелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" кысаларында " Мәгьлүмат үзәгендә ирекле теләүчеләр" акциясен үткәрделәр. Аның максаты - электрон хезмәт күрсәтүне халык арасында популярлаштыру. Укучылар электрон хезмәтнең өстенлеге турында сөйләделәр. Укучылар белән очрашудан соң, кайбер авылдашлар электрон хезмәт күрсәтүче портал белән файдаланырлар дип өметләнәбез.           

18.04.2017
Бүген, 18 нче апрель көнне Макыл урта мәктәбендә Россия Федерация Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары Бөтенрәссәй тикшерү эшләрен эшләделәр,ул белем бирү сыйфатын тикшеренүгә  юнәлдерелгән.4 нче сыйныф укучылары грамматик биремнәр белән диктант  яздылар, ә 5 нче сыйныф укучылары өчен  рус теленнән бөтен бүлекләр буенча  12 бирем тәкъдим  ителде. Алга таба 5нче сыйныф укучыларны  тарих буенча, ә 4 сыйныф   укучыларны  математика һәм әйләнә-тирә  дөньясы буенча Бөтенрәссәй тикшерү эшләрен үтәргә булачак. Аларга уңышлар телик!

17.04.2017                                       
Инглиз телендә ярышабыз!
Укучыларның инглиз телендә аралашу күнекмәләрен  камилләштерү максатыннан Курал урта мәктәбендә мәктәп театры коллективларының республикакүләм фестиваль- бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән инглиз теле укытучылары Кучина И.Н. һәм Тихонова Ю.А. җитәкчелегендә 6, 4нче сыйныф укучылары катнашты.Алар инглиз телендә “Вини Пух һәм барысы, барысы”, “Золушка” спектакльләрен күрсәттеләр. Барлык укучылар да бик яхшы чыгыш ясадылар, инглиз авазларын да дөрес итеп әйттеләр. Бу чарага әзерләнүгә дә җаваплы караганнар, бик матур костюмнар теккәннәр иде. Жюри әгъзаларына яхшыларны сайлап алу өчен бик озак уйланырга туры килде, чөнки катнашкан 10 мәктәпнең дә театр коллективлары җиңүгә лаек иде. Шулай да 4нче сыйныф укучылары 2нче урын алдылар, ә “Иң яхшы роль” номинациясендә 6нчы сыйныф укучысы Миннахмедов Руслан җиңүче булды. Киләчәктә укучыларга тагын да зур иҗади уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз!

16.04.2017
15 нче апрель көнне М.И.Мәхмүтов исемендәге  «Фәнсар»мәктәбенең  II Республикакүләм фәнни-гамәли  конференциясе узды. Конференциядә катнашу өчен бирелгән гаризаларның саны 160 тан артык булды. Фәнни-гамәли  конференциясендә республикабыз районнарыннан 80 укучы һәм укытучы катнашты. Алар  икенче турга узганнар иде. Конференциянең төп өлеше 4 секциядән: «Татар һәм әдәбияты», «Тарих»,«Психология,социология, икътисад» һәм «Экология» . Шушы конференциядә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Каримуллина Аделя актив катнашты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.Котлыйбыз!
 

 

15.04.2017
Серле күк җисемнәре.
13 нче апрель көнне мәктәп  интернатында яшәүче балалар авыл китапханәсендә узган "Серле күк җисемнәре" исемле, космонавтика көненә багышланган викторинада катнаштылар. Мәктәптә астрономия фәне укытылмаса да балалар күк җисемнәре турында яхшы беләләр. Планеталар, аларның иярченнәре, космонавтлар, космодромнар, төрле илләр турындагы сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Төрле яшьтәге балалар булуга карамастан бер-беренэ  ярдәмләшеп, чара файдалы һәм бик күңелле узды. Өлкән  сыйныф укучылары космоста булган космонавтлар турында гына түгел,  Стрелка, Белка кушаматлы этләр турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Космонавт һөнәренең нинди җаваплы һәм авыр икәнлегенә игътибар иттеләр. Борын заманнарда галәм кешеләрне үзенә тарткан, Коперник, Галилей кебек галимнәр гади телескоплар белән галәмне өйрәнгән.Ничек гаҗәп булмасын күк йөзе, әле дә өйрәнү эшләре алып барыла, билгесез тарелкалар, күк җисемнәре әле дә ачыла.  

15.04.2017
Бу көннәрдә туган республикабызда "Мин татарча өйрәнәм" исеме астында акция бара. Рус телендә аралашучы  алтынчы сыйныф укучылары  бу акциядә катнашып Татар Макылы китапханәсенә килделәр. Татар теле укытучысы Миләүшә Миннуловна һәр елны оештырыла торган бу чараның кирәклеге турында сөйләде. Китапханәче Хисамова М.В. укучыларны татар һәм рус телләрендә язылган китаплар, сүзлек, белешмәләр белән таныштырды. Балаларга  татар телендә аралашырга өйрәтә торган китаплар тәкъдим итте. Акциядэ катнашучылар бирелгэн сорауларга җавапларны  кыенлык белән бирсәләр дә, өйрәнгән шигырьләрен, җырларын  матур итеп башкардылар. Күп телләрне белү балага яңа дөнья ача, кешенең белемен арттыра. Чарада 11 укучы катнашты.

15.04.2017
Экстремизм һәм террорчылыкка каршы
“2016-2022нче елларда экстремизм һәм террорчылыкны булдырмау”, “2014-2020нче елларда Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарында тәртип саклау һәм җинаятьчелекне булдырмау” дип аталган республикакүләм программаларын  тормышка ашыру кысаларында Макыл урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары онлайн анкетлаштыру үттеләр.
 

14.04.2017                        
Район мәктәпләре директорларының семинары
2017нче елның 14апрелендә Макыл урта мәктәбендә Югары Ослан районы мәктәпләренең директорлары семинары булып узды. Бу семинарның темасы: ”Макыл урта мәктәбе укытучыларының укыту сыйфатын үстерүдә үзара эшчәнлеге”. Семинарда район мәгариф бүлеге башлыгы Л.В.Абрамова, уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча аның урынбасарлары Ахметова Ф.Ф., Мусина Ф.И. , мәктәп директорлары катнаштылар. Макыл урта мәктәбе директоры Баканова А.Н. үзенең чыгышында мәктәп хезмәткәрләренең анкетлаштыру нәтиҗәләре һәм мәктәптә  социаль капитал үсешен күрсәткән проект белән таныштырды. Шулай ук кейс буенча “Оешманың социал капиталы”  дип аталган мәктәп директорларының төркемләп эшләве  зур кызыксыну тудырды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова С.А. мәктәпнең “100 көнлек идарә итү” дип исемләнгән республикакүләм проектында катнашу тәҗрибәсе белән таныштырды, кураторлык методикасы турында күзаллау булдырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тимиряева Л,А. кураторлык методикасын эшкә кертү турында сөйләп, директорлар белән практикум үткәрде. Бу методика директорларны кызыксындырды һәм уңай нәтиҗә бирер дип йомгак ясадылар.Катнашучылар югары дәрәҗәдә оештырылган тирән эчтәлекле семинар эше өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

14.04.2017
Россәйдә 2017 нче елның 15 мартыннан 25 нче апрельгә кадәр "Безнең белән арала" конкурсы үткәрелә. Конкурсның максаты - көндәлек тормыш калдыкларын аерып җыю файдалы булу гына түгел , ә матур да , кызык та икәнен  укучыларга күрсәтү. Макыл урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныфларда экодәресләр булды. Балалар бу дәресләрдә алган белемнәрне көндәлек тормышта чыннан  да кулланып була икәнлегенә инандылар.

12.04.2017
Бүген Макыл мәктәбенең ун активисты Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый "Яшьармия" хәрәкәтенә керер өчен, район үзәгенә киттеләр. Яшьармия хәрәкәте Саклау Министырлыгы инициативасы һәм РФ президенты ярдәме белән оештырылды. Хәрәкәтнең максаты - яшь буында география, Россия тарихы һәм аның халкы, батырлары, күренекле галимнәре һәм полководецлары  турында белем алуга кызыксыну уяту. Укудан буш вакытта яшьармеецлар мемориаллар, обелисклар саклау эше алып барачаклар, Мәңгелек ут янында сакта торачаклар, волонтерлык эше алып барачаклар, мәдәни һәм спорт чараларында катнашачаклар.

11.04.2017
“Colgate Total” акциясе.
11нче апрель көнне  Макыл урта мәктәбендә “Colgate Total”Бөтенроссия акциясе  кысаларында Макыл авыл амбулатория медицина эшчесе Миннуллина   Лениза  Хаким кызы белән очрашу узды. Ул башлангыч сыйныф укучыларына тешләрне дөрес тоту  кагыйдәләре турында сөйләде.Макетта тешләрне ничек чистартырга кирәклеге турында балаларга күрсәтте. Лениза  Хаким кызы теш пасталарның дәвалы булуларын сөйләде,шул исәптән  Colgate .Аннары укучылар “Табиб Куян һәм теш сакчылары” турында мультфильм карадылар.Очрашу ахырында һәр укучы теш чистарту  әсбапларын алды.

11.04.2017
«Мин татарча сөйләшәм!” акциясе.
Макыл урта мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм!” дип аталган республикакүләм акциясе кысаларында күп кенә төрле чаралар үткәрелә. Бүген дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Амутбаева Г.А. һәм Маннапова З.И. 8нче сыйныф укучылары белән авылыбызның төрле объектларында булдылар. Почтада, төрле кибетләрдә, ООО Агрофирма “Югары Ослан” сөт заводында эшләүчеләр белән аралаштылар, ике телне ничек белүләрен ачыкларга тырыштылар, сораулар бирделәр, буклетлар тараттылар, анннары бергәләп татарча җырладылар да. Соңыннан дәүләт теле булган ике телне дә камил белергә кирәклеген әйттеләр.

11.04.2017
Бүген урта төркем тәрбиячесе Наталья Мерлинина тәрбияләнүчеләре белән бергә  «Беренче язгы чәчәкләр» иленә сәяхәт ясады.
Ахырында  "Язгы чәчәкләрне саклагыз !" дигән стенд рәсмиләштерделәр.

11.04.2017
Кечкенәләр төркем  балалары йокыдан соң  төрле сәламәтләндерү процедураларын һәм сәламәтлек сукмагыннан йөрү, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләрне  бик теләп  эшлиләр.
Балалар безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү – һәркемнең изге бурычы.  

10.04.2017
Макыл авылы балалар бакчасы "Сөйкемле елмаюның биш кагыйдәсе" исемле ак*иядә катнаштылар. Исеменнән үк күренгәечә ак*ия тешләрне дөрес тәрбияләү һәм шуның аркасында нык тешле булуны истә тота. Нәниләр янына теш табибы Лидия Моесеевна Толстикова килде, ул балаларга тешләрне даими рәветә чистартып, матурлыгын саклап, сөйкемле елмаюлар белән гомер буе яшәргә кирәклеген әйтте.

09.04.2017
Халыкара сәламәтлек көне.
Келәнче  клубында авыл яшьләре өчен сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Клуб мөдире Людмила Федоровна яшьләргә кеше өчен иң кирәкле сыйфат сәламәтлек турында сөйләде, аны саклау балачактан  билгеле булырга, һәм тиешле кагыйдәләр үтәлергә тиешлеген әйтте. Сәламәтлек тормыш бизәге.

07.04.2017
Макыл авылы идарәсе һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл идарәсе бинасының тирәсен төзелеш материалларыннан. чүп-чардан тазарттылар, тәртипкә китерделәр.

07.04.2017
Бүген наркотикка каршы “Әзер бул! Юк, дип әйт!” республика акция кысаларында Sаmоsтоятельные дети “Яңа буын” проектында катнашучылар Макыл авыл халкы белән “Син законны беләсеңме?” викторинасын үткәрделәр һәм наркотиклар куллану закон белән  тоелу турында сөйләделәр. Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә закон белән таныштырылдык дигән 32 имза җыелды. Шулай ук бу акция кысаларында “Сәламәт булу – ул . . .  ”  дигән плакатка үз язуыңны калдырырга тәкъдим ителде.

07.04.2017
Безнең әйләнә тирәбез.
Рус Макылы китапханәсе мәктәп балаларын “Безнең әйләнә тирәбез”исеме астында район күләмендә оештырылган конкурска катнашырга чакыра. Конкурска куелган таләпләр белән китапханәчедән яки эленмә тактадан укып белергә була.  Конкурс ике төр эшләнмәләрне кабул итә:
-кул эшләнмәләре табигат* материалыннан ясалган булу мәҗбури
-эшләнмәләр ташландык материалдан яки чүп-чардан эшләнгән булырга тиеш.
Бу конкурс Экология елына багышланганга күрә эшләнмәләр дә шуны истә тотылып ясалырга тиеш.
Сез җәйгә тикле кул эшләнмәләрен ясап китапханәгә алып килсәгез, конкурста катнашып үзегезнең бай фантазиягезне күрсәтә аласыз. Рәхим итегез!

07.04.2017
Сәламәтлек көне.
Бүген Макыл  урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне узды.Мәктәп укучыларына төрле чаралар әзерләнгән һәм уздырылган иде. Линейкада Макыл амбулатория балалар шәфкать туташы Мосолкова В.Н. чыгыш ясады.   Ул көндәлек режимны сакларга, дөрес тукланырга, сәламәтлекне  ныгыту турында сөйләде.Мәктәп китапханәчесе Ширяева А. Ю.”Сәламәтлек- тормыш приоритеты” дигән темага китап күргәзмәсе оештырды. Ашханәдә  традиция буенча төшке ашка витаминлы ризыклар әзерләделәр. Беренче дәрестә соң укучылар  спортзалда флешмобта катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылар өчен  хәрәкәтле уеннар әзерләгәннәр иде. Ә уртанчы сыйныф укучылары өчен  теннис  буенча ярышлар оештырылганнар. Волейбол мәйданчыгында 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары  көч сынаштылар. Һәркем бу көнгә яхшы тәэсирләр,уңай эмоцияләр алдылар.

06.04.2017
Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча  безнен балалар бакчасында төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырыла.
Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан  дидактик уеннары кулланыла.
Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү" дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.
Әти-әниләр,балалар, тәрбиячеләр белән күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздыру балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итә.

06.04.2017
Яшүсмерләр клубында көндезләрен олы яшьтәге авыл кешеләре бик теләп йөриләр.  Сәламәтлек көненә багышланган чара алар өчен узды, бу көнне клуб методисты Галина Алексеевна белән китапханәче Мәдинә Вагизовна күңелле викторина, файдалы киңәшләр, һәм кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр. Сәламәтлекне ныгыту   һәм саклау  ысулларына тукталып үттеләр, файдалы киңәшләрне  санап күрсәттеләр. Һәр кеше үзенең мөмкинлегенә карап  киңәшләрне куллана ала.

05.04.2017
Китапханэ китап укучыга үзе каршы килә.
Рус Макылы китапханәчесе Надежда Александровна үзенә беркетелгән Келәнче авылы халкын эдэби китаплар һәм газета-журналлар белән тәэмин итә. Шул вакытта олы яшьтәге буын кешеләренең элеккеге тормышы , кылган гамәлләре, колзоз-совхозлар турында белгән мәгълүматлары белән уртаклашалар. Алар хәтерләрендә калган истәлекләр белән бүлешәләр, хезмәтләре өчен алган мактау кәгазьләрен, медальләрен исләренә төшерәләр.

05.04.2017
Авылның бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр күмәк төстә Казан-Ульяновск юлын чүп-чардан тазарттылар.

05.04.2017
1 нче апрельдән Татарстанда ишек алларын, йорт тирәләрен тәртипкә китеру буенча ике айлык башланды. Ул 31 нче майга тикле дәвам итәчәк, шул арада  паркларда, урамнарда, олы юлларның тирә-ягын чистарту һәм тәртипкә китерү буенча  эшләр алып барылырга тиеш.
5 нче апрель  көнне Макыл авыл җирлегендә “Чиста авыл” акциясе белән барлык оешмалар авылны чистарту эшенэ кереште. Кар эрегән өлешләрдә авыл чистарды, матурланды.  

05.04.2017
РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән  Экология елы кысаларында безнең авылда 5 нче апрель көнне "Чиста авыл" акциясе булды. Акцияне Макыл урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" оешмасында катнашучы балалар  үткәрде. Укучыларның тату һәм җайга салынган эшләре ярдәмендә авыл урамнары күпкә чистарак булды. Акция турында авыл халкы уңай фикер белдерде, ә балалар туган авыл өчен эшләгән эшләреннән канәгать булдылар.

05.04.2017
"Эшче һөнәрләренең кампусы"
Бүген, 5 нче апрель көнне,  КҮ " Казан ярминкәсе" мәйданында " Мәгариф. Карьера"        17 нче махсус күргәзмәсе ачылды һәм ул үз эшен 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә  "Эшчеләр һөнәрләренең кампусы" эшли, анда 60 тан артык белем бирү уку йортлары катнаша. Безнең 9-10 нчы сыйныф укучылары да шул мәйданда булдылар. Укучыларга үзләренә ошаган һөнәр буенча  һөнәри сынауларны үтәргә мөмкинчелек булды. Монда энергетик, коткаручы, фельдшер, дизайнер, пешекче, флорист, криминалист, инженер кебек һөнәрләр белән таныштыралар. Шулай ук укучыларның иң кирәкле һөнәрләр турында да белергә мөмкинлекләре бар иде.

05.04.2017
Бүген, 4нче апрель көнне  Макыл авыл  сәхнәсендә “Яшә, Җир!” темасына КВН конкурс-фестиваленең район зональ туры узды.  Анда биш  мәктәпләр катнашты: Олы  Мәми урта мәктәбе, Карахуҗа урта мәктәбе, Курал урта мәктәбе, Татар Борнашы урта мәктәбе  һәм Макыл урта мәктәбе. Команда составында укучылар, укытучылар һәм ата-аналар катнаштылар. Һәр команда жюри хөкеменә “Чиста планета”, өй эше” үз визит карточкасын, ”Сораулар- җаваплар” разминкасы, капитаннар бәйгесе һәм "ЭКОклип"музыкаль конкурсын  тәкъдим иттеләр. КВН катнашучылар тапкырлыкта көч сынаштылар. Макыл урта мәктәбенең "ЭКОПОСТ"  командасы  иң көчлеләрдән  саналды. Аларны финал туры көтә. Аларга  финалда уңышлар телисе килә.

31.03.2017
Бүген 31 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә IV Регионара   Афзал Шамов  укулары булып үтте. Бу бәйгегә  республикабызның 7 районыннан 83 эш  кабул ителде. Икенче турга галимнәр тарафыннан сайлап алынган  эшләр катнашу һәм бәйгедә кабат  көч сынау мөмкинлеге иде. Безнең 4 нче сыйныф укучысы Цветкова Карина   үзенең фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады.Ул 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.Чын күңелдән аны котлыйбыз!

31.03.2017
Кечкенәләр төркем балалары Корней Чуковский  әкиятенә сәяхәт ясадылар.
Балалар тагын бер тапкыр инандылар: явызлыктан башка  тормыш гаҗәеп һәм матур !

31.03.2017
Макыл авыл бирлеге биләмәсенә караган 70 яшьтән өлкән кешеләрнең тормыш хәлен, яшәешен йорт-җирләренең торышын, үзләренең сәламәтлеген күзәтеп тору нияте белән авыл җирлеге идарәсендә авыл җирлеге рәисе җитәкчелегендә төркем оештырылды.  Төркем Кече сала авылында булып ике пенсионерның сорауларына җавап бирде, үзенең тәкъдимнәрен әйтте, аннан соң Келәнче авылында өч ялгыз кешедә булып, алар белән очрашты.


30.03.2017
Алтын туегыз мөбәрәк булсын!
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр¬лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.  Татар Макылы авылыннан Налия апа белән Харис Хөснетдиновлар – матур гомер кичергән парларның берсе. Бер авылда туып, бергә үсеп, бер-берсенең язмышларын уртак бәй¬лә¬гән парлар. Бергә яшәүләренә  50 ел гомер үтеп киткән. Кадерле юбилярлар! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез. Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләдегез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә. Бер-берегезгә булган җы¬лы хисләрегез алгы көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да парлашып, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерегез.
Җирдә яшәү- сынау бит ул, диләр,
Тормыш юлын бергә үттегез,
Гомер юлын бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул-
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүе.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичерелгән, һәммәсе...
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез,
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә,
Һәм безгә дә ходай язса иде
Бриллиант туегызга килергә!

29.03.2017
Мәскәүдә Д.И.Менделеев исемендәге Россиянең химико-технология университетында  24 нче марттан алып 26 нчы мартка кадәр иҗади ачышлар һәм инициатива фестивале булып узды. Бу фестивальнең максаты: интеллектуаль һәм иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Макыл мәктәбеннән Шарипова Н.И. җитәкчелегендә фестивальнең экология секциясендә Савельев Георгий һәм Гордеев Эмиль катнаштылар. Алар финалистлар грамотасы һәм “Леонардо. Путь к успеху» истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр. Укучылар тагын бер тапкыр публика каршында  чыгыш ясап, практик белемнәрен тупладылар, яңа танышлар таптылар.

29.03.2017
Сәет авылы җирлегендә 70 яшен тутырган тугыз пенсионер яши. Аларны һәрвакыт күз уңында тотып, төрле оешмалар күзәтеп тора. Менә күптән түгел янгын сүндерү оешмасы белән берлектә, табиб һәм китапханәчеләрдән торган төркем пенсионерларның тормыш хәлен тикшереп күзәтеп, кирәкле урында ярдәм күрсәтеп  кайттылар. Олы кешеләргә табиб килү бик кулай булды, алар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, табиб киңәшләрен тыңладылар. Авыл җирлеге идарәсенә теләкләрен җиткерүне сорадылар.Китапханәчеләр авыл тарихы, эшләрендә уңышларга ирешкән авылдашлары, туганнары турында сүз алып бардылар. Илдәге хәлләр турында сөйләштеләр, укыр өчен газета -журналлар тәкъдим иттеләр.
 
 

27.03.2017
“Мәрхәмәтлек иленә сәяхәт”дип атады Рус Макылы китапханәчесе үзенең укучы балалар өчен планлаштырылган чираттагы чарасын.  Бу һәркемгә таныш ягымлы сүзләр иленә килергә барыбызда теләсәктә, ул ягымлы сүзләрне сирәк кулланабыз.  Әңгәмә барышында балалар шигырьләр тыңладылар, мәкальләр әйтеп үттеләр. Кешеләр белән дусларча ягымлы сөйләшергә кирәген кабат искә төшереп үттеләр.

27.03.2017

Изгелек кыл!
Макыл мәктәбе коллективы Сәет авылында яшәүче  Третьяковлар гаиләсенә ярдәм кулын сузды. Бүгенге көндә бу гаилә бик авыр хәлдә калды. Монда барлыгы 7 бала тәрбияләнә, тагын алар белән бабайлары - Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Н.К. яши. 4 балалары безнең мәктәптә укыйлар. Күрсәтелгән ярдәм өчен гаилә мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен белдерде.

27.03.2017
Мәктәп балаларының язгы каникул вакытында Татар Макылы китапханәсендә "Гаҗәеп әкият дөньясында" исеме астында күргәзмә - викторина узды. Ул рус язучысы К.И.Чуковскийның тууына 135- еллык юбилеена  багышланган. Балалар язучының иҗаты һәм биографиясе турында мәгълүмат тыңладылар, аннары аның әкиятләрен укыдылар, яттан сөйләделәр. "Әкият геройлары" исемле кроссвордны чиштеләр.

25.03.2017
“Коррупция –җәмгыять, гаилә һәм һәр кеше өчен бәхетсезлек чыганагы”
Коррупциягә каршы көрәш, аңлату эшләре барлык хокук һәм мәдәният  оешмаларында алып барыла. Кеше күп җыелган урыннарда китапханәчеләр , мәсәлән, хокук органнары тәкъдим иткән мәгълүматларны тарату һәм анда язылганнарга кыскача күзәтү үткәрәләр.

24.03.2017
Татар Макылындагы су башнясы күптән куллануда булганга күрә, кайбер өлешләре тузган. Кышкы салкыннарда үз эшен эшләгән тимер башняның өске өлеше шартлаган.. Бүген бу төзексезлек бетерелде, башня эшкә яраклы хәлгә китерелде.
 

23.03.2017
Пдагогик киңәшмә
Бүген безнең мәктәптә "Шәхес буларак бала мәнфәгатьләрендә гаилә һәм мәктәп узара гамәлдә булу" темасына чираттагы педагогик киңәшмә утырышы булып узды.  Мәктәп директоры Баканова  А.Н.  киңәшмәне көн тәртибе белән таныштырудан башлады. Коллективның эшен активлаштыру өчен Алсу Нурфагатовна  "Балалар ата-ананы сайлый алсалар иде" дип исемләнгән ролик карарга һәм аның буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Аннан соң сүз тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тимиряева Л.А. ирелде. Ул мәктәпнең социаль паспорты белән таныштырды, мәктәп белән гаилә арасында эш төрләре турында сөйләде.
Коллектив эше  "Ачык микрафон", мий штурмы, төркемнәрдә эш кебек технологияләр кулланылып  үткәрелде. Өченче чирек  нәтиҗәләре белән уку-укыту урынбасары Зиатдинова  С.А. таныштырды. Педагогик киңәшмә эш нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителде.

22.03.2017
Макыл авылы җирлегендәге бюджет хезмәткәрләре күмәк рәвештә федераль юлны кыш буена җыелган чүп-чардан тазарттылар.
 

 

 

22.03.2017
Макыл авылы җирлегендәге Сәет  авылына  яшәүче олы яшьтәге ялгыз кешеләрнең тормыш хәле белән танышып, ярдәм күрсәтеп, борчыган сорауларын белү максаты белән комиссия килде. Бу төркемгә  табиб- Ахмадеева Рәзинә Василевна, янгын сүндерү оешмасы башлыгы Кучин Евгений Анатольевич һәм авыл китапханәчеләре Хисамова М.В., Першина Н.А. катнаштылар. Бу көнне пенсинерлар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр,  врач  белән киңәштеләр.

22.03.2017
Бүген авыл җирлеге идарәсендә оешмаларның җитәкчеләре белән икенче квартал планы танышу, авыл көнен уздыру, авылда  Мәдәният көнен билгеләп үтү, өмәләрдә актив катнашуны оештыру турында әңгәмә үткәрделәр.

22.03.2017
Мәктәп яны интернатта ата-аналар җыелышы.
Бүген, 22 март көнне, Макыл урта мәктәбенең  мәктәп яны интернатында мәктәп җитәкчелеге, сыйныф җитәкчеләре, тәрбияләнүчеләр ата-аналары катнатнашында ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның төп максыты ата-аналарны мәктәп яны интернатта көндәлек режимны оештыру процессы турында мәгълүмат бирү, өйдә дә интернаттагы кебек үк көндәлек режимның таләпләренә таянып оештыруга кызыксыну уяту иде. Ата-аналар алган мәгълүмат үзләре өчен, мәктәп һәм интернат өчен мөһим булган проблемаларны чишүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез.  

16.03.2017
Интернатта туган көн бәйрәме.
Бүген  мәктәп яны интернатта тәрбияче Набиуллина М.Х. җитәкчелегендә кыш айларында туган балалар өчен бәйрәм  уздырылды. Бу тәрбияләнүчеләр өчен  җитди уку процесыннан ял итү ысулы гына түгел, ә күңелле итеп вакытны үткәрү дә. Туган көн - бу искиткеч якты, матур бәйрәм. Кызганыч , ул елга бер генә була! Әлбәттә, туган көн күңел ачу, бүләкләр һәм уенсыз булмый. Балалар туган көннәре булган балалар өчен чын күңелдән котлау өчен музыкаль номерлар әзерләделәр. Бергәләшеп уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Бәйрәм табын артында чәй эчу, балаларның кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, аралашулары  һәм мәзәкләре белән тәмамланды. Шулай итеп балалар өйдәге атмосфераны хис иттеләр.

14.03.2017
Балалар бакчасында ата-аналар тәрбияче Миләүшә Салахутдинова җитәкчелегендә татар теленә өйрәнү, системага салу, һәр балага материалны аңлаешлы һәм үтемле итү максатыннан лепбуклар ясадылар.

12.03.2017                            
Иитернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгы
Хәзерге балалар үзләренең  ялларын оештыруга бөтенләй башкача карыйлар. Адар өчен бүгенге көндә компьютер - барысы да.  Интернет - уку өчен кирәкле мәгълүмат алуга бик файдалы чыганак, ләкин аннан  куркыныч та яный. Укучыларның анда аралашуын тыеп буламы? Ничек чикләргә?  Менә шул турыда 1, 6-8нче сыйныфларда үткәрелгән ата-аналар җыелышында сүз алып барылды. Бүгенге көндә бу мәсьәлә  киң яктыртыла, балаларны Интернет челтәре аша янаган куркынычтан саклап калу төп мөһим эш булып санала. Җыелыш барышында ата-аналар фильм карадылар, балаларны ничек саклау ысуллары белән таныштылар, тест сорауларына җавап бирделәр. Монда алынган мәгълүмат бу проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.


11.03.2017
Халыкка коррупция турында законнарны житкеру hэм анлату буенча алып барылган чаралар арасында профилактик эшлэр кин кулланышта. Татар Макылы китапханэсендэ "Коррупция турында нэрсэ белергэ кирэк" исеме астында мэгълумати чара утте.

10.03.2017
8 март көнне Макыл авылы мәдәният йортында "Песняры" коллективының яңа составындагы артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт тамашачыларга ошады, рәхмәт сүзе белән авыл җирле идарәсе рәисе Матвеева Алина Илшатовна чыкты.

09.03.2017
Рус Макылы китапханэсендэ «Киләчәкне коррупциядән башка төзибез” исеме астында мәгълүматлар стенды оештырылды. Биредә куелган материаллар Россиянең прокуроры  җитәкчелегендә эшкәртелгән һәм  халык коррупция турында нәрсә белергә тиеш икәнлеге турында  мәгълүматлар туплаган.

08.03.2017
Хөрмәтле хатын-кызлар! Барыгызныда  сигезенче март бәйрәм белән котлыйм. Сезгә  гомернең озынын, бэхетнең зурысын, язларның җылысын, кояшның нурлысын, таңнарның яктысын, күкнең аязын, дөньяның тынычын, тормышның тигезен телим.
Макыл авылы җирле идарәсе. 

08.03.2017
8 март көнне Келәнче авылы клубында белорус артистлары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Күңелле җырлары белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Очрашу һәр ике якка да бик ошады. Артистларга кушылып таныш җырларны башкардылар, кыскасы  келәчелеләр чын бәйрәм ясадылар.

07.03.2017
Нинди шатлык бүген
Безнең бакчабызда.
Бәйрәмгә килгәннәр
Әниләр барсы да.
Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән барыгызны
Бөйрәм белән котлыйбыз.
Безнен  бакча балалары бүген әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлап чыгыш ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр, тәрбияче апалары белән берлектә ясаган открыткаларын бүләк иттеләр.

07.03.2017
Бәйрәм алдыннан.
Бүген 7 нче март көнне Макыл урта мәктәбендә бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.Безнең кызларны танып булмый! Мәктәптә причестка  бәйгесе игълан ителде.Барлык катнашучылар өч төркемгә бүленгәннәр иде:башлангыч сыйныфлар,урта һәм өлкән  сыйныфлар.Зур тәнәфесләрдә барлык укучылар актлар залына ашыгалар иде,анда дефиле прическалары уза иде.Жюриларга бәя бирергә бик авыр булы, жюри составы  ир укытучылар һәм малайлар. Аларга иң матур прическаларга  билгеләрен  куярга тиешләр иде.Озакламый җиңүчеләр билгеләнде: Сәлахова Милана -1 нче сыйныф укучысы, Мошкова Анастасия-6 нчы сыйныф укучысы, Маннапова Алия-9нчы сыйныф укучысы. Ә дәресләрдән соң барысыда бәйрәм концертына чакырылды.Ул концертны безнең мәктәп малайлары әзерләгән иде.Аларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, концерт бик матур узды.

04.03.2017                         
Хоккей сезоны ябылды
Бүген Макыл урта мәктәбенең боз мәйданчыгында 2017нче елда уздырылган хоккей турниры тәмамланды. Берничә көн буе командалар арасында авылның иң көчле командасын ачыклау өчен кискен көрәш барды. 6 матч үткәрелде, 66 алка капкаларга кертелде һәм шулай ук үткәрелде. Өлкән уенчылар арасында 1нче урынны “Сокол” командасы алды. 2нче урын “Динамит” һәм 3нче урын “Ягуар” командалары яулады. Яңа уйный башлаучылар арасында җиңүчеләр булып “Молния” командасы уенчылары танылды, ә 2нче урында “Гром” командасы. Мәктәп директоры Баканова А.Н., авыл җирлеге башлыгы Матвеева А.И., спорт клубы директоры Карпухин П.Е. тантаналы рәвештә турнирда катнашучыларны тәбрикләделәр. “ Югары  Ослан” Агрофирмасы директоры Гайнутдинов Р.К. матди ярдәм итте. Һәрбер уенчы медаль һәм истәлекле бүләк алды. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.

03.03.2017
Бакчабызда бәйрәмгә әзерлек бара, һәр төркем  төрле бүләкләр әзерлиләр.
Кайсын гына алма, барысы да бик матур, үзенчәлекле. Бүләкләрне балалар бәйрәм азагында, әниләренә бик теләп тапшырачаклар . Ул мизгелләрне сабыйлар гына түгел, ә без дә бик дулкынланып көтәбез.

01.03.2017
Татар Макыл авылы китапханәсе беренче март көнне  Астрид Линдгренның 110 ел тулу уңаена оештырылган  һәм  республикабызның барлык балалар  оешмаларында узган акциясендә катнашты.  Балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аларга таныш геройлар турында әсәрләрдән өзекләр тәкъдим итте. Аннан Линдгрен әсәрләре буенча әзер рәсемнәрне буяп, күргәзмә оештырылды. Чарада 20 кеше катнашты.

01.03.2017
Рус Макылы китапханәчесе Першина Н.А. швед  балалар язучысы Астрид Линдгренның 110 ел тулу уңаена оештырылган  республика акциясенә катнашып Макыл урта мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына  аның әсәрләреннән өзекләр укыды. Әдәби чара “Укучының мәдәни көндәлеге” уңаеннан оештырылган чараларны да үз эченә алды. Чарада 10 бала һәм 3 олы кеше катнашты.
 

01.03.2017                                   
Чаңгы ярышлары.
Макыл урта мәктәбендә район чаңгы ярышлары үтте. Ярышлар урта һәм югары сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары лаеклы чыгыш ясадылар һәм барлык мәктәпләр арасында 1 урынны яуладылар. Ярышлар призерлары: Гимадеева Зарина – 1 урын, Гимадеев Азат – 2 урын, Анфимова Таня -  2 урын, Фомина Таня – 2 урын, Хуснутдинова Лилия -2 урын, Маслов Кирилл – 3 урын. Бу ярышлар чаңгы сезонын тәмамлады. Ярышларны оештыру  һәм  үткәрү өчен Тимиряев Е.П. рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә спортта уңышлар телибез.

28.02.2017
Макыл урта мәктәбендә шахмат һәм шашка сөючеләр  мәктәп  турнирында катнаштылар,ул  патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узды. Бөтен февральдә сайлау турлары барды, 50 дән артык укучы 2-10 нчы сыйныфтан алып , алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.28 нче февральдән 4 нче мартка кадәр финал уены узачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.Аларны лаеклы бүләкләр көтә.

27.02.2017                                    
Аҗаган   – 2017 гә  хәзерлек.    
Мәктәптә районкүләм кысаларында үтәчәк “Аҗаган – 2017” уеннарына хәзерлек бара. Ул 28нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә уздырылачак. Күп кенә 9-11нче сыйныф укучылары бу уеннарда беренче тапкыр гына катнашмыйлар, шуңа күрә алда нинди сынаулар көтәчәген бик яхшы беләләр. Аларга 7 төр каршылыкларны үтәргә кирәк, һәрберсенең нигезендә осталык һәм белем булу сорала. Безнең команда уенчылары яхшы нәтиҗәләргә ирешер дип уйлыйбыз. Уңышлар сезгә!

22.02.2017
Тарих  битләрендә быелгыдай яз 1956 нчы еллар тирәсендә булды ди авыл картлары. Менә бүген авыл урамындагы сулы карны Югары Ослан җирлеге тракторлары белән  чистартылды.

22.02.2017
Макыл авылы җирлеге урнашкан бинаның түбәсе ремонтланып, калай белән ябылды.

22.02.2017
Макыл авылы җирле  идарәсенең башкарма комитетында үзсалымны вакытында түләмәгән кешеләргә  суд  аша түләтергә карар чыгарылды. Хөкүмәт һәм халык арасында арадашчы хөкем итүче шул уңайдан 81 боерык бирде, анда салымны закон нигезендә түләтергә диелгән.

22.02.2017
Татарстан җөмһүриятенә кергән җирлекләрне барлау, аларның тарихын туплап китап нәшер итү белән  Татар энциклопедия институты һәм  фәннәр академисе шөгыльләнә.  Авыл җирлекләрендә тарихи материалларны  туплау,авылларның  хәзерге торышы, яшәеше белән кызыксынып,  җыелган материалларны эшкәртү  өстендә эш алып баралар.

22.02.2017  
Ватанны Саклаучылар көне
Быел Макыл урта мәктәбендә Ватанны Саклаучылар көне яңача үткәрелде. Үзидарә киңәшмәсе 1 - 5 нче сыйныфларга һәм 6 -11нче сыйныфлар арасында квест уены оештырылды. Һәр команда 4 этап үтәргә тиеш иде: Снайперлар, Сучылар, Тәрҗемәчеләр, Автоматчиклар.
Урыннар түбәндәгечә бүленделәр: 1-5 нче сыйныфлар арасында
1 урын – 4,5 сыфныфлар
2 урын – 1 нче сыйныф
3 урын – 2 нче сыфныф
6-11 нче сыфныфлар арасында
1 урын – 10 нче сыйныф
2 урын – 8 нче сыйныф
3 урын –  6 нче сыйныф
Бәйрәм кызлар әзерләгән концерт белән тәмамланды.

21.02.2017
1999 нчы  елның ноябрендә, ЮНЕСКОның 30 нчы Генераль конференциясе , Халыкара туган тел көне   игълан ителде, шунлыктан 2000 елының  21нче февраленнән  бу көн  билгеләп үтелә.  Татарстан образы-ул Көнчыгышны һәм Көнбатышны арасында бәйләүче боҗра. Аның территориясе элек-электән төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр белән  очрашу урыны булды,монда электән  төрле  вәкилләр  яшәгән һәм яшиләр,шулай итеп алар төрле этнослар күзаллауларын күрсәттеләр. Гасырлар буе тупланган милли хәзинәләрне  сакларга кирәк.Безнең бабаларыбызның сөйләм мәдәниятын аңларга һәм истә калдырырга,иң мөһиме –яхшы сүз.Шул көннән башлап барлык мәктәпләрдә  дә туган тел көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм үтте.

20.02.2017
Мәгариф өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрнең эш сыйфатын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министрлыгы “Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында сыйфатлы белем бирүдә укытучының роле” дип исемләнгән проекны тормышка ашыру эшен планлаштырды. Монда мәктәпләрдән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Бүген бу проектны тормышка ашыру эшенең беренче көне. Проектны тикшерүдә безнең мәктәптән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова С.А һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тимиряева Л.А. катнашалар. Иҗади уңышлар сезгә!
 

18.02.2017
Хоккей турнирының ачылуы
Февраль ае урталарында хоккей буенча Макыл авыл беренчелегенә ярышлар үткәрү бер традициягә әйләнде. Менә бүген дә тантаналы рәвештә хоккей турниры ачылды. Хоккейчыларның Гимны яңгыраганда боз мәйданчыгына мәктәп укучыларыннан торган өч команда чыкты: “Күк күкрәү”, “Яшен”, “Ягуар”, авыл яшьләре һәм студентлар командасы “Лачын”, хоккей ветераннары командасы “Динамит”. Ярышта катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Матвеева А.И., мәктәп директоры Баканова А.Н. тәбрикләделәр. Атна буена командалар арасында ярышлар узачак. Бүген беренче уен “Ягуар” һәм “Динамит” командалары арасында үтте һәм хоккей ветераннары командасы файдасына 10:6 исәбе белән тәмамланды. Барлык хоккейчыларга да уңышлар теләп калабыз!
                                     

16.02.2017
Ата-аналар комитеты конкурсы.
Югары Ослан районында  иң яхшы ата-аналар комитеты конкурсы уздырыла.  Шуңа күрә бүген 5-9 нчы сыйныф ата-аналары катнашында мәктәп туры үтте. Ата-аналар комитеты эшенең төп максаты булып сыйныф коллетивының формалашуы һәм һәр баланың уңышлы усеше өчен шартлар тудыру. Бүген команда вәкилләре үзләренең тәҗрибәләре белән тулысынча уртаклаша алдылар, чөнки берничә биремне оригиналь һәм кызыклы формада якларга туры килде. Жюри әгъзаларыны җиңүчене билгеләү  җиңел булмас , чөнки катнашучылар үзләренең шактый фантазия һәм креативлыкларын күрсәттеләр.

16.02.2017
Яшәү рәхәт.
16 нчы февраль  көнне кич белән Макыл авылы мәдәният йортында Рәмил Хәйретдинов, Салават Апулов, Диләрә Гәлләмова катнашында ” Яшәү рәхәт”исемле  концерт программасы булып узды. Артистлар тамашачы белән бергә тыгыз элемтэ дэ булып, бергәләшеп вакытның узганын сизми дә калдылар. Концерт карарга килүчеләр арасында татарлар да, руслар да күп иде, әмма берәү дә концерттан ямь тапмый калмады. Бу кичне шаян мәзәкләр дә, таныш җырлар да яңгырады, уеннардаузды. Һәр ике як кичәдән риза булып, күңел күтәренкелеге белән таралды.
Авыл җирлеге рәисе Матвеева Алинә Илшатовна халык исеменнән артистларга ихлас рәхмәтен җиткерде.

фоторепортаж

15.02.2017
Искиткеч язмышлы кеше.
Һәр елны рәссәйлеләр 15 нче февраль , Әфганистаннан гаскәрләрне чыгару көнен билгеләп үтәләр. 1989 нчы елны Советлар Союз хөкүмәте әлеге дәүләт территориясеннән чикләнгән контингент гаскәрләрен тулысынча чыгарды. Бу котычкыч сугыш күпме гаиләләргә кайгы китерде. Әфган сугышында катнашучылар арасында безнең авылдашларыбыз да бар. Бу - Нефедов Фёдор, Гужов Сергей, Мухутдинов Минниахмат, Пятинин Александр. Алар, дуслары артларына качмыйча, сугышчан яуларда актив катнашалар, алар турында җырлар  һәм шигырьләр язылды. Алар арасында күбесе "Сугышчан казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнделәр. Бүген Макыл урта мәктәбендә Әфган сугышында катнашучы авылдашыбыз Нефедов Фёдор Анатольевич белән очрашу булды. Фёдор Анатольевич укучыларга үзенең 1983 нче елны СССР хәрби гаскәрләренә хезмәт итәргә  алынуы турында сөйләде. Яртыеллык укулардан соң Әфганистанга Гомумигаскәрләр гаскәренә хезмәт итүне дәвам итә. Укучылар аңа хезмәт итүе, көнкүреш шартлары турында сораулар бирделәр. Яшьләрне бигрәк тә Әфганистанга очып килгәч , беренче тәэсирләре кызыксындырды. Әфганистан турында күрсәтелгән фильмнарда охшашлык нәрсәләр бармы? Фёдор Анатольевич соладтның  көннәре ничек үтүе турында җентекләп сөйләп бирде. Армиядә иң мөһиме - тәртип, дип әйтте.  Элемтәче бүлып хезмәт итүе турында сөйләде. Яшьләр Фёдор Анатольевич сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар. Аның сугышчан бүләкләре дә бар икән, тик ул алар турында сөйләргә яратмый. Иң мөһиме - кеше булырга кирәк  дип саный ул.
Очрашу ахырында укучылар ишеткәннәр тәэсирендә иделәр. Очрашуга килергә ризалашкан  өчен Федора Анатольевичка  рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай да була: бер авылда яшәп тә, янәшәбездә шундый искиткеч язмышлы кеше яшәвен белмибез.

14.02.2017
Мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме.
Ел саен 14 нче февральдә Макыл урта мәктәбендә Гашыйклар көне бәйрәм көне булып тора.Мәктәпкә килүгә укучылар һәм укытучылар бер-берсен “валентинкалар“ белән котларга тырышалар һәм сыйныфташларга, хезмәттәшләргә бәхет, мәхәббәт теләп калалар. Гадәттәгечә, безнең мәктәптә бәйрәм концерты уза. Һәр сыйныф үз номерларын күрсәтәләр, шулай итеп, алар шатлык, күтәренке кәефе телиләр. Әлеге концерт”Изге Вәли көне” бәйрәм кысаларында үткәрелә, хәзер ул бәйрәмне бөтен илләрдә каршылыйлар.Ул бәйрәмне олылар, ир-атлар һәм хатын-кызлар,малайлар һәм кызлар яраталар.Менә бүген безнең мәктәптә бик матур концерт узды.Бар да кичәдә яхшы кәеф  алдылар.

14.02.2017
Бүген икенче иртә яшьтәге төркем балалары тәрәзә аша урмдагы буранны күзәттеләр.
Ничек матур! Тизрәк кәгазьдә тәэсирләр калдырырга.
Афәрин, нәни рәссамнар дип әйтәсе килә!

14.02.2017
Халык мөрәҗәгате буенча Сәет авылында Макыл авылы җирлегенең вәкаләтле полиция хезмәткәре Гәләмов А.И. белән берлектә урамда йөрүче этләрнең  хуҗалары белән әңгәмә уздырылды.  Җәмәгать урыннарында этләрне  карау һәм  кеше йөргән җирләрдә  этлэрне йөртү тәртипләрен бозган өчен, бер беркетмә төзелде, башкаларга кисәтү ясалды.

14.02.2017
Келәнче авылы клубында “Көйне танып эйт” исемле, теле-тапшыруга аваздаш, Изге Валентин көненә багышланган  уен уздырылды. Уенда авыл яшьләре катнашты, алар җирәбәгә салып үзләренә парлар таптылар. Нәкъ телетапшырудагыча дөрес һәм төгәл җаваплар табып үзләренә балллар җыйдылар.  Җиңүче парлар  - Артур белән Гөлнара истәлекле бүләккә лаек булды. Соңыннан барчасы бергә җыелып биеделәр. Кичә бик күңелле үтте, клуб мөдире Калачева Л.Ф. яшьләрдән бик  күп рәхмәтләр алды.

11.02.2017
Макыл авылы депутатлары үзләренең чираттагы утырышларында 2018 нче елда узачак  референдумның темасын билгеләүне күтәреп чыктыларю. Рус Макылы авылында юлларны ремонтау, чүп контейнерларына мәйданчыклар ясау, Келәнче авылына чүп баклары сатып алу, Сәет авылында җәяүлеләр күперен ремонтлау кебек бик кирәкле тәкъдимнәр кертелде.

10.02.2017
Макыл урта мәктәбендә патриотик тәрбия айлыгын үткәрү планы нигезендә 8нче сыйныф укучылары һәлак булган якташлар истәлегенә куелган  һәйкәлне чистарту оештырдылар.Барысы да акциянең әһәмиятен аңлап, теләк белән эшләделә.

10.02.2017                                   
Портфелеңнең авырлыгы күпме?
Бүген мәктәптә “Синең портфелеңнең авырлыгы күпме?” дип исемләнгән акция үзды. Аны өлкән сыйныф укучылары үткәрде. Акция барышында, бер үк сыйныф укучыларының портфелләрен үлчәп, алар арасында зур аерма икәнен ачыкладылар. Кайбер укучылар бары тик кирәкле уку әсбапларын гына алып киләләр, кайберләре,  дәресләр тәртибенә карамыйча, бөтен дәреслекләрен ташыйлар; ә өченчеләре , үзләренең “күршеләренә” ышанып, дәреслекләрен өйдә калдыралар. Иң тәртипле укучылар – башлангыч сыйныф укучылары, аларның барлык кирәкле дәреслекләре дә бар, ә кайбер өлкән сыйныф укучыларының портфелендә бер - ике дәреслек, яисә бер калын дәфтәр генә.

09.02.2017
Сәламәтлек тәлинкәдә
Бүген кечкенәләр төркеме балаларына кунакка игелекле  Айболит килде. Аларның яраткан ризыклары ничек әзерләнә, ни өчен файдалы дип сөйләде.
Аннары балалар янына  пешекче килде. Ул бик теләп пешекче серләрен ачты.
Нәниләр шатланып бергә ризык әзерләделәр.

09.02.2017                                                             
Искиткеч әйдаман
Һәр елны Югары Ослан районында "Искиткеч әйдаман" конкурсы үткәрелде. Өлкән сыйныф укучылары башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өстеннән шефлык алалар һәм аларны лидер булырга өйрәтәләр. Быел безнең мәктәптән 10 нчы сыфныф укучысы Бизяева Дарья катнашты. Конкурста катнашучыларга берничә этап үтәргә кирәк иде: визит карточкасы, авторлык дәрестән тыш чара, "Пионериянең 95 еллыгы. Ничек әйдаман гадәтләренең варисы булырга?" темасына эссе, шулай ук аларга педагогик ситуацияләр бирелде.  Дарья бөтен сынауларны тиешле дәрәҗәдә үтте һәм "Иң эрудицияле әйдаман" номинациясен алды!

08.02.2017
Татарстан - 2030: Республикамның киләчәгендә минем өлешем.
Бүген безнең мәктәбебездә чираттагы парламент дәресе булып узды. Укучылар белән очрашуга Макыл авыл җирлеге башлыгы Матвеева А.И.  килде. Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Перепелкина Т.А. балаларны  Татарстан һәм Югары Ослан районының усешендәге төп юнәлешләре белән таныштырды. Укучылар район алдында куелган максатларга ирешү юлында булган абруйлар һәм проблемаларны билгеләп карарга тырыштылар. Аннан соң аларга  киләчәккә сәяхәт итәргә,  " Минем районым һәм авылым" проекты өстендә эшләргә тәкъдим ителде. Очрашуны йомгаклап Матвеева А.И. Макыл авыл җирлегенең усешендә булган перспективалар турында сөйләде һәм укучыларның идеяләре  авыл һәм районның билгеләнгән планнары белән туры килүен әйтте.

07.02.2017
"Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының мәктәп туры.
Бүген Макыл урта мәктәбендә "Без бергә" республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль- конкурсының мәктәп туры үзды. Жюри хөкеменә өч номинациядәге  әсәрләр тәкъдим ителде: "Халык ансамбле (дуэт) " "Инструменталь ансамбль ( халык кораллары ансамбле)"  һәм  "Нәфис сүз".
"Нәфис сүз" номинациясендә җиңүчеләр: Антонова А. - 2кл., Ширяева М. - 2 кл., Лабутова В. - 3 кл., Губайдуллина А. - 3 кл., Цветкова К. - 4 кл.,  Сибгатова Л. - 10 кл., Нуруллина Р. - 10 кл. Муниципаль турда  безнең  мәктәптән "Халык ансамбле" номинациясендә "Коймак"  җыры белән Мошкова Н. һәм Махнина К , "Инструменталь ансамбль" номинациясендә халык кораллары ансамбле "Ложкари" чыгыш ясаячаклар.

03.02.2017
Агач кунак
Бүген урта төркем балалары тәрбияче Наталья Мерлинина җитәкчелегендә агач  үзлеге белән таныштылар  һәм  Буратинога рәсем ясау өчен карандашлырны очларга  булыштылар.


02.02.2017
Рус Макылы авыл китапханәсендә “Фикердәш” клубының чираттагы очрашуы, “Без Ослан җирендә туганбыз” исемле  чарасы булып узды. Бу клубка, Макыл авылында озак еллар яшәп, эшләп, авылда булган үзгәрешләрне үз күзләре белән күреп, һәр нәрсәгә үз фикерләре булган кешеләр йөри. Алар үзләре бу авылдан булмасаларда, торган җирләрен яратып, аның өчен янып яшиләр. Китапханәчеләр белән берлектә авылның тарихындагы мизгелләрне барлыйлар, киләчәк буыннарга тарих язалар. Алар ярдәмендә, авыл тарихында якты эз калдырган  аерым кешеләр турында мәгълүмат туплыйлар. Татар Макылы авыл китапханәчесе “Авылның абруйлы кешесе” исемле үзенең чыгышында, озак еллар район үсешенә зур өлеш керткән авылдашы Маннапов Мәсхүт Закирович эшчәнлеге белән таныштырды. Аның тормыш дәверендә ирешкән казанышлары турында сөйләде. Клуб әгъзалары үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, авылның башка игътибарга лаек кешеләре турында үзләренең уйларын җиткерделәр.
Рус Макылы авыл китапханәчесе  Першина Надежда Александровна исә Түбән Ослан авылы җирлегендә туып, районыбызның данын еракларга тараткан рус киносында барыбызга да таныш артист Белокуров Владимир Вячеславович турында сөйләде, кинолардан өзекләр күрсәтте. Кинолар бик күптәнге чорларны, артистларны чагылдырганга күрә, алар ул чор артистларын карадылар, киноларны искә төшереп үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, кинолар  калдырган тәэсирләрен сөйләделәр.
Очрашу һәр ике як өчен бик файдалы булды, китапханәчеләр үзләре өчен яңалыклар алдылар, ә тыңлаучылар үткәрелгән чарадан канәгать булып ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр. Киләчәккә планнар төзеделәр.

02.02.2017                                                                                                                            
Бүген зурлар төркемендә  "Тауга йөгереп, ә таудан егылып " дигән  күңел ачу   кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар  бик шат булып калдылар.  

02.02.2017                            
"Без бергә" конкурсына әзерлек.
Макыл урта мәктәбендә "Без бергә" Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының мәктәп этабына актив әзерлек эше алып барыла. Конкурс үз эченә төрле номинацияләр ала: хореография, халык вокале, халык ансамбле, инструменталь ансамбль, нәфис сүз һәм башкалар. Безнең мәктәп укучылары үзләренең укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән 16 нчы февральгә кадәр булачак мәктәп этабына әзерләнәләр. Укучылырның күбесе нәфис сүз номинациясен сайладылар һәм булган буш вакытларын репетициягә багышлыйлар. Без аларга район турына чыгып,  үз сәләтләрен лаеклы итеп күрсәтүләрен телибез.

01.02.2017
Кечкенәләр төркемендә файдалы һәм уңайлы йомшак модульләр балаларга бик кызыклы. Балалар уеннар өчен конструкцияләр төзиләр, спорт һәм конструктив эшчәнлектә кулланалар.

31.01.2017
Мәктәп линейкасы.              
Иртән 31нче гыйнвар көнне Макыл урта мәктәбендә гадәттәгечә линейка башланды,анда узган атнада укучыларның өлгереш нәтиҗәләре ясалды,мәктәп дежурствосы турында нәтиҗәләр   тыңланды һәм алда торган чаралар турында планнар әйтелде.Шулай ук бүген,урамда салкын һава тору сәбәпле,укучыларга нинди һава температурасында мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәячәге турында яңадан өстәмә мәгълүмат бирелде.
                  

31.01.2017
Рус Макылы  китапханәсендә Гадрахман Абсалямовның 105-еллык юбилее уңаеннан “Габдрахман Әбсәләмов: патриот, язучы, кеше” исемле күргәзмә-конкурс оештырылды. Конкурс республиканың яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителде һәм анда 15 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала.
Конкурска катнашырга теләге булган кешеләр китапханәгә мөрәҗәгать итә алалар, сорауларга җавапларны  татар һәм рус телләрендә  язарга була. Конкурсның район дәрәҗәсендә үтә торган өлеше 1 нче февральдән 15 нче майга тикле. Биремнәргә җавап эзләргә һәм кулланылган эдэбият турындагы белешмәләрне китапханәлэрдэ табарга мөмкин.
Рәхим итеп көчегезне сынагыз!

30.01.2017                                                  
Ярышларга хәзерлек
Алдагы көннәрдә Макыл урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы һәм шорт-трек төрләре  буенча Кышкы Спартакиада уздыру планлаштырыла. Бу ярышларга безнең мәктәп укытучылары бик зур җаваплылык белән хәзерләнәләр. Чаңгы ярышлары уздыру өчен трасса әзер, монда чаңгычылар шөгыльләнәләр, ә шугалакта укытучылар яңа спорт төре – “Шорт-трек”техникасын үзләштерәләр. Барлык спортчыларга да уңышлар һәм җиңүләрен теләп калабыз!  

27.01.2017
26 нче январь көнне «Кояшкай балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсы финалы булып узды, тәрбиячеләр үзара көч сынашты. Алар башта үз-үзләрен тәкъдим иттеләр, аннары балалар белән шөгыль уздырып күрсәттеләр.
Макыл балалар бакчасыннан Ольга Аверина  катнашып дипломга ия булды. Без коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз!!!
Конкурста катнашкан һәр тәрбиячегә киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!

26.01.2017
Укытучылар спартакиадасы
26 нче гыйнвар көнне  Макыл урта мәктәбенең укытучылары Югары Осланның "Чемпион" спорт комплексында узган спартакиадада катнаштылар. Элегрәк команда волейбол ярышлары буенча 3 нче урынны яулады.  Бүген укытучылар командасы теннис, күтәрелү, тартылу һәм канат тартуда көч сынаштылар. Февраль башларында чаңгы һәм шорт-трек спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Командабызга уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.

26.01.2017
Китапханә ярдәмчеләре.
Макыл мәктәп яны интернат балалары Татар Макыл китапханәсенең еш кунаклары булып торалар. Менә бүген дә интернатта тәрбияләнүче балалар китапларны ремонтлау максаты белән китапханәгә барып , китапханәче Хисамова Мадина Вагизовнаны шатландырдылар. Эш тәмамланганнан соң Мадина Вагизовна рәссам  И.И.Шишкинның юбилеена багышлап "Табигать белгечләре" дип исемләнгән уен үткәрде.

25.01.2017
Кечкенәләр төркем балалары  бергәләшеп Лего конструкторнын эре һәм вак төзелеш материалы  белән уйнылар, җыялар, сүтәләр, төрле образлар тудыралар.
Карагыз әле ничек Инна һәм Саша зоопарк төзеделәр. Бу уен кызык һәм бик файдалы.


25.01.2017
“Стройград” оешмасы төзүчеләре Макыл авылы җирле идарәсе бинасының түбәсен төзекләндерүгә керештеләр. Бу бинада авыл җирлеге идарәсе белән бергә  полиция һәм Рус Макыл авылы китапханәсе урнашкан.

24.01.2017

24.01.2017
Бүген  "Чемпион" спорт -сәламәтләндерү  комплексында волейбол буенча финал булды. Югары Ослан, Октябрь  һәм Макыл мәктәп командалары очраштылар.Нәкъ менә алар үз зоналарында  беренче  урыннар яуладылар.Залда тыныч спорт атмосферасы хөкем сөрде.Кискен көрәштә  безнең укытучылар командасы   мактаулы 3 нче урынны яуладылар,без аларны котлыйбыз! Афәрин!Без сезнең белән горурланабыз!

23.01.2017
Волейбол буенча чемпионат
Бүген район беренчелегенә белем бирү учреждениеләре арасында волейбол буенча ел саен уздырыла торган  ярышлар булып узды. Ярышта 5 команда катнашты. Уеннар Курал гомуми урта белем бирү мәктәбендә үтте. Монда  Олы Мәми, Мәйдан, Карахуҗа, Макыл, Курал мәктәбе уенчылары үзара көч сынаштылар. Һәрбер команда 3әр уен уйнады. Бу уеннарда 1нче урынны Макыл урта мәктәбе уенчылары яулады, алар иртәгә “Чемпион” спорткомплексында финал ярышларында Югары Ослан, Октябрь  мәктәпләре командалары белән көч сынашачак. Барысына да зур уңышлар теләп калабыз.

22.01.2017
Мәктәп шугалагы
Кышкы көннәрендә балаларның иң яраткан урыннары шугалак була. Менә Макыл урта мәктәбенең территориясендә шугалак әзер.
Боз шугалагы хоккей уйнар өчен генә түгел, ә тимераякта да шуыр өчен дә. Һәр кич саен монда активистлар сәламәт яшәү рәвеше төрле яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары, өлкән сыйныф укучылары, студентлар ашыгып киләләр.
Шугалакка яшь буенча чикләүләр юк, кечкенә балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр тимераякта шуа алалар. Әлегә сезон вакытында безнең боз шугалагына чакырабыз, бик яхшы һәм файдалы итеп вакытны уздырырга!

20.01.2017
Олы яшьтәге авылдашларны туган көннәрендә хөрмәтләү Макыл җирлегендә даими бер төс алды. Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында ирен югалткан, тыл хезмәткәре Татьяна Ивановна Сорокина үзенең 90 яшьлек тормыш бәйрәмен билгеләп үтте. Аның бәйрәменә ямь өстәп, район җитәкчесе Марат Галимҗан улы Зыятдинов, халыкны иҗтимагый яклау оешмасы мөдире Тәнзилә Нургаязовна Васильева, ветераннар советы председателе Римма Сергеевна Троицкая, Галина Герасимовна Федорова һәм авыл советы идарәсе рәисе Алина Илшатовна Матвеева килделәр. Алар Татьяна Ивановнагаавыл һәм район үсешенә керткән фидакарь  хезмәте өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерделәр, тазалык, саулык теләделәр.  Ә юбиляр исә кунакларга хөрмәтләп килүләре өчен  ихлас шатлануын белдерде.

фоторепортаж

19.01.2017
Яңа явган кар ак, матур  һәм җиңел , анда теләсә нинди эзләр яхшы күренә. Алар буенча кем йөргәнен  белергә була.
Бүген икенче иртә яшьтәге балалар, эзләрне карап, кунакта песи булганны  белделәр.

17.01.2017
Һәрвакыт  тормышта батырлыкка урын бар.
17 нче гыйнвар көнне 2017 нче елның программаны гамәлгә ашыру максатыннан буенча гражданлык  яшьләргә патриотик тәрбия бирү көче белән «Форпост» отряды  буенча Макыл урта мәктәбендә Артем Айдиновның  батырлыгы  таянган лекцияләре узды. Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте әгъзалары ”Форпост” булып дәвам итүчеләр  БКД. Безнең”Форпост”  оешмасы  шул ук принципларга таяналар , Хәрби  комсомол  дружинасы кебек.

13.01.2017
Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре тәрбиянүчеләр белән "Нигә кар ашарга ярамый?" дигән  эксперемәнт үткәрделәр. Балалар гаҗәпләнеп  нәтиҗә ясадылар, барысы да баш тартты  пычрак суны эчәргә.

12.01.2017  
Укучыларның тышкы кыяфәтләрен тикшерү рейды.
Бүген Макыл урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучыларының  "Элита" киңәшмәсе укучыларның тышкы кыяфәтләрен тикшерү рейдын үткәрделәр. Рейдның максаты: тышкы кыяфәтнең мәктәп Уставына туры килү. Тәрбия эшләре буенча уранбысары ТимиряеваЛ.А., педагог-оештыручы Антонова Л.М.  һәм укучылар үзидарә президенты Зиатдинов Марсель составындагы комиссия түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр: 2, 3, 4, 9 нчы сыйныф укучыларының тышкы кыяфәтләре мәктәп Уставына туры килә;
- иң күп кисәтү алучы укучылар 8, 10 нчы сыйныфларда;
- иң аз кисәтү алучы укучылар 1, 5, 6, 7, 11 нче сыйныф укучылары;
- өлкән сыйныф укучыларның күбесе "Эшлекле стиль" киеме нинди булуын аңлыйлар, ләкин мәктәпкә спорт киеме яки ял итү вакытында киелә торган кием белән киләләр.
Гомумән рейд нәтиҗәләре буенча укучыларның 9% ның тышкы кыяфәте кабул ителгән  нормаларга туры килми. Мәктәп - ул, укучыларның тиешле норма һәм кагыйдәләрне саклавын таләп итә торган,  белем бирү учреждениесе. 11 укучыга  (153тән) комиссия тарафыннан алган кисәтүләргә игътибар итәргә һәм  үзләренең мәктәп формаларын яңартырга туры килер.

11.01.2017
Җиңүчене котлыйбыз.
Макыл урта мәктәбенең укучылары район һәм республика гына түгел, хәттә Бөтенроссия конкурсларында да  актив катнашалар. Шулай итеп, 21 нче- 23 нче декабрьләрдә  Бөтенроссиянең "Фәндә беренче адымнар" фәнни тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсын оештыручылар чакыруы буенча 4 нче сыйныф укучысы Тихонова Анна үзенең фәнни җитәкчесе Тихонова Ю.А. белән Мәскәүдә булып кайттылар. Конкурсны оештыручы РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы. Бу конкурска барганчы,  Анна җитәкчесе ярдәмендә бик зур эш башкарды. Озак вакыт эчендә алар саескан гаиләсе артыннан күзәттеләр. Күзәтүләрен фотолар формасында теркәп баралар. Аларның " Саесканнар артыннан фенологик күзәтүләр" дип исемләнгән эшләре читтән торып этабына узды. Турыдан-туры этапта конкурста катнашучыга җитди жюри алдында үзләренең эшләрен доклад һәм презентация ярдәмендә, төрле сорауларга җавап биреп, якларга туры килде. Безнең Анна конференция нәтиҗәләре буенча өченче урынны яулады. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.  Анна үзенең җиңүләре белән безне киләчәктә дә куандырыр дип өметләнәбез.

10.01.2017
Менә сизелмичә дә кышкы каникуллар үтеп китте.Макыл урта мәктәбендә барлык укучылар да  көч туплап ял итеп алдылар,чөнки алда иң озын чирек.Каникул вакытында кайбер балалар мәктәп лагерендә үткәрделәр, ә  башкалар түгәрәкләрдә шөгьләнделәр.Ә кайберәүләр салкыннардан курыкмыйча тимераякта шудылар,хоккей уйнадылар.Күп кенә балалар әти-әниләре белән бергә  каникулларны үткәрделәр.Алар Казан шәһәрендә чыршы янында, циркта, су шоу –тамашасында, кинотеатрда булдылар. Каникул вакытында укучылар төрле конкурсларда катнаштылар һәм шулай итеп җиңүчеләр булдылар.Шуның өчен алар дипломнар һәм  грамоталар белән бүләкләнделәр.Ә югары сыйныф укучылары өчен консультацияләр уздырдылар,чөнки аларны алда имтиханнар көтә.Укучыларга алга таба уңышлар, иҗади эшләр теләп калабыз.

05.01.2017
“Дуслар аерылыша”
Менә  мәктәп яны лагеренда чираттагы смена да тәмамланды. Балаларның йөзләре моңсуланды, чөнки аерылышыр вакытлар да җитте. Шуңа да карамастан, ял итү вакытында алган тәэсирләр киләсе ял вакытына да җитәрлек. Балалар яңа смена башлануны зур түземсезлек белән көтерләр, ә бүген үткәрелгән чаралар, ярышлар турында бары тик уңай хисләр генә.  Төрле спорт ярышларында һәм уеннарында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, саф һавада уйнадылар, үзләрененң талантларын күрсәттеләр. Күтәренке күңел һәм уңай  тәэсирләрдән тыш, күп кенә “витаминнар” да тупладылар.

02.01.2017
Менә ниһаять, 2017 нче елга аяк бастык. Төкле аягың белән Яңа ел! Гадәттәгечә, Рус Макылы китапханәсендә ай саен укучыларга тәкъдим ителә торган  “Юбилярлар –планетасы” дип аталган язучы һәм шагыйрьләрнең юбилейларын билгеләп үтүче китап күргәзмәсе оештырылды.  Биредә китап сөючеләр юбилярларның тормыш юллары, әсәрләре,  иҗатларындагы аерым мизгелләр белән таныша алалар. Бу айда үзләренең түгәрәк даталарын үткәрүчеләр байтак, китапханәдә оештырылган  күргәзмәдә шуларның берничәсе белән якыннан таныша аласыз. Сезнең игьтибарга татар язучылары Рәзил Вәлиев, Мирсәй Әмиргә багышланган өлешләр бар, инглиз язучысы Джон  Рональд Руэл Толкинның 120 еллыгына багышланган киштә дә кызыклы.
Рәхим итегез, китапханәдә сез ялыгызны күңелле үткәрә аласыз!

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 11:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International