Яналыклар 2017

13.12.2017
Введенка җирлегендә Ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты эшли. Ул күптөрле функцияле центрда урнашкан.Фельдшер Игнатьева Сәвия Вәгыйз кызы мөрәҗәгать итүче авыруларга осмотр үткәрә,учетта торучы авыруларны исәптә тота ,яңа туган балаларга патронаж эшен алып бара,кинәт авырып китүчеләрнең өйләренә бара, һәрвакыт ярдәм итә.

13.12.2017
Соңгы вакытта хуҗалык йортлар күбәю һәм су кулланучыларның саны да арту сәбәпле Введенка җирлегендә су җитешеп бетмәве ачыкланды .Система һаман да арта барган нагрузканы күтәреп бетерә алмый, шуңа күрә кайвакыт өзлегә. Шулай да соңгы юлы эшчеләр килеп чыккан кыенлыкны бик тиз ялгадылар , ватылуны төзәттеләр.

13.12.2017
Введенка җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре алып барыла : элекро .иллюминацияләр өчен ныклы җайланмалар ясалды, халык яратып бәйрәм итә торган мәйдан кардан чистартылды.Бүгенге көндә үзәк чыршыны матурлау-бизәү эшләре бара

06.12.2017
Явым-төшемнең көчәюе һәм һава торышы үзгәрү сәбәбеннән Введенка җирлегендә бар транспортка кар чистарту бурычы йөкләнгән. Введенка территориясе ,шулай ук Восточная Зведага кадәр юллар чистартылды.Чистарту эшләре һәркөн алып барыла., халык һәм транспорт өчен юллар чип-чиста , каршылыклар юк.

06.12.2017
Введенка Бистәсендә чүп-чарны урнаштыру өчен контейнерларны җайлау эшләре алып барыла.Чүп-чарны төрле өлешләргә бүлү өчен уңай шартлар булдырылды: контейнерларга тәгәрмәчләр беркетелде. Киләчәктә дә чүп-чарны төрле өлешләргә бүлү, аеру өчен кирәкле шартлар булдыру күздә тотылачак.

06.12.2017
Введенка җирлегендә Петропавловка Бистәсеннән алып Детский Санаторийгә кадәр юлларны төзәтү , тазарту эшләре алып барыла .Шушы эшләргә кайтарылган щебень таратып ,тигезләп җаелде.

06.12.2017
Введенка Бистәсендә чүп-чар контейнерлары площадкаларын гравий белән тигезләделәр.Чүп-чарны төйәргә керү ,транспортировка эшләре җайга салынды.

13.10.2017
Введенка Бистәсе , Лесная урамы ,7нче йортның яшәү шартларына яраксыз булуын исбат итү йөзеннән Татарстар Республикасы БТИ экспертлары килде . Алар йортта яшәүчеләр белән очраштылар ,сораштылар .күпквартирлы йортның яшәр шартларына туры килү-килмәвен тикшерү эшләрен алып бардылар .

13.10.2017
Билгеле эшләргә түләүсез беркетелде. Введенка җирлегендә " Серебряка " чишмә чыганагы вакытлыча килеп чыккан күңелсез күренешләрдән чистартылды ,чишмәгә бару - кайту юллары рәткә китерелде.


13.10.2017
Чүп-чарны билгеләнгән эшчеләр көче белән җыештыру эшләре дәвам итә.

13.10.2017
Чүп-чарны билгеләнгән эшчеләр көче белән җыештыру эшләре дәвам итә. Введенка җирлегендә Восточная Звезда һәм Елизаветино җирлегенә юллары рәткә китерү ,төзү эшләре дәвам ителә.

13.10.2017
Авыл җирлегенең Башы Морозов Д. В.чүп-чар чыгару һәм су белән куллану өчен түләүләрне тикшерү йөзеннән Югары Ослан ЕРЦга мөрәҗәгать итте. Кайсыбер хуҗалык ияләре өчен корректировкалар кертелде.

13.10.2017
Нинди дә булса гаебе расланган кайбер кешеләр өчен Введенка Бистәсе башкарма комитеты нигезендә җирле территорияне рәтләү-яңарту эшләре каралды. Галямов А,А,300 сәгать исебеннән билгеле эшләргә түләүсез беркетелде.

 


12.10.2017
2017нче елның 11нче октябрендә Введенка Бистәсеннән Апаста уздырылган " Призывниклар хокукы"темасы буенча хокук белгечләре Мәктәбе шөгелендә ике призывник катнашты

06.09.2017
Введенка Бистәсе җирлегендә территорияләне җыештыру,матурлау эшләре һәрвакыт күздә тотыла: артыгырак үсеп киткән үләннәрне чабу, үзлегеннән үскән агач - куак төпләрен юк итү эшләре көндә дигәндәй башкарылып тора. Авыл халкы өчен, килүче кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырыла.

06.09.2017
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә авыл эшчеләре тырышлыгы белән һәр көнне авылыбызны чүп-чардан арындыру эшләре алып барыла. Килешенгән график буенча чүп-чарны автотранспорт ярдәмендә чүп-чарны чыгару һәм юк итү өчен билгеләнгән полигонга ташыйлар.

06.09.2017
Соңгы елда авыл җирлегендә балалар туу саны күтәрелүе шатландыра. Ел башыннын бирле 2 кыз бала, 1малай кеше дөньяга килде. 13 нче август көнне яңа туган балаларны "крещение" йоласы булды. Авылның Башкарма комитеты яңа туган балаларның ата-аналарын, туганнарын шушы шатлыклары белән тәбрик итә.

31.08.2017
30 нчы август көнне республикабыз Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтте.Бәйрәм көненә багышлап Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм мәктәпне бетереп чыгучылар командалары арасында волейбол уены оештырылган иде.Уен алдыннан авыл җирлеге Башы Морозов Дмитрий Владимирович балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде: 1990нчы елның 30нчы августында регион ТАССР статусын алган иде. СССР таркалгач та,1992 нче елда Татарстан Республикасы дәүләт составында калып РФ субъекты булып калды. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1991 нче елда уздырылган иде.

31.08.2017
19 нчы август көнне Введенка Бистәсендә ел саен уздырыла торган "Авыл көне" бәйрәме уздырылды. Бу күңелле бәйрәм авыл халыкына якын туганнары ,дус-ишләре белән аралашу,күрешү шатлыгы алып килә .Бәйрәм тантанасын Введенка Бистәсе авыл Башлыгы Морозов Дмитрий Владимирович игълан итте.Ул авыл халкына туган ил каршында бердәм , тырыш хезмәте очен зур рәхмәтен белдерде ,кыйммәтле бүләкләр белән юбилярларны котлады ,бергә озын гомер итүче гаиләләргә дә зур бүләкләр тапшырды, 2017нче елда тормыш корып җибәрүче яшь гаиләләр дә кыйммәтле бүләкләр, яхшы теләкләр алдылар, Югары Ослан муниципаль Башкарма комитеты тарафыннан Осянин Сергей Викторович котлау сүзләрен тапшырды. Татарстан һәм Казан Митропалиты Феофан халыкны бәйрәм белән котлады.Матур концерт халыкка бик ошады . Балалар өчен төрле аттракционнар оештырылган иде.Бәйрәм тантанасы искиткеч матур салют белән тәмамланды.

28.07.2017
12 нче июль көнне Введенка Бистәсе китапханәсендә "Гаилә белән Китаап укыйбыз" акциясе узды. Гаилә белән китапханәгә килүчеләргә экскурсия, бергәләп китап уку, хисләрне уртаклашу кызыклы булды. Мондый акцияне киләчәктә ешрак уздыру күздә тотылачак .Бу- балаларны кече яшьтән үк китап яратырга ,ата-аналары белән фикерләр алышырга өйрәтер. Шул вакытта гына балаларга Китап иң якын киңәшче, ярдәмче булыр дип ышанабыз.

22.08.2017
Авыл җирлегендә кайсыбер граҗданнар әледән-әле рөхсәт ителмәгән урыннарга төрле белдерүләр эләләр, эшчеләргә ул урыннардан аларны өзәргә, чистартырга .юк итәргә туры килә. Халыкка бу эшләрнең :белдерүләр элүнең, листовкалар ябыштыруның, вывескалар һәм башка информацияләр язылган белдерүләне элүнең РТ админстратив кодексы буенча җаваплы эш булуын аңлатулар алып барыла.

21.08.2017
21 нче августта Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Югары Ослан районы Башлыгының Урынбасары Осянин С.В. катнашында депутатлар Советының очрактагы утырышы булды.
Утырышта бер генә сорау каралды:
2017 нче елның 1нче яртыеллык бюджеты үтәлеше. Авыл җирлеге Башлыгы Морозов Дмитрий Владимирович әйтүенчә бюджет 01.07.2017 по доходной части 15435.6 мең сум булып 120% ка үтәлгән (план буенча -12842.9) ,
Расход өлкәсе 44%-7410,8 мең сумга планда16790.8(расход өлкәсе 12792,1).Шулай ук авыл халкы тарафыннан мөрәҗәгать ителгән сорауларны карау һәм аларны хәл итү юллары өстендә эшләү.

14.07.2017
һим эшләрнең берсе дип санала .Вакытында бу эшләрне башкару-бик зарур.


14.07.2017
Территорияне чиста тоту - Введенка җирлеге хезмәткәрләре өчен иң мөһим эшләрнең берсе булып санала.Шуңа күрә вакытында артыгырак үсеп киткән үләннәрне чабу ,кипкән үләннәрдән чистарту, киртәләр тоту. Аларны матурлап буяу-иң мө.

14.07.2017
20 нче июнь көнне Введенка Бистәсендә халык өчен түләүсез маммограф уздырылган иде. Күчеп йөрүче маммогграф кабинеты пациентларны авыл җирлеге мәдәният җирлеге янында көтте, карап, кирәк кешләргә киңәшләр бирде.

14.07.2017
16-17нче июньдә республикада һава торышының бозылып китүен әйтеп кисәтү игълан ителгән иде . Кисәтү халыкка вакытында җиткерелде , кеше хәлакәте булмады ,шулай да Пусые Моркваши җирлегендә давыл бик күп зыян ясады . Введенка Бистәсе эшчеләре зыян күргән кешеләргә ярдәмгә килделәр :давыл аударган агачларны кисеп ,техника уза алмас юлларны чистартып, давыл аударган киртәләрне рәтләп бирделәр .

14.07.2017
Июль башында Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов М. Г. Введенка Бистәсе җирлеге Морозов Д.М. Введенка җирлеге халкын чиста су белән тулысынча тәэмин итү хакында чираттагы киңәшмә уздырдылар .Киңәшмәдә смект ,проект каралды . Водопровод төзелеше буенча беренче эш этапы башланды.

 

06.06.2017
Введенка Бистәсе китапханәсендә Рәсәйдә А.С. Пушкин көненә һәм Бөек Рус теле көненә багышлап кече яшьтәге мәктәп балалары өчен " Ах , бу әкиятләр илендә " исемле чакыру -кызыксындыру почмагы оештырылды. Укучы балалар Бөек Рус язучысының танылган әкиятләре белән таныштылар . Күп кенә әкият китапларын яратып өлгерделәр һәм өйләрендә укыр өчен сайлап, өйләренә алып киттеләр.
 

01.06.2017
" Бәхетле балачак илендә " 1нче июнь-Халыкара Балаларны Яклау көне -ел саен җәйнең иң беренче көнендә билгеләп уздырыла.Введенка Бистәсе җирлеге китапханәсендә дә бу шатлыклы көнгә "Кулымда яраткан китабым " исемле выставка оештырылды. Балалар өчен китапханәче Рәсәйнең бөек язучылары С. Михалков ,В. Драгуновский , Э.Успенскийның матур һәм кызыклы әсәрләрен тәкъдим итте.

31.05.2017
Введенка Бистәсе авыл җирлеге китапханәсендә балалар өчен " Дускаем " исемле клуб эшли .Монда балалар үзләренең буш вакытларын үткәрергә яраталар : бергәләп укыган китаплары хакында сөйләшәләр , төрле мероприятияләргә әзерләнәләр, китаплар сайлыйлар . Хәзер мәктәптә укулар тәмамлангач , балалар тырышып китапханәчегә тукшыла башлаган китапларны тәртипкә китерергә булышу өстендә эшлиләр . Эш төгәлләнгәч , үзләренә җәй көне уку өчен ошаган китапларын сайлап алалар.

25.05.2017
2017нче елның 25нче маенда Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Соңгы кыңгырау "тантанасы билгеләп үтелде . Тантанага Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башлыгы Морозов Д.М. , күренекле район җитәкчеләре, шулай ук данлыклы белем бирү һәм тәрбия хезмәтчеләре чакырылган иде . Укучыларга , мәктәпне тәмамлаучы выпускникларга күп изге теләкләр әйтелде .Ата-аналар да мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр ,үзләренең чыгышларында яхшы теләкләр теләделәр . Балалар матур концерт программасын тәкъдим иттеләр . Соңыннан Введенка авыл җирлеге Башлыгы выпускникларга мәктәп еллары истәлеге йөзеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырды .

09.05.2017
2017нче елның 9нчы маенда Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Бөтенроссия " Бессмертный полк" акциясе һәм Бөек Ватан Сугышының 72нче еллыгына багышланган митинг уздырылды. Кызганычка каршы ,авыл җирлегендә Бөек Ватан Сугышында катнашучы ветераннар калмады инде .
Авыл халкы бердәм булып сугышта һәләк булган геройларның хәтирәсенә , шулай ук тыл хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән җыелды. Введенка Бистәсе җирлеге Башлыгы Морозов Д.В., Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш , ЖКХ, связь,энергетика җитәкчесе Урынбасары Мунасипов Р.Г. , мәктәп директоры Морозенкова Л.Э. , ветераннар Советы җитәкчесе Алексеев А.Н. чын күңелдән җылы чыгышларында сугыш һәм хезмәт геройларына рәхмәтләрен белдерделәр , исән калганнарга озын гомер , исәнлек- саулык теләп уздылар .
Котлау сүзләре белән мәктәп укучылары , авылның иң кечкенә кешеләре - балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр .
Соңында тантанада катнашучыларны Бөек Бәйрәм концертына авыл клубына чакырдылар . Концерттан соң хөрмәтле ветераннар өчен зур бәйрәм чәе оештырылды .
Бөек Җиңү Бәйрәме белән !!!

05.05.2017
2017 нче елның 02 нче май көнендә Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең 72нче еллыгын тантаналы уздыру  хакында организацион  комитетның очрактагы утырышы уздырылды  . Утырышта мәктәп укытучылыры да катнашты .

05.05.2017
Введенка Бистәсе җирлегендә авыллар саен күрсәту таблицалары урнаштыру эше  дәвам ителә.

28.04.2017
2017 нче елның 28нче апрелендә Елизаветино  авылында    авылның  социаль-экономик  ягын устерүне күздә тотып гражданнар  җыелышы  уздырылды. 

27.04.2017
Введенка Бистәсе эшчеләре юллардагы чокыр-чакырларны ямау ,рәтләү эшләрен башкардылар.

27.04.2017
Введенка җирлеге Башлыгы Морозов Д.В. тарафыннан  “ 9нчы май “ бәйрәменә хәзерлек һәм бәйрәмне үткәрү хакында киңәшмә  уздырылды .        
Киңәшмәдә СДК җитәкчесе Гумечук И.В. ,депутат     Ромазанов А.М. , сугыш ветераны Плеханов С.А.катнашты.                     

27.04.2017
Введенка Бистәсенең   Башкарма комитетында ООО “ Таткомуноэнерго “ представителе белән  авыл җирлеге Башлыгы очрашу уздырды . Халык тарафыннан   чүп-чарны  начар җыештыру турында күп тапкыр мөрәҗәгать ителгән сораулар каралды , алдагы эшләр турында карар кабул ителде .

25.04.2017
25.04.2017 елда Введенка җирлеге Башлыгы Морозов Д.В. гражданнарны төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүче җирле халыкка адреслар булдыруда справкалар турында киңәшләр бирде , электро һәм газ белән тәкъмин итү турында консультацияләр бирде .

22.04.2017
2017нче елның 22 нче апреленнән бирле һәр ел саен Татарстан Республикасында Татарстан халык съезды үткәрелә .Введенка  Бистәсе җирлегендә үзара тату һәм дус булып руслар , татарлар , үзбәкләр , таҗиклар украиннар , белоруслар һәм башка милләт кешеләре яши. Авыл  Культура Йортында милли  костюмнар , милли ризыклар белән бик матур чыгыш уздырылды .Төрле милләт вәкилләре үзләренең җырлары , биюләре һәм ризыклары белән таныштырдылар .

07.04.2017
Авыл җирлегенең Башкарма комитеты авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашу уздырды .Җыелышны авыл җирлеге Башлыгы Морозов Д.В.алып барды , очрашуда белешмәләр һәм выпискалар бирү хакында карар кабул ителде.

07.04.2017
Введенка Бистәсендә эш; Набережная "урамын су белән тәкъмин итү өстендә башкарыла .Су тыгылырга мөмкин булган җирләрне табу өстендә эшләнелә.

07.04.2017
2017нче елның 01нче апреленнән 31нче маена кадәр Введенка Бистәсе җирлегендә яшәгән җирне санитарно- экологик чистарту , төзәкләндерү бурычы белән ике айлык эш игълан ителде . Эшче -хезмәткәрләр гаскәре һәркөнне авыл тирәләрен чистарта , мусор контейнерларын вакытында бушата.

24.03.2017
Авыл җирлеге  Башлыгы Морозов Д.В.Югары Ослан хастаханәсендә дәваланучы Елизаветино авылы кешесенең хәле белән кызыксынып хастәханәдә булды.

24.03.2017
Введенка Бистәсе фельдшеры Игнатьева С.В.Савино авылында планлаштырылган  күзәтү үткәрде.

 

24.03.2017
Введенка Бистәсе Башлыгы Морозов Д.В. ООО “ Геоазимут”представительләре белән Восточная  Звезда “ поселогы чикләре  хакында очрашу уздырды.

 

24.03.2017
2017 нче елның язында халыкны су өсләрендә бәла –хазадан саклау йөзеннән су буйларында боз өстенә чыгу зур куркынычлыгын  кисәтеп Введенка Бистәсе су буйларында таблицалар булдырылды. Халык язгы ташулар вакытында булырга мөмкин булган  фаҗигале хәлләрдән кисәтелде.

24.03.2017
Введенка Бистәсе Лесная урамы 7нче йортның хуҗасы мөрәҗәгате буенча йортның иске һәм аварийный хәлдә булуы ачыкланды ,  Югары Ослан районының ТР Гос.жил. инспекциясе  һәм ЖКХ,төзелеш ,энергетика  Башкарма комитеты Урынбасары Моннасыйпов Р.Г.катнашуынла акт төзелде.

24.03.2017
Авыл   җирлеге Башының мөһим полномочийларының берсе булып Введенка Бистәсе җирлегендә  яңа барлыкка килгән җир киштәлекләре хакында арендаторларга контроль һәм консультация бирү йөкләнгән.Бу хакта мөрәҗәгать итеп килүче  кешеләргә закон соравынча кирәкле документларны булдыру турында тулысынча информация  бирелү зарур.

24.03.2017
Восточная Звезда поселогы йорт хуҗалыклары исемлеге аларга  лицевой счетлар ачу бурычыннан ( ЕРЦ ) га тапшырылды.


21.02.2017
Да авыл халкы түбәндәге сораулар белән авыл Башлыгына мөрәҗәгать итте:
- су һәм ТБО очен түләүләр хакында;
-обьектларга адреслар билгеләү хакында;
-газ белән тәъмин итү бүлегенә һәм социаль яклау бүлегенә газ тоташтыру хакында  мөрәҗәгать итү өчен справкалар бирү турында.
Авыл җирлеге буенча су скважиналарына  киләчәктә лицензия бирүгә хәзерлек эшләре алып барыла.

17.03.2017
Введенка Бистәсе җирлегендә контейнернерларга тәртипсез рәвештә артык зур кирәкмәгән  әйберләрдән торган “ чүп-чарны” ыргыту ешайды.
Авыл җирлеге Башы Морзов Д. В.күп тапкырлар сөйләшүләр алып барса да ,кайбер кешеләр бу тәртипсезлекне дәвам итә һәм эшчеләргә кыенлыклар тудыра.

17.03.2017
Мәктәп директоры  Морозенкова Л.Э. Введенка Бистәсе җирлеге депутаты  А.М.Ромазановка мәктәпкә уку кирәк-яраклары белән  ярдәм итуе өчен  рәхмәт хаты тапшырды.
Алик Мансурович Ромазанов  Введенка Бистәсе мәктәбенә гел ярдәм итәргә тырыша .

17.03.2017
Атна башыннын авыл җирлеге эшчеләре иртәдән кичкә кадәр федераль М-7 трассаны төрле чүп-чардан (бутылкалар ,кәгазь,тәмәке төпчекләре) чистарталар .

17.03.2017
Д.В.Хөрмәтле авыл кешеләре ,авыл җирлегендә бирелгән сорауларга –теләкләргә һәрвакыт тулысынча  җаваплар бирергә тырышабыз. Территория авыл кешеләре өчен дә , кунаклар өчен дә кызыклы ,билгеле. Шуңа күрә, сораулар бик күп һәм соңгы вакыт иң мөһиме булып Восточная Звезда җирен су белән тәъмин итү мәсъәләсе тора. Иннополис шәһәре төзегән вакытта су башнясы шәһәр җирлегендә калу нигезендә килеп чыккан уңайсызлыкны җиңү өчен шактый зур эш бара. Менә тагын бер кат Югары Ослан Архитектура Башлыгының ярдәмчесе Мингазов З.З. һәм авыл җирлеге Башлыгы Морозов Д.В.белән эшлекле киңәшү узды.

 

17.03.2017
Введенка  Бистәсе авыл  җирлегендә  тәртип саклау бүлегендә һәм авыл җирлегендә исәптә торучы гаиләләр бар . Бүген авыл җирлеге Башлыгы Морозов Д.В. авыл җирлеге серкатибы һәм мәктәп директоры шундый бер гаиләдә булдылар . Шунда малай тәрбияләүче  әни кешенең аяныч хәлдә булуы ачыкланды. Әни кеше белән төпле сөйләшү нәтиҗәсендә акт язылды.

15.02.2017
Муса Җәлил – татар халкының герой-шагыйре. Һәр елны 15 нче февраль көнне, без, сөекле шагыйребез, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне искә алабыз. Быел да , “Көрәшкә бирелгән тормыш...”исеме астында класстан тыш чара үткәрелде. Татар теле укытучылары Салимов И.Р. ,Лысева Ф.Р  укучыларга шагыйрьнең балачагы, мәктәп чорында язган шигырьләре белән таныштырдылар. Укучылар да үзләре сайлап алган шигырьләрен сөйләделәр, соңыннан видеофильм карадылар, тест уздылар.

14.03 2017
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә чираттагы җыелышында түбәндәге соруларга җаваплар каралды
“ Введенка Бистәсе җирлегенә Татарстан  Республикасының Югары  Ослан муниципаль районының  ревизионный органы полномочийларын беркетү “
“ Введенка Бистәсе җирлегенең эш органнарының эшчәнлеген  исбатлау информациясен Югары Ослан муниципаль районының сайтына  кую “
“ Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының  Введенка Бистәсе җирлегендә ачык җыелышларны оештыру һәм үткәрү тәртибен үзгәртү турында . 30.04.2013ел.№33-146.
“  Автомобиль юлларына контроль һәм аларны саклау турында “
“Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе җирлегенең Уставына үзгәртүләр һәм өстәүләр кертү турында “
һәм шулай ук Введенка Бистәсендә яшәүчеләрнең сорауларына  җаваплар бирү турында “.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 декабре, 07:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International