Яңалыклар 2017

29.12.2017
Яңа ел бәйрәмнәре адыннан Яр буе Моркваш  авылы мәдәният йорты мөдире Рыбкина Асия һәм Яр буе Моркваш авыл китапханәчесе Прохорова Ильмира күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үскән  һәм ятим балаларны Яңа ел белән котладылар һәр балага "тәмле бүләк" тапшырдылар. Бүләкләрне Югары Ослан районы администрациясе, спонсорлар һәм Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты әзерләделәр.
Мондый матур чараларны балалар түземсезлек белән көтәләр, алар Кыш бабай белән Кар Кызын каршылыйлар, шигырьләр өйрәнәләр.
Яр буе Моркваш авыл җирлеге халкын Яңа Ел белән котлыйбыз!
Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.
Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!


28.12.2017
Бүген Яр буе Моркваш авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары авыл җирлеге территориясендә яшәүче ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм имин булмаган гаиләләрдә булдылар. Визитның максаты, янгын куркынычсызлыгы максатыннан, йортларны тикшерү һәм халыкка торак фондтагы янгын куркынычсызлыгы чаралар турында сөйләү, шулай ук белешмәлекләр таратырга иде.


28.12.2017
Бүген Яр буе Моркваш авыл җирлеген эш сәфәре белән Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимзянович, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хайдарович, стендка ату буенча ДОД РСДЮШОР ДБМУ директоры Демин Сергей Константинович составындагы делегация килде.  Кунаклар Яр буе Моркваш авылында  төзелә торган балалар бакчасын карадылар, Яр буе Моркваш урта мәктәбендә булдылар  һәм укытучылар коллективын якынлашып килүче Яңа Ел белән котладылар. Шулай ук алар Яр буе Моркваш авылында яңа төзелә торган микрорайоннарында булдылар  микрорайонны газлаштыру проблемасын ачыкладылар, аннары "ҖЧҖ Вельветте Марин" җитештерү предприятиесендә булдылар.

22.12.2017
Бу атнада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары  Осянин Сергей Викторович Яр буе Моркваш авылында гражданнарны кабул итте. Яр буе Моркваш ФАП фельдшеры Урман Морквашы авылында фельдшер - акушерлык пункты  төзергә тәкъдим итте, Яр буе Моркваш авылында Дуслык  урамында яшәүче  Дуслык урамында юлга вак таш җәю һәм урам яктырту фонарьларын элү мөмкинлеген карау  үтенече белән мөрәҗәгать итте.  


16.12.2017
"Чиста су" республика программасы буенча төзелгән суүткәргечтә урнаштырылган янгын гидрантларын подрядчы оешма авыл җирлеге башкарма комитеты карамагына тапшырды.  


16.12.2017
Шәхси эшмәкәр Чикалов В. А. Яр буе Моркваш авыл җирлеге кибетләре булмаган  торак пунктларга  беренче кирәк ашамлыклар китерә. Җирле  халык сыйфатлы азык-төлек һәм яраклы бәяләр  белән  канәгать.


16.12.2017
Яр буе Моркваш авылында авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан Тукай урамында  суүткәргеч ямау буенча  эш башкарылды.

13.12.2017
Бүген, 13 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В., Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы Гаязова И.Х., полиция вәкиле Ионов  Е. С.  составындагы комиссия  полиция хезмәткәре эшләү өчен бүлмә тикшерделәр.  Тикшерү барышында  бүлмәгә ремонт ясарга кирәкме икәне, мебель белән оргтехника кирәкме икәне  ачыкланачак.

09.12.2017
Подрядчы оешма Яр  буе Моркваш  авылында "Чиста су" программасы буенча төзелгән су башнясы төбен җир белән күмделәр.


09.12.2017
Яр буе Моркваш авылында балалар бакчасы төзү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче кат диварларын тулысынча күтәрделәр, түшәм плитәләре салдылар.


09.12.2017
8 декабрьдә Лесные Моркваши авылында яшәүче Борисова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шундый  искиткеч вакыйга белән  аны Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы котлады һәм РФ Президенты Путин В. В. исеменнән котлау  тапшырды. Шулай ук Екатерина Ивановнаны  юбилее белән Яр буе Моркваш авыл җирлеге Башлыгы Гаязов Ильнур Хазинурович, балалары, күршеләре  котлады.
Екатерина Ивановна Лесные Моркваши авылында туа һәм гомер буе бу авылда яши, тыл хезмәтчәне,  сугыш  вакытында  барлык авырлыкларны кичергән, сугыш елларында Марий-Элда  урман кискән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан Сугышында җиңү хөрмәтенә 40, 50,60,70 -еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнде. Биш бала тәрбияләп үстергән, ике малай һәм өч кыз.


29.11.2017
29 ноябрьдә Яр буе Моркваш авыл җирлеге Башкарма комитеты М-7 һәм 1Р-241 "Казан-Буа-Ульяновск" федераль автомобиль юлларының чүп-чардан җыештыру буенча өмә оештырды.

28.11.2017
"БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясен булдыруга 16 ел булды, шул сәбәпле, партиянен Генераль советы Президиумы 2017 елның  27 ноябрьдән  3 декабрьгә хәтле  барлык  Партиянең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре Рәисе, Партиянең Җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре гражданнарны кабул итү турында карар кабул итте.
"БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең  Яр буе Морквашы авыл җирлеге бүлегенең секретаре  И. Х. Гаязов гражданнарны кабул итте.
Яр  буе Морквашы авылы кешесе торак шартларын яхшырту мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Гариза бирүчегә  консультация бирелде, Югары Ослан районында  эшләп килгән торак шартларын яхшырту буенча программалар турында сөйләделәр , торак сәясәте бүлеге элемтәләре бирелде, кирәкле документлар җыю турында кисәтелде. Шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеннан алынасы документлар турында  аңлатмалар бирелде.


19.11.2017
2017 елның 19 ноябрендә Яр буе Моркваш авыл җирлеге территориясендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум узды.
Җирле референдумда түбәндәге сорау булды:
Сез 2018 нче елда җирле референдумда катнашырга хокукы булган һәм яшәү урыны буенча Яр буе Морквашы авыл җирлеге территоиясендә теркәлгән һәр кешенең 300 сум күләмендә үзара салым тапшыруына һәм җыелган акчаларның түбәндәге мәсьәләләрне чишү өчен юнәлтергә ризамы?
- Яр буе Моркваш территориясендәге Никольский поселогы, Пятидворка поселогы, Урман Морквашы авылы, Покровка авылларында яктырту лампалары атып алу һәм урнаштыру;
- Яр буе Моркваш авылында янгын сүндерү гидранты урнаштыру, Покровка авылында янгынга каршы резервуарларны ремонтлау;
-Буш Моркваш авылында мәктәп маршруты буенча тукталыш павильоны төзү;
-Десятидворики поселыгында су башнясын һәм павильонны ремонтлау.
Территориаль сайлау комиссиясе референдум узган дип натиҗә чыгарды .  Барлыгы  870 сайлаучылардан  референдумда 461 сайлаучы катнашкан,  һәм  нәтиҗәләре 52,99%  тәшкил иткән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тавыш бирү түбәндәгечә билгеләнде: 409 сайлаучыларның тавыш "Әйе" - 88,72% тәәкил итте; 49 сайлаучы "Юк"дип тавыш бирде - 10,63%; 3 тавыш бирү бюллетене бозылган иде.

10.11.2017
Яр буе Моркваш авылында балалар бакчасы төзелеше  бунча эшләр дәвам итә,  хәзерге вакытта фундамент эшләре тәмамлады, диварлар күтәрү эшенә керештеләр.

10.11.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге  башкарма комитеты  Яр буе Моркваш авылы фермасы янында санкцияләнмәгән чүплекне  бетерү буенча эш  оештырды.  

10.11.2017
ГБУ "Идел буе урман хуҗалыгы" Лесные Моркваши авылы янында агач утырту буенча эш оештырды.
 

27.10.2017
Никольский бистәсендә су башнясын кышын су катмау максатыннан туфрак белән капладылар.

27.10.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге Башкарма комитеты  Яр буе Моркваш авыл җирлеге торак пунктларында урамнарны яктырту  лампаларын ремонтлау һәм алыштыру буенча зш  оештырды.

27.10.2017
Урам яктырту электр энергиясен түләү буенча  бюджет акчаларын экономияләү максатыннан, Яр буе Моркваш авыл җирлеге Башкарма комитеты исәпкә алу узелларында   вакыт релесы  һәм фотореле  кую буенча эш оештырды.     

27.10.2017
"Чиста су" республика программасы буенча төзелгән су белән тәэмин итү системасында беренче тапкыр су җибәрделәр.

26.10.2017
Яр буе  Моркваш авылында  балалар бакчасы төзелә. Шушы көннәрдә балалар бакчасына кадәр суүткәргеч суздылар  һәм үзәк суүткәргечкә  тоташтырдылар.

16.10.2017
"Урман атналыгы - 2017" табигать саклау акциясе кысаларында, Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты әзерлек эшләре башкарды, агач үсентеләре утырту өчен җир әзерләде, миләш һәм нарат агачы үсентеләре сатып алды.

16.10.2017
14 октябрьдә Яр  буе Моркваш авылы территориясендә " Агач утырт" акциясе узды, акция кысыларында 2000 данә миләш һәм нарат  үсентеләре утыртылды. Әлеге чарада Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләре, Яр буе Моркваш мәктәбе  өлкән сыйныф укучылары, Яр  буе Моркваш авыл халкы катнаштылар.

16.10.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты Лесные Моркваши авылы янында урнашкан карьерны рекультивацияләү буенча эш оештырды.

05.10.2017
Яр  буе Моркваш  авылында  административ бинанын баскычын ремонтлау  буенча  эшләр төгәлләнде.    

  

05.10.2017
Никольский бистәсендә җирле халык үз инициативасы буенча зират юлын төзекләндерделәр, юлгак вак таш җәйделәр.

05.10.2017
Яр буе  Моркваш  авылында "Чиста су" республика программасы буенча эшләр дәвам итә. Скважина  өстенә павильон урнаштырдылар,  электр счетчигы  куйдылар  һәм су насосын тоташтырдылар.

05.10.2017
30 сентябрь көнне Яр буе Морквашы мәдәният йортында халыкара өлкәннәр Көненә багышланган чара узды. Әби һәм бабайларны авыл җирлеге Башлыгы Гаязов Илнур Хазинурович, Яр буе Моркваш урта мәктәп укучылары, авыл җирлеге халкы котлады. Кунакларга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, бииделәр.Концерттан соң кунакларны чәй эчергэ чакырдылар, шулай ук өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

29.09.2017
Яр буе  Моркваш авылында Луговая урамында  юл астына яңгыр һәм эрегән кар сулары аксын өчен труба салдылар.


29.09.2017
Яр буе Моркваш авылында50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү өчен мәйданчык әзерләүгэ керештеләр. Балалар бакчасы Тургенев урамында мәктәп янәшәсендә төзеләчәк. Төзелеш эшләрен ҖЧҖ "Барс ЭЛИТ строй" җитештерәчәк.

25.09.2017
Яр буе Моркваш авылында "Чиста су" программасы буенча үзәк суүткәргеч салу эшләре дәвам итә. Әлеге эшләрне АО "РПО "Таткоммунэрго"хезмәткәрләре башкара.

25.09.2017
Яр буе Моркваш авылында Красавин урамында су белән тәэмин итү системасында барлыкка килгән ярыкны ямауладылар.

25.09.2017
Яр буе Моркваш авылында, Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Җирле мөселман дини оешмасы уртак тырышлыгы белән мөселман зираты янындагы булачак стоянкада төзекләндерү эшләре үткәрелде, шулай ук асфальт валчыгы да җәйделәр.

25.09.2017
Яр буе Моркваш авылында Яшел урамында су белән тәэмин итү системасында барлыкка килгән ярыкны ямауладылар.

18.09.2017
Мәктәп участогында уңыш җию
Яр Буе Морквашы мәктәбендә балалар сыйныф җитәкчеләр белән бергә җәй буе үсемлекләрне карыйлар һәм үстерәләр. Шуңа күрә көз көне мул уңышы белән бүләкләнәләр. Уку вакытында пешекчеләр төшке аш әзерләр өчен бәрәнге, чөгендер, кишер, кәбестә белән кулланалар. Шуңа күрә ризыкларның, бәясе кими.

15.09.2017
Яр буе  Моркваш авылында Елга урамында  юл астына яңгыр һәм эрегән кар сулары аксын өчен труба салдылар.

15.09.2017
Яр буе  Моркваш авылында Мәрҗәни урамында  юл астына яңгыр һәм эрегән кар сулары аксын өчен труба салдылар.

15.09.2017
Яр буе Моркваш  авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Яр  буе Моркваш авылы Җәлил урамы  халкы тырышлыгы белән  юлны ремонтладылар, тигезләделәр, аннары соң ком һәм таш салдылар. Шушы көннәрдә юл  ремонтлау буенча эшләр тәмамланды,таш өстенә асфальт  валчыкы салып каток белән тигезләделәр.

15.09.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге  башкарма комитеты Яр буе Моркваш авылы зираты  янында машиналар куярга стоянка ясау  буенча эш оештырды.

15.09.2017
Яр буе Моркваш  авылы җирле мөселман дини оешмасы имам - хатыйбы  Корбан бәйрәменә багышланган чара уздырды.  Бәйрәмдә балалар өчен кокурслар уздырдылар, чәй һәм плау әзерләделәр.  

15.09.2017
Яр буе Моркваш  авылында Урман урамында су белән тәэмин итү системасында  барлыкка килгән ярыкны ямау буенча эш алып барыла.

15.09.2017
Лесные Моркваши авылында Морквашка елгасы аша җәяүлеләр күпере урнаштырдылар.

15.09.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге сәүдә объектлары булмаган торак пунктларында, Введенка Бистәсе авыл җирлеге шахси эшмәкәре Чикалов В. А. беренче чиратта кирәк булган азык-төлек продуктлары белән сәүдә итә.

15.09.2017
Һәр сишәмбе Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Гаязов Ильнур Хазинурович гражданнар кабул итә. Нигездә гражданнар җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Гражданнарга  консультацияләр  бирелә, хуҗалыг кенәләреннән һәм башка материаллардан күчермәләр бирелә.

15.09.2017
"Чиста су" Республика программасын тормышка ашыру кысаларында Яр буе Моркваш авыл җирлеге территориясендә су үткәргеч салу буенча эшләр дәвам итә.

15.09.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге су белән тәэмин итү системасын лицензияләү кысаларында, Югары Ослан районы ТИБ РДУП хезмәткәре Яр буе Моркваш авылында су белән тәэмин итү системасын үлчәде.

29.08.2017
Никольский авылында  халык  җыены булып узды. Җыенда киләчәк референдум турында фикер алыштылар  һәм бүтән борчыган  мәсьәләләр турында сөйлштеләр.  Никольский  авылында яшәүчеләр урамнарны яктырту  системасын төзекләндерү мәсьәләсен карадылар.

29.08.2017
Яр буе Моркваш  авыл җирлеге торак пунктларда юлларны грейдер тигезләде.

29.08.2017
Югары Ослан районы авыл җирлекләре башкарма комитеты секретарьлары федераль дәүләт университеты негезендә "Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы реестрында граждан хәле актлары язмаларын алып бару" темасы  буенча укыдылар. Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сафиуллина Чулпан да укуда катнашты. Укыту процессында вебинарлар үткәрелде, видеороликлар күрсәттеләр, йомгаклау тесты уздырылды.

29.08.2017
2017 елда Татарстан Республикасы Көненә багашланган муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында Яр буе Моркваш авыл җирлеге җиңүче булды.  Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җитәкчелегендә бүләкләү тантанасында Яр буе Моркваш авыл җирлеге  башлыгы  Гаязову Илнур Хазинур улына  Шевроле Нива автомобиле тапшырылды.
 

29.08.2017
Яр буе Моркваш  авыл җирлеге  башкарма комитеты  административ бинанын баскычын   ремонтлау буенча эш оештырды.

22.08.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты Яр буе Моркваш авылында Урман урамында урнашкан су башнясын ремонтлау һәм буяу быенча эш  оештырды.

22.08.2017
Яр буе Моркваш авылында Җәлил урамында, "50/50"программасы буенча юл ремонтладылар, ремонтнын ярты бәясен Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты түләде, яртысын - Җәлил урамында яшәүчеләр.

18.08.2017
Бүген, 18 августта Яр буе Моркваш авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Совет утырышында  Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетзянович катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләре һәм 2017 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше,  икенче яртыеллыкка эш планнары.
Яр буе Моркваш авыл җирлеге бюджетның керем өлешен  ел саен үз керемнәре һәм дотацияләр тәшкил итә.
Яр буе Моркваш авыл җирлеге бюджеты үзгәрешләр һәм өстәмәләрне исәпкә алып, 5 миллион 234 мең 100 сум күләмендә расланды,
шуларның:
- 5085,1 мең сум - үз керемнәре – 97,2 %
- 149 мең сум - дотация.
Авыл җирлегенен бюджетынын керем өлеше 2 миллион 146 мең 575 сум күләмендә үтәлгән, үтәлеше буенча 41,0 % тәшкил итә.
Бюджетның чыгым өлеше үзгәрешләр һәм өстәмә ассигнованиеләрне исәпкә алып 6 млн. 705 мең 470 сум күләмендә расланды, чыгымнарнын үтәлкеше - 72,3 %

18.08.2017
Яр буе Моркваш авылында Урман урамында урнашкан су башнясы һәм скважинасы территориясендә үләнне чаптылар.

16.08.2017
Һәр атна саен Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты беркетелгән юл буе полосаларын чүп-чардан җыештыру буенча эш оештыра.
   

16.08.2017
Яр буе  Моркваш авылында Җәлил урамында халык җыены үтте. Әлеге җыенда  безнең районда эшләп килгән "50/50"  программасы буенча  юл ремонтлау мәсьәләсе каралды,  ягъни юл ремонтлауның ярты бәясен Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты түли, яртысын - Җәлил урамында яшәүчеләр. Җәлил урамында яшәүчеләрнен күбесе әлеге сорауны хуплады.

12.08.2017
Никольский бистәсендә Лесная Поляна урамында суүткәргеч салу буенча эшләр дәвам итә.

11.08.2017
2017-2018 ел җылылык сезонына әзерлек кысаларында, Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты  Югары Ослан РЭГСы тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча эш алып бара.

11.08.2017
Никольский бистәсендә район газ хезмәте хезмәткәрләре ШРП алмаштырдылар.

10.08.2017
Административ комиссия үз эшен дәвам итә. 9 августта комиссия утырышында (Авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә малларны асрау) бозган өчен Яр буе Морквашы авылы гражданнарына карата алты беркетмә каралды. Һәр гражданга 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр штраф салынды.
Шулай ук административ комиссия Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге төзекләндерү кагыйдәләренен 4.4 пунктын (Индивидуаль торак төзелеше территориясен карау) бозган гражданнар белән эш алып бара, гражданнарга карата беркетмәләр язалар.

10.08.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә, Яр буе Моркваш авылында юл буенда үскән үләннәрне чабалар.

10.08.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга йорт яны территориясендә үскән үләнне чабуда ярдәм күрсәтә.

09.08.2017
Никольский бистәсендә Лесная Поляна урамында су сестемасын сузуга керештеләр.

09.08.2017    
Яр буе Моркваш авылында Елга урамында урам яктыркычларын ремонтладылар, фотореле алыштырдылар.

09.08.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты Яр буе Моркваш авылында урнашкан зираттан чүп чыгару буенча эш оештырды.

04.08.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә ААҖ "Татавтор" Яр буе Моркваш  - Пустые Моркваши  юлын ремонтладылар.

04.08.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә, Никольский бистәсендә Бөек Ватан сугышында Һәлак булганнарга һәйкәл тирәсендә үлән чаптылар, шулай ук, җирле халык йорт яны территориясендә үлән чаба.

02.08.2017
Яр буе Моркваш  авылында 2015-2016 елларда куелган урам ут яктыркычларын  ремонтладылар.

01.08.2017
Һәр атна саен Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты М-7 федераль автомобиль юлын җыештыру буенча өмәләр уздыра.

01.08.2017
Яр буе Моркваш авылында  Яшел урамында яшәүчеләрнең көче белән юлны ремонтладылар.

01.08.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә   Никольский авылында су башнясын  буядылар.

26.07.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә "Набережный" бакчачылык ширкәтендә  бакчачы өе өстенә агач ауган, шулай ук агач юлны да каплаган. Вакыйга булган урынга килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары  гадәттән тыш нәтиҗәләрен кыска вакытта тәртипкә китерделәр.

26.07.2017
Яр Моркваши  авылында "Чиста су" программасы  буенча  су скважинасы борауладылар һәм су башнясын урнаштырдылар.       

05.07.2017
Исполнительным комитетом Набережно-Морквашского сельского поселения была организована работа по ликвидации несанкционированной свалки в с.Набережные Моркваши.

05.07.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов  җылыту сезонына әзерлек буенча штаб утырышында катнашты. Утырышта Югары Ослан районы башкарма комитеты белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты, утырышта 2017-2018 елларда җылыту сезонына әзерлек буенча кирәкле чаралар үткәрү мәсьәләре каралды.

05.07.2017
Яр буе Моркваш авыл җирлеге  башкарма комитеты Пустые Моркваши  авылы территориясендә  давыл вакытында  ауган агачларны җыештыру  буенча эш оештырды.

04.07.2017
Яр буе морквашы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эш алып барыла, торак пунктлар эчендәге юллар янындагы уләнәрне чабалар, җирле халык  үз хуҗалыгы террриториясендә улән чаба.

04.07.2017
Һәр сишәмбе Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Гаязов Ильнур Хазинурович гражданнар кабул итә. Нигездә гражданнар җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Гражданнарга  консультацияләр  бирелә, хуҗалыг кенәләреннән һәм башка материаллардан күчермәләр бирелә.

04.07.2017
Яр  буе Морквашы авылында буенча "Чиста су" программасы буенча су скважинасы борауладылар,   хәзер су башнясы урнаштыру өчен әзерлек эшләре алып барыла.

27.05.2017
27 нче майда ААҖ "Татавтодор" Яр буе Моркваш авылы һәм Покровка авылы арасындагы юллны  ремонтлауга  кереште.

27.05.2017
27 майда  Яр буе  Моркваш авылында  "Чиста су" программасы буенча скважина бораулау тәмамланды. Скважина  проектланган егәрлек таләпләренә туры килә.

20.05.2017
"Чиста су" программасын тормышка ашыру кысаларында,  Яр буе Моркваш авылында  Петербург урамында  яңа  су скважинасын борауларга керештеләр.

20.05.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә:аншлагларны тәртипкә китерделәр, баганаларын буядылар.

12.05.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә:  1Р-241 "Казан-Буа-Ульяновск" федераль автомобиль юлы  буенда үскән урман посадкасында чүп-чарларны җыештырдылар.

11.05.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә:  Лесные Моркваши авылында  зиратны  чистартылар, чүп-чарларны һәм ботакларны җыештырдылар.

10.05.2017
9 май көнне Яр буе  Моркваш авылында  Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Бәйрәм митинг ын авыл җирлеге Башлыгы Гаязов Илнур Хазинурович ачты.  Шулай ук митингта Югары Ослан районы Хисап Палатасы Рәисе Хурматуллина Лилия Ильфаровна  катнашты, барлык ветераннарны һәм  кунакларны бәйрәм белән котлады. Яр буе Моркваш мәктәп укучылары һәм җирле халык шулай ук бәйрәм белән котладылар. Митинг Һәлак булган сугышчылар  һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәкләр һәм венок  салу белән. Митингтан соң барлык кунакларны концерт карарга чакырдылар. ,Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы  чаралар чәй өстәле артында тәмамланды.

09.05.2017
9 май көнне  Никольский авылында  Бөек Җиңү  72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.  Ветераннарны һәм килгән кунакларны Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башлыгы Гаязов Илнур Хазинурович һәм Никольский сайлау округы депутаты  Хузьяхметова Лилия Султангараевна котлады.  Никольский авылы  яшьләре  тантаналы митинг һәм бәйрәм концерты оештырдылар,  аннары тыл хезмәтчәннәренә бүләк тапшырылды. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
  

02.05.2017
Узган ял көннәрендә Яр буе морквашы авыл җирлеге территориясендә 4 янгын  чыгу очрагы теркәлгән: 2 үлән яну очрагы,  Лесные Моркваши авылында йорт янган , Яр буе Моркваш  авылында машина янган. Яр буе Морквашы авыл җирлеге ирекле янгын сүндерүчеләр командасы барлык янгын чыккан урыннарда янгын сүндерүдә катнаштылар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында тагын бер кат исегезгә төшерәбез.  

02.05.2017
ДБУ "Приволжсклес"  Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Лесные Моркваши авылы янында 35 мең данә  агач үсентеләре утырттылар.

07.04.2017
5 һәм 6 апрельда  Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты үзләренә беркетелгән юлларны җыештыру буенча  эш оештырды.

07.04.2017
Янгыннарда һәм аларда кешеләр һәлак булмау максатларында, Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары ялгыз яшәүче гражданнар һәм имин булмаган гаиләләр белә әңгәмә үткәрделәр белешмәләр таратттылар.

31.03.2017
Яр буе Моркваш авылында төзелеп килүче мәчеткә манара һәм ай урнаштырылды.

16.03.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары белән берлектә янгын сүндерү машинасы су  цистернасын  ремонтлау буенча  эш оештырылды.


16.03.2017
Яр буе Морквашы авыл җирлеге  башкарма комитеты беркетелгән юл буе полосаларын чүп-чардан җыештыру буенча эш  оештырды.  Чүп-чарны Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясе аша узучы 1Р-241 "Казан-Буа-Ульяновск" федераль автомобиль юлында җыештырдылар.

13.03.2017
“Үз халкын данга күмгән татарлар”исемле ФГК
10 нчы мартта Яр-буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары – Каримова Галия(җитәкчесе Исмагилова В.Г.) һәм Низамиева Айсылу(җитәкчесе Григорьева Г.А.)  Яшел үзән муниципаль районының  “3 номерлы гимназия” базасында “Үз халкын данга күмгән татарлар” IIнче төбәкара фәнни – гамәли конференцияcендә катнаштылар. Конференция кунаклары :  “Ак калфак “Бөтендөнья татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе,филология фәннәре кандидаты – Идрисова Кадрия Рәис кызы, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире-Әнварова Мөнирә Хәлилрахман кызы, укытучы-ветеран,Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты-Шарафетдинов Виль Шарифзян улы һәм башкалар булды. Кызлар үзләренең эшләре белән яхшы чыгыш ясадылар һәм Каримова Галия 3нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде, Низамиева Айсылуга сертификат тапшырылды.

07.03.2017
7 Март көнне 5 нче сыйныф укучылары әниләре белән бергә бәйрәмне үткәрергә планлаштырдылар.Бу бәйрәмне татар теле укытучысы Садыйкова Ф.М. әзерләде.Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр.Бик күп татар һәм рус телләрендә әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр.Ике телдә дә җырлар башкардылар.Укучыларның шатлыклары эчләренә сыймады,ике телдә дә шундый матур итеп алып бардылар алар.”Әниләр бәйрәме”,”Мин әнигә булышам”,”Күбәләгем” дигән
Ист   Садыкова Ф.М.

22.02.2017
Яр  буе Моркваш  авылында Урман урамында  су башнясынын автоматикасын ремонтладылар, су күләме датчигын чистарттылар.

10.02.2017
Яр буе Морквашы авыл  җирлеге башкарма комитет чүп контейнерларын ремонтлау һәм буяу  эшләрен оештырды.


10.02.2017
Яр буе  Моркваш авылында Красавина 6 адресы буенча  "Лана" парикмахерскаясы ачылды. Парикмахерская түбәндәге хезмәтләр күрсәтә: хатын-кызларнын чәчен кистерү, чәч буяу, ир-атларнын чәчен кистерү, сакал һәм мыек кистерү.

10.02.2017
Яр буе  Моркваш авыл җирлеге территориясендә юлларны кардан  чистарту оештырылган. Беренче чиратта, юлларны социаль әһәмияткә ия булган объектларга, мәктәпкә, балалар бакчасына, почта бүлегенә һәм киботләргә чистарталар, аннары урамнарда чистарталар. Юлларны Яр буе  Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты тракторы чистарта, трактор ватылган очракларда шәхси сектор ярдәмгә килә.


09.02.2017
Урок «Химия в произведениях художественной литературы»
Союз науки и искусства слова поражает нас своей изобретательностью и неожиданностью.  Монументальность химии, ее сложность, логика, формулы, законы и понятия  гармонично сочетаются с изящной, напевной лирической поэзией и фантастической прозой. В этом убедились учащиеся МБОУ «Набережно-Морквашская СОШ» на уроке «Химия в произведениях художественной литературы», который в рамках Недели химии провела учитель русского языка и литературы Гиниятова Н.А.
На  уроке  учащиеся попытались доказать, что описание химических явлений в произведениях художественной литературы позволяет автору более полно и ярко изобразить героев, события, явления. Для этого учащиеся совместно с учителем проанализировали язык художественных произведений русских и зарубежных писателей и поэтов. Школьники провели анализ языка некоторых художественных произведений и даже раскрыли часть химических ошибок в литературных произведениях. Урок ребятам понравился, потому что мир художественной литературы открывает широкие возможности познания природы во всем ее многообразии и приобщает людей к общекультурным ценностям.

28.01.2017
27 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды. Көн тәртибендә киләсе сорау иде: Яр буе морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты 2016 елда  эшчәнлеге турында һәм 2017 елга планнар.
Авыл җирлеге башлыгы Гаязов Илнур Хазинур улы 2016 елда эшенә хисап тотты, референдуму буенча халыктан җыелган акчаны ничек файдалануы турында хисап бирде.
 2017 елда эшләнергә тиешле планны билгеләде:
1. Урман Морквашы авылында чишмәгә  җәяүлеләр күперен төзү.
2. Никольский бистәсендә Лесная Поляна урамына су үткәрү.
3. Яр буе  Моркваш авылында Мәрҗани урамында юлны төзекләндерү.
4. мәдәният йортында тәрәзәләрне алыштыру .
5. Пустые Моркваши бистәсендә балалар мәйданчыкларын төзекләндерү.
6. "Чиста су" программасы буенча Покровка авылы янында яңа микрорайонында с кважина бораулау, су башнясы урнаштыру, су челтәрләре төзү.
7. Скважиналарның су белән тәэмин итү лицензиясен алу эшләрен төгәлләргә.
8. Покровка һәм Десятидворка бистәсендә урамнарны яктырту челтәренә реконструкция үткәрергә.
9. Урман Морквашы, Покровка,  Пятидворка  һәм Десятидворка авылларында  каты көнкүреш калдыклары  чыгаруны оештыру, килешүләр төзү.
10. Яр буе Моркваш авылында 2018 елда балалар бакчасы төзелеше буенча әзерлек эшләре алып барырга.
Аннары Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы чыгыш ясады, ул Яр буе морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчәнлегенә бәя бирде, гражданнарны сорауларына җавап бирде.

18.01.2017
Кечкенәдән үк көнкүрештә кешене бик күп электр приборлары камаулый. Янгын куркынычсызлыгы балалар өчен электр приборлары белән турыдан-туры бәйле дип саныйлар. Балаларны, электр челтәренә кабынган электр приборлары үзендә куркыныч яшергәнен, һәм көнкүреш техникасы әгәр дә дөрес кулланылмаса еш янгын сәбәбенә әверелгәнен әзерләргә кирәк. Биредән тагын бер кагыйдә килеп чыга - электр приборлары белән уйнау сәламәтлек һәм тормыш өчен бик куркыныч. Зурлар төркемендә белем бирү вакытында токның кайда яшәвен һәм аның кешегә ничек булышканын белделәр,көнкүрештә электр приборлары эш итүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр . Балалар чын һәм уенчык электроприборларын актив карадылар, аларның көнкүрештә нинди файда китергәнен сөйләделәр. Шулай ук тәрбияче балалар белән бергә, бер хәлне карадылар, әгәр кинәт бөтен приборлар юкка чыкса? Аларны бүтән әйбер белән алмаштырырга мөмкин микән?

16.01.2017
Өлкәннәр төркемендә  тәрбияче Махмадиева З. Н. балалар белән белем бирү эшчәнлеге вакытында ,үсемлекләрне билгеләргә һәм алар артыннан карарга. Дәрес вакытында тәрбияче балаларга үсемлекләр артыннан ничек дөрес карарга күрсәтте, аның турында белемнәр бирде. Дәрес вакытында балалар активлык, кызыксынучанлык, теләк курсәттеләр, яшел дуслар артыннан көйләүләрен күрсәттеләр . Мондый дәреслә балалар өчен бик файдалы.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 29 декабре, 15:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International