Яналыклар 2017г.

27.12.2017
26нчы декабрь көнне Килди мәдәният йорты тирәсендә яна ел бәйрәме алдыннан шугалакны ачу тантанасы үтте.Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. һәм мәдәният йорты җитәкчесе Мукаева Р.А. бәйрәмгә килгән авыл халкын һәм кунакларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады.

14.12.2017
14нче декабрь көнне Килди авыл җирлеге Советының  утыз  өченче  киңәшмәсе үтте.
Көн тәртибе:
1.Югары Ослан районының Килди авыл җирлегенең 2018нче елга бюджеты турында.
2.Килди авыл җирлегең 2018нче елга планнары турында.
3.Төрле.

13.12.2017
13нче декабрь көнне Килди авыл җирлеге авылларындагы юлларны кардан чистарттылар.

12.12.2017
12нче декабрь көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. эш киңәшмәсе үткәрде.
Эш тәртибе:
1.Биналарны яңа елга әзерләү.

2.Яна ел бәйрәменә әзерләнү.

3.Төрле сораулар.

10.12.2017
«Коррупциягә юк дип әйтик!”
10нчы декабрьдә Килди мәдәният йортында яшьләр белән “Коррупциягә юк дип әйтик!” дип исемләнгән әңгәмә үтте.

09.12.2017
“Ватан героилары – безнең якташлар”
8нче декабрь көнне Килди мәдәният йорты хезмәтләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова Килди мәктәбе укучылары белән  Ванан героиларына багышланган “Ватан героилары – безнең якташлар” дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.


     

09.12.2017
“Инвалидларның киләчәге”
8нче декабрь көнне Килди мәдәният йортында авыл халкы өчен “Инвалидларның киләчәге”дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.

08.12.2017
Килди авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә “Коррупциягә юк дип әйтик” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


08.12.2017
Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре салкын көннәр башлануы белән шугалак ясау һәм кардан төрле фигуралар ясау эшләрен башлап җибәрделәр.

 

08.12.2017
Килди авыл җирлегенең Килди авылында “Чиста су” программасы буенча Елга ягы урамында торбалар кую эшләре дәвам итә.

 

30.11.2017
28нче ноябрь көнне Килди авыл җирлегендә халыкны шәхси кабул итү көне үтте.
Бу көнне  кешеләрне  Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин Виктор Михайлович һәм Югары Ослан хастаханәсенең баш табибы Смирнов Алексей Олегович кабул итте.Кабул  итү эшендә 4 сорау кабул ителде.
-“Килди балалар бакчасы”нда  уен мәйданчыгын  төзекләндерү;
-Интернет куярга ярдәм итү;
-Килди авылында күпергә керү юлын чокырдан ремонтлау;
-Олан авылында ФАПны ремонтлау.

 

23.11.2017
Килди авыл җирлегендә “Чиста су” программасы буенча эш дәвам итә.Елга ягы урамында торбалар куюны дәвам итәләр.

 

23.11.2017
Рәсәйдә әниләр көненә Килди китапханәсендә “Ул безгә тормыш бүләк итә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

23.11.2017
21 ноябрь көнне Килди  китапханәчесе  Мукаева Г.Н. Харино авылында яшәүче халыкка китаплар күрсәтте. Халык үзенә кирәкле китапларны алды һәм шулай ук заказлар бирделәр.
 

03.11.2017
Татарстан Конституциясе – безнең республикабызның иң төп законы. Бу законда халыкның хокуклары һәм бурычлары турында язылган.
Килди авыл китапханәсендә укучылар өчен Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел уңаеннан күргәзмә оештырылды.

31.10.2017
31нчеоктябрь көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. берләшмә җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибе:
1.    Референдумга әерләнү һәм үткәрү.
2.    Салым түләү.
3.    Гәҗиткә язылу.
4.    Төрле сораулар.

28.10.2017
“Элек ничек булган” тарих сәгате
28нче октябрьдә Килди мәдәният йортында яшьләр өчен ВЛКСМ туган көне уңаеннан  “Элек ничек булган” исемле тарих сәгате үтте.

22.10.2017
“Көзге бал”
21 нче октябрьдә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен “Көзге бал” программасын оештырдылар.

20.10.2017
Килди мәдәният йортында “Тарихи мирас” дип исемләнгән эш дәвам итә.Бу проект әниләр көненә багышланган.Күп балалы әни Трошина Антонина Сергеевна турында материал туплана.

18.10.2017
Харино авылында кабер тирәсен койма белән тоту эшләре тәмамланды.

18.10.2017
Килди авыл китапханәсендә укучылар  өчен В.И.Белов тууына 85 ел уңаеннан  күргәзмә оештырылды.

16.10.2017
Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.Харино авылында яшәүче Салахутдинов Максимга Югары Ослан районнында мәдәният йортында 16нчы октябрьдә булачак хәрби хезмәт көнендә катнашу өчен белдерү бирде.

14.10.2017
2016нчы елның март аенда референдумда кабул ителгән карар үз эшен дәвам итә.Харино авылы халкыннан җыелган акчага кабер тирәсен койма белән тоту эшләре бара. Бүгенге көнгә баганалар куелган, сетка-рабица белән эш бара.

 

09.10.2017
Килди китапханәсендә рус шагыйрәсе,драматург Марина Ивановна Цветаева  тууына 125 ел тулу уңаеннан  китап күргәзмәсе оештырылды.

05.10.2017
Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.”Килди башлангыч мәктәбе”нә барды һәм башлангыч сыйныф укытучысын Кузина О.М.укытучылар көне белән котлады.

29.09.2017
28-нче сентябрь көнне Килди башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китапханәчесе һәм Килди балалар бакчасы хезмәткәрләре федераль трассадан чүп җыйдылар.

25.09.2017
“Үзебезнең тормышыбызны һәм якын кешеләребезнең тормышын  
саклап калыйк”     
23 сентября   в рамках месячника «Экстремизму – нет!»,   в Кильдеевском сельском Доме культуры с молодежью села прошла беседа-обсуждение на тему: «Сохранить жизнь себе и близким»
23нче сентябрь көнне “Экстремизм – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында Килди мәдәният йортында яшьләр белән әңгәмә үтте.

22.09.2017
21-нче сентябрь көнне Килди авыл җирлеге тирәсендә чабылган үләнне җыю эше барды.

21.09.2017
21-нче сентябрь көнне Килди авыл җирлегенең Олан авылында шәфкать туташы,мәдәният йорты хемәткәрләре, Олан сайлау оклугы депутатлары һ.б.комиссия составында 70 яшьтән дә олырак булган олы кешеләр янына бардылар.

22.09.2017
21-нче сентябрьдә Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. күчмә китапханә белән Харино авылына килде.

18.09.2017
«2017-нче ел Татарстан кроссы»
16-нчы сентябрь Килди авыл җирлегендә республика күләм кысаларында “2017-нче Татарстан кроссы” үтте.

15.09.2017
15-нче сентябрь көнне Килди авыл китапханәчесе 2-нче сыйныф укучылары белән “Мин синең белән горурланам туган ягым” дип исемләнгән культура дәресе үткәрде.

11.09.2017
8 нче сентябрь көнне “Экстремизм юк” дип исемләнгән айлык кысаларында мәдәният йортында укучылар өчен “Толерантлык – ул дуслык” уены үтте.

15.06.2017
Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. балалар өчен “Рәссәй символлары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

11.06.2017
Проводы «Весны» «Язны» үткәрү
11нче июнь көнне Килди авыл җирлегендә “Язны үткәрү” чарасы үтте.Бу көнне авыл халкы “Язны” үткәрергә җыелдылар.Каенны төрле төстәге ленталар белән бизәделәр һәм авыл буенча җырлар җырладылар.

02.06.2017
2нче июнь көнне Килди авыл җирлегенең Олан авылындагы  күл тирәсен чүп һәм чыбыклардан чистарттылар.

 

27.05.2017
Соңгы  кыңгырау бәйрәме.
25нче май көнне Килди авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова Килди башлангыч мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнаштылар.4нче сыйныф Гизатуллин Артур өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады.

25.05.2017
«Минем халкымның теле” интелектуаль уен
24нче май көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен “Минем халкымның теле” дип исемләнгән интелектуаль уен үтте.

16.05.2017
16нчы май көнне Югары Ослан райнында администрациянең актлар залында Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. һәм хәрби хезмәткә чакырылучы Салахутдинов Максим чакырылыш комиссия утырышында катнаштылар.

16.05.2017
Килди авыл җирлегендә Килди авылында кабер тирәсен койма белән тоту эшләре дәвам итә. Баганалар һәм сетка куелган. Хәзер кабер тирәсеннән чүп җыештыру эшләре бара.

04.05.2017
4нче май көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты һәм Олан мәдәният йотры хезмәткәрләре,Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар.
 

03.05.2017
3нче май көнне Килди авылындагы кабер тирәсен койма белән тоту эшенә әзерлек бара.

29.04.2017
29нчы апрель көнне Килди авыл җирлеге хезмәткәрләре федераль трассадагы баганаларны агартылар.

28.04.2017
28нче апрель көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова “Экология субботнигы” нда катнаштылар.

28.04.2017
28нче апрель көнне Килди авыл җирлегендә “Урман утырту” акциясе үтте. Бу акциядә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китапханәчесе пенсионерлар һәм авыл халкы катнашты.

28.04.2017
28нче апрель көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.һәм Югары Ослан районы ЗАГС бүлеге Кадырова Н.А.шулай ук Волжская Новь газет корреспонденты Агеева Е. Олан авылында яшәүче Роберт Нури улын һәм Тәскирә Нотфулла кызын Хабибуллиннарны туй юбилее белән котладылар. Аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

 

26.04.2017
26нчы апрель көнне Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты,Килди һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан  чүп җыйдылар.

26.04.2017
26нчы апрель көнне Килди авылында су үтү юлларын ясадылар.

21.04.2017
21нче апрель көнне “Яхшы эшләр атналыгы” кысаларында Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова Килди балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  спорт чарасын үткәрделәр.

20.04.2017
Килди авыл китапханәчесе Мукаева Галина Харино авылында яшәүче халыкка күчмә китапханә оештырды.

18.04.2017
«Үзебезнең тарихи илебезне саклыйк” акциясе
18нче апрель көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе һәйкәл тирәсен  җыештырдылар.

18.04.2017
“Язын яхшылык эшләү атналыгы” кысаларында Килди авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылган.Бу күргәзмәдә матур әдәбият һәм фәнни – популяр әдәбият күрсәтелгән.

17.04.2017
“Ветераннар янәшәдә яшиләр”
17нче апрель көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова “Яхшылык эшләү атналыгында” катнаштылар.Алар Килди авылында яшәүче  Романова Клавдия Александровнага булыштылар.

16.04.2017
Татар халкының традицияләре һәм гореф – гадәтләре
15нче апрель көнне Килди мәдәният йортында татар кино көне уңаеннан укучылар өчен “Татар халкының традицияләре һәм гореф- гадәтләре” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.

12.04.2017
12нче апрель – Космонавтлар көнен  билгеләп  үтәләр. Бу көнне Килди авыл китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылган. 

06.04.2017
6нчы апрель көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты,Килди мәдәният йорты һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре,Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар.

02.04.2017
2нче апрель көнне бөтен дөнья  Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтә. Китапханәче  балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде һәм Г.Х.Андерсен биографиясе белән таныштырды.

01.04.2017
1нче апрель көнне Килди мәдәният йортында яшьләр өчен Көлке көненә “Беренче апрель – беркемгәдә  ышанма!” дип исемләнгән чара үтте.

23.03.2017
Китап атналыгы кысаларында Килди авыл китапханәсендә язучы Корней Иванович Чуковский тууына 135 елына багышланган кычкырып уку сәгате үткәрелде.

21.03.2017
21нче мартта экология елында Килди мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Урманга сәяхәт итү” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.


21.03.2017
Экология елы уңаеннан Килди авыл китапханәсендә балалар өчен экология сәгате үтте. Ел саен 21нче мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә.Бу чарада балалар сорауларга җавап бирделәр.

15.03.2017
15нче марта Килди авыл җирлегенең Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе, Килди һәм Олан авылындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре федераль трассадан чүп җыйдылар.

14.03.2017
14нче мартта Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова «Коррупциягә – юк  әйтик” дип исемләнгән стенд әзерләделәр. 

08.03.2017
Күңелле кәеф белән балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар үзләренең әниләрен һәм әбиләрен язгы 8нче март бәйрәме белән котладылар. Бүләк итеп алар әниләренә һәм әбиләренә  җыр  җырладылар,биеделәр,уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.Төп геройлар сәхнәгә чыкканчы,балалар бакчасы җитәкчесе әниләрне,әбиләрне бәйрәм белән котлады.

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 декабре, 13:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International