Яңалыклар 2018

12.12.2018
Яр буе Морквашы мөдире Прохорова И.Р. 5 нче сыйныф укучылары белән В.Ю.Драгунскийның 105 еллык туган көненә багышлап, “Юмарт һәм шатлыклы язучы” дип исемләнгән викторина-кроссворд үткәрде.
Виктор Драгунский – күп буыннар яраткан балалар язучыларның берсе. Балалар Денис Кораблёв турында күп кеннә хикәяләр искә төшерделәр.
Аның тормышы турында презентация белән таныштылар һәм Денисның протатипы язучының малае булуы турында белделәр.
Викторина-кроссворд балаларның язучының әсәрләрен никадәр игътибар белән укуларын күрсәтте.

12.12.2018
Россия Конституциясе көне уңаеннан Яр буе Морквашы китапханәсендә “Белешмә илнең төп документы” дигән күргәзмә оештырылды, анда аның тарихы турында мәгълүмат, кайбер мәкаләләр һәм аңлатма фактлар тәкъдим ителде.
Конституция бик мөһим, чөнки ул Россия дәүләтенең төп законы булып тора. 2018 нче елда без төп документыбызның 25 еллыгын билгеләп үтәбез.
Бу документ яңа икътисадый һәм дәүләт структураларның тотрыклылануына ярдәм итүче төп факторларның берсе булды.
Конституция бөтенхалык тавыш бирү юлы белән кабул ителде. Ул юридик, идеологик һәм сәяси документ булып тора.

07.12.2018
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 5 нче, 6 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә багышланган иде, ләкин шул ук вакытта сәнгатьтә һәм спорт өлкәсендә талантларын күрсәткән ныклы кешеләр турында иде.
Презентация карагач, балалар инвалидларның катлаулы шартларда уңышка ирешүгә сокланып калдылар.
Ника Вуйчиче һәм Алексей Романов турында видеороликлар күрсәткәч, балалар бер сулышта карадылар.
Мондый тарихларны күргәндә, бер үк вакытта авырту, кызгану һәм гаҗәпләнү барлыкка килә, хәтта гаеп хисе.
Авырлыкларга һәм мәңгелек көрәшкә карамастан, алар тормыштан сөенә һәм һәр мизгелнең кадерен беләләр.

07.12.2018
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. мәктәп укытучылары белән “Стоп коррупция!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Педагогик коллектив мәгарифтә коррупциягә каршы тору турында мәгълүмәти белешмәлекләр белән танышты.
Чарада катнашучылар теге яки бу өлкәдә коррупция гамәлләре өчен норматив хокукый актлар һәм җәза чаралары белән таныштылар. Шулай ук, күрсәтмәле мисал өчен төрле ситуацияләр тәкъдим ителде һәм карап тикшерелде.

07.12.2018
2018 нче елның 7 нче декабрь көнне район Мәдәният йорты үз туган көнен билгеләде. Әлеге бәйрәм белән РДК коллективын котлар өчен, барлык район мәдәният хезмәткәрләре җыелды.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм аларның укучылары, коллегаларын дәртле җырлар, күңелле мәзәкләр һәм дәртле биюләр белән котладылар.
Яр буе Морквашы Мәдәният йорты коллективы Кириллова Аделина, Хайруллина Татьяна, Хасанова Гүзәлия һәм мәктәп укучылары Гершина Карина һәм Петрова Вероника “Без шундыйлар булмадык” дип исемләнгән сценка белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәсе ахырында, РДК коллективы барлык кунакларны бәйрәм торты белән сыйлады.

07.12.2018
2018 нче елның 2 нче декабрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, клуб мөдире Кириллова А., сәнгать җитәкчесе Хайруллина Т. һәм үзешчән сәнгать катнашучылары, Билгесез солдат истәлегенә багышлап, “Ватан уллары” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсен оештырдылар.

07.12.2018
2018 нче елның 3 нче декабрь көнне Яр буе Морквашы китапханәсендә, Билгесез солдат Көненә багышлап, 5 нче сыйныф укучылары белән батырлык сәгате үтте.
Без “Хәтер китабын” ачсак, Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларның фамилияләре рәтендә “хәбәрсез югалган” дип язылганнары да бик күп. Үлгән солдатларның күмелгән җирләре билгесез һәм алар Россиянең төрле урманнарда, кырларда һәм сазлыкта яталар. Алар турында халык хәтерен саклар өчен, каты сугышлар булган шәһәрләрдә Билгесез солдат каберләре, мемориаллар һәм һәйкәлләр бар. Анда “мәңгелек ут” янып тора.
“Хәбәрсез югалган” солдатлар арасында безнең авылдашлар да бар. Шуңа күрә батырлык сәгате һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән башланды. Шуннан соң балалар китапханәдә презентация карадылар

07.12.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелә торган мәрхәмәтлек декадасы кысаларында, “Китап киштәсендә шәфкать” дип исемләнгән күргәзмә-тәкъдим оештырылды.
Укучыларга китапханәнең тәкъдим итү исемлеге буенча әдәби әдәбият күрсәтелде. Барлык әсәрләр геройларның игелеген һәм риясызлыгын, кешелек газапларына карата игътибарлы булуны һәм үзенчәлекле кешеләргә карата ярдәмчелекне бәйли. Бу китапларны укып чыкканнан соң, укучылар тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булыр дип ышанасы килә. Бу тормышта иң мөһиме – кеше булып калу!

07.12.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә Россия Геройлары көненә багышланган “Безнең Җиңү юллары” дигән тарихи-күргәзмәсе тәкъдим ителде.
“Бөек һәм күренекле” бүлегендә, укучыларга рус тарихы геройлары Кутузов, Суворов, Ушаков һәм башка полководец һәм флотоводецлар турында белешмә һәм энциклопедик басмалар тәкъдим ителде.
“Ватан бүләкләре” бүлегендә, узган гасырлар һәм хәзерге заман Россия орденнары һәм медальләре тарихы турында сөйләнә.
“Минем ватан” бүлегендә, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары, шул исәптән туган якны өйрәнү әдәбияты турында материаллар тәкъдим ителде.

07.12.2018
2018 нче елның 4 нче декабрь көнне Яр буе Морквашы авылының Красавина урамында ике ут баганаларының фонарьларын алыштырдылар.

07.12.2018
2018 нче елның 3 нче декабрь көнне Яр буе Морквашы китапханәсендә, Билгесез солдат Көненә багышлап, 5 нче сыйныф укучылары белән батырлык сәгате үтте.
Без “Хәтер китабын” ачсак, Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларның фамилияләре рәтендә “хәбәрсез югалган” дип язылганнары да бик күп. Үлгән солдатларның күмелгән җирләре билгесез һәм алар Россиянең төрле урманнарда, кырларда һәм сазлыкта яталар. Алар турында халык хәтерен саклар өчен, каты сугышлар булган шәһәрләрдә Билгесез солдат каберләре, мемориаллар һәм һәйкәлләр бар. Анда “мәңгелек ут” янып тора.
“Хәбәрсез югалган” солдатлар арасында безнең авылдашлар да бар. Шуңа күрә батырлык сәгате һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән башланды. Шуннан соң балалар китапханәдә презентация карадылар

01.12.2018
2018 нче елның 18 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегендә 2019 нчы елда гражданнарның самообложениягә, түбәндәге эшләрне башкару буенча, җирле әһәмияткә ия мәсьәләне хәл итү өчен референдум үтте:
-    Яр буе Морквашы авылында балалар площадкаларын төзү;
-    Пустые Моркваши авылында балалар площадкасын төзү;
-    Десятидворка авылында урамдагы ут баганаларын яңарту;
-    Никольский авылында юлларга таш салу;
-    Покровка авылында урамдагы ут баганаларын яңарту, контейнерлар площадкасын төзү;
-    Лесные Моркваши авылында зиратка кадәр юлны төзекләндерү.
2019 нче елның 1 нче гыйнвар көненнән акча җыя башлыйлар.

01.12.2018
2018 нче елның 26 нчы – 30 нчы ноябрь көннәрендә, Яр буе Морквашы авыл җирлегендә МУП “Волжанка” эшчәнлекләре , шулай ук электрик А.А.Гончаров ярдәмендә, Яр буе Морквашы авылының Лермонтов, Набережная, Сайдашева, Красавина урамнарында һәм Покровка авылының Центральная урамында ут баганаларының фонарьларын алыштырдылар.

01.12.2018
2018 нче елның 28 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы авылы урамнарында подряд оешмасы ярдәмендә алты эт тотылды.

01.12.2018
“Бердәм Россия” Партиянең XVIII – нче съезды алдыннан, Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башлыгы һәм Партиянең беренче бүлек авыл җирлеге Сәркатипы Гаязов И.Х., “Яңарту – 2018” темасына партия сөйләшүендә катнашты.

01.12.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башлыгы Гаязов И.Х. һәр сишәмбе көнне иртәнге 8 дән 11 гә кадәр гражданнарны шәхси кабул итә.

01.12.2018
Яр буе Морквашы авылында “Бозга чыгу тыелган” кисәтү аншлаглары эленде.
Хөрмәтле гражданнар, зинһар сак булыгыз!

01.12.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә авыл кешеләренә “Тормыш ямьле! Юкка тәвәккәлләмә! дип исемләнгән иллюстрация күргәзмәсе тәкъдим ителде.
1 нче декабрь - СПИД ка каршы Халыкара көне. Бу көндәге төрле акцияләр һәм чаралар, сәламәтле тормышка, спортка, күңелле кәефкә багышлана. Шулай ук, без бу куркыныч авыру турында белергә һәм авыру кешеләргә толерант булырга тиешбез.

30.11.2018
2018 нче елның 29 нчы ноябрь көнне Яр буе Морквашы китапханәсе “Граждан сугышы: тарихи хәтер һәм мирас. Идел буендагы Граждан сугышның 100 еллык вакыйгасына” дип исемләнгән республика конференциясендә катнашты.
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. һәм 9 нчы сыйныф укучысы Дудина Настя, “Яр буе Морквашы авыл җирлегендә Граждан сугышның хәтер кайтавазлары” дигән тикшеренү эшен тәкъдим иттеләр.

 

27.11.2018
2018 нче елның 25 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында клуб мөдире Кириллова Аделина һәм сәнгать җитәкчесе Хайруллина Татьяна, Әниләр көненә багышлап бәйрәм чарасын үткәрделәр.
“Надежда” вокаль ансамбле матур җырлар җырлады. Яшь кызлар Шайхутдиновалар Азалия һәм Азалина, Толокнова Ксения һәм Иванова Эмилия барлык әниләр өчен күңелле бию биеп күрсәттеләр. Гершина Карина һәм Иванов Артём рэп стилендә җыр башкардылар. Муминов Тимур, Князев Андрей һәм Билалетдинова Рената “Әнигә бүләк” дип исемләнгән кызыклы сценка тәкъдим иттеләр.
Концерт ахырында барлык катнашучылар, әниләр һәм кунаклар, әни турында җыр башкардылар.

24.11.2018
Яр буе Морквашы Мәдәният йортында һәрчак күңелле, чөнки клуб мөдире Кириллова А. һәм сәнгать җитәкчесе Хайруллина Т. бергәләшеп Әниләр көненә әзерләнәләр. “Надежда” ансамбле һәм авыл яшләре концерт номерларын кабатлыйлар, бәйрәмгә залны бизиләр.

 

24.11.2018
Яр буе Морквашы Мәдәният йортында рәсем түгәрәгендә, балалар сәнгать җитәкчесе Хайруллина Татьяна белән, Әниләр көненә багышланган киләчәк бәйрәмгә бик актив катнашалар. Балалар матур рәсемнәр һәм үз әниләренә бүләкләр ясыйлар.

23.11.2018
Яр буе Морквашы урта белем бирү мәктәбендә китапханә мөдире Прохорова И. хәвефсезлек аена багышлап, “Сак булыгыз!”Боз!” дип исемләнгән 2 нче - 4 нче сыйныф укучылары өчен сәгать үткәрде. Аларга әдәби әсәрләргә күзәтү тәкъдим итте. Укучыларга Е.Пермяк, М.Зощенко, В.Драгунский, Б.Житков әсәрләре күрсәтелде. Шулай ук, язгы бозның куркынычлары турында язылган “Тылсымлы каргалар” әкияте укылды.

23.11.2018
“Китапханәгә бар гаилә белән” дип исемләнгән якциядә катнашып, Яр буе Морквашы китапханәсенә Шайхутдиновлар гаиләсе: Роберт Рәис улы үзенең ике кызы Азалия һәм Азалина белән килде.
Китапханәче Прохорова Ильмира кызлар өчен Е.Благинина, Б.Заходер, А.Платонов балалар китапларына күзәтү ясады. Әниләр бәйрәме алдыннан кызлар үз әнисе өчен шигырьләр һәм җырлар җыентыгын сайлап алдылар. Ә әтиләре табигать материаллардан ничек поделкалар ясау турындагы китап сайлап алды.

20.11.2018
2018 нче елның 20 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында драма түгәрәгендә балалар, сәнгать җитәкчесе Хайруллина Татьяна белән Әниләр бәйрәменә актив әзерлек эшләрен башкардылар. Яшь артистлар күңелле сценкалар өйрәнделәр һәм үз әниләренә матур бәйрәм үткәрергә дип өметләнәләр.


20.11.2018
2018 нче елның 20 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында драма түгәрәгендә балалар, сәнгать җитәкчесе Хайруллина Татьяна белән Әниләр бәйрәменә актив әзерлек эшләрен башкардылар. Яшь артистлар күңелле сценкалар өйрәнделәр һәм үз әниләренә матур бәйрәм үткәрергә дип өметләнәләр.

07.11.2018
2018 нче елның 6 нчы ноябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында клуб мөдире Кириллова А.Р. һәм сәнгать җитәкчесе Хайруллина Т. Дуслык һәм Татулык көненә багышлап, авыл яшьләренә кызыклы викторина үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр. Шулай ук, күңелле уеннар уйнадылар.

07.11.2018
Һәр чәршәмбе һәм якшәмбе көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында гитара һәм фортепиано дәресләре үтә.
2018 нче елның 7 нче ноябрь көнне укытучы Валентина Мамченко, клуб мөдире Кириллова Аделина, сәнгать җитәкчесе Хайруллина Татьяна һәм балалар бергәләшеп гитара һәм фортепианода уйнадылар.

04.11.2018
2018 нче елның 4 нче ноябрь көнне Халык Бердәмлек көненә багышлап, Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, клуб мөдире Хайруллина А.Р. һәм сәнгать җитәкчесе Хайруллина Т. яшьләр өчен “Бергә без бердәм” дип исемләнгән тематик информацион сәгать үткәрделәр. Яшьләр бәйрәмнең тарихы турында белделәр, үткән һәм хәзерге замананы чагыштырдылар. Кызыклы әңгәмә үтте.

 

03.11.2018
2018 нче елның 1 нче- 2 нче ноябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы И.Х.Гаязов Югары Ослан муниципаль районның команда составында, Тюлячи авылында Татарстан Республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол буенча спартакиадада катнашты.
Безнең районнан сигез “спортчы” командасы катнашты:
Районның Башлыгы М.Г.Зиатдинов, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы И.Х.Гаязов, Введенско-Слободская авыл җирлегенең Башлыгы Д.В.Морозов, Бурнашево авыл җирлегенең Башлыгы С.В.Бурукин, Түбән Ослан авыл җирлегенең Башлыгы А.З.Шайдуллин һәм спорткомитет кешеләре.
Безнең команда икенче урынны алып финалга чыкты. Чын күңелдән котлыйбыз!

03.11.2018
Яр буе Морквашы авылында МЧС хезмәткәрләре авыл кешеләренә, янгынга каршы инструктаж үткәрделәр.

03.11.2018
Яр буе Морквашы авылында авыл кешеләреннән җыелган акчага, урам яктыртучы светильникларны урнаштырдылар.

03.11.2018
2018 нче елның 30 нчы октябрь көнне Яр буе Морквашы Башкарма комитетының сәркатипы А.Ф.Рыбкина, «Изменения в законодательстве о труде и занятости в 2018-2019 годах и порядок их применения» дип исемләнгән семинарда катнашты.
Семинарны оештыручыларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

03.11.2018
2018 нче елның 26 нчы октябрь көнне Яр буе Морквашы Башкарма комитетының сәркатипы А.Ф.Рыбкина "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлады. Укыту Казан (Идел буе) федераль университеты базасында үткәрелде.

03.11.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, кышкы сезонга спецтехниканы әзерләү буенча эшләр башкарыла.


03.11.2018
2018 нче елның 29 нчы октябрь көнне комсомолга 100 ел тулды. Бу көнне Россия яшьләренең коммунист бердәмлеге оешты һәм СССР ның барлыкка килүе белән ВЛКСМ дип атала башлады.
2018 нче елның 30 нчы октябрь көнне Яр буе Морквашы китапханәсендә китапханәче Прохорова И.Р., Мәдәният йорты мөдире Кириллова А.Р. һәм сәнгать җитәкчесе Хайруллина Т. комсомолның туган көненә багышлап тематик кичә үткәрделәр. “Минем комсомол яшьлегем” дип исемләнгән презентация күрсәттеләр. Яшьләр, комсомол организациянең тарихы һәм Яр буе Морквашы авылының комсомоллары турында белделәр.

03.11.2018
2018 нче елның 27 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында клуб мөдире Кириллова А.Р, сәнгать җитәкчеләре Хайруллина Т. һәм Хасанова Г.Ф. “Мисс Моркваши” бәйгесен үткәрделәр.
“Мисс Моркваши” исеменә Рената Биллалетдинова лаек булды, Карина Гершина “Вице-мисс Моркваши” исемен алды, Анита Мокшанова “Мисс зрительской симпатия” сен алды, Диана Сабирова “Мисс очарование” исеменә лаек булды, ә Динара Биллалетдинова “Мисс сообразительность” исемен үзенә алды.
Барлык кызлар үзләренең бию, җыр һәм сөйләү сәләтләрен күрсәттеләр. Кунаклардан интервью алдылар һәм “мин зур үскәч” темасына хыялланып та алдылар. Катнашкан кызлар бүләкләргә ия булдылар һәм “Мисс Моркваши” бәйгесе күңелле биюләр белән тәмамланды.

03.11.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә халык бердәмлегенә кагышлы «Минин и Пожарский: хроника Смутного времени» дип исемләнгән патриотизм сәгате үтте.
Россиядә яшәүче кешеләр, халыкның бердәмлегендә хөкүмәтнең һәм халыкның байлыгы турында аңладылар.

03.11.2018
Көзге каникулларның беренче көннәрендә 2-нче – 8нче сыйныф укучылары өчен балалар язучы Отфрид Пройслерның 95 еллыгына багышлап, «Путешествие по сказочной стране Пройслера» дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар.
Пройслер 32 китап язды, алар 55 телгә тәрҗемә ителгән һәм төрле премияләргә ия булганнар.

03.11.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә «Вокруг света за 45 минут» дип исемләнгән аукцион-дәрес үтте.
Географиядән сораулар бик авыр иде, әмма балалар күбесенә җавапларын бирә алдылар. Шулай ук, әдәби геройларга, математикага, балалар җырларына һәм ребусларны чишүгә кагышлы бик кызыклы сорауларга, яшьләр кызыксынып җаваплар бирделәр. Барлык катнашучылар баллы бүләкләргә ия булдылар.

30.10.2018
2018 нче елның 28 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында клубның мөдире Кириллова А., сәнгать җитәкчеләре Хайруллина Т. Һәм Хасанова Г., дөньяның борыңгы Хэллоуин бәйрәменә багышлап яшьләр өчен күңел ачу чарасын үткәрделәр. Яшьләр бәйрәмнең тарихы турында белделәр, курку бүлмәсенә керделәр һәм төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар.

30.10.2018

2018 нче елның 30 нчы октябрь көнне Яр буе Морквашы китапханәсендә 5 нче - 9 нчы сыйныф укучылары белән, политик репрессиядә хәләк булганнарны искә алып, хәтер сәгате үтте.
Башта китапханәче Прохорова И.Р. балаларга бу көнне хәтер дәресе, митингларның ни өчен үткәрелүе турында сөйләде. Аннан соң китапханәче «Суровая драма народа» дип исемләнгән хәтер-күргәзмәсен тәкъдим итте. Бу күргәзмәдә төрмәдә, ссылкаларда булган язучыларның әсәрләре күрсәтелде. А.Солженицынның хикәяләре, В.Шаламовның «Колымские рассказы», А.Рыбаковның «Дети Арбата», «Тридцать пятый и другие» һәм «Страх» трилогиясе тәкъдим ителде.

30.10.2018
“Комсомол – минем язмышым”
ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышлап, Яр буе Морквашы китапханәсендә 1960 нчы – 80 нче еллар комсомоллары белән очрашу үтте.
Китапханә мөдире Прохорова И.Р. “Надежда” вокаль группасы белән “Комсомол белән хушлашмыйм...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр. Анда комсомолларның яраткан шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Китапханәче 1960 нчы – 80 нче еллар комсомоллары турында презентация тәкъдим итте. Шулай ук, “Минем комсомол яшьлегем” дип исемләнгән күргәзмә экспозициядә Звягин В.И., Храмова Т.П., Кириллова Н.Л., Гиниятова Н.А. безнең авыл комсомолларның документлары һәм шәхси әйберләре күрсәтелде.

24.10.2018
ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышлап, Яр буе Морквашы китапханә мөдире, Бөек Ватан Сугышның комсомол-геройларына кагышлы, нәфис әдәбиятның китап күргәзмәсен әзерләде.
Иң танылган китапның берсе - Александр Фадеевның “Яшь гвардия”се. Украинаның Краснодон шахтёр шәһәрендә 9 нчы, 10 нчы сыйныф укучы-комсомоллар үз иницииативасы буенча яшерен ооешма оештырганнар һәм аңа "Яшь гвардия" исемен кушканнар. Комсомолларга 15-17 яшь иде. Оешмада 100 гә якын кеше иде. Бу китапның герой-комсомолларның исемнәрен элеке еллардагы һәр пионер һәм комсомол белә иде.
Шулай ук, һәркемгә Лиза Чайкина таныш иде, ул сугыш вакытында ВЛКСМ Райкомның сәркатипы иде. Яшерен оешманы оештырган өчен ул үтерелде. Аның турында Н.Бирюковның “Чайка” китабында сөйләнде.
Шулай ук, язучы-фронтовикларның китаплары да танылган: Б.Васильевның «А зори здесь тихие…», «В списках не значился», «Завтра была война»; В. Быковның «Сотников», «Обелиск»; Ю. Бондаревның «Горячий снег» һәм башкалар. Барлык яшь геройлар комсомол булганнар һәм соңгы сулышка кадәр үз Ватаны өчен гомерләрен бирергә әзер булганнар.

17.10.2018
Яр буе Морквашы Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Хасанова Гүзәлия белән, “Кечкенә осталар”түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Бу дәреснең максаты - балаларны тукымадан тегәргә өйрәтү. Беренче көнне ук, кечкенә осталар тукымадан “почмаклар” тегәргә өйрәнделәр.

 

 

17.10.2018
14 нче октябрь көнне православие динендәгеләр Покров Пресвятой Богородицы көнен бәйрәм итәләр. Элеке заманада бу бәйрәм чын көзнең һәм киләчәк кышның килүен билгеләгән.
Покров Пресвятой Богородицы – елның иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык динле кешеләргә әһәмиятле.
14 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы музей мөдире Храмова Т.П. һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре Кириллова А.Р. һәм Хасанова Г.Ф., авыл кешеләре өчен танып белү чарасын үткәрделәр. Алар бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр һәм ахырда барлык катнашучылар тәмле чәй эчтеләр.

 

13.10.2018
Яр буе Морквашы авылында 2018 нче елның 13 нче октябрь иртәсе дус, күңелле һәм күтәренке башланды. Авыл җирлегенең Башлыгы, авыл кешеләре, Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, һәм урманчылык эшлекләре бергәләшеп СНТ “Вагонник” юлы буйлап агачлар утырттылар.

13.10.2018
2018 нче елның 13 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында Бөтендөнья Космос атнасына багышланган, яшьләр өчен “Җир буйлап” дип исемләнгән викторина үтте. Хасанова Г.Ф. һәм Хайруллина Т.Г. балаларга космос турында сөйләделәр, Кириллова А.Р. белән яшьләр “Без космоста яшәгән булсак” дигән темага хыялланып та алдылар. Балалар бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Кичәне бергәләшеп космос торты белән чәй эчеп тәмамладылар.

13.10.2018
Яр буе Морквашы Мәдәният йортында рәсем түгәрәгендә балалар бик кызыксынып һәм теләп, классик һәм яңазаман рәсем методлары белән танышалар. Рәсем, графика, живопись техникаларын төрле инструментлар һәм материаллар белән үзләштерәләр.

13.10.2018
2018 нче елның 11 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында Кириллова А.Р., Хасанова Г.Ф. һәм Хайруллина Т.Г., “Минем туган почмакларым” дип исемләнгән халык иҗаты күргәзмәсен оештырдылар. Бу күргәзмәдә авыл сәләтләре үзләре ясаган эшләрен күрсәттеләр.

10.10.2018
2018 нче елның 10 нчы октябрь көнне Яр буе Морквашы авылының яшьләре Мәдәният йортының хезмәткәрләре белән, “Көзге фантазияләр” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Балалар үз куллары белән көзнең бүләкләреннән төрле эшләнмәләр ясадылар. Көз турында матур җырлар җырладылар һәм кичәне күңелле биюләр белән тәмамладылар.

10.10.2018
“Әби сондыгыннан хикәяләр”
2018 нче елның 11 нче октябрь көнне 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Яр буе Морквашы тарихи-этнография музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Храмова Т.П. һәм китапханә мөдире Прохорова И.Р. балаларга “Әби сондыгыннан хикәяләр” дип исемләнгән экскурсия-сәяхәт үткәрделәр.
Беренче булып сондыктагы предметларның тарихы турында сөйләделәр. Һәрбер экспонатның кызыклы тарихы бар. Балалар җитен тукымасыннан ясалган төрле сөлгеләр, ашъяулыклар тотып карадылар. Һәрбер өйдә еллар буе кыз өчен бирнә әзерләгәннәр. Бирнә яңа сондыкка җыелып кыз белән кияүгә бирелә иде.
Балалар курыстан һәм агачтан ясалган әйберләрне кызыксынып карадылар. Һәрбер хикәядән соң балалар сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр.

08.10.2018
Яр буе Морквашы авылының Мәдәният йортында кызлар бию белән шөгыльләнәләр. Салаватова Галина үзенең бию сәләте белән бүлешә. Һәр шимбә һәм якшәмбе көнне балалар төрле бию элементларын өйрәнәләр.

08.10.2018
Драма түгәрәге
Яр буе Морквашы авылының Мәдәният йортында балалар вакытны драма түгәрәгендә кызык һәм күңелле үткәрәләр. Балалар клубның хезмәткәрләре КирилловаА.Р., Хайруллина Т.Г. һәм Хасанова Г.Ф. белән авылда яшәүчеләрнең һәм кунакларның күңелен күтәрә торган кызыклы сценкалар куялар.

04.10.2018
2018 нче елның апрель аенда Яр буе Морквашы авыл җирлегенә Татарстан Республикасы бюджетыннан грант акчалары бирелде. Шул акчаны суүткәргеч трубаларын сатып алуга һәм урнаштыруга, шулай ук, Яр буе Морквашы авылының юлларына таш салуга җибәрергә дип киңәш ителде.
2136 метр буйлыгында суүткәргеч трубаларын 2018 нче елның сентябрь аенда тәмамланды.
Октябрь ае башында таш китерә башладылар. 625 метр буйлыгында авылның биш урам юлларын төзекләндерергә план кордылар.

03.10.2018
2018 нче елның 30 нчы сентябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмнең беренче бүлегендә клуб хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар. Аннан соң барлык кунакларны өстәл артына чәй эчәргә чакырдылар.
1нче һәм 2нче сентябрь көнне Башкарма комитеты, китапханә, мәктәп һәм “Волжанка” МУП хезмәткәрләре авыл җирлегенең 170 өлкән кешеләрне бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башкарма комитеты түбәндәге спонсорларга зур рәхмәтләрен белдерә:
ООО «Дивный берег»,
ООО «Вельветте Марин»,
ООО «Фирма «Экспресс» директор Юровский Олег Александрович,
ПНО «Геоник»,
ИП Мехтиева Елена Сергеевна,
ИП Толокнов Евгений Александрович.

03.10.2018
2018 нче елның 28 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылында яшәүче Якимов Василий Яким улына 90 яшь тулды. Аны Югары Ослан районның Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы һәм Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы котладылар.
Башкарма комитеты тарафыннан Василий Яким улын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

03.10.2018
2018 нче елның 1 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Никольский авылында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган хәйкәл янындагы территориясен чистарттылар.

03.10.2018
2018 нче елның 1 нче октябрь көнне Яр буе Морквашы авылының Красавин урамында, ОАО “Татавтодор” ярдәмендә юллар төзекләнде.

02.10.2018
2018 нче елның сентябрь ахырында Яр буе Морквашы авылында янгыннан саклау гидрантларын урнаштыру буенча эшләр башланды.

02.10.2018
Өлкәннәр көне.
2018 нче елның 30 нчы сентябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап бәйрәм чарасы үтте. Клуб хезмәткәрләре Кириллова А.Р., Хайруллина Т.Г., Хасанова Г.Ф. һәм мәктәп балалары концерт оештырдылар.
Бәйрәмдә “Надежда” вокаль ансамбле матур җырлар башкардылар, Шайхутдинова Азалия һәм Азалина, Толокнова Ксения, Баскаков Артём кунакларны күңелле сценка белән көлдерделәр. Гершина Карина бабай турында җырын җырлап, бар кешеләрне елатты, Хасанова Гузәлия һәм Хайруллина Татьяна карчыклар турындагы сценка белән кешеләрне сөендерделәр. Мәктәп балалары, шулай ук, авылдашларга җырлар , музыкаль табышмаклар, кызыклы сценкалар күрсәттеләр. Бәйрәмгә Коргузи авылыннан кунаклар да килделәр.
Бәйрәм чарасы ризыкка бай булган чәйле өстәл белән тәмамланды.

15.09.2018
2018 нче елның 15 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортының хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, “Яшел Россия” акциясенә кушылып субботникта катнаштылар. Мәдәният йорты территориясеннән һәм балалар площадкасыннан чүп җыйдылар.

 

 

15.09.2018
2018 нче елның 15 ече сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылының Полевая һәм Спортивная урамнарында, суүткәргеч трубаларын авылның үзәк суүткәргеченә тоташтырдылар. Бүгенге көнгә 1500 метр суүткәргеч трубалары җәелде.

15.09.2018
2018 нче елның 15 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылының Солнечная урамында, суүткәргеч трубасын төзәттеләр.

13.09.2018
2018 нче елның 13 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, ООО “ВетДом” подряд оешмасы ярдәмендә урам этләре тотылды. Барлыгы 14 эт тотылып питомникка тапшырылды.

13.09.2018
2018 нче елның 12 нче сентябрь көнне административ бозу эшен карап, Югары Ослан муниципаль районның Башкарма комитетының административ комиссия чишелеше буенча, Яр буе Морквашы авылында яшәүче Садыкова Фәнзия Мәүлит кызына төзекләндерү җирлек территорияләрнең муниципаль кагыйдәләрен бозуга 7000 сум штраф салынды.

13.09.2018
“Укучының хәвефсезлек көндәлеге”
Хәвефсезлек ае уңаеннан Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 5 нче сыйныф укучылары белән “Җәяүле көндәлеге” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга җәяүле, велосипедист һәм укучы өчен буяулы, кызыклы, файдалы“Укучының хәвефсезлек көндәлеге”н бүләк иттеләр. Бу көндәлектәге төрле сорауларга дөрес җавапны сайтка җибәреп, балалар призларга лаек була ала. Китапханәче барлык укучыларга уңышлар теләде.

 

12.09.2018
Яр буе Морквашы авылының Полевая урамында, суүткәргеч җәю буенча эшләр алып барыла.

12.09.2018
2018 нче елның 12 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, ГКУ “Приволжское лесничество” хезмәткәрләре ярдәмендә юл кырыйларын чистарту эшләре башкарылды.

12.09.2018
2018 нче елның 12 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылының Ульяновская урамында, суүткәргеч трубаларның җәю эшләре тәмамланды.

 

12.09.2018
“Бөек Лев һәм аның рәссам-дуслары”
Л.Н.Толстойның 190 еллыгына багышлап, Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 9 нчы сыйныф укучыларын “Бөек Лев һәм аның рәссам-дуслары” дип исемләнгән портрет галереясен карарга чакырды.
Толстой чорында бөек рәссамнар Иван Крамской, Илья Репин, Леонид Пастернак хезмәт иткәннәр. Аларның һәрберсе язучы белән танышып кына түгел, ә аның портретын язарга теләгәннәр. Укучылар Толстойның төрле портретлары белән таныштылар. Рәссамнар язучының иң мөхиме – кешелекле булуын күрсәтә алдылар.

12.09.2018
2018 нче елның 11 нче сентябрь көнне А.И.Солженицынның 100 еллыгына багышлап, Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән әдәби сәгать үткәрде.
Башта балалар Солженицынның тормышы турындагы презентация карадылар. “Матрёнин двор” әсәрендә туктап, рус хатыннын хезмәт ярату, эшчән булуы турында , авылның сугыштан соң булган язмышын күрделәр.
А.И.Солженицын вафат булгач В.Распутин шулай дип язган: “Ул бөек фигура булган. Әдәбиятта да, мәдәни тормышта да. Безнең халык талантлы, кешелекле галимне югалтты.”

10.09.2018
Яр буе Морквашы китапханәсендә Расул Гамзатовның 95 еллыгына багышлап, портрет күргәзмәсе оештырылды.
Расул Гамзатов – халык һәм хакимиятнең мәхәббәтен җәлаб алган  шагырьләрнең берсе. Аның китаплары миллионлап тиражга чыккан, чыгышлары тулы залларда үткән. Аның җырларын бөтен ил белә. “Журавли” җырын башкарганда, кеше елый башлый. Уңышка карамастан, шагыйрь гади һәм сөйкемле кеше булып калган. Яшьләргә киңәш белән булышты. Һәрчак халык белән очрашты һәм үз Ватаннан акыллылык җыйган.

10.09.2018              
Ипиле һәм чикләвекле спас.
Өченче спас – чикләвекле, башкача ипиле – ике атналы Успен спасын тәмамлый һәм Баллы белән Алмалы спаслардан соң соңгысы була.
Чикләвекле спасына чикләвекләр өлгерә. Бу көнне ипи пешерәләр һәм табында мөһим ризык була. Өченче спас 29 нчы августта үткәрелә.
Яр буе Морквашы авылының музеенда Мәдәният йортының коллективы Кириллова А.Р., Хасанова Г.Ф., Хайруллина Т.Г. һәм музей мөдире Храмова Т.П., балалар һәм олылар өчен мәдәни-күңел ачу чарасын үткәрделәр.
Балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, чикләвек кәттеләр, бәлеш белән тәмле чәй эчтеләр. Кич күңелле биюләр белән тәмамланды.

10.09.2018
Яр буе Морквашы авылының Спортивная урамында, суүткәргеч трубаларын җәю буенча актив эшләр башкарыла.

10.09.2018
2018 нче елның 10 нчы сентябрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитетының сәркатипы, Татарстан Республиканың 3 нче номерлы Федераль салым хезмәтенең Районара инспекциясе үткәргән укыту семинарында катнашты. Семинарда, шулай ук, инспекциянең җитәкче урынбасары Иванова Ирина Александр кызы да катнашты.

10.09.2018
Яр буе Морквашы авылының Дубравная урамында, суүткәргеч трубаларын җәю эшләрен тәмамладылар. Барлыгы 150 метр суүткәргеч җәйделәр.

10.09.2018
Яр буе Морквашы авылының Мәрҗәни урамында, юлга таш салу эшләрен тәмамладылар.

10.09.2018
2018 нче елның 7 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылының Дружбы урамындагы юлны, грейдер машинасы белән тигезләделәр.

08.09.2018
«Страна Вообразилия Заходера»
Балалар шагыйре Борис Заходерның 100 еллыгына багышлап, Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 1 нче-4 нче сыйныф укучылары белән «Страна Вообразилия Заходера» дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.
Балалар шагыйрь, тәрҗемәче, прозаик, драматург һәм әкиятче булган Борис Заходерның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Кайбер шигырьләр һәм әкиятләр белән балалар таныш иделәр, бигрәк тә кызыклы әкият-тәрҗемә Винни-Пух, Алиса, Карлсоннар һәм башка геройлар турында. Бик кызыксынып хайваннар, хөнәр турындагы шигырьләрне тыңладылар һәм уеннар уйнадылар.

08.09.2018
“Терроризмга һәм экстремизмга – ЮК!”
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р., 9 нчы-10 нчы сыйныф укучылары белән “Терроризмга һәм экстремизмга – ЮК!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.
Терроризм кайгы, күз яше, кеше үлемен алып килә. Терроризм –ул кешелеккә карата җинаять. Әңгәмә барышында укучылар актив сөйләштеләр һәм терроризмга каршы юллар тәкъдим иттеләр.

03.09.2018
«Книжные жмурки»
Август ае буенча Яр буе Морквашы китапханәсендә “Книжые жмурки” исемле акциясе үтте.
Китаплар кече яштән үк безнең белән. Ләкин хәзерге вакытта кешеләр китап турында оныта башладылар. Алар күбрәк телевизор карыйлар, информацияне интернеттан алалар. Ә бит никадәр кызыклы китаплар бар. Менә шундый китапларны безнең китапханә, балалар һәм олылар өчен уен итеп тәкъдим итте.
Китапханәче балаларга китап алып өйдә укырга кушты. Китаплар ак кәгазьгә төрелгән иде һәм алдагы биттә кызыклы рәсем төшерелгән иде. Укучы нинди китап алганны күрмәде. Соңнан укучы белән укылган китап турында әңгәмә үткәрелде.

03.09.2018
2018 нче елның 26 нчы август көнне Яр буе Морквашы авылының Мәдәният йортында Авыл көненә багышлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Клуб хезмәткәрләре Кириллова А.Р., Хасанова Г.Ф., Хайруллина Т.Г., китапханәче Прохорова И.Р., сәркатип Рыбкина А.Ф. һәм музей мөдире Храмова Т.П. бәйрәм концертын оештырдылар. Чарада авыл кешеләре һәм кунаклар катнаштылар. Кубарева Анастасия көнчыгыш биюе белән чыгыш ясады. Печищи клубының “Калинушка” ансамбле җанлы җырлар җырладылар. Шеланга кунаклары юмористик сценка күрсәттеләр. Барлык кунакларны кайнар чәй, коймак, бәлеш белән каршы алдылар. Иванова Вера Константиновна алып килгән куас белән сыйладылар. Балалар өчен күңел ачу чараларын үткәрделәр. Бәйрәмнән соң яшьләр өчен биюләр оештырдылар һәм ахырда салют җибәрделәр.
   

 

03.09.2018
2018 нче елның 3 нче сентябрь көнне Яр буе Морквашы авылының территориясеннән, МУП “Волжанка” эшлекләре ярдәмендә 50 кубометр зур размерлы чүп чыгарылды.,

03.09.2018
Яр буе Морквашы авылының Дубравная урамында, суүткәргечне җәю эшләре актив башкарыла.

29.08.2018
2018 нче елның 29 нчы август көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Десятидворка авылында, суэтем манарасының коймасы куелды.

29.08.2018
Яр буе Морквашы авылының Ульяновская һәм Волгоградская урамында суүткәргечнең җәю эшләре башкарыла.
2018 нче елның 29 нчы август көнне суүткәргеч трубаларның стыковкасы ясалды.

28.08.2018
2018 нче елның 28 нче август көнне Яр буе Морквашы авылының Башкарма комитеты, китапханә һәм Мәдәният йортының хезмәткәрләре, “Чиста яр” акциясендә катнашып чишмәне чүптән чистарттылар, 200 кг чүп җыелды.

27.08.2018
2018 нче елның 27 нче август көнне Яр буе Морквашы авылында, Лермонтов урамының юл төзәтү эшләре башкарылды.

25.08.2018
2018 нче елның 24 нче август көнне Яр буе Морквашы авылының Мәрҗәни урамында, суүткәргечнең тишелүе ябылды. Эшләр кыска вакыт эчендә бетерелде һәм суны тиешле дәрәҗәдә бирә башладылар.

24.08.2018
2018 нче елның 22-23 нче август көнне Яр буе Морквашы авылының Ульяновская урамы буенча, суүткәргечне җәер өчен траншея ясалды.

24.08.2018
Яр буе Морквашы авылында Мәдәният йортының участыгыда, волейбол площадкасын төзү буенча эшләр бара.
2018 нче елның 24 нче август көнне ОА “Татавтодор” ярдәме белән, булачак площадканың җире тигезләнде.

22.08.2018
2018 нче елның 20-21 нче август көнне Яр буе Морквашы авылының Волгоградская урамы буенча, суүткәргечне җәер өчен траншея ясалды.

22.08.2018
2018 нче елның 22 нче август көнне Яр уе Морквашы Мәдәният йортында, Дәүләт флагының көненә багышлап, яшьләр өчен күңел ачу чарасы үтте.
Чара төрле бүлекләрдән торды. Беренче - ул иҗади бүлек иде. Яшьләр флагны кәгазьдә генә түгел, хәттә үзләренең йөзләрендә дә аквагримм ярдәмендә ясадылар. Шуннан соң, туган якны өйрәнү музейның хәрби бүлмәсендә, яшьләр бәйрәмнең һәм Россия флагының тарихы турында белделәр.

 

18.08.2018
2018 нче елның 17 нче август көнне Яр буе Морквашы авылының Мәрҗәни урамында, юлны таш белән каплар өчен эзерлек эшләре башланды.

18.08.2018
2018 нче елның 18 нче август көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов Илнур Хазинур улы катнашуында, Яр буе Морквашы авылының Молодёжная, Дружбы, Полевая, Волгоградская, Ульяновская һәм Казанская урамында яшәүче кешеләре белән очрашу үтте. Очрашуның темасы -  шул урамнар буенча су үткәрү.

14.08.2018
“Бал спасында бал исләре”
14 нче август көнне Яр буе Морквашы авыл җирлегендә музей җитәкчесе Храмова Т.П., китапханә мөдире Прохорова И.Р., Мәдәният йорты мөдире Кириллова А.Р., сәнгать җитәкчесе Хасанова Г.Ф. “Бал спасы”на багышлап, олы яшьтәге кешеләргә һәм аларның оныкларына күңел ачу чарасын үткәрделәр.
Бәйрәмне “Надежда” ансамбле халык җырлары белән башлап җибәрде. Балалар әйлән-бәйлән, төрле уеннар уйнадылар.
Умартачы Сергей Плеханов балны ничек алырга турында сөйләде.
Бәйрәм азагында барлык кешеләрне бал белән, тәмле ризыклар белән чәй эчәргә чакырдылар.
Чарада 25 кеше катнашты.

14.08.2018
2018 нче елның 14 нче август көнне Яр буе Морквашы авылында “Волга” М7 трассада, Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты, Мәдәният йорты, китапханә эшлекләре һәм авылның актив яшьләре, Татарстан Республикасы флаглары белән өченче “Астана-Париж” веломарафонда катнашучы аз күрүче һәм сукыр велосипедистларны каршы алдылар.
Авыл яшьләре велосипедчыларга сораулар бирделәр,алар үз җавапларын биреп, бик кызыклы әңгәмәдә катнашып, Парижга юл тоттылар.

11.08.2018
2018 нче елның 10 нчы август көнне Яр буе Морквашы авылында, “Улыбка” исемле яңа балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациянең Дәүләт Думаның Депутаты Гильмутдинов Ильдар Ирек улы; Татарстан Республикасы Премьер-министрның Урынбасары Шайхутдинов Роман Александр улы; Югары Ослан муниципаль районның Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы; Югары Ослан муниципаль районның Башкарма комитетының җитәкчесе Хакимзянов Ленар Сәетҗан улы; Югары Ослан муниципаль районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Абрамова Людмила Владимир кызы; Югары Ослан муниципаль районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Назарова Марина Юрий кызы катнаштылар.
13 нче август көнне балалар бакчага йөри дә башлыйлар. Биредә 50 балага урын каралган. Уйнар өчен төсле балалар площадкасы да ясалган.
Әти-әниләр һәм авыл хуҗалыгы җитәкчелеге, балалар бакчасын төзүендә һәм ачылуында катнашкан кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

09.08.2018
2018 нче елның 9 нчы август көнне район Мәдәният йортында, Яр буе Морквашы авыл җирлеге сайлау комиссиянең рәисе Толстова Елена Владимир кызы һәм Яр буе Морквашы авыл җирлеге сайлау комиссиянең сәркатипы Прохорова Ильмира Ринат кызы, Россия Федерация Үзәк сайлау комиссия Памфилова Э.А. рәисе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

03.08.2018
2018 нче елның 2 нче август көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, мөдир Кириллова А.Р., сәнгать җитәкчесе Хасанова Г.Ф., китапханә мөдире Прохорова И.Р. һәм музей җитәкчесе Храмова Т.П., олы яшьтәге кешеләргә һәм аларның оныкларына “Ильин көн” халык бәйрәменә багышланган күңел ачу чарасын үткәрделәр.
Ильин көн - бәрәңге алу вакытын билгели. Бәйрәмне тематик уеннар белән урамда башладылар. “Антошка” җырына ике пар бәрәңге “утырттылар”, шуннаң соң шул бәрәңгене “казып” алдылар.
Олы яшьтәге авыл кешеләре бәйрәмгә төгәл әзерләнеп килделәр. Бәрәңгедән төрле ризыклар пешерделәр. Дегустациядән соң бәйрәмне халык җырларын җырлап тәмамладылар.

03.08.2018
2018 нче елның 1 нче август көнне Яр буе Морквашы авылында, яңа төзелә торган балалар бакчасының площадкасында, Югары Ослан районның Башлыгы Зиатдинов М.Г. катнашуында чираттагы киңәшмә үтте.

03.08.2018
2018 нче елның 2 нче август көнне Яр буе Морквашы туган якны өйрәнү музеенда, Мәдәният йортының хезмәткәрләре һәм музей җитәкчесе, Бөтенроссия ВДВ көненә багышланган очрашу үткәрделәр.
Афган организациянең председатель Плеханов С.А. җитәкчелегендә, очрашуга 15 ВДВ ветераннары һәм күптән түгел генә десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егетләр килделәр. Барлык килүчеләр бәйрәм күңелендә иделәр, хәрби формада һәм ВДВ байраклары белән.
Кунакларны өч милләт кызлары каршы алдылар: рус кызы – ипи тоз белән, татар кызы – чәк-чәк белән, чуваш кызы – куас белән.
Алдан кунаклар музейның хәрби бүлмәсен карадылар, соңыннан экспонатлар белән таныштылар. Экскурсиядән соң барчасын табын артына чакырдылар.
Чараны “Татарстан Республикасы” корреспонденты күзәтеп барды.
Барлык кунаклар очрашу белән канәгать булып калдылар һәм киләсе елларда да очрашырга сүз бирделәр.

03.08.2018
Башкарма комитеты – һәр җирлекнең йөзе дип әйтергә була. 2017 нче елның көзендә Яр буе Морквашы Башкарма комитетының территориясендә, төзекләндерү эшләре башланды - бетоннан юл салдылар.
2018 нче елның 26 июль көнне Башкарма комитеты һәм МУП “Волжанка” хезмәткәрләре төзекләндерү эшләрен бетерделәр. Ике сотка җирне тигезләп газон чирәмен утырртылар.

03.08.2018
Яр буе Морквашы авылында яңа балалар бакчасын ачу уңаеннан, якындагы территориянең төзекләндерү буенча эшләр башкарыла.
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов И.Х. җитәкчелегендә, балалар бакчасы һәм мәктәп янындагы территория җирләрен тигезлиләр һәм яшелләндерәләр.

30.07.2018
Вакыт беркемне дә һәм бернәрсәне дә җәлләми. Агачлар да вакыт үткәч картаялар һәм куркынычлык китерәләр.
Шул сәбәптән, 2018 нче елның 30 нчы июль көнне Яр буе Морквашы авылында, подряд оешмасы ярдәмендә иске һәм куркынычлык китерә торган агачларны кистеләр.


27.07.2018
2018 нче елның 26 нчы июль көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге Мәдәният йортының хезмәткәрләре, Татарстан Республиканың экология һәм тәбигать ресурслары Министрлыгы оештырган “Чиста яр буе” акциясендә катнашып, Идел елгасының ярларын чистарттылар. Акциядә 15 кеше катнашты.
Яр буеннан 200 килограмм чүп җыеплып чыгарылды.

24.07.2018
2018 нче елның 24 нче июль көнне Яр буе Морквашы авылында, МУП “Волжанка” хезмәткәрләре ярдәмендә Солнечная урамындагы суүткәргеч челтәренең кое чистартылды.

24.07.2018
Җәйге вакытта Яр буе Морквашы авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре бара.
2018 нче елның 24 нче июль көнне, Яр буе Морквашы авылының үзәк Красавина урамында, юл буйдагы үләнне кистеләр. Шул ук көнне Покровка авылындагы юлларны грейдер машинасы белән тигезләделәр.

24.07.2018
Яр буе Морквашы авылында, мәктәп һәм яңа төзелә торган балалар бакчасының асфальт җәелгән юл буенда, юл билгеләре куелды.

24.07.2018
2018 нче елның 23 нче июль көнне, Яр буе Морквашы авылының Гоголь урамындагы юлга 30 тоннадан артык таш салынды.

24.07.2018
2018 нче елның 17 нче июль көнне, Яр буе Морквашы авылының Петербургская урамындагы суүткәргечен төзәттеләр. Кулланучыларга су туктаусыз килеп тора.

14.07.2018
2018 нче елның 14 нче июль көнне Яр буе Морквашы авылында, яңа балалар бакчасы төзелү площадкасында әти-әниләр җыелышы үтте. Биредә Тататарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районның Башкарма комитетының Җитәкчесе Хакимзянов Л.С., Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов И.Х., МБДОУ “Яр буе Морквашы балалар бакчасы”ның мөдире Семёнова М.В. һәм МБОУ “Яр буе Морквашы урта белем бирү мәктәбе”нең директоры Саттаров Р.Р. катнаштылар.
Җыелыш барышында ясалган һәм ясалачак эшләргә анализ үткәрделәр, нәтиҗәләр ясадылар. Яңа балалар бакчасының тантаналы ачуын 2018 нче елның 10 нчы августка күчерделәр.

14.07.2018
Яр буе Морквашы авылында, МБОУ «Яр буе Морквашы урта белем бирү мәктәбе”нең территориясендә, парковка урынына таш салынды. Яңа парковка 10 машинага ясалган.

14.07.2018
Яр буе Морквашы авылында, яңа балалар бакчасының төзелү эшләре ахырга килеп җитә. Бакча территориясендә асфальт, тротуар салдылар, җирне тигезлиләр, балалар площадкасын ясыйлар.

13.07.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә Президент программасы буенча, МЧС эшлекләре күп балалы гаиләләргә төтен датчикларын урнаштырдылар. Яр буе Морквашы авылында, датчиклар барлыгы өч гаиләдә куелды.

13.07.2018
Су коену сезоны башлануга елга һәм күл ярларында кеше саны күбәя, ләкин бөтен җирдә коенырга ярамый. Яр буе Морквашы авыл җирлегенең сулар янында, коенырга ярамый дигән аншлаглар куелды.

28.06.2018
Яр буе Морквашы авылында пожар машиналарын урнаштырыр өчен, Тукай урамындагы гаражга бара торган юлны төзекләндерәләр. Юлга 20 тонна таш салынды.

28.06.2018
Яр буе Морквашы авылында, Гоголь урамында урнашкан яңа балалар бакчасына бара торган юлга, асфальт салу эшләрен бетерделәр.

28.06.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең, суэтем манаралары Яр буе Морквашы авылында һәм Никольский посёлыгында урнашкан. МУП “Волжанка”җаваплы оешмасы һәм авыл җирлегенең башлыгы Гаязов И.Х., бергәләшеп объектларның техник торышын тикшерәләр.
Яр буе Морквашы авылында, Лесная урамында урнашкан манара киртә конструкцияләрнең ремонтлау эшләрен башкардылар.

23.06.2018
2018 нче елның 16 нчы июнь көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башкарма комитеты һәм Мәдәният йорты эшчәнлекләре, Югары Ослан авылында үтәчәк Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләрендә актив катнаштылар.
Бәйрәм алдыннан Югары Ослан районның башлыклары, районда яшәүче төрле милләт мәдәнияты белән танышу уңаеннан, милли мөсафирханәләр төзүендә катнаштылар.
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов И.Х., чуваш мөсафирханәсен төзүендә булышты. Анда чуваш халкының көнкүреш предметларны, костюмлы биюләр күрергә була иде, милли ризыклар белән сыйланып, чуваш телендә җырлар җырларга була иде.

22.06.2018
2018 нче елның 21 нче июнь көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, клуб мөдире Кириллова А.Р. һәм сәнгать җитәкчесе Хасанова Г.Ф. “Тарихи хәтер” федераль проекты буенча “Хәтер шәме” исемле, Бөек Ватан сугышы башлануга 77 еллыгына бәйле, мемориаль акция үткәрделәр.
1941 нче елның 22 нче фаҗигале көне, Русия тарихында кайгылы “Хәтер һәм олы хәсрәт көне” булып кала.
Клуб хезмәткәрләре авыл яшьләренә сугышның башлануы, сугышка яшьләрнең китүе турында сөйләделәр.
Акцияне үткәрер өчен, клубта балалар пенопластан шәм аскуймаларын әзерләделәр. Кичке тугызда клуб каршындагы Җиңү һәйкәле янында уннан артык шәм яктылыгы астында хәтер минуты үтте. Мемориаль акциянең дәвамы Идел буенда үтте, аскуймалы шәмнәр суга төшерелделәр.
Беренче тапкыр “Хәтер шәме” акциясе 2004 нче елда үтте. Ел саен катнашучы саны арта бара һәм 14 елдан соң шәмнәр миллионлап кеше кулында яналар.

22.06.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлеге, федераль трассада урнашкан һәм Казан белән Мәскәүне тоташтыра, шулай ук, Казан башкаласына якын булып тора.
Бу бик әһәмиятле, бигрәк тә FIFA футбол дөнья Чемпионаты вакытында, чөнки авыл җирлеге аша безнең илдәшләр генә түгел, ә чит ил җанатарлар да узып үтәләр.
Һәр көнне җирлек территориясендә һәм трасса буйлап чүпне җыялар, шулай ук төзекләндерү эшләрен дә алып баралар.

20.06.2018
“Троицага гореф-гадәтләр һәм уеннар”
Июнь аенда Троицадан соң Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прхорова И.Р. һәм музей җитәкчесе Храмова Т.П., “Радуга” исемле мәктәп лагере балалары белән “Каен Бәйрәм”ен үткәрәләр.
Бәйрәм июнь ае турындагы хикәя белән башланды. Чәчәкләр белән уйнау, чирәмнән курчак ясау, “Әтәч һәм тавык” уены турында сөйләделәр.
Кайбер уеннарны балалар үз әти-әниләреннән ишетеп беләләр. Балалар арасында “12 үсемлекне тап” дигән бәйгедә катнашып, Алёнина Марина җиңде. Ул 15 төрле үсемлекне табып җыйды. Барлык катнашучылар баллы бүләкләргә ия булдылар.
Бәйрәм әйлән-бәйлән җырлары белән дәвам ителде. Шулай ук, “Инешкәй” һәм “Су кызы яулыклары” исемле уеннар уйналды.
Ахырда барлык балалар, каенны төрле төстәге тасмалар белән бәйләп,
үз теләкләрен теләделәр.

 

18.06.2018
“Гаилә белән китапханәгә”
Семёновлар гаиләсе – яшь һәм күп балалалы гаилә. Алар Яр буе Морквашы китапханә укучылары. Марина Виталий кызы һәм өч баласы: Катя, Серёжа һәм Тоня китап укучылары гына түгел, алар әле китапханә бәйгеләрендә һәм акцияләрендә катнашалар.
Быел Катя өченче сыйныфка күчә, ә укырга мәктәпкә кергәнче өйрәнде, шуннан ул, сыйныфта иң укымышлы укучы. Ә Серёжа беренче сыйныфка бара, әмма моңа карамастан, ул стажлы китап укучы. Тоня әлегә тыңлаучы гына, әмма әнисе һәм апасы укыр китапларын үзе сайлый.
Әлбәттә, иң олы укучыга – әнигә, укыр өчен вакыт бик аз кала, ләкин хәзерге заман яңа китапларны күздән алмый.
Бу гаиләгә карап, йөрәк шатлана, чөнки әти-әниләр үз балалары өчен авторитетлы үрнәк булып торалар.

14.06.2018
“Флаг, герб, гимн – дәүләт изгелекләре”
Русия көне алдыннан, “Радуга” лагерендә, берләшкән чара үтте. 12 нче июнь көне бөтен ил өчен иң яшь һәм тантаналы бәйрәм. Лагерның тәрбиячеләре балалар белән түгәрәк өстәл артыннан утырып, безнең Ватанның тарихы турында әңгәмә алып бардылар. Шулай ук, безнең республикабызның башкаласы Казан буенча виртуаль экскурсия үттеләр, туган ягыбыз Югары Ослан районы һәм Яр буе Морквашы авылыбызның киңлекләре белән горурландылар.
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. “Флаг, герб, гимн – дәүләт изгелекләре” дигән геральдика сәгатен үткәрде. Безнең дәүләтнең символлары, Русия флагы, гербы, гимның килеп чыгышы һәм тарихы турында сөйләде.

14.06.2018
Бүген “Радуга” мәктәп лагерендә бик күңелле иде, чөнки Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. балалар өчен музыкаль зоо-викторина үткәрде.
“Җырны танып ал”, “Сорау-җыр” кебек кызыклы бәйгеләр, алдан уйлатып, аннан соң җырлатып алдылар. Балалар өчен музыкаль инструментлар һәм яраткан мультфильмнардан җырлар турындагы табышмакларга җавап бирү бик җиңел булды.
“Көйне танып бел” бәйгесе, безнең балаларыбызның сәләтле булуы турында кабат исбатлады. Ахырда, балалар“Яшь булганда биеп кал” исемле флеш-мобта катнаштылар.

08.06.2018
“Наркотиклар – ул бәла”
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. 1 нче -7 нче сыйныф укучыларына, наркотикларга каршы айлыкка багышлап, “Наркотиклар – ул бәла” дип исемләнгән әңгәмә-диалог үткәрде.
Әңгәмә барышында наркотикларның төрләре һәм аның начар зыяны турында сөйләнде. Шулай ук, балаларга тормышның мәгънәсе, сәламәт тормыш алып баруы, янында чын дусларның булуы турында ассызыкланды.
Яшь һәм актив үсмерләрнең наркотикларга каршы үткәрелә торган десантлар, флеш-моблар һәм акцияләр, балаларга мисал булып торалар.
Алар турында “Антинарк” республика журналында сөйлиләр.
Әңгәмә ахырында барлык балалар түгәрәккә басып, кулдан тотынып: “Без наркотикларга каршы. Без сәламәт тормыш өчен! Бергә булгач – без көчле! - дигән сүзләрне, кычкырып әйттеләр.

07.06.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, җир участокларына, мөлкәткә һәм транспортка салым түләмәүче милекчеләр бар.
Үз бурычлары турында физик һәм юридик кешеләр, Татарстан Республикасы буенча Югары Ослан муниципаль районның Районара Русиянең Федераль салым хезмәтенең 19 нчы номерлы инспекциясендә, я Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башкарма комитетында белә алалар.
Бурычлы кешеләрнең санын киметер өчен, авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов И.Х. шул кешеләр белән шәхси әңгәмәләр үткәрә.

06.06.2018
“Пушкин әкиятләре”
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. һәм МБОУ “Яр буе Морквашы урта белем бирү мәктәбе” нең җәйге лагерь администрациясе , А.С.Пушкинның туган көненә багышлап, “Пушкин әкиятләре” дип исемләнгән аукцион-викторина үткәрделәр.
Әлеге чара бөек рус шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турындагы хикәя белән башланды.
Шуннан соң, балалар “Геройны танып бел” һәм “Әкиятне әйт” дип исемләнгән бәйгеләрдә катнаштылар.
Балалар өчен иң кызыклы - мультфильм аукционы булды. Алар “Әкият сәяхәте” презентация-викторинадагы сорауларга дөрес җаваплар бирделәр.
Ахырда балалар “Балыкчы һәм балык әкияте”, “Патша Салтан әкияте” өзекләреннән, театр тамашасын күрсәттеләр. Шулай ук, Пушкин әкиятләренә кагышлы, рәсем бәйгесендә дә бик кызыксынып катнаштылар.

06.06.2018
2018 нче елның 5 нче июнь көнне, Яр буе Морквашы Башкарма комитеты бинасында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкче урынбасары, Тимиряев Виктор Сергей улы, гражданнарны кабул итте.

06.06.2018
2018 нче елның 6 нчы июнь көнне, Яр буе Морквашы авылындагы Башкарма комитеты, Мәдәният йорты, кибет җәмгыять урыннарның биналары янындагы, чирәм кисү эшләре башкарылды.

06.06.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, АО “Татавтодор” ярдәме белән, Пушкин урамындагы юл капламасының төзәтү эшләре бара.


02.06.2018
“Минем балачагым”
Балалар яклау көненә багышлап, җәйге мәктәп лагеренә йөргән балачагаларга, Яр буе Морквашы китапханә мөдире, лагерь тәрбиячеләре Кириллова Н.Л., Григорьева Г.А. һәм Хохлова И.В., “Минем балачагым” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәм төрле этаплардан торды. Балалар әкият персонажлары белән очрашып, бәйгеләрнең биремнәрен үтәделәр. Шүрәле, Убырлы карчык һәм башка геройлар белән биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, мәктәп турында табышмакларга җавап бирделәр.
Һәр бәйгедә, командалар төрле төстәге шарлар җыеп, Цветик-Семицветик чәчәген җыярга тиеш иделәр.
Бәйрәм кызыклы һәм позитив үтте. Ахырда һәр бала тәмле бүләккә лаек булды.

01.06.2018
2018 нче елның 1 нче июнь көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең сәркатипы Рыбкина Асия Фәрит кызы, Халыкара балалар көненә багышланган, Мәдәният йортында узган чарада катнашты һәм Башкарма комитетыннан балаларга бүләкләр тапшырды.


31.05.2018
2018 нче елның 30 нчы һәм 31 нче май көнне, Яр буе Морквашы авылында, Башкарма комитетының хезмәткәрләре, табигый янгыннарның вакытында тикшереп гамәлгә ашыру максатларында, Яр буе Морквашы авыл җирлегендә профилактик обход ясадылар. Авыл кешеләренә ашыгыч хезмәтләр телефоннары, чаралар турында янгын куркынычсызлыгы памяткалары тапшырылды.  

30.05.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең территориясендә, төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы ахырга килеп җитә. 2018 нче елның 31 нче майга кадәр планлаштырылган соңгы эшләр үткәрелә.
2018 нче елның 29 нчы май көнне, Яр буе Морквашы авылы территориясеннән җиде Камаз машинасы эре каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. Шулай ук, кышкы чордан соң калган юллардагы чүпләрне, җыю буенча эшләр бара.

30.05.2018
2018 нче елның 30 нчы май көнне, Яр буе Морквашы авылында, яңа төзелә торган балалар бакчасының соңгы төзелеш эшләренә багышланган, киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Югары Ослан районның Башлыгы Зиатдинов М.Г.; Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Хакимзянов Л.С.; Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов И.Х.; төзү эшләре буенча җаваплы ООО “БарсЭлитСтрой” подряд оешманың директоры Хусаенов И.Г.; юлга асфальт салу эшләре буенча җаваплы подряд оешманың директоры Талалов А.В.; МБОУ “Яр буе Морквашы белем бирү мәктәбе”нең директоры Саттаров Р.Р. һәм МБДОУ “Яр буе Морквашы балалар бакчасы”ның мөдире Семенова М.В. катнаштылар.
Балалар бакчасының яңа бинасын тантаналы ачуын, 2018 нче елның 1 нче августына планлаштырылды.

30.05.2018
Быел, Яр Буе Морквашы авыл җирлегенә катнашкан җир участокларның һәм мөлкәтләрнең инвентаризациясе үтә.
2018 нче елның 30 нчы май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитетының эш башкаручысы һәм инвентаризация өчен җаваплы булган Толстова Е.В., башкарган эше турында отчет тәкъдим итте.
Отчетны алты кешедән торган комиссия тыңлады. Алар арасында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Тимиряев В.С., Югары Ослан муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасының Председателе Потапова Л.П. һәм ОА “Татарстан Республикасы БТИ” территориаль бүлекчәсенең җитәкчесе Назмутдинова Р.Г. катнаштылар.

29.05.2018
“Исемнәр һәм фамилияләр – безнең гаиләнең тарихы”
15 нче май көнне Бөтенхалык гаилә көне үткәрелә. Гаилә - кеше кыйммәтен, мәдәниятен һәм тарихи буыннарны саклаучы булып кала. Кешенең тормышы гаиләдән башалана. Теләсә кайсы кешенең уңышында зур рольне гаилә уйный, ул һәр кеше өчен язмышның кыймәтле бүләге була.
Яр буе Морквашы китапханәсендә “Исемнәр һәм фамилияләр – безнең гаиләнең тарихы” дип исемләнгән гаилә сәгате үтте.
Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, гаиләдәге гөреф-гадәтләре турында сөйләде.
Баскаковлар һәм Мехтиевлар гаиләләрнең командалары төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар.
Шулай ук, командалар үз исем-фамилияләрнең килеп чыгуы турында сөйләделәр. Бәйгеләр нәтиҗәсендә, дуслык җиңде.
Китапханәдә китап укучыларга “Бар нәрсә гаиләдән башалана” дип исемләнгән панорама-күргәзмә рәсмиләштерелде. Бу күргәзмәмдә әти-әниләр өчен “Әдәбиятта гаилә кыймәтләре” разделында нәфис әдәбият тәкъдим ителде.

25.05.2018
2018 нче елның 24 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, ФАП ның мөдире Васильева Татьяна Александр кызы, урман бетләрнең актив сезонында, Приволжский Урманчылыгы хезмәткәрләренә  талпан энцефалитыннан вакцинация үткәрде. Барлыгы 28 кешегә вакцинация ясалды.                                                                                                                            

25.05.2018
2018 нче елның 24 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең сәркатипы Рыбкина Асия Фәрит кызы, “Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү
мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә, уку елның тәмамлануга багышланган чарада катнашты. Асия Фәрит кызы барлык укучыларны котлады һәм Башкарма комитеты исеменнән 11 нче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

25.05.2018
2018 нче елның 18 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы, юлны тигезләтер өчен грейдер машинасын арендага алды.
Лесные Моркваши авылында 1500 метрлы юлны, грейдер машинасы белән тигезләделәр.

25.05.2018
“Мин бары Русия белән генә яшәдем...”
Яр буе Морквашы китапханәсендә, В.М.Васнецовның 170 еллыгына багышланган “Мин бары Русия белән генә яшәдем...” дип исемләнгән, иллюстрация күргәзмәсе оештырылды һәм рәссамның иҗатына багышланган викторина да үткәрелде.
Васнецов – милли рәссам, чөнки ул рус халкының мәдәниятына мөрәҗәгать итеп, аның мәгънәсен һәм хисен, халык җанын тапшыра алган.
”Без үз көчебезне туган рус мәдәниятына бирсәк, бөтендөнья мәдәниятының байлыгына үз өлешен шул вакытта гына кертә алабыз”, - дип әйткән рәссам.
Күргәзмәдә катнашучылар рәсем, персонажлар исемнәрен искә төшерделәр, шулай ук, рәссам гаиләсен. Шул темалар буенча викторина да уйнатылды.

25.05.2018
2018 нче елның 22 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Никольский авылында, Изге Троица бәйрәме алдыннан, зираттагы юлны төзәттеләр. Юлга 25 тоннадан артык таш салынды.

25.05.2018
2018 нче елның 21 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Дубравная урамында, юл капламасының төзәтү эшләре үткәрелде. Юлга 20 тоннадан артык срезка капладылар.

25.05.2018
«Николай II: дөрес, ялган һәм соклануга сәбәп”
Яр буе Морквашы китапханәсендә, Николай II нченең 150 еллыгына һәм патша гаиләсен үтертүгә 100 еллыгына багышланган, «Николай II: дөрес, ялган һәм соклануга сәбәп” дип исемләнгән, тарихи рәсем күргәзмәсе рәсмиләштерелде.
Николай II нченең идарә иткән вакытта, Русиянең экономик үсеше иде. Император 1917 нче елдагы Февраль революция барышында престолдан баш тартты һәм галәсе белән кулга алынды.
1917 нче елның җәендә, гаиләсе белән Тобольск шәһәренә ссылкага җибәрелә, ә 1918 нче елның язында, большевиклар аларны Екатеринбург шәһәренә китерәләр. 1918 нче елның июль аенда Николай II гаиләсе һәм якыннары белән атып үтерелә.

18.05.2018
2018 нче елның 17 нче май көнне, Яр буе Морквашы авылында, подряд оештыруның специалисты һәм “Волжанка” МУП ның хезмәткәре берлектә, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы контролендә, пожар гидрантларын урнаштыру урынында, суүткәргеч челтәрләрен тикшерделәр.

18.05.2018
2018 нче елның 17 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегендә, Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм “Волжанка” МУП ярдәменә, Лесные Моркваши авылы һәм “Казан-Буинск-Ульяновск” арасындагы Р241 трассаны чүп-чардан чистарттылар. Барлыгы 10 нан артык капчык чүп җыелды.

16.05.2018
2018 нче елның 15 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл хуҗалыгының башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы, “Волжанка” МУП ның хезмәткәре белән берлектә, Яр буе Морквашы авылының Петербургская урамында урнашкан, манара коеның ремонт эшләрен башкардылар.

16.05.2018
2018 нче елның 14 нче май көнне, Яр буе Моркашы авыл җирлегенең территориясендә, 412 кв.метрлы чүплекне юк иттеләр.

16.05.2018
2018 нче елның 15 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм “Волжанка” МУП белән, Идел елганың ярындагы, шимбә өмәсендә җыелган чүплек капчыкларын җыйдылар. Барлыгы 25 тән артык капчык җыелды.

16.05.2018
2018 нче елның 12 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге көче белән, “Волга” М7 трасса юлы чираттагы тапкыр чүп-чардан җыештырылды. Барлыгы 15 капчыктан артык чүп җыелды.

16.05.2018
2018 нче елның 11 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең яшәүчеләре, Югары Осландагы “Чемпион” спорт комплексында “Третий возраст” район Спартакиада чикләрендә, спорт ярышларында катнаштылар.
Ярышларда Мамченко Валентина, Мамченко Валерий һәм Колмыкова Ирина катнаштылар. Яр буе Морквашы авыл җирлегенең командасы ике I нче, ике II нче һәм ике III нче урыннарны яулап алдылар.
Безнең җиңүчеләрне котлыйбыз! Алар өчен узачак республика ярышларында җан атарбыз.

14.05.2018
2018 нче елның 9 нчы май көнне, Яр буе Морквашы авылында, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, тантаналы чара үтте. Чараны “Үлемсез полк” башлап җибәрде, ул авыл буйлап үтте.
Сәгать 10 да, Җиңү һәйкәле янында митинг башланды. Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы һәм Югары Ослан муниципаль районның Башкарма комитетының җитәкчесе Хакимзянов Ленар Сәетҗан улы ветераннарны, тыл эшлекләрен һәм авыл кешеләрен бәйрәм белән котладылар..
Әлеге чара, авыл Мәдәният йортында, бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Җиңү көне – барлык Рәсәй халкы өчен бөек бәйрәм һәм бу тантаналы көнне, елдан ел бәйрәм итүче кешеләрнең саны артып бара.

14.05.2018
2018 нче елның 8 нче май көнне, Яр буе Морквашы балалар бакчасында, Җиңү көненә багышланган чара үтте. Тәрбиячеләр – Афанасьева Тәнзилә Наил кызы һәм Мөхетдинова Лилия Гүмәр кызы, балаларга безнең ата-бабаларыбызның Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйләделәр. Казан малае Арслан җырлавы белән презентация күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балаларга “Безгә җиңү генә кирәк” дип исемләнгән җырны башкардылар, бергәләшеп бәйрәмгә багышлап, ачык хатлар ясадылар.
Без барыбыз да бу көнне хәтерлибез һәм искә алабыз.

12.05.2018
2018 нче елның 11 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башкарма комитеты, китапханә, ФАП, мәктәп һәм “Волжанка” МУП хезмәткәрләре, тәбигатьне саклау акциясен хуплап, “Охотничий” чишмәсе янындагы урман территориясен чүп-чардан чистарттылар.

12.05.2018
2018 нче елның 12 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы, Татар Бурнашево авылындагы мәктәп дедрариен кабул итте һәм аның территориясендә агачлар утыртты.
 

12.05.2018
Яр буе Морквашы авылындагы төзелә торган балалар бакчасына төзү материаллары тапшырылды һәм бизәк эшләре башланды.

12.05.2018
2018 нче елның 8 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең үзәк щитында, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган яңа аншлаг куелды.
Зур размердагы аншлаг, кабат барлык авыл кешеләрен Бөек Җиңү көне белән котлап, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башкарма комитетының заказы буенча эшләнде.

12.05.2018
2018 нче елның 8 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы гражданнарны кабул итте.
Авыл җирлеге башлыгының кабул итү вакыты – һәр сишәмбе көнне, 08 дән 11 гә кадәр.

12.05.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегенең башкарма комитетында эш башкару кабинеты эшли. Специалист - Толстова Елена Владимир кызы ТБО чыгару договорларын төзү, эчәргә яраклы суны җибәрү һәм җир участокларын, биналарны рәсмиләштерү буенча төгәл консультацияләр бирә ала.
Специалистның кабул итү көннәре: сишәмбе һәм шимбә көнне, 08 дән 12 гә кадәр.

12.05.2018
3 нче май көнне бар ил “Георгий тасмасы” акциясендә катнашты. Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р. иртәнге вакыттан, Яр буе Морквашы авыл җирлеге бинасы алдында, барлык кешеләргә Георгий тасмаларын таратты.
Шул ук көнне, китапханә мөдире Прохорова И.Р., укыту-тәрбия эше буенча мәктәп директор урынбасары Кириллова Н.Л. һәм мәктәп укучылары Петрова Вероника, Билалетдинова Динара, сугышта катнашучы толларны Җиңү көне белән котлап администрациядән бүләкләр тапшырдылар, Георгий тасмаларны бүләк иттеләр, тыныч тормыш һәм сәламәтлек теләделәр.

12.05.2018
2018 нче елның 12 нче май көнне, Яр буе Морквашы балалар бакчасының хезмәткәрләре, шимбә өмәсен оештырып, Идел елгасының ярын чүп-чардан чистарттылар. Субботникта 5 кеше катнашты һәм 23 капчык чүп җыелды.

11.05.2018
“Георгий тасмасы” акциясе
2018 нче елның 8 нче май көне, Бөек Җиңү көне алдыннан, Яр буе Морквашы Мәдәният йортының җитәкчеләре һәм яшьләр, авыл кешеләренә георгий тасмаларын тараттылар.
Бу ациянең максаты – Бөек Ватан сугышында   җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгына, фидакарьлегенә хөрмәт йөзе курсәтү. Кара һәм җирән төстәге тасма “төтен һәм ялкынны” аңлата, сугыш кырында солдатның шәхси батырлыклары билгесе булып тора.  
Беркем дә акциягә битараф калмады, кешеләр ачык йөз белән тасмаларны кабул иттеләр. Барысы да - олысыннан кечесенә кадәр, чын күңелдән безнең Бөек Җиңү белән горурланалар һәм ул куркыныч сугыштан кайтмый калган кешеләрне хәтерлиләр.
Шулай ук, клубның мөдире Кириллова А.Р. олы яшьтәге авыл кешеләрен котлады һәм аларга  ачык хатлар бүләк итте.

10.05.2018
“Балаларга сугыш турында укыйбыз”
“Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция чикләрендә, Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р., 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышы турындагы хикәяләр укыдылар.
1945 нче елның 9 нчы май көне – бөек дата. Сугышта үз тормышларын биргән солдатларны, без беркайчан да онытмабыз. Алар медальләр өчен түгел, ә безнең якты киләчәк турында уйлаганнар.
Балаларга сугыш турында А.Митяевның “Өч сәгатькә отпуск”, С.Алексеевның “Зоя”, М.Зощенконың “Кыю балалар” дип исемләнгән хикәяләр укылды. Фашист оккупант кулларыннан фават булган, ахырга кадәр дошманны юк итәргә һәм бирелмәскә дип әйдәп баручы партизанка Зоя Космодемьянская турында, балалар тып-тын итеп, сулышларын кысып тыңлап утырдылар.
Шуннан соң, балалар укылган хикәяләр турында, бирелгән сорауларга бик кызыксынып нәтиҗәле җаваплар бирделәр.

08.05.2018
2018 нче елның 5 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге хезмәткәрләре, “Волга” М7  трасса юлын чүп-чардан җыештырдылар. Барлыгы 20 капчык чүп җыелды.

08.05.2018
2018 нче елның 3 нче һәм 4 нче май көнне, Яр буе Морквашы китапханә, Мәдәният йорты, “Волжанка” МУП хезмәткәрләре белән Яр буе Морквашы һәм Пустые Моркваши авыллары арасындагы юлны чистарттылар. Барлыгы 25 капчык чүп җыелды.

08.05.2018
“Тынычлык! Хезмәт! Май!”
2018 нче елның 1 нче май көнне, Яр буе Морквашы Мәдәният йортының хезмәткәрләре, “Яз һәм Хезмәт” бәйрәменә багышланган, авыл халкына “Тынычлык! Хезмәт! Май!” дип исемләнгән күңел ачу чарасын үткәрделәр.
Концерт программасында яз турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Мәдәният йортының җитәечесе Хасанова Г.Ф. кызыклы уеннар, конкурслар үткәрде.
Шуннан соң тамашачылар һәм концертта катнашучылар плакатлар, шарлар белән демонстрациягә чыктылар.
Ә инде бәйрәмнең азагында яшьләр өчен бию чарасы үткәрелде.

08.05.2018
2018 нче елның 7 нче май көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитетының сәркатипы Рыбкина А.Ф., Олы Кайбыч авылында үткәрелгән җыелышта булды. Бу чара хезмәткәрләрне, Хәрби исәпне дөрес алып барырга, өйрәтүгә багышланган иде.

08.05.2018
“Ватан”
2018 нче елның 7 нче май көнне Яр буе Морквашы балалар бакчасының олы тәрбиячесе Афанасьева Т.Н. һәм Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Мөхетдинова Л.Г. Җиңү көненә багышлап, кызыклы һәмбелемле чаралар үткәрделәр.
Тәрбияче балалар өчен Бөек Җиңү, безнең ватандашлар турында презентация күрсәтте, сәнгать җитәкчесе белән патриотик җыр башкардылар.
Кечкенә балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар һәм шундый фаҗигале сугышның, хәзерге дөньда булмавын теләделәр.
Чарадан соң, балалар үзләре ясаган кәгазь чәчәкләрне Җиңү һәйкәленә барып куйдылар.

08.05.2018
“Табигатьне саклыйк»
2018 нче елның 5 нче май көнне, Яр буе Морквашы Мәдәният йортының хезмәткәрләре тарафыннан, чыршы агачлары утыртылды.
Без яныбыздагы кырлар, урманнар, елгалар, күлләр турында сирәк уйлыйбыз. Хәттә аларны күрмибез дә, алар турында кайгыртмыйбыз.
Мәдәният йортының хезмәткәрләре, Яр Буе Морквашы авыл җирлегенең урман хуҗалыгына, агачлар белән тәэмин иткән өчен, зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Клубның мөдире Кириллова А.Р, сәнгать җитәкчесе Хасанова Г.Ф. яшьләр белән 25 тән артык агач утырттылар. Киләчәктә бу агачлар, кеше күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

08.05.2018
2018 нче елның 30 нчы апрель көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, мәктәп, Мәдәният йорты һәм “Волжанка” МУП хезмәткәрләре белән “Казан-Буинск-Ульяновск” Р241 трасса юлын чүптән чистарттылар. Барлыгы 30 капчык чүп җыелды.

03.05.2018

“Сәламәт булсаң – барсын да алырсың”
19 нчы апрель көнне Яр буе Морквашы Мәдәният йортында, яшьләр арасында сәламәтле тормышны пропагандалу максаты белән, “Сәламәт булсаң – барсын да алырсың” дип исемләнгән чара үтте.
Кешенең сәламәтлеге – тормышта иң кыймәтле нәрсә. Аны бернинди дә акчага сатып алмассың. Кеше чирле вакытта, үз хыялларын тормышка аштыра алмый, үз көчен иҗат итүгә бирә алмый.
Мәдәният йортының хезмәткәрләре яшьләргә сәламәтлекне саклау, физик яктан үсү турында презентация күрсәттеләр. Аннан соң, яшьләр өчен музыкаль конкурслар һәм кызыклы викториналар үткәрделәр.

03.05.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлегендә язгы-җәйге сезонга актив әзерлек бара. Газонокосилкалар, тракторлар кебек техниканың төзәтү эшләре бара.

03.05.2018
20 нче апрель көнне, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитетында, Русиядә  җирле үзидарәгә багышланган, мәктәп укучылары белән очрашу үтте.
Башкарма комитетның төп функцияләре турында, аның авылда яшәүче кешеләргә ничек ярдәм итүе турында сөйләнде.

03.05.2018
“Яшьләр хәрәкәте”
Яр буе Морквашы китапханәсендә яшьләр белән “Яшьләр хәрәкәте” дип исемләнгән әнгәмә үтте. Нәфис әдәбияты, массакүләм мәгълүмат чаралары, субкультураны оештыралар. Яшьләр – үзләштерүчән төркем буларак, ял сәгатьләре өлкәсендә позитив һәм негатив күренешләрнең яңа формаларын беренче булып кабул итәләр.
Яшьләр субкультуралары үзеннән килеп чыкмыйлар, аларның килеп чыгуы – яшьләрнең чынбарлыкка, илдәге җәмәгатьчелек процессларына реакцияләре.
Гаиләдә проблемалар булудан, яшьләр иртә группировкаларга эләгәләр, үз тормышларын бозалар. Без шундый тормыш турында хыялланабыз мы? Әлбәттә, юк. Әйдәгез, бу проблеманы бергә чишәбез, якты һәм игелекле тормышны сайлыйбыз!

03.05.1018
“Гомуми үткән – гомуми киләчәк”
2018 нче елның 26 нчы апрель көнне, Яр буе Морквашы туган якны өйрәнү музеенда, Мәдәният йөртының сәнгать җитәкчесе Хасанова Гүзәлия Фәрид кызы белән, һәр елның 24 нче апрель көнне үткәрелә торган Халыкара яшьләрнең бердәмлек көненә багышланган “Гомуми үткән – гомуми киләчәк” дип исемләнгән чара үтте.
Бөтендөнья федерация оешманың максаты – халыкларның, милләтләрнең күмәклеген ассызыклау, мәсьәләләрне чишер өчен, яшьләрне берләштерү.
Авыл яшьләре күп милләтле җәмгыятьтә яшиләр. Яшь буыннарда бердәмлекне тәрбияләү – авыр, ләкин мөһим мәсьәлә.
Гүзәлия Фәрид кызы балаларга рус, татар, чуваш милли үзенчәлекләре турында сөйләде. Әби-бабаларның яшәеш элементларын күрсәтте. Балалар борынгы табын дирбияләрне, милли музыкаль инструментларны, уенчыкларны, костюмнарны карап кына түгел, тотып та карадылар.
Төрле милләт экспонатлары белән бер җирдә танышу, алар арасында чик булмау, хәзерге җәмгыятьтә бертөрле мөһим булуы, яшьләрнең аңлавынча - милләтләрнең бердәмлекне барлыкка китерә.

03.05.2018
“Прививка - сәламәтлекнең тынычлык сагында”
Яр буе Морквашы мәктәбендә, китапханә мөдире Прохорова И.Р., ФЭП мөдире Васильва Т.А. һәм мәктәп идарәсе белән, иммунизация атналыгына багышланган чаралар үттеләр.
Фельдшер Васильева Т.А., мәктәпнең барлык укучыларына прививкаларның кирәклеге, вакциналар куркыныч авырулардан саклавы турында, профилактик әнгәмә үткәрде.
Яр буе Морквашы китапханә мөдире Прохорова И.Р., 4 нче сыйныф укучылары белән “Прививкалар безгә кирәк” дип исемләнгән әдәбият сәгатен үткәрде. Балалар С.Михалковның һәм башка язучыларның шигырьләрен искә төшерделәр. Шулай ук, вакцинациягә кагышлы “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дип исемләнгән стенд белән дә таныштылар.

19.04.2018
14 нче апрель көнне Югары Ослан районына, җаваплы визит белән, Кострома шәһәреннән кунаклар килделәр. Аларны район Мәдәният йортында ипи һәм тоз белән рус, чуваш һәм татар коллективлары каршы алдылар.
Чуваш диаспорасы вәкилләре булып, Яр Буе Морквашы авылыннан клуб хезмәткәрләре Кириллова А.Р, Хасанова Г.Ф, “Морквашсем” коллективы һәм урта белем бирү мәктәбенең педагогы Перепёлкина И.В. укучылары белән катнаштылар.
Безнең делегация кунакларга чуваш телендә халык җырын һәм милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Очрашуның азагында, кунаклар һәм катнашучылар, төрле милләтләрне берләштергән, зур әйлән-бәйләнгә басып, бию биеделәр.

18.04.2018
2018 нче елның 16 нчы апрель көнне, ике айлык санитар-экологик торак пунктларны чистартуга кагышлы, Яр Буе Морквашы авыл җирлеге территориясенең М-7 “Волга” трассасында, чүп-чарның тиешсез урыннардан бетерү эшләре үткәрелде.

18.04.2018
“Аю урман буйлап йөргән”
17 нче апрель көнне Яр Буе Морквашы балалар бакчасында, олы тәрбияче Афанасьева Тәнзилә Наил кызы һәм Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Мөхетдинова Лилиля Гүмәр кызы, сәламәтлеккә кагышлы “Аю урман буйлап йөргән” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Тәрбияче балалар белән дөрес ашау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена тоту, көн тәртибен саклау, үз хисләре белән  идарә итү, кешеләр белән дус булу һәм начар гадәтләрдән баш тарту турындагы темаларга сөйләште.
Шуннан соң К.И.Чуковскийның “Мой Додыр” шигырен сәхнәләштерделәр. Барлык балалар бик кызыксынып бу чарада катнаштылар һәм ахырда хуш исле сабыннар белән бүләкләндәләр.

18.04.2018
“Театр алпары”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, А.Н.Островскийның 195 еллыгына багышлап, “Театр алпары” дип исемләнгән портрет-күргәзмәсе рәсмиләштередле.
“Барлык әдәпле кешеләр идея, өмет, хыял белән яшиләр, әмма һәркемнең үз бурычы бар. Минем бурычым – рус драма театырына хезмәт итәргә” – дип әйткән Александр Николаевич Островский. Язучы 64 ел тормышының 41 елы драматургиягә бирелгән, ә 35 елы – театрга. Рус театр репертуарын күбесен Островский тәшкил итте, 48 пьеса иҗат итте.
“Милли театр – академия, университет, музей кебекләр, милләтнең балигъ булу билгесе” – дип тә әйткән бөек Островский.

14.04.2018
“Әйдәгез, очабыз!”
12нче апрель көнне, Яр Буе Морквашы Мәдәният йортында, “Әйдәгез, очабыз!” дип исемләнгән чара үтте. Чараның максаты: балаларда үз иленә, аның мәдәниятына горурлык һәм хөрмәт хисен уяту.
Мәдәният йортының хезмәткәрләре балаларга, 1961нче елның 12нче апрель көнне, “Байконур” космодромыннан “Восток 1” космос корабль белән, совет космонавты Юрий Гагарин, дөньяда беренче булып, Җир планетаның орбиталь очуы турында сөйләделәр.
Космонавтика темасы буенча презентация күрсәттеләр, кызыклы сораулар белән викторина үткәрделәр.
Чараның ахырында, балалар кәгазьдән ракеталар ясадылар.

14.04.2018
“Юл хыялдан башлана”
Яр Буе Морквашы китапханәнең мөдире Прохорова И.Р., 6нчы һәм 7нче сыйныф укучыларына, Бөтендөнья авиация көненә багышланган “Юл хыялдан башлана” дип исемләнгән презентация күрсәтте.
Кешенең иң беренче хыялларның берсе – космос турындагы хыял иде. Бүген без Галәмнең беренче кешесе, ватандашыбыз Юрий Гагарин һәмЛуна, Марс, Венера кебек якын дөньяларага, беренче булып, безнең автоматик станцияләр старт алулары белән горурланабыз.
Балалар планеталарның климаты, табигате, кратерлары һәм таулары белән бераз таныш булсалар, презентацияне караганнан соң, космос аппаратлары турында күбрәк мәгълүмат белделәр. Чарада егерме кеше катнашты.

14.04.2018
“Творец вестерна”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, китап укучыларга, Майн Ридның 200 еллыгына багышлап, “Творец вестерна” дип исемләнгән маҗаралы романнар тәкъдим ителделәр.
Майн Ридның роман исемнәре күпне вәгъдә итәләр.Бу – хаклы эшнең һәм кыенлыкларны кыю җиңеп чыгу романтикасы.
ХХнче гасырның танылган китаплар үз укучысын көтеп калалар!

14.04.2018
“Кеше сүзе – горур яңгырый”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, Максим Горькийның 150 еллыгына багышлап, “Ладушка” гаилә клубы китап укучылары өчен “Кеше сүзе – горур яңгырый” дип исемләнгән хикәя сәгате үтте.
Максим Горький турында Марина Цветаева “Кеше – дәвер” дип язган иде. Борис Пастернак аны “Океан кеше” дип әйтә иде. Романтик-революционер, кантар фигура буларак, Горький совет һәм революциягә кадәрле Рәссәйгә үзенең үлчәүсез кыймәтле өлешен керткән.
Горький үзенең иҗат үзәген, кешелекле шәхес кыйммәтенә ышану, кеше абруен күтәрү һәм тормыш авырлыкларына каршы килү дип саный. Язучының иҗатында фаҗигалык һәм ике уйлы вакыты күрсәтелгән. Ә аның автобиографик озын хикәяләрендә ХХнче гасырның ахырындагы рус тормышының чынбарлыгы күрсәтелгән.
Хикәя сәгаттә биш кеше катнашты.
Участвовало 5 человек.

12.04.2018
2018нче елның 11 апрель көнне, Яр Буе Морквашы авыл җирлегендә, язгы ташу чорында куркынычлык хәлләрен кисәтү йөзеннән, Идел һәм Морквашка елгаларына бара торган юлларда, бозга чыгарга ярамый дигән кисәтү билгеләре куелды.

12.04.2018
2018нче елның 11 апрель көнне, Яр Буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы, бакча участокларның хуҗалары өчен мөһим булган сорауларны карау өчен, Югары Ослан муниципаль районның Башкарма комитеты белән оештырылган, СНТ рәисләрнең һәр ел үткәрелә торган җыелышта катнашты.

11.04.2018
“Пасха”
8нче апрель көнне Яр Буе Морквашы Мәдәният йортында, христиан бәйрәменә багышлап “Пасха” дип исемләнгән чара үтте.
Бу чараның максаты, балаларны Пасха бәйрәменең гөреф гадәтләре белән таныштыру, рус халкының тарихына, мәдәниятына, борыңгыдан килгән гадәтләренә кызыксыну уяту.
Мәдәният җитәкчеләре балалар өчен пасха уеннарын үткәрделәр. Бигрәк тә балаларга йомырка белән “Бүрекәй”, “Тау”, “Пасха мәзәкләре” исемле уеннар бик ошады. Чараның иң кызыгы - йомырка буяу конкурсы булды.
Ә ахырда бергәләшеп тәмле кулич белән чәй эчтек. Бу чара барысы өчен дә бик күңелле һәм онтылмаслык итеп үтте.

11.04.2018
2018нче елның 11 апрель көнне, Яр Буе Морквашы авыл җирлегенең башлыгы Гаязов Ильнур Хазинур улы белән, «Волга» М-7 һәм Казан-Буинск-Ульяновск машина юлларын чистарту буенча эш оештырылды һәм үткәрелде.

10.04.2018
Яз килү белән урамнарда чүп-чар күбәя. Яр Буе Морквашы авыл җирлегенең территориясеннән, үз вакытында ТБО чыгару эшләре бара, бигрәк тә сезон вакытында.

10.04.2018
2018 нче елның 9 нчы апрель көнне, Яр Буе Морквашы ФАП җирлегендә, диспансеризациягә багышлап, хатын-кызлар арасында маммография тикшерү үтте. ФАП ның мөдире Васильева Татьяна Александр кызы белән 47 юллама тапшырылды. Барлык хатын-кызлар тикшерүне уңышлы үттеләр.

06.04.2018
“Урман, күлләр, күкләр могҗизасын кадерләп саклагыз”
Яр Буе Морквашы китапханәнең мөдире, 4нче-8нче сыйныф укучылары өчен “Урман, күлләр, күкләр могҗизасын кадерләп саклагыз” дип исемләнгән экологик калейдоскоп үткәрде.
Чара өчен, күптән түгел генә, Җирне саклау көненә багышланган, табигатьне саклау турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук балалар, безнең илнең зур һәм кече елгалар турындагы “Су киңлегенең матурлыгы” дип исемләнгән, презентация карап үттеләр. Чарада биш кеше катнашты.

06.04.2018
“Кемнең тавышлары?”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, Халыкара кошлар көненә багышланган,”Кемнең тавышлары?” дип исемләнгән белем лотосы үтте.
Лотоның уен барышы: балалар өчен өстәлдә кошларның исеме язылган карточкалар таратыла. Экранда кошның рәсеме күрсәтелә. Китапханәче Прохорова Ильмира кошны сурәтли. Соңнан, балалар кошның сайравын тыңлыйлар. Берәрсе кошның исемен атый алмаса, карточка читкә куела һәм башка кошлар исеме язылган карточкалар белән уйнала.
Бу чара балаларның белемен арттырды һәм бик кызыклы үтте. Биредә алты кеше катнашты.

06.04.2018
“Рус халык әкиятләре һәм язмалар тарихы”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, Бала Китабы көненә багышланган, “Рус халык әкиятләре һәм язмалар тарихы” дип исемләнгән белем викторинасы үтте.
Уен ике өлештән торды: “Әкиятләр” сорау-җавап уены һәм “Язмалар тарихы” викторинасы. Беренче турда, уен кырында, рус алфавитының 33 хәреф күрсәтелгән шакмаклар билгеләнгән иде. Хәрефне сайлап, катаншучы ике сорауга җавап бирә. Сорауларга җавап биреп, катнашучылар баллар җыя. Икенче тур катлаулы иде, ләкин, балалар кыенлыкларга карамастан, җиңеп чыктылар.
Билалетдинова Рената һәм Баскакова Элина җиңүчеләр булдылар. Барлык катнашучыларга күңелле бүләкләр тапшырылды. Чарада 6 кеше катнашты.


02.04.2018
“Үлмәслек дүртюллык иҗат итүче”
Яр Буе Морквашы китапханәсендә, Омар Хайямның 970 еллыгына багышланган , акыллы хикмәт сүзе копилкасы – “Үлмәслек дүртюллык иҗат итүче” дип исемләнгән акция үтте.
Омар Хайям – Леонардо да Винчи масштабы сыман универсаль даһи. Тарихта аңа уңыш азрак елмайды. Аның мөһим фәннәрнең берсен дә замандашлары аңламады. Ул төзегән бөек обсерваториясе, яшәгән вакытында ук ябылды. Ул ясаган төгәл календарьны, гада календарьга алыштырдылар. Ул язган шигырьләр, популяр булмадылар, бары тик, кайбер укучылар аркасында сакланып калдылар.
Хайям иҗатының тануын, җиде ярым йөзеллыкны көтәргә туры килде. Соңгы йөзеллыкта аның иҗатына кызыксыну уянды. Чөнки әсәрләрендә кешенең киләчәге турында кайгыртуы күрсәтелә. Аның намуслыкка чакыруы һәм җан чисталыгы вакыт белән каралмаган, ә яхшы киләчәккә ышанычы, безнең намусны чистарта.
Акциядә бары алты кеше катнашты.

02.04.2018
“Җырда сәламәтлек”
Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортында сәнгать җитәкчесе Мөхетдинова Лилиля Гүмәр кызы балаларны җырларга өйрәтә. Бу бик кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы шөгыль, чөнки җырлау, ишетү сәләтен һәм ритм хисен үстерә.
Шулай ук, җырлау дәресләре балаларныҗ хәтерен яхшырта, импровизаөия һәм сөйләү сәләтен үстерә.
Димәк, җырлау – һәр кеше өчен бик файдалы шөгыль.
Җырлагыз! Һәм сәламәт булыгыз!


02.04.2018
“Олы кайгы”
25 нче март көнне Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортының хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, Кемерово шәһәрендә очкоткыч фаҗигада һәлак булганнарны, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Янгында һәлак булганнар һәм аларның гаиләләре өчен дөньядагы һәрбер кеше кайгырта. Ләкин безнең аккан яшьләр һәм олы хәсрәт, аларның гөнаһсыз җаннарын кире кайтармаслар.


02.04.2018
“Толстойның әкият илендә”
23 нче март көнне Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортының хезмәткәрләре, авыл балаларын, бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның 190 еллыгына багышланган, “Толстойның әкият илендә” дип исемләнгән кичәгә чакырдылар.
Язучының әсәрләре бүгенге көндә дә нәфис әдәбиятның үрнәге булып тора. Аның әсәрләре аркасында, балаларда хезмәткә мәхәббәт, мәрхәмәтлек, кыюлык, намуслык һәм башка уңай үзенчәлекле холык хисләре тәрбияләнә.
Балалар Толстойның әсәрләрен бик кызыксынып тыңлап утырдылар һәм шуннан соң, укылган әсәрләргә багышлап, матур рәсемнәр ясадылар.

02.04.2018
“Хәрәкәттә бәрәкәт”
22 нче март көнне Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортында , балалар арасында сәламәтле тормышны пропагандалау максат итеп, “Хәрәкәттә бәрәкәт” дип исемләнгән спортлы –уенлы чара үтте.
Бу чарада балалар хәрәкәтле уеннар уйнап, үз арасында бердәмлек һәм дуслык сыйфатларын ныгыттылар.


31.03.2018
«Яхшы китаплар-мәңгегә дуслар»
Яр Буе Морквашы китапханәсендә китап укучыларына профориентациягә багышланган «Яхшы китаплар-мәңгегә дуслар» дип исемләнгән китапханә практикумы үтте.
Китапның төрле формадагы реклама рәтендә, китап фондының популяризациясендә күргәзмәләр зур урын алып торалар.
Балалар күргәзмәләр төрләре белән таныштылыр. Практикумның беренче бүлегендә, 2018 нче елның юбиляр китаплары презентация формасында күрсәтелде. Аннаң соң бу китапларны балалар китапханәнең китап фондыннан эзләп таптылар. Шуннан соң һәрбер китапка юбилей стикеры ябыштырылды һәм күргәзмә шүрлегендә тезелделәр.
Ахырда күргәзмәнең исеме рәсмиләштерелде. Практикумда барлыгы 6 кеше катнашты.

30.03.2018
«Кояш чыгышлы ил»
Язгы каникулларда Яр Буе Морквашы китапханәсендә Рәссәйдә Япония елына багышланган “Кояш чыгышлы ил” дип исемләнгән кичә үтте.
“Япония” исемле слайд-шоу караганда, балалар бай тарихлы, географияле, мәдәниятле һәм сәнгатьле ил белән таныштылар. Балалар кичәдә искиткеч легендалар, уникаль шигырьләр , куркусыз самурайлар, хәрәкәтле вулканнар, Япониядә генә яшәгән кошлар һәм хайваннар турында белделәр. Шулай ук чәй церемониясе, энҗе үстерү балаларда кызыксыну уятты. Кичәдә ун бала катнашты.
Китап укучыларга «Япония: утраулар иле»дип исемләнгән күргәзмә күрсәтелде. Бу күргәзмәдә илнең географиясе , тарихы, сәнгате турындагы белешмә китабы һәм энциклопедик әдәбияты тәкъдим ителде. Япония әдәбияты М.Мусаси, И.Сайкаку һәм башка авторларның әсәрләре аша күрсәтелде.

30.03.2018
«Иҗат дәресләре – сәйлән бәйләү»
2018 нче елның 27 нче март көнне Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортында, сәнгать җитәкчесе Мөхетдинова Лилия Гүмәр кызы берлегендә, сәйлән бәйләү дәресләре үтте.

30.03.2018
«Яшәгән бер китап»
Яр Буе Морквашы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабына багышланган, «Яшәгән бер китап» дип исемләнгән викторина үтте.
Кеше тарихы китап һәм китапханә белән бәйле.Алар өчен сугышканнар, аларны яндырганнар, югалтканнар, тапканнар, дошманнан саклаганнар.
Викторинада китап тарихы һәм китап бастыру турындагы төрле сораулар булды. “Үткән битләр” бәйгесендә балалар борыңгы тарихны белүен күрсәттеләр. “Мәкаләсез яшәп булмый” бәйгесе халык акылы хәзинәсен искә төшерттерде. Шулай ук балалар өчен “Иске сүзләр” бәйгесе бик кызыклы булды.
Викторинада иң күп китап укучы Билалетдинова Рената игълан ителде һәм ул мөһим бүләккә ия булды.


26.03.2018
“Авыл сәләтләре”
17 нче март көнне Казанда “В ритме Жизни» проекты буенча «Прорыв» исемлезаманчавокаль иҗатының I нчеАчык Республика фестиваль-конкурсыүтте.
Мөхетдинова Динә ике номинациядә III нче дәрәҗә Лауреатына һәм I нче дәрәҗә Дипломантына лаек булды. Фестивальга аны Яр Буе Морквашы Мәдәният Йортының сәнгать җитәкчесе – Мөхетдинова Лилия Гүмәр кызы әзерләде.

22.02.2018
МУП  "Волжанка" 2018 елның  1 февраленнән су белән тәэмин итү буенча  Яр  буе Морквашы  авылы  Тургенев, Гоголь, Толстой, Лермонтов, Некрасов, Есенин, Пушкин урамнарында су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүне  гамәлгә ашыра.  Хәзерге вакытта халык белән килешүләр төзү буенча эш алып барыла.

 

22.02.2018
Бүгенге көндә, Никольский бистәсендә яшәүчеләр барысы да  үзара салым акчаларын түләп бетерделәр.  Никольский бистәсендә җирле референдумда урамнарны яктырту системасын көйләү сорау булган иде. Рәхмәтебезне Никольский бистәсе халкына һәм Никольский сайлау округы депутаты Хузьяхметовая Лилия Солтангәрәй кызына  тиз арада үзара салым акчасын  җыю эшен башкарган өчен белдерәбез.

 

22.02.2018
Бу атнада Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләре  хуҗалары булмаган этләрне тоттылар. Барлыгы  17 эт тотылды.

 

09.02.2018
Яр буе Моркваш авыл җирлеге территориясендә 5 февральдә яуган карны чистарту буенча эшләр дәвам итә. Тәүлек эчендә айлык норма явым-төшем тәшкил иткән. Техникага көнгә берничә мәртәбә авыл җирлеге урамнарын чистартырга туры килде.

07.02.2018
5 февраль  көнне Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды. Көн тәртибендә киләсе сорау иде: Яр буе морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты 2017 елда  эшчәнлеге турында һәм 2018 елга планнар.
Авыл җирлеге башлыгы Гаязов Илнур Хазинур улы 2017 елда эшенә хисап тотты.
2018 елда эшләнергә тиешле планны билгеләде:
1.Десятидворка авылында: су башнясы һәм павильоны ремонтлау.
2.Пятидворка һәм Покровка авыларында: урамнарны яктырту лампаларын төзекләндерергә,  исәпкә  алу щитларын урнаштырырга, ДРЛ яктырткычларын  энергия саклый торганнарына алыштырырга.
3.Фурцево авылында: янгынга каршы резервуарны ремонтларга.
4.Лесные Моркваши авылында : урамнарны яктырту лампаларын төзекләндерергә,  ДРЛ яктырткычларын  энергия саклый торганнарына алыштырырга.
5.Никольский авылында : урамнарны яктырту лампаларын төзекләндерергә,  2 исәпкә  алу щитларын урнаштырырга, ДРЛ яктырткычларын  энергия саклый торганнарына алыштырырга, 2 км. чыбык сузырга.
6.Яр буе  Моркваш авылында: балалар бакчасын төзү, территориясен төзекләндерү, балалар бакчасын янына асфалҗт юл төзү, Лермонтов һәм Мәрҗани урамнарында юлны төзекләндерү,  Яшьләр, Кыр, Дуслык урамнарына юл салу,  янгын гидрантылары  сатып алу һәм урнаштыру,  яңа микрорайонда суүткәргеч төзү.
7.Пустые Моркваши авылында: мәктәб автобусы өчен павильон төзү.
Йомгаклау сүзе Югары Ослан районының Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улына бирелде, ул Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчәнлегенә бәя бирде, граңданнарнын  сорауларына җавап бирде. Шулай ук Марат Галимҗан улы хәбәр иткәнчә, Яр буе Моркваш  ДПОсына яңа янгын сүндерү машинасы биреләчәк, авыл мәдәният йорты бинасын ремонлау  һәм  территориясен төзекләндерү мәсьәләсен хуплады.


12.01.2018
Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты Белорус экскаватор-төягечкә яңа отвал урнаштыру буенча эш  оештырды, отвал урнаштыру юлларны кардан чистарту сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 гыйнвары, 11:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International