ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

22 нче июнь – безнең тарихтагы иң куркыныч һәм кайгылы көн. 76 ел элек бу көнне Бөек Ватан сугышы башланган. Андагы һәлак булган, гомерләре өзелгән кешеләрне саннар белән генә исәпләп булмый. Алар киләчәк буыннарга яхшы үрнәк.

21 нче июньдә районның балалар китапханәсендә А.С.Некрасовның 110 яшҗлегенә багышланган «Приключения капитана Врунгеля» дип аталган күргәзмә барлыкка килде.

Җәйнең бигрәк тә кызган чагы. Дача хуҗалары түтәлләр утыртудан тыш җирдә тагын нәрсә төзеп була икән дип баш катыралар.

22 нче июньдә төнлә, 24 нче июньдә көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.

22 нче июньдә 17.30 сәгатьтә “Татарстан 24” каналының “Актуаль сөйләшү” программасы кысаларында туры эфирда гражданнар ТР Росреестры идарәсенең физик затларның  күчемсез милкен регистрацияләү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиевага сорауларын бирә алалар.

Район Үзәгенең Ял һәм Культура паркында 2017 нче елның Сабан туена хәзерлек эшләре бара. Бүгенге көндә Үзәк сәхнәне реконструкцияләделәр, хоккей тартмасын төгәлләп киләләр, парк территориясен төзекләндерәләр.

Бүген, 21 нче июньдә, 21.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” политсоветы кулы астында “Геройлар паркы” нда “Истәлек шәме” дигән акция уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International